- 16.12.2015
- 1643
- 5
Курсы
Другое
Тема: Аваз ияртемнәре (Звукоподражание)
Максат: 1) аваз ияртемнәрен өйрәнү;
2) фигыльләрнең төрле заманнарын куллану күнекмәләрен үстерү;
3) туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, кроссворд, таблица, карточкалар
Дәрес барышы
1. Оештыру моменты
Уңай психологик халәт тудыру
- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?
- Дәфтәрләргә число язу, укучыларны дәреснең максаты белән таныштыру.
- Без бүген аваз ияртемнәре турында белемнәр тупларбыз. Аларның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклап, үз җөмләләребездә кулланырга өйрәнербез.
Фонетик зарядка белән дәресебезне дәвам итик. Тактага язылганнарны башта бергәләп, ә аннары аерым – аерым әйтербез.
Мнимни – мнымны - мнемне - мнәмнә - мнамна - мномно - мнөмнө - мнумну - мнүмнү |
Нинининни – нынынынны - ненененне - нәнәнәннә - нанананна - нонононно - нөнөнөннө - нунунунну - нүнүнүннү |
2. Өйгә эшне тикшерү
3. Актуальләштерү.
алмашлыкларны, тема буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү
4. Яңа материал бирү
- Таблицадан файдаланып, аваз ияртемнәрен өйрәнү
Кеше, кош – корт, хайван, төрле әйбер тавышларына, табигатьтәге авазларга охшатып ясалган сүзләр аваз ияртемнәре була.
Актив кулланылучы аваз ияртемнәре |
Мәгънәләре |
Келт – келт Шырык – шырык Гыж – гыж Дер – дер Кыйгак – кыйгак Чут – чут Тып – тып Һау – һау У-у-у Фью –у Гөр – гөр Без – з мияу |
Сәгать тавышы Көлү тавышы Сулыш кысылу Өшүдән калтырану Казлар тавышы Кош сайравы Тамчы таму Эт өрү Җил улау Сызгыру тавышы Күгәрчен тавышы Озынборын тавышы Мәче тавышы |
- Укучылар, таблица белән таныштык. Аваз ияртемнәрен, аларның мәгънәләрен карадык. Ә хәзер, тагы да ныграк истә калсын өчен, без алар белән җөмләләр төзеп карарбыз.
(1. Келт – келт килгән тавышка мин сискәнеп уяндым.
2. Кичке уеннан кайтучы яшьләрнең шырык – шырык килгән көлү тавышларын гына ишетеп калдым.
3. Авыруның сулышы кысыла: гыж – гыж килә иде.
4. Өшедем, дер – дер киләм, тешләрем тешкә тия башладылар: җылынырга гына урын юк иде.
5. Көньякка китүче кыйгак – кыйгак каз тавышлары табигатьтә көз патшасы хакимлек итә башлавын раслый иде.
6. Чут – чут килеп сайраучы сандугач – су буен ямьләндерүче.
7. Тып та тып түбә кыекларыннан язгы тамчылар тама.
8. Һау да һау килеп, күрше авыл этләре, мине күргәч, өрергә тотындылар. 9. У – у – у тавышлары чыгарып тышта җил улый, ә бу мине тагы да сискәндерә, куркыта иде.
10. –Әй, кая син, Сөн буе гүзәле, фью, сызгырганымны ишетмисеңме әллә?
11. Күгәрченнәр гөр дә гөр килеп түбә кыегында сөйләшәләр, әйтерсең лә минем шатлык – сөенечләремне алар да беләләр һәм уртаклашалар.
12. Без – з килеп тавыш биргән озынборын мине сискәндереп җибәрде, уйларымнан арына алмыйча бик озак аңа карап утырдым.
13. Мияу – мияу пескәем,
Хыянәтче икәнсең,
Саклый торган маеңны
Үзең ашап киткәнсең.)
Әйдәгез, телдән 300 нче күнегүне дә эшләп алыйк әле.
5. Ныгыту.
- Аваз ияртемнәрен куллануга 301 нче күнегүне эшләү
- Кабатлау күнегүләре 302
-
- Әйдәгез, ял итеп алыйк әле. Аның өчен безгә ярдәмгә кроссворд килер.
Бирем. Шакмакларга көн исемнәрен язарга.
|
|
|
М |
|
|
||||
|
|
М |
|
|
|||||
|
|
|
|
М |
|
|
|||
|
|
|
|
|
|
М |
|
|
|
|
|
|
|
М |
|
|
|||
|
|
|
|
|
М |
|
|
||
|
|
|
|
|
|
|
М |
|
|
(Җомга, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе)
- Иҗади эш. 1 нче вариант өчен бирем. Аваз ияртемнәрен табып, аларның мәгънәләрен аңлатыгыз.
1. Ишегалдын кыр үләне басып киткән. Анда чикерткәләр тыз-быз сикерешәләр. 2. Кар базының капкачы бертуктаусыз шап-шоп ачыла да ябыла, аннан өйгә чүлмәк-чүлмәк сөт, май, каймак ташыйлар. 3. Кече кодача тирә ягына ялт-йолт каранып алды да, миңа иелә биреп, шыпырт кына әйтте: «Мин алар арасында хат йөрттем». 4. Нәкъ шул чакта иярле атка атланган бер егет, тасыр-тасыр чабып, капкадан чыгып китте. 5. Киртә буенда гына казыкка бәйләнгән бер яшь сарык кетер-кетер чәчәкле үлән кимереп йөри. (Ә. Еники)
Иҗади эш. 2 нче вариант өчен бирем. Бирелгән аваз ияртемнәрен файдаланып, җөмләләр уйлап языгыз.
Чут-чут (кош сайравы), тып-тып (тамчы таму), мышык-мышык (елау), һау-һау (эт өрү), кыйгак-кыйгак (казлар), шыгыр-шыгыр (биегәндә итекләре), лаштыр-лоштыр (атлау), җилфер-җилфер (флаг), шырык-шырык (көлү), у-у-у (җил улау), фью-у (сызгыру), әлҗе-мөлҗе (күзгә бәйле), чыж-пыж (килү), торрыйк-торрыйк (торналар), гөр-гөр (күгәрченнәр), зыр-зыр (тәгәрмәчләр әйләнү), җем-җем (су өсте яки иген кыры), гыж-гыж (сулау), без-без-з (озынборын).
- Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау.
6. Өй эше. Күнегү 303
7. Дәрескә йомгак
-Сораулар бармы? Сездә булмаса, минем соравыма җавап бирегез әле.
(Табигать рәсеме. Табигать тавышлары яңгырый)
-Бу кошлар , җәнлекләр, табигать тавышлары безгә кирәкме?
-Әйе, кош - корт тавышлары, табигать авазлары безнең күңелебезгә рәхәтлек бирә, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияли. Шушы сихри матурлыкны саклап , киләчәк буыннарга тапшыру - безнең изге бурыч.
Табигатьнең матурлыгын күрсәм,
Һәр мизгелнең гүзәллеген тоеп калсам,
Шушы нурны нәни йөрәгемә салсам -
Мин бәхетле, мин бәхетле.
Күктә кояш балкып яктыртсын.
Җилләр шаулап иссен.
Чишмәләр челтерәп аксын.
Кошлар сайрап, кәефебезне күтәрсен!
Настоящий материал опубликован пользователем Тимербулатова Дилия Раисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалучитель татарского языка и литературы
Файл будет скачан в форматах:
Материал разработан автором:
Гусева Наталья Владимировна
репетитор сольфеджио, фортепиано
Об авторе
Презентация для дошкольников, учащихся ДОУ и изучающих татарский язык.
Числа 1,2,3,4,5,6,7,8,9,10 на татарском языке:
бер
ике
өч
дүрт
биш
алты
җиде
сигез
тугыз
ун
Также презентация подойдет для учащихся первых классов.
Преимущественно для русскоязычной группы.
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
Курс профессиональной переподготовки
Еще материалы по этой теме
Смотреть
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
7 356 837 материалов в базе
Вам будут доступны для скачивания все 334 544 материалы из нашего маркетплейса.
Мини-курс
2 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
2 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.