Дәрес барышы.
I. Оештыру .
“Елмай” җырын
җырлау ( З.Минһаҗева сүзләре һәм көе)
1. Исәнләшү.
- Хәерле көн,
укучылар! Барыгызга да сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп, татар теле
дәресен башлыйбыз.
- Кәефләрегез
ничек? (Яхшы)
- Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез
бер-беребезгә матур сүзләр ( комплиментлар) әйтәбез.
- Валерия,синең
бантигың(күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!
- Рәхмәт.
2. Дежур укучы
белән әңгәмә:
- Бүген сыйныфта
кем дежур?
- Дәрестә кемнәр
юк?
- Бүген ничәнче
число, атнаның нинди көне?
II. Кабатлау.
1. Көз турында
әңгәмә.
- Хәзер нинди
ел фасылы?
- Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
- Кошлар ни өчен җылы якка очып китәләр?
- Кошлар җылы якка китәләр, чөнки .... .
2. Ситуатив күнегү.
Спроси у друга:
-
нравится ли ему осенняя
погода;
-
слушал ли он прогноз
погоды;
-
нет ли на улице дождя;
Сообщи другуо том,что:
-
вы в лесу собирали
разные листья;
-
в лесу было очень
хорошо, интересно.
III. Төп өлеш.
1. – Укучылар
,бүген без дәрестә кошлар турында сөйләшүне дәвам итәбез.
Безнең
максатыбыз кош исемнәрен дөрес әйтергә, кошларның тышкы билгеләренә карап
һәм тавышларыннан танырга өйрәнү.
2. “Кышлаучы һәм
күчмә кошлар” ( рәсемнәр белән эш)
а) - Укучылар,
әйдәгез әле кошларны агачларга урнаштырыйк. Бездә кышлаучы кошларны яфраксыз
агачка, ә җылы якка очып китүче кошларны яшел яфраклы агачка куйыйк.
(Ике укучы
кошларны урнаштыра,тикшерә,нәтиҗә ясый).
- Димәк , чыпчык,
карга, күгәрчен,песнәк – кышлаучы кошлар. Сандугач, аккош, торна, кыр үрдәге-
күчмә кошлар.
ә) Ситаутив
күнегү.
Спроси у друга :
-
Любит ли он птиц;
-
Каких птиц он знает;
-
Какие птицы остаются у
нас зимовать;
-
Сделал ли он кормушку;
3. Өй эшен тикшерү.
- Укучылар,сез
кошлар белән бәйле нинди сынамышлар беләсез ?
Кара карга килгәч,
бер айдан кар китәр.
Карлыгач иртә
килсә, көннәр тиз матурланыр.
Карлыгачлар җәй
көне түбән очса,яңгыр булыр.
Аккош иртә килсә,
яз начар булыр,озак торыр, һ.б.
4. Фонетик зарядка ( тизәйткечләр әйтү )
а) –Укучылар, карга, карлыгач, кыр үрдәге, карабүрек, тукран, сыерчык
сүзләрендә нинди бертөрле аваз ишетелә? ( [къ] авазы)
- Дөрес, [къ] авазы.
ә) Тизәйткеч әйтү:
Кара карга кардан килә,
Канатларын кага-кага.
5. –Укучылар, сез кошлар турында нәрсәләр беләсез?
(укучыларның фикерләре)
а) Өстәмә мәгълүмат бирү:
1.Кошларның иң кечкеннәсе – колибри (чебенкош), ә иң зур кош – Африка
тәвә кошы (страус).
2.Иң күп ашаучы кош – песнәк.
3.Тавышсыз оча торган кош – ябалак.
4. Суны очып барышлый гына эчә – карлыгач.
5. Сан буенча иң күп таралган кошлар –чыпчыклар.
ә) Ике укучы кошлар турында сөйли (песнәк ,карлыгач)
б) – Укучылар,
песнәк нинди кош?
- Ул нәрсә
ашый?
- Карлыгач
нинди кош?
- Ул кайчан
җылы якларга китә?
- Ул нәрсә
белән туклана?
6.. Физминутка
“ Кояшлы ил” җыры.
7. Диалог өстендә
эш.
- репликаларны
өстәү;
- уку, эчтәлеген
аңлау;
- сөйләшү.
-
.... .
-
Әйе, мин кошларны
яратам.
-
..... .
-
Әйе,ясадым. Ә син җимлек
ясадыңмы ?
-
...... .
-
Син җимлеккә нәрсә
салдың?
-
.... .
-
Ә җимлекне кая элдең?
-
..... .
8. “Кем тизрәк?”
уены.
- Укучылар,
мин сезгә хәзер конвертлар өләшәм, анда кош исемнәре язылган, сез аларны
җыеп, кош исемнәрен әйтергә тиеш.
Сандугач с д н а
г ч а у
Сыерчык с р ы к
е ч ы
Күгәрчен к н е р
г ә ч ү
9. “ Бу нинди кош?
“ уены.
Укучылар кошлар
тавышын тыңлыйлар һәм нинди кош икәнен әйтәләр.
IV. Йомгаклау.
1.
– Укучылыр , без бүген
кошлар турында сөйләштек. Әйтегез әле, сез нинди нәтиҗәгә килдегез :
Кошлар безгә кирәкме?
Без аларга ярдәм итәргә тиешме?
Ничек ярдәм итәбез?
-
Дөрес. Укучылар,
кошларны яратыйк, саклыйк, аларга ярдәм итик.
2.
Билге кую. Укучылар
үзләрен бәялиләр.
V. Өй эше.
1. 56 б. 5 нче
күнегү (кошлар турында сөйләү)
2. 56 б. 8 нче
күнегү (ситуатив күнегү)
3. 56 б. 6 нчы
күнегү (схема буенча диалог төзү)
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.