Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект урока по родной литературе в 4 классе на тему Г.Тукай "Исемдэ калганнар"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Конспект урока по родной литературе в 4 классе на тему Г.Тукай "Исемдэ калганнар"

библиотека
материалов

Эзерлэде hэм уткэрде:

Удик урта гомуми белем мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Масагутова Ралия Раиловна


Дэрес темасы: Габдулла Тукай «Исемдэ калганнар»

Класс: 4

Максатлар:

  1. Г.Тукайнын тормыш юлы hэм ижаты белэн таныштыру;

  2. Г.Тукайнын ижатына мэхэббэт хтслэре тэрбиялу;

  3. Укучыларнын фикерлэу, анализлау хэм гомумилэштеру кунекмэлэрен устеру.


Универсаль уку гамәлләре:

  1. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

    1. әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый,  аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

    2. әңгәмәдәшнең аралашу холкы  белән  идарә  итү

    3. коммуникатив  мәсьәләгә  таянып  фикерне төгәл итеп  җиткерү

  2. Танып белү универсаль уку гамәлләре:

    1. Уку максатын мөстәкыйль  билгеләү

    2. тиешле мәгълүматны табу, билгеләү

    3. сөйләм  берәмлекләрен логик тәртипкә  салу

    4. аңлап  уку, тиешле мәгълүматны  сайлап алу, төп мәгълүматны  аеру

  3. Регулятив универсаль уку гамәлләре:

    1. Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү;

    2. эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

    3. уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

    4. укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

    5. укудагы уңышларга,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

    6. дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Дэрес тибы: эдэби эсэрне ойрэну дэресе.


Жиhазлар hэм материаллар: дэреслек, Г.Тукай китапларына кургэзмэ, дэрес презентациясе, компьютер, проектор, экран, карточкалар.


Дэрес барышы


«И туган тел, и матур тел» жырын тынлау.

-Укучылар, эйдэгез аудиоязма тынлап утик.

- Бу язма турында сез нэрсэ эйтэ аласыз? Танышмы бу язма сезгэ? Ишеткэнегез бар идеме?


- Э сезгэ Габдулла Тукай исеме танышмы?

- Анын турында нэрсэлэр белэсез?

- Нинди шигырьлэрен, экиятлэрен белэсез?

- Э бэлки берэр шигырен яттан да белэсездер?

(Алдан эзерлэнгэн укучы ике шигырен яттан сойли «Бала белэн кубэлэк», «Карлыгач»)





Габдулла Тукай сузлэренэ язылган жыр «И туган тел, и матур тел»


-Эйе

III. Уку мэсьэлэсен кую.

- Димэк, буген без кем белэн танышабыз?

- Г.Тукай турында тагын нэрсэлэр белэсегез килэ?

Габдулла Тукай белэн

IV. Яна материал остендэ эш


1. Г.Тукай биографиясе белэн танышу.




2. Сүзлек өстендә эш.



















3. Повестьне уку.




4.Физкультминутка.
















5. Аңлауны тикшерү, беренче кичерешләр һәм уйлар буенча фикер алышу



Г.Тукай биографиясе белэн таныштыру.



- 1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән повесть яза.

- Без буген сезнен белэн шул повестьтан бер озек укып китэрбез.

- Хикәядә очрый торган берничә сүз белән танышыйк:

Тол калу – ире улу.

Асрау – карау.

Ин мохтаж булдыклары – ин кирэкле.

Могамэлэ – монэсэбэт (отношение).

Хикя иту – сойлэу.

Жомлэдэн – шул исэптэн.

Мэшэкать – борчулы эш.

Табигый – элбэттэ (конечно)

Фикере илэ – фикере белэн, уйлап.

Узлэшу – кунегу.

Галэм – донья.

Женаза- уле гэудэ.

Шактый жир – шактый ара.


- Сез бу озек нэрсэ турында булыр дип уйлыйсыз?

- Чыннан да шулай микэн, эйдэгез, озекне укып чыгабыз.

- Нинди хислэр кичердегез озекне тынлаганда?

- Повесть кем исеменнэн сойлэнэ?


Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары - артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.


- Эйдэгез, озектэ катнашучыларны санап чыгыйк эле.

- Эйдэгез, Габдулланын этисе турындагы олешне укыгыз эле.

- Габдулланын энисе турындагы олешне.

- Шэрифэ карчык турындагы олешне

- Уги атасы турындагы олешне

- Бабасы турындагы олешне.

- Габдулланын сабыйлык еллары нинди вакыйгалардан тора?

- Нинди вакыйга бигрэк тэ кочле тээсир итэ?

- Тукайнын бала чагы сезнен бала чагыгз белэн охшаганмы?

- Габдулланын Соснага баруы турындагы жомлэне укыгыз эле

- Ни очен ул шулай хис иткэн?

- Соснада аны кем котэ?

















































Габдулланын этисе

Габдулланын энисе

Шэрифэ карчык

Уги этисе

Бабасы

V. Үтелгәнне ныгыту. Укуга бәйләп үткәрелгән иҗади эшләр.

1. Мэкальлэр остендэ эш.








2. Уен “Бер оядан – бер ояга”






3. Кроссворд чишу.



