Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока по татарскому языку, 10 класс, "телнен топ функциялары"

Конспект урока по татарскому языку, 10 класс, "телнен топ функциялары"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Телнең төп функцияләре. Туган тел.

Максат: Телнең төп функцияләре белән таныштыру; Туган телгә мәхәббәт чаткылары уяту.

Танып белү эшчәнлеген камилләштерү;

Төркемнәр арасында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм итү;

Дәрес тибы- уку мәсьәләсен (УМ) кую һәм чишү.

Җиһазлау: дәреслек, Г.Тукайның «Туган тел» шигыре, Тукайга багышланган презентация.

Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу этабы.

  1. Психологик уңай халәт тудыру.

  2. Белемнәрне тигезләү.

  • Яңа уку елы белән котлау. Уңай психологик атмосфера булдыру.

  1. УМ куя. Тактада җөмлә:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм – әнкәмнең теле,

Дөнҗяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы. (Г.Тукай)


Бирем: Шушы шигырь юллары белән шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән? Нәрсә ул тел?

  • Кешеләрнең фикерләүләре, аң дәрәҗәләре, үзара хезмәт бүленеше, җәмгыять үсеше телнең ролен тагын да арттыра. Кешенең аңы үскән саен, ул бер сүзне икенчесе белән бәйли, шулай итеп, примитив җөмләләр нигезендә башка сүзләр һәм алар янында бүтән төрле тел чаралары барлыкка килә.

  1. Адымлап башкару этабы.

  1. УМ чишү. Яңа теманы өйрәнү.

  • Тел кайчан барлыкка килгән соң? Бу турыда күп төрле гипотезалар бар. Иң күп таралган гипотезалар иҗтимагый нигездә аңлатыла: кешенең аң үсеше һәм хезмәттә туган ихтыяңлар аралашу чарасы кирәклеген китереп чыгара. Нәтиҗәдә тел барлыкка килә.

  • Күпчелек галимнәр фикеренчә, барлыкка килгәндә үк инде тел төрле функцияләргә ия була: 1) хәбәр итә, 2) атый, 3) төшенчә белдерә, 4) хисләрне, теләкләрне чагылдыра.

  • Телнең функцияләрен өч төркемгә бүлеп карыйлар: 1) аралашу, 2) дөньяны танып белү, 3) эмоциональ функция. Һәр төркем эчендә шул төп функциягә караган икенчел функцияләр була.

1) Телнең кешеләргә аралашу өчен хезмәт итуе аның иң мөһим функциясе санала. Аралашу функциясен икенче төрле коммуникатив функция дип атыйлар. Бу термин латин теленнән алынган: kommunicatio — хәбәр, аралашу, бәйләнеш. Тел белән фикер белдерелә, информация алышына.

Тел белемендә аралашу лингвистикасы яки коммуникатив лингвистика дип аталучы юнәлеш тә бар. Бу юнәлештәге тикшеренүләр сөйләмне төрле яклап (прагматик, психо­логик, иҗтимагый яклардан) өйрән. Сөйләмне кешенең аерым максатка ирешу ысулы буларак карау, кулланылган тел чараларын шул уңайдан өйрәнү, телнең функциональ ягына игътибар итү аралашу лингвистикасының асылын тәшкил итә.

2) Кешенең дөньяны танып белуе телдә чагылыш таба. Телдән башка кеше фикерли дә, уйлый да, аң эшчәнлеген дә белдерә алмый. Уй-фикер никадәр ачык һәм төзек булса, аны тел ярдәмендә белдерү дә шулкадәр төгәлрәк. Дөньяны танып белу функциясе шулай ук телнең төп функцияләреннән санала, һәм алар аралашу функциясе белән узара тыгыз бәйләнештә тора. Чөнки кеше дөньяны уз тәжрибәсендә генә тугел,ә күп өлешен аңа кадәр буыннан буынга тапшырылып килгән белем аша танып белә. Тел ярдәмендә һәр буын узенең тормыш тәҗрибәсен булдыра, тупланган белемне тел ярдэмендэ чагылдыра. Телнец белемне туплау Ьэм тупланган белемне чагылдыру функциясен гносеологик, аккумулятив функция дип атыйлар.

Тел ярдәмендә гомумиләштерә алу суз – төшенчәләрдә чагылыш таба. Алар предмет, тешенчәләрнең гомуми атамасын белдереп, шул предмет һәм тешенчәләрнең билгеләре (знак) булып йөриләр. Мәсәлән, өстәл сузе аерым бер өстәлне дә белдерә ала, барлык өстәлләр өчен атама да була. Бу телнең атау (номинатив) функциясендә чагыла.

Телнең танып белу функциясен икенче төрле когнитив функция дип йөртәләр. Бу функция телнең танып белу коралы буларак кулланылуыннан килеп чыга.

Тел белеменең бер юнәлеше телнең фикерләү процессындагы роле, аң, уй, дөньяны танып белу араларындагы мөнәсәбәтләр, аларның узара бәйләнеше кебек мәсьәләләрне ачыклау белән шегыльләнә, бу юнәлеш когнитив лингвис­тика дип атала.

3) Тел — кешенең хис-тойгыларын, эмоцияләрен белдерүче чараларның берсе. Шуңа да эмоциональ функцияне хәзер шулай ук телнең төп функцияләреннән берсе итеп курсәтүчеләр бар (аны, эмотив функция — төрле эмоцияләрне, хис-кичерешләрне белдерү функциясе дип, сөйләмгә карата кулланалар). Моңа модаль функция һәм ижади мөмкинлекләр белән бәйле узенчәлекләр карый. Соңгысы төрле фәнни өлкәләрдә когнитив функция белән берләшә, ләкин матур әдәбиятта, бигрәк тә шигърияттә тулырак чагылыш таба (поэтик функция). Поэтик (эстетик) функ­ция — Тел аша матурлыкны тою, эстетик ләззәт алу — кубесенчә тәэсирле сөйләмдә, матур әдәбият әсәрләрендә чагыла.

Тел белемендә бу функциягә нигезләнгән юнәлеш тә бар. Бу юнәлештә эшләүче галимнәр сәнгатьле язма әдәбият әсәрләренең поэтик сөйләмен, образлы сөйләмне тикшерә, суздәге образлылык һәм суз ярдәмендә образ ясау юлларын, әсәрнең турыдан-туры тел белән бәйләнешле якларын өйрәнә. Мондый тикшеренуләр лингвистик поэтикага карый.

Телнең функцияләре сөйләмә һәм язма телдә кешеләрнең узара турыдан-туры аралашуында, төрле текстларда бер үк дәрәҗәдә күренми. Кайбер вакытта аныц берсе өстенлек ала, ә кайвакыт — бутәне. Куп вакытта бер функция икенчесе белән кушылып китә.


III. Алган белемнәрне беренчел ныгыту.

  • Без бүген дәрестә бөек татар шагыйре Г.Тукайның «Туган тел» шигырен карап үтәбез. Кем соң ул Тукай? (әңгәмә)

  • Телнең төп функцияләре Г. Тукайның «Туган тел» шигырендә ничек чагылуын карап утик.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда куп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, узем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!


  • Коммуникатив функция Г. Тукайныц укучыга эйтергә теләгән фикерләрен шигырь аша җиткеруендә куренә.


2 нче бирем. Бирелгән шигырьдә коммуникатив функцияләрне табу.Аларны анализлау.

Үзбәя.

3 нче бирем. Бирелгән шигырьдә когнетив функцияләрне табу.Аларны анализлау.

Үзбәя.

IV. Рефлекция.

Дәрескә нинди УМ алган идек? Аны ничек чиштек?

Дәрескә гомуми бәя кую.Өй эше.

  1. Г.Тукайның «Туган тел» шигырендә эмоциональ функцияне билгеләү.




Автор
Дата добавления 10.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров103
Номер материала ДБ-249619
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх