Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект урока по рисованию на тему " Кышкы урманга сәяхәт"

Конспект урока по рисованию на тему " Кышкы урманга сәяхәт"

Скачать материал

Тема: Пейзаж. Кышкы урманга сәяхәт.

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рәсем шөгыленең конспекты.

Конспектны төзеде: Смәел балалар бакчасы тәрбиячесе Гилязова Л.Х.

 

Максат: - балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре – пейзаж белән таныштыру;

-          сәнгать әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту;

-          табигатькә карата эстетик зәвык тәрбияләү;

-          күз хәтерен, күз алдына китерү сәләтен, фантазияне үстерү;

-          салкын төсләр кулланып буяулар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

  Җиһазлау: Тәрбияче өчен:

-          бибабо курчагы – Карандаш;

-          картина репродукцияләре;

-          композиция төзү өчен кәгазьдән аппликация өлешләре;

-          кышкы урман турында текст;

-          урман табигатенә туры килгән кассета яки дискта көй язмасы;

-          магнитофон.

 Балалар өчен:

-          зәңгәр фонлы битләр;

-          акварель буяулар;

-          пумалалар.

 

Шөгыль барышы:

  1. Кереш өлеш.

 Бүлмә музей рәвешенә китерелгән: пейзаж репродукцияләре, матур пәрдәләр эленгән, рәсем ясау әсбаплары куелган.

 Тәрбияче һәм балалар бүлмәгә керәләр, картиналарны карыйлар, аннары өстәл янына утыралар.

 Тәрбияче: Менә без рәсем музеена да килеп җиттек... Нинди генә картиналар юк монда! Әйдәгез, якынрак килеп карыйк әле.

 

  1. Төп өлеш.

1.      Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, без яфраклары беркайчан да коелмаган көзге агачларны, чәчәкләре беркайчан да  шинмәгән болынны, беркайчанда эреми торган карны кайда күрә алабыз? (Балалар әйтеп карыйлар). Әгәр җавабын таба алмасагыз, мин үзем әйтәм. Аларны барысын да картиналарда күреп була. Менә, мәсәлән, бу картиналарда (пейзажларга күрсәтә). Бу картиналарда ниләр ясалган?

 Балалар: Агачлар, чәчәкләр, елга, диңгез...

 Тәрбияче: Ә сез әйткән сүзләрне бер сүз белән ничек атый алалбыз?

 Балалар: Табигать күренешләре.

 Тәрбияче: Табигать күренешләре сүрәтләнгән картиналар ничек атала?

 Балалар: Пейзаж.

 

2.      Тәрбияче: Безне бу музейга Карандаш чакырган иде. Ә үзе күренми. Кая югалган ул? ( Тәрбияче бер почмактан Карандаш – бибабо курчагын чыгара. Ул Карандаш булып үзе сөйләшә ). Менә икән ул! Кайда качкан... Исәнме, Карандаш!

 Балалар: Исәнме, Карандаш!

 Карандаш (моңсу гына): Исәнмесез, балалар.

 Тәрбияче: Ай-һай, Карандаш, син безне күрүгә бер дә шат түгел бугай ла. Бик моңсу да күренәсен. Берәр нәрсә булды мәллә?

Карандаш (еламсырап): Булды шул, булды. Минем рәсем музеема караклар кергән. Ул явыз караклар кышкы пейзаж картинасын урлаганнар. Нишләргә инде? Үзем ясар идем, карандаш очым сынган.

Тәрбияче: Кайгырма, Карандаш, безнең балалар сиңа үзләре кышкы пейзаж ясап бирерләр.

Карандаш: Ай, шулай мени! Рәхмәт инде сезгә. Ә мин сез эшләгән арада карандашымны очлап килим. (Китә). 

 

3.      Тәрбияче: Ә без сезнең белән, балалар, кышкы урман пейзажын сүрәтләрбез. Кышкы урманга  экскурсиягә барган идек, күргәннәрне искә төшерегез. Нинди соң ул кышкы урман? Без анда ниләр күрдек?

 Без яңадан кышкы урманга кайтыйк. Әйдәгез, күзләрне йомыгыз һәм мин укыганны тынлап урманны күз алдына китерегез. (Тәрбияче музыка астында кышкы урман турында текст укый, балалар күзләрен йомып ул урманны күз алдына китерәләр).

    “Менә кыш җитте. Үзенең эше өчен Кыш-рәссам салкын төсләр алды һәм иң беренче чиратта урманга юл тотты. Кыш-рәссам, хәтта кояш сокланырлык итеп, ямь, матурлык бирде урманга. Бар җиргә дә йомшак кар җәймәсен япты: аланнар да ап-ак, агачлар да. Нарат һәм чыршылар өстенә авыр кар тунын каплады, кашларына кадәр ап-ак бүрекләр бастырып куйды, ботакларына мамык бияләйләр кидерде. Тыныч һәм горур торалар урман гүзәлләре. Ә аларның астында тәбәнәк куаклар качканнар, очлары гына күренә. Аларга Кыш шулай ук кечкенә балаларны киендергәндәй ак туннар өләшеп чыкты.

