Татар теле – 7 сыйныф.
Тема: Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.
Максат: 1. Укучыларның белемен тикшерү, белемнәрне
күнегүләр ярдәмендә ныгыту.
2. Мөстәкыйль фикерләү сәләтен, тел байлыгын
үстерү.
3. Күнегүләрдә әхлак тәрбиясе.
Дәрес барышы.
Ι Оештыру моменты.
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау.
Күнегүләр өстендә эш.
Блиц-турнир сорауларына җавап бирергә:
- Җөмләнең баш кисәкләрен атагыз.
- Нәрсә ул җөмлә кисәге?
- Хәбәрнең билгеләмәсе.
- Ия нинди сорауларга җавап бирә?
- Хәбәр ничә төргә бүленә?
Нинди хәбәр кушма хәбәр дип атала?
- Кайчан Ия белән хәбәр арасына сызык куела?
- Кыек тәмамлык нинди килеш кушымчаларын ала?
- Төшем килешен алган тәмамлык ничек атала?
- Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүзләр нинди җөмлә кисәге дип атала?
- Кайсы иярчен кисәк кыек килеш сорауларына җавап бирә?
- Иягә хас үзенчәлекләр.
- Мәгънәләре һәм бәйләүче чараларыннан чыгып, хәлләрне ничә төргә бүләләр?
2. Мәкальләрне укыгыз, аергыч һәм тәмамлыкларны табыгыз.
Ялкау шәкертнең китабы керләнми. Акыллы Кеше мәкальсез сөйләмәс. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. Кешеләр тудырган яманлыкны яманлык юкка чыгара алмас.
Җөмләләрдә аныклагычларны табарга.
Алтын көз – муллык көзе – җир өстенә канатын җәя. Монда, күл буенда, һава тагын да салкынрак, җиле дә көчлерәк иде.
Табигатьнең иң тырыш хезмәтчәннәре – кырмыскалар эшкә керештеләр.
- Нәтиҗә чыгару: Нәрсә ул аныклагыч?
4. Тест сорауларына җавап бирү:
- Ике составлы җөмләләрдә …
1) оештыручы үзәк бер генә була, икенчесен өстәп тә булмый;
2) оештыручы үзәк ике- Ия һәм хәбәр була.
- Вакыт хәле- эшнең яки хәлнең …
1) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп, фигылҗгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
2) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче иярчен кисәк;
3) үтәлү урынын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
- Сәбәп хәле эшнең яки хәлнең …
1) нинди сәбәп һәм нинди максат белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;
2)Сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
3) нинди максат белән үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
- Рәвеш хәле эш яки хәлнең …
1) шартын һәм ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;
2) ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;
3) шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.
- Хәлләр- …
1) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, ничек, ни сәбәпле, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлүен (яки үтәлмәвен) күрсәтеп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;
2) эш яки хәрәкәтне белдерүче сүзгә ияреп килеп, аның үтәлүенә ( яки үтәлмәвенә ) бәйле предметны, затны күрсәтүче иярчен кисәк.
Дөрес җаваплар бирелә, укучылар эшләрен тикшерәләр.
Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.