4. Рэсемгэ туры килгэн озекне уку.

Парлашып эш. Мэкальлэрне тозе hэм ул без укыган озеккэ туры килэме?

1. Өйнең яме ана белән.

2. Атасы барның бәхете бар.

3. Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.

4. Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.

5. Теле чибәрнең үзе чибәр.

6. Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр

7. Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.

8. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.


- Эйдэгез тагын бер уены уйнап алабыз. Габдулла Тукайнын тормыш юлын ничегерэк истэ калдырдыгыз икэн тикшереп алабыз. Парлашып эшлибез. Карточкалар ярдэмендэ Тукайнын оядан ояга кучкэн хронологиясын тезэргэ.

- Парлашып кроссворд чишу hэм тикшеру.


- Укучылар экранга карагыз эле, рэсемгэ туры килгэн олешне табып укыгыз.


VI. Дәресне йомгаклау.

- Укучылар бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Нәрсәсе белән ошады?

- Габдулла Тукай турында белергэ телэгэ сорауларга дэрес барышында жаваплар таптыгызмы?

- Тукай бу повестен ни очен язган дип уйлыйсыз?

- Дәресне файдалы, кызыклы итүдә барыгызның да бик зур өлеше керде. Шуңа күрә мин барыгызга рәхмәтемне белдерәм.


VII. Өй эше бирү.


  1. Исемдэ клаганнар” повестен тулысынча укырга.

  2. Повесть буенча 3 не сорау язарга.


VIII Билге кую.

  • Укучылар, кем узенэ бугенге дэрес очен “5”ле билгесе куяр иде

  • Кем “4” ле билгесе?











Габдулла Тукай биографиясе.

Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев Булачак шагыйрь Татарстаннын Арча районының Кушлавычавылында1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрьбер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.

Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ачүлемнән саклый. Ә бер вакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри...

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә бабасына озаталар. Биредэ озак тора алмагач малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул алтынчы гаиләгә күчә.

Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәки җаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.

Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә. Уральскида жизнэсе Галиэсгэр Госманов гаилэсендэ артык кыерсытмасалар да, Габдулла, барыбер, хезмэтчелэр арасында яши. Шул ук елны мэдрэсэгэ урнаша, тирэнтен эдэбият белэн таныша башлый. Беренче ижат талпынулары да мэдрэсэдэ башлана. Газета-журналларда кон саен диярлек шигырьлэре басылып чыга.

Тукай 1907 нче елнын козендэ Казанга кайта. “Яшен” журналын житэкчелек итэ башлый. Тукай авырый hэм авыруы кочэя. 1913 елнын февралендэ Тукай хастаханэгэ керэ. Лэкин ул манда да тынгылык белми, улэр коннэренэ кадэр газета – журналларга шигырьлэр, мэкалэлэр бастыра.

1913 елнын 15 апрелендэ шагыйрьнен йорэче мэнгегэ тибудэн туктый. Тукайны озату очен менэрлэгэ кешелэр урамнарга чыга. Анын хормэтенэ бэетлэр, жырлар чыгарыла, бик куп шагыйрьлэр ана багышлап шигырьлэр яза.



м

о

х

э

м

м

э

т

Г

а

р

и

ф











а















б

и

ш










м

э

м

д

у

д

э












у












м

у

л

л

а











о

ч

и

л

е













б

а

б

а

й












 














а

Т

л

а

р











к

у

ш

л

а

в

ы

ч









к














с

а

с

н

а












й







Сораулар:

  1. Габдулланыӊ атасыныӊ исеме.

  2. Атасы үлгәндә Габдуллага ничә ай булла.

  3. Габдулланыӊ әнисенеӊ исеме.

  4. Габдулланыӊ әнисе кемгә кияүгә чыга.

  5. Габдулланыӊ бабасы яшәгән авыл.

  6. Үги атасы Габдулланы әнисе үлгәч кемгә кайтарып биргән.

  7. Әнисе Габдулланы үз янына алдырырга нәрсәләр җибәргән.

  8. Габдулланыӊ туган авылы.

  9. Габдулланыӊ әнисе кияүгә кайсы авылга чыга.



Мэкальлэр:

Өйнең яме ана белән.



Атасы барның бәхете бар.



Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.



Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.



Теле чибәрнең үзе чибәр.



Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр



Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.



Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.





Карлыгач

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын 
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, 
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара 
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары, 
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә 
Каты йоклый оясында, алмый тын да.

Бер канатының астына тыга башын, 
Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.

Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен, 
Төн буена нинди каты җил исмәсен,—

Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.



Бала белән күбәләк

Әйт әле, Күбәләк, 
Сөйләшик бергәләп:
 
Бу кадәр куп очып
 
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың? 
Ничек көн күрмешең?
 
Сөйләп бирче тезеп,
 
Табаламсың ризык?

Мин торам кырларда, 
Болында, урманда;
 
Уйныймын, очамын
 
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя 
Кояшның яктысы;
 
Аш буладыр миңа
 
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска: 
Бары бер көн генә,—
 
Бул яхшы, рәнҗетмә
 
Һәм тимә син миңа!



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 18.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров267
Номер материала ДБ-272348
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх