13.11.15. Тема: Кушма
сүзләр
Максат: Кушма сүзләр, аларның
язылышы белән таныштыру һәм
дөрес яза белүләренә
ирешү;
Бәйләнешле сөйләм
телен, уйлау , фикерләү сәләтен үстерү;
Туган телгә хөрмәт
хисе тәрбияләү.
Материал: дәреслек 51-53 нче
битләр; татар теленнән эш дәфтәре
Җиһазлау: таблица, перфокарта,
дифференциаль карточкалар, компьютерда тест, индивидуаль карточка, предмет
рәсемнәре.
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату
Дәрес
барышы.
I. Оештыру.
1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
2. Уңай психологик халәт
тудыру.
- Хәерле көн !
3. Матур язу күнегүләре.
Үзе чәчкә җимеше дару (Гөлҗимеш)
Гөлҗимеш сүзен тамырын табабыз.
Ничә тамырдан тора?
2 тамыр үзара ничек итеп язылган?
I I. Яңа материал өстендә эш.
Без бүген сезнең
белән нинди сүзләр турында сөйләшербез?
1. Сүзләр
төрлечә ясала. Ике сүзне кушып та яңа сүз ясала. Алар кушма сүзләр дип атала. Кушма
сүзләр дә ясалма сүзләргә керә. Кушма сүзләр һәрвакыт кушылып языла.
2. 81 нче күнегүне
буенча эш.,дәфтәргә 2 җөмлә төзеп язабыз.
3. Сүзлек
диктанты. Укучылар сүзләрне язалар.
Аккош, алъяпкыч,
карабодай, кызылтүш, көнбагыш, төнбоек
4. Икенче
тамыр я, ю, е хәрефләренә башланганда ике тамыр арасында ъ яки ь нечкәлек
билгесе куела. Мәсәлән,
кулъюгыч,
ашъяулык, унъеллык
берьюлы,
шәльяулык, дүртьеллык
5. Физкультминутка
Хәзер бераз ял
итик ,
Тәнебезгә көч
кертик .
Бер урында
таптаныйк ,
Сикергәләп тә
алыйк ,
Уңга , сулга күз
салыйк ,
Муеннарны
боргалыйк ,
Ишкәкләрне нык
тотыйк ,
Беләкләрне
ныгытыйк .
Кулларны алга
сузыйк ,
Үткен кайчылар
булыйк ,
Бер чүгәлик , бер
басыйк ,
Кул тегермәне
ясыйк ,
Тиз армаска
тырышыйк ,
Арганнарга
булышыйк
6. Дифференциаль
карточка буенча эш.
Тиешле кушма
сүзләрне куй.
1. _______________________
әкрен йөри.
2. _______________________
- ерткыч хайван.
3. Су буенда
______________________күп була.
4. Күл
өстендә ___________________ йөзә.
5. Кышын
безнең урманнарга ___________________ килә.
Сүзләр: карабүрек, аккош,
ташбака, ярканат, юлбарыс, озынборын.
10. 84
нче күнегүне тактада эшләү. Баганалап бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр ясарга.
11. Сүз ясалышы темасы буенча тест.
1.Тамыр сүзне
тап:
А) баш Ә)
башлар Б) башлык В) башны
2.Тамыр һәм ясагыч
кушымчадан торган сүзне тап:
А) кар Ә) эшче
Б) бакчага В) аккош
3
4.Кушма сүзне тап:
А) агачлык Ә)
авыл В) акбур
5. Кушма сүзләр
ничек языла?
А) аерым Ә)
сызыкча аша Б) кушылып
12. Күзләр өчен
физминутка (компьютерда)
Дуслары турында
сорашу..
84 нче күнегү.
Сүзләрдән кушма сүзләр ясарга.
- Нинди исемнәр
килеп чыкты?
- Алар ничек
языла?
- Безнең класста
кемнең исеме кушма сүздән тора?
15. Парларда эш.
Бирелгән рәсемнәр арасыннан кушма сүзне билгеләргә.
16. Бер сүз - кушма
сүз белән әйт:
Таш кебек каты
күмер –
Илнең төп, үзәк
шәһәре –
Ап-ак кош –
Ашаган азыкны
эшкәртә торган әгъза –
Ашарга йөри торган
йортлар –
Чәй эчәргә йөри
торган йортлар –
Кояш чыгу ягы –
Кояш бату ягы –
Өстәлгә җәя торган
җәймә –
Матур чәчәкле,
чәнечкеле куак –
Җылы як –
Салкын як –
I I I. Йомгаклау.
1. Нинди
сүзләр кушма сүзләр дип атала?
Өй эше 89
нчы күнегү.
2. Нәтиҗә
ясау, билге кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.