 Зифа ак каеннар, гүя, урман кырыена, алан тирәли әйлән-бәйлән уйнарга чыккан кебек. Аларга Кыш ак челтәр шәлләр япты. Көмеш бәсле ботакларында энҗе утлар кабындырды.

 Кәгазьдәй ак карда Кыш төрле эз бизәкләре сызды. әнә, кылый күз – куян куак тирәли әйләнеп үткән. Төлке вак-вак атлап, йомшак карда чылбыр сыман эзләр калдырган.

 Менә берзаман һавада күбәләктәй кар бөртекләре күренде. Алар әкрен генә тирбәләшеп җиргә төшәләр. Алмаздай тирә-юньдә елтырыйлар.

 Урман тып-тын. Ул нәкъ әкияттәге кебек.”

 

 4. Тәрбияче:   Ә хәзер күзләрне ачыйк. Күз алдына китергән кышкы пейзажны тасвирлап карыйбыз. (Тәрбияче балалар белән текст буенча әйтелгән объектларны  искә төшерә һәм этаплап композиция төзи).

 

 Композиция өлешләре:

 - чыршы                              - нарат

 - каен                                   - эзләр

 - куаклар

 Ахыргы этап итеп тәрбияче ак буяу белән кар бөртекләрен (нокталар) “яудыра”.

 

5.      Тәрбияче:  Ә хәзер, балалар, шушы кышкы пейзажны һәрберебез ничек күз алдына китерде, шулай итеп кәгазьдә сүрәтлик. Без бу рәсемнәрне акварель буяулар белән ясарбыз. (Тәрбияче балаларга зәңгәр фонлы битләр тарата). Иң беренче әйтегез миңа, рәсем ясаганда нинди төсләр кулланабыз? Кыш нинди төсләргә бай?

 Балалар: Салкын төсләргә: зәңгәр, яшел, соры, ак.

 Тәрбияче: Башта без пейзажның фонын ясыйбыз. Минем рәсемдәгечә кар ясыйбыз. Аннары агачларны үзегез теләгәнчә урнаштырып ясыйсыз. Һәм иң соңыннан нокта-нокта кар “яудырабыз”. Буяуларны пөхтә, бик каты суламыйча кулланабыз. Башладык.

 Балалар музыка астында рәсем ясыйлар. Тәрбияче балаларнын эшләвен күзәтә, кирәк вакытта булышып та ала. Балалар “кар яудыра” башлагач Карандаш “керә”, рәсемнәрне карый, мактап та ала.

 

3. Йомгаклау.

    Карандаш: Бигрәк матур чыккан кышкы пейзажларыгыз. Минем рәсем музеемның иң матур бизәге булып торачак инде алар. ә сезнең рәсемнәрегезнең исемнәре бармы? Яле, исем бирегез пейзажларга! (Балалар үзләренең рәсемнәренә исем бирәләр).

 Тәрбияче: Ә хәзер, рәсем музееннан киткәнче, безнең балалар сәнгать әсәрләре турында Александр Кушнерның шигырьләрен сөйләп күрсәтәләр.

 Балалар чиратлап сөйлиләр:

Если видишь: на картине

Нарисована река,

Или ель и белый иней,

Или сад и облака,

Или снежная равнина,

Или поле и шалаш,

Обязательно картина

Называется пейзаж.

 

Если видишь: на картине

Чашку кофе на столе,

Или морс в большом графине,

Или розу в хрустале,

Или бронзовую вазу,

Или грушу, или торт,

Или все предметы сразу –

Знай, что это натюрморт.

 

Если видишь, что с картины

Смотрит кто-нибудь из нас,

Или принц в плаще старинном,

Или в робе верхолаз,

Лётчик или балерина,

Или Колька, твой сосед,

Обязательно картина

Называется портрет.

 

Дәрес беткәч балаларның рәсемнәре күргәзмәгә куела.

 

 

 

 

 

    

   

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по рисованию на тему " Кышкы урманга сәяхәт""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 957 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.12.2015 1097
    • DOCX 44 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гилязова Ландыш Хакимзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гилязова Ландыш Хакимзяновна
    Гилязова Ландыш Хакимзяновна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5087
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Изобразительное искусство: теория и методика преподавания в сфере дошкольного образования

Педагог по изобразительной деятельности

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 97 человек из 31 региона

Курс повышения квалификации

Организация образовательного процесса ребенка дошкольного возраста с особыми образовательными потребностями

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы дошкольной педагогики на современном этапе

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические исследования и поддержка психического здоровья

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Музыкальная журналистика: история, этика и авторское право

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы управления проектами: от концепции к реализации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе