Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока по татарскому языку на тему "Фразеологизмнар - тел бизәге" (10 класс)

Конспект урока по татарскому языку на тему "Фразеологизмнар - тел бизәге" (10 класс)

Скачать материал

                                                                

                          Фразеологизмнар – тел бизәге

 

Мулласалихова Гөлсирә,  Саба районы Шәмәрдән лицее укытучысы.

 

 

Максат:

1) белем бирү: фразеологизмнар турында гомуми төшенчә; укучыларның 5 нче сыйныфта үтелгәннәрне кабатлау  һәм рус теле грамматикаларын чагыштыру юлы белән фразеологик берәмлекләр турында тулы мәгълүмат бирү; фразеологизмнарны җөмлә кисәге буларак  аңлату;

2) күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен үстерү; фразеологизмнарны дөрес язу, аларны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру;

3) тәрбия бирү: укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү.

Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең Х сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек:131-134 нче битләр, Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев “Хәзерге татар әдәби теле”- Казан: Мәгариф 2002. (110-120бб).

Җиһазлау: Н.Исәнбәт “Фразеологизмнар сүзлеге” (I, II том).-Казан. Татар.кит.нәшр., 1989, 1990., Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев “Хәзерге татар әдәби теле”: Күнегүләр: - Казан: Мәгариф 2002., слайдлар.

Дәрес тибы: яңа төшенчәләрне формалаштыру.

Методлар:  өлешчә тикшеренү, эзләнү.

Алымнар: дәреслек белән эшләү, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану, чагыштыру, аңлатмалы сөйләү, әңгәмә үткәрү, төркемләп ярыш оештыру.

Педагогик технология: белем бирүнең компьютер технологиясе (укыту процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнү).

Дәрес барышы:

 Дәреснең эпиграфы:

“Бик билгеле нәрсә бит: сүз нәкъ үз   урынына   туры    килгәндә     генә

бөтен нурлары белән балкый, бары тик үз оясында гына музыка булып яңгырый”.

                                                                                                         Г.Бәширов

 

 

I.                   Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

II.               Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы:

-Укучылар, без бүгенге дәрестә телебезнең бизәге булган фразеологизмнар турында гомуми төшенчә алырбыз, 5 нче сыйныфта алган белемнәребезне тирәнәйтербез. Нинди сүзләр фразеологизмнар дип атала?

- Төшенчәләрнең бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртелми, таркалмый торган тотрыклы сүзтезмәләр белән белдерелүе фразеологизмнар дип атала. Фразеологик сүзтезмәләр кимендә ике сүздән торалар, телебездә үзгәрешсез калалар, сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр.

Укытучы:

- Фразеология күренешен фәндә тел гыйлеменең һәм стилистиканың мөстәкыйль бер тармагы итеп карау ХХ гасыр башында ук урын ала. Бу өлкәгә караган  бик күп фәнни хезмәтләр, фразеологик сүзлекләр басылып чыгу –зур әһәмияткә ия күренеш.(Н.Исәнбәтнең  2 томнан торган “Фразеологизмнар сүзлеге”, һ.б фразеологик сүзлекләр белән таныштырыла).

Фразеологизмнарны ирекле сүзтезмәләр белән бутарга ярамый. (слайд күрсәтелә):

фразеологизмнар

        Ирекле сүзтезмәләр

Сай йөзү

Борыны салынган

Йөз төрле

Уклау йоткан

Теңкәгә тию

 

әкрен йөзү

күлмәге салынган

ике төрле

сөяк йоткан

кулына тию

 Фразеологизмнарны гади бер сүз белән алыштырып була. (слайд).

Тамырына балта чабу – бетерү, теңкәгә тию – аптырату, түбәсе күккә тию –шатлану, кот очу – курку, куян йөрәк – куркак, суган суы сыгу –елау, керфек какмау –йокламау һ.б.

Фразеологизмнар, кагыйдә буларак, телнең үз байлыгы нигезендә барлыкка киләләр. Ләкин халыклар, телләр арасында бәйләнеш, тәрҗемәләштерү процессында фразеологизмнар да бер телдән икенче телгә күчәргә, калькалаштырылырга мөмкин. (слайд).

Рус телендә

Татар телендә

Дамоклов меч

Делать из мухи слона

В семье не без урода

Кот в сапогах

Другого поля ягода

Махнуть рукой

Находить общий язык

Глаза на лоб лезут

Дамокол кылычы

Чебеннән фил ясау

Гаилә имгәксез булмый

Итекле мәче

Бүтән алан җимеше

Кул селтәү

Уртак тел табу

Күзе маңгаена менгән

           Укытучы:

-         Укучылар сезнең алда фразеологизмнар. Мәгънәдәш(синоним) парларын күрсәтеп языгыз( слайд күрсәтелә):

1.Үлчәп сөйләү; кайгыга салу; кактырып-суктырып әйтү;

ике йөзле булу; ким-хур булу; исеме таралу; төсе китү; туксан тугызлы.

2.Файдалану өчен фразеологик гыйбарәләр: ике яклы пычак булу; сак сөйләү; борчуга төшерү; түбәнлеккә төшү; даны таралу; йөздән кан качу; йөзгә берәү тулмаган; төрттереп әйтү.

(Укучылар фразеологизмнарны парлап язгач, бергәләп тикшерелә).

Шул рәвешчә, укучылар белән әңгәмә үткәрелә, фразеологизмнар буенча үтелгәннәр искә төшерелә.

 Укытучы:

Фразеологизмнарның синонимнары булган кебек, антоним фразеологизмнар да бар. Түбәндәге күнегүдә сез фразеологизмнарның антоним парларын күрсәтергә тиеш (слайд).

1.Бер аягын алганчы икенчесен эт ашый; ачык йөзле; шатлыктан исергән; җиңел сөякле; куян җанлы; төтене туры чыга.

2.Утка баскан кебек йөри; хәсрәткә баткан; күзгә төтен җибәрә; куш йөрәкле; авыр сөякле; караңгы чырайлы.

(укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр).

Укытучы: Татар телендә фразеологик омонимнар күп түгел. Мәсәлән, теш күрсәтү- елмаю, мәгънәсен дә, усал ниятне дә сиздерү мәгънәсен дә белдерә. Сүз йөртү- гайбәт ташу һәм сүз алып бару, тикшерү мәгънәләрен белдерә; сүзгә килү – сөйли башлау һәм ызгышу мәгънәләрен белдерә. Телгә килү сүзенең 3 омонимы бар: телгә килү – хәтергә килү; телгә килү – сөйли башлау; телгә килү- ызгышу.

  -Укучылар, сезнең алдыгызда фразеологизмнар, сөйләм ситуациясенә карап, сез аларны сайлап алырга тиеш (слайд).(укучылар телдән җавап бирәләр).

Энә күзеннән үткәрә; очын очка ялгап барабыз; борын астындагысын күрми; буш кул белән кайткан, кул арты китте, әлифне таяк дип тә белми, салпы ягына салам кыстыра.

-         Хезмәт хакының аз булуын зарланып сөйләгәндә кайсы фразеологизмны сайлар идегез?

-         Очын-очка ялгап барабыз.

-         Нәрсәдер алырга барып та, уңышсыз йөреп кайткан кеше турында сөйләгәндә?

-         Буш кул белән кайткан.

-         Үзен белмичә, кешене тәнкыйтьләргә яраткан кеше турында?

-         Борын астындагысын күрми.

-         Надан кеше турында ни диярбез?

-         Әлифне таяк дип тә белми.

-         Йорт малыннан берәрсен сатканнан соң, калган маллары үрчемәгәндә ни диләр?

-         Бу очракта кул арты китте, диләр.

-         Файда өмет итеп, кемне дә булса мактаган кеше турында сөйләгәндә, кайсы фразеологизмны кулланыр идегез?

- Салпы ягына салам кыстыра.

-         Бик нык тикшерә торган кеше турында сөйләгәндә?

-         Энә күзеннән үткәрә.

Укытучы: Грамматик яктан фразеологизмнар тезүле һәм ияртүле бәйләнештә торган сүзләрне хәтерләтәләр. Ирекле сүзләр арасында нинди бәйләнешләр, мөнәсәбәтләр булса, монда да шулай ук. Сан ягыннан фразеологизм составында икедән алып алты-җиде сүзгә хәтле компонент булырга мөмкин.(слайд)

Агач кул, бармак башы кадәр, арадан кара мәче үтү, авызга салган сары майны йота белмәү; авызың тулы кара кан булса  да, дошман алдында төкермәү.

Фразеологизмнарда тирән мәгънә, фикер, коллектив акыл һәм тәҗрибә сәнгатьле –сурәтле итеп, матур бизәкләр ярдәмендә белдерелә. Язучыларыбыз аларны үз әсәрләрендә мул кулланганнар. Бу үз чиратында, халкыбызның сөйләм теленең ни дәрәҗәдә бай булуын күрсәтә. Синтаксик вазифалары ягыннан фразеологизмнар җөмлә формалы, кереш сүзтезмә рәвешендәге идиомалар булалар һәм ия, хәбәр, аергыч, төрле хәл, тәмамлык, аныклагыч булып килә алалар.

 Шул вакытта, хикмәти хода, бер Кара кош пәйда булып, канаты белән Карлыгачны бик каты сукты да ерткыч икенче ерткычка азык булды(Г.Тукай). Әмма дә ләкин халык батырының  да сабырлыгы бер төкәнә бит (Г.Ахунов).Сүзгә карап бәя биргән бәндәләрне җенем сөйми(Ш.Галиев).Бирермен, өшегән авыз, сиңа йомышны (Г.Камал). Тигәнәле кешеләре аяк терәп җир сорый (К.Нәҗми).

    Укытучы:

- Дәрес башында фразеологизмнар турында яңа төшенчәләр белән танышырбыз дигән идек. Хәзер фәнни яктан белемнәребезне тирәнәйтик.

          Тикшерүче галимнәрнең күзәтүләре буенча, төрле телләрдә фразеологик берәмлекләрне төзүче бик күп продуктив сүзләр бар. Алар фразеологизмнарның төп нигезе булып тора һәм үзләренә күрә бер “оя” ясыйлар. Фразеологизмнарның кеше яки хайван-җәнлекләрнең тән өлешләрен аңлатучы компонент белән барлыкка килгәннәре күп. Күп кенә гыйльми хезмәтләрдә мондый тәгъбирләрне соматик фразеологизмнар дип атау кабул ителгән. Поэтик бизәкнең бер төре буларак та аларны ата-бабаларыбыз мул иҗат иткән.

Соматик фразеологизмнарның язма әдәби телдә кулланылуы артканнан-арта бара. Каләм осталары, соматик фразеологизмнарның традицион формаларын да, үзгәртеп тә кулланалар, үзләре дә индивидуаль фразеологизмнар иҗат итәләр.(слайдлар күрсәтелә). Мәсәлән, Г.Ибраһимов    халыктагы “йөрәк җилкенү”, “баш айну”, “борынны кытыклау” кебек фразеологик әйтелмәләрне әзер килеш тә “баш-аяк белән атлыгу”, “баштагы томан таралу”, “борынны яру” кебек үзгәртеп тә куллана. “Бармак бөгү”(дөресләп бару), “бармак йөртү” (зыян китерү) кебек фразеологизмнар – язучының үз табышы.

Татар тел белемендә фразеологизм идиома дип тә атала. Галим Г.Ахунҗанов “фразеология” сүзе урынына бу фәнне идиоматика дип тәкъдим итә һәм идиомаларның 12 төрен күрсәтә.(слайд)

 

Идиомаларның төре

мисаллар

әйтем

Ай күрде, кояш алды; әйттем исә, кайттым; алтын куллы,; авызыңнан җил алсын; баш чаклы

Афористик идиома буларак мәкаль

Үзе юкның күзе юк; кешенеке кештәктә.

Мәкаль белән әйтем арасында тора торган арадаш төрләр

Алар мәкаль дә, әйтем дә булып йөриләр

“фигыль+ фигыль”

Күтәреп алу,  ярылып яту, суйган да каплаган, төртсәң аву

аналитик

ак өй, шар ачык, ак тоту, тере ялкау,черегән бай, җан дус, җан ачуы

Мөстәкыйль +ярдәмлек сүз

Күңел өчен, артыгы белән, сөлек кебек

Ярдәмлек сүзләрдән генә торган идиома

Иллә дә мәгәр, әмма ләкин

Лексик грамматик

Чана шуу

Кинетик идиома

Кул кысу, аяк чалу, ирен турсайту, тамак кыру, койрык болгау

Термин идиомалар

Үги ана яфрагы, сару кайнау, соры корт, ак шигырь, кызыл почмак көзән җыеру,салкын сугыш, сүз башы

Канатлы әйтелмә

Халык – зур ул, көчле ул (Г.Тукай), Үлем турында уйлама, илең турында уйла(Ф.Кәрим), Ярлылык белән үткән гомер (М.Гафури).

Образсыз идиома

Кул асты, аяк асты, туры килү, искә төшү, аңга килү

 

Укытучы:

- Фразеологизмнар хәзинәсе ничек туплана соң?

- Фразеологизмнарның иң бай чыганагы булып, халыкның җанлы сөйләме исәпләнә. Мәсәлән, мөгезсез сыер,тукран тәүбәсе, коры куык һ.б.

- Фразеологизмнарның шактый өлеше халык авыз иҗаты әсәрләреннән алынган: кәкре каенга терәткән, үзең утырган ботакка балта чабу, акбүз ат.

- Кайбер фразеологизмнарның килеп чыгышы җирлеккә бәйле була. Башта борчак үстерү, мүкләк сыер, башына тай типмәгән, атасы болан атмаганны, баласы куян атмас фразеологизмнары авылда гына туа ала.

-Фразеологизмнар билгеле бер төркем һөнәр ияләре теленнән дә килеп керә. Боларга мисал итеп кулга ияләштерү (аучылар), мушкага алу, төп удар(хәрби), әлифне таяк дип тә белмәү (шәкертләр).

- Фразеологик фонд әдәби, тарихи чыганаклар исәбенә дә байый: Үткәндәге сүткән- өстенә үлән үскән (Г.Бәширов), Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр(Р.Фәйзуллин).

- Фразеологизмнарның бер төрлесе чит телдән калькалаштыру юлы белән кабул ителә: сжечь  за собой мосты- арттагы күпереңне яндыру; пора ставить точки – нокта куярга вакыт җитте; катиться в болото – сазлыкка тәгәрәү.

-Фразеологизмнар арасында грек мифологиясеннән алынганнары да шактый: канатлы сүзләр; Сизиф михнәте; килдем, күрдем, җиңдем; ызгыш алмасы.

-Фразеологизмнарның кайберләре исә дини чыганакларга (Коръән, Инҗил,Тәүрат) бәйле: сират күпере аша чыгу; яэҗүҗ-мәэҗүҗ.

- Халыклашкан әсәрләрнең персонажлары фразеологик берәмлекләргә әвереләләр: Сак белән Сок шикелле; Йосыф белән Зөләйха булдыгыз тәмам; Галиябану белән Хәлил көненә калу.

Укытучы:

- Фразеологизмнарның телдә нинди әһәмияте бар?

- Фразеологизмнар  безнең сөйләмебезне матурлыйлар. Алар кара-каршы сөйләшкәндә, җанлы сөйләмдә, матур әдәбиятта кулланыла.

-  Шулай итеп, фразеологизмнар дип без нәрсәгә әйтәбез?

- Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелеп, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип атала.

- Фразеологик әйтелмәләр ирекле сүзтезмәләрдән ничек аерыла?

 - Фразеологик әйтелмәләрне ирекле сүзтезмәләр белән бутарга ярамый. Ирекле сүзтезмәләр составындагы сүзләрне алыштырырга мөмкин, аларның мәгънәсе компонентларының мәгънәләре суммасына тигез була: сай елга. Ә фразеологизмнарның мәгънәсе компонентларының суммасына тигез була алмый: сай йөзү – белмәү.

Шуннан соң фразеологизмнарның моделе төзелә:

Фразеологизмнар:

-         кимендә ике сүздән торалар;

-         телдә үзгәрешсез яшиләр;

-         сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр;

-         составындагы сүзләр арасына башка сүз өстәү мөмкин түгел;

-         бербөтен мәгънә аңлаталар;

-         җөмләнең бер кисәге булалар;

-         күчерелмә мәгънәдә генә кулланылалар.

 III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәреслек белән эш. Дәреслектәге 172-177 нче күнегү телдән, 178-180 нче күнегүләр язмача эшләнә.

Ш. Маннур әсәрләре буенча китерелгән мисаллардан тотрыклы сүзтезмәләрне табып, русчага тәрҗемә итәргә.

1. Аңар әле диңгез тубыктан. 2. Ник авызыңа су каптың? 3. Шулай күпме тозлы су агызып утырганмындыр, белмим. 3. “Лаеш шулпасы эчеп кайтырга кушты”, -дип рәхәтләнеп көлеп утыра. 4. Тик сагызга катып беткән күлмәк-ыштан өчен әти “арт сабак”ны бик суганлап-борычлап укыткач кына төште ул борын. 5.Эчтә шайтаннар яңадан утын кисә башлый. 6.Шулай да безнең аерым яшәү араларны суыта башлаган иде.        Физкультминут.

1.                 Индивидуаль-дифференциаль карточкалар белән иҗади эш башкарылып, укучыларның белем һәм күнекмәләре системалаштырыла.

I дәрәҗә (көчле укучылар өчен)  эш үрнәге.

1 нче карточка

1. Фразеологик берәмлекләр ирекле сүзтезмәләр  калыбы буенча ясалганнар. Ия-хәбәр, тәмамлык-хәбәр калыплары аеруча киң таралган. Өзекләрдәге фразеологизмнарны табып, аларның синтаксик төзелешен аңлатып бирегез. Һәр җөмлә кисәген яки төркемне аерым-аерым туплагыз.

 1. Чү, чү, кызма, Әкрәм энем, күзгә төтен җибәрмә. (Г.Н.) 2. Мин, әнкәй мәрхүмә әйтмешли, битемә бияләй каплап килүем. (Г.Ә.) 3. Тормышта болай да авызым пеште инде. (Б.К.)

2.Фразеологик берәмлекләрне тутырып, җөмләләрне күчереп языгыз. 1.Тик шулай да иш янына ... булып торганы яхшы аның.(И.Г.) 2.Әбисе белән бабасы аны, өрмәгән ..., ике атна буена сыйладылар.(Ә.Е.) 3.Әзрәк черем ... кирәк

3.Төркемләп бирелгән фразеологик берәмлекләрнең уртаклыгын күрсәтегез.

1.             Килмәгән җире юк; кура җиләге күк; күз явын алырлык; сөлек кебек; суырып йотарлык; урта бармак шикелле; күңелгә килешле; җангаягымлы.

2.            Ай бирде, кояш алды; күз күрде, кулга тимәде; артыннан күз иярми; аягы җиргә тими; керфек кагып, күз йомганчы; кызу тоту; ялт иттерү; яшен тизлеге белән;

2 нче карточка

1.Төркемләп бирелгән фразеологик берәмлекләрнең уртаклыгын күрсәтегез:

Агач атка атландыру; каеш биреп, юкә алу; кыл чабата киендерү; кәкре каенга терәтү; төп башына утырту; төпсез чанага утырту.

2.Бу фразеологик берәмлекләр гомумкулланылышка кайсы өлкәләрдән килеп кергән?

1.Яэҗүҗ-мәэҗүҗ токымыдыр бу фашист дигән ләгыйньнәр.(М.Җ.) 2. Сөйләп бетерергә бир инде, Әбүзәр, узган эшкә салават. (Г.Ә.) 3. Гимаевның  менә былтыр кысканга быел кычкыруы гаҗәп.(Б.К.)

3.Фразеологик берәмлекләрне табып, аларның синонимнарын әйтегез. Рус телендә аларның эквивалентларын табыгыз.

1.       Тирәнрәк уйлап караса, ул кадәрле ут йотарлык сәбәп тә юк кебек. (М.Х.)

2.Ә син нигә авыз йомып тордың? (Г.И.) 3.Телен йоткан ул! Юл буена бер авыз сүз сөйләштерә алмадым.(Н.И.)

3 нче карточка

1. Фразеологик берәмлекләр ирекле сүзтезмәләр  калыбы буенча ясалганнар. Ия-хәбәр, тәмамлык-хәбәр калыплары аеруча киң таралган. Өзекләрдәге фразеологизмнарны табып, аларның синтаксик төзелешен аңлатып бирегез. Һәр җөмлә кисәген яки төркемне аерым-аерым туплагыз.

1. Хәзер аңа авылда аңа тел тидергән кеше юк.(Г.И.) 2. Ә чыгып җыештырырга беребезнең дә кул тимәде (Л.И.) 3.Белсә дә, Миңнурый алдында аларны әйтер өчен теле әйләнмәс иде. (Г.Ә.)

2. Фразеологик берәмлекләрне тутырып, җөмләләрне күчереп языгыз.

1. Әйтик, менә Фәйрүзәгә телем... әйтергә. (М.Җ.) 2. Телен ... ул Хамматың! Юл буена бер авыз сүз сөйләштерә алмадым.(Н.И.) 3. Һәммәсе кырын ... (Г.К.)

3.Төркемләп бирелгән фразеологик берәмлекләрнең уртаклыгын күрсәтегез.

1.Әлифне таяк дип тә белмәү; сукыр тавыкка бар да бодай; белмимнең беләге авыртмый; сай йөзә.

2.Агачтан сандугач кына ясамый; алтын куллы; баскан җирдән ут чыгара; кулыннан килә; кулыннан килмәгән эше юк; кулы кулга йокмый; кылны кырыкка яру.

3. Бу фразеологик берәмлекләр гомумкулланылышка кайсы өлкәләрдән килеп кергән?

 1.Тарта торгач, он булыр.

2. Мәрхәмәт ит, әй Карәхмәт, безгә син;

Безне коткар, из диюнең измәсен.(Г.Т.)

3.Дамокл кылычыдай торганда, хыял колачлары киң җәелми иде. (Ш.М.)

4 нче карточка

1.Мисалларны укып,  фразеологизмнарның кайсысы гади сөйләм стиленә генә хас икәнен әйтегез.

1 Безнең иске күршеләр телгә килделәр.(Г.И.) 2. Хәзер үк таймасаң, ияк астыңа берне баш белән бирәм бит.(М.М.) .) 3. Агач кала төземибез дип, таш кала төзибез дип, күпме бәхәсләштек, күпме ямьсезләнештек! Иптәш Лазарев белән иптәш Лебедев күпме кылыч сындырдылар!

2.Өзекләрдәге фразеологизмнарны табып, аларның синтаксик төзелешен аңлатып бирегез. Һәр җөмлә кисәген яки төркемне аерым-аерым туплагыз.

1. Әле менә өстендәге киемнәренең артык яңа, артык пөхтә булуына да эче  поша (И.Г.)

2. Олы кешегә аз булса да ярдәм итү өчен җай чыгуга күңеле булып, Шәмси аның  мылтыгына сузылды.(Г.Б.) 3. Анысы дөрес, Минһаҗетдин, авырга алма, язмаганны сөйләргә яратасың. Җыен тузга язмаган синнән чыга.(К.Т.)

3.Фразеологик берәмлекләрне тутырып, җөмләләрне күчереп языгыз.

1.Кил,бәхетле Яңа ел,төкле...(Ш.М.) 2.- Авызыңнан ... алсын.Ул ниткән сүз? (К.Н.) 3. Йокы ... сорамый: Газинур баш астына йодрыгын куя да шунда ук мышный да башлый.(Г.Ә.) 10. Күргән бер кеше эче ... көлде.(М.Г.) 4.Телемне ... булса да түздем.(М.Г.)

5 нче карточка

1. Бу фразеологик берәмлекләр гомумкулланылышка кайсы өлкәләрдән килеп кергән?

1. Мондый юл белән эш иткәндә, чебеннән фил ясауга һичшиксез ышанырга мөмкин. 2. Бар да шундый законга туры китереп эшләнә ки, руслар әйтмешли, черки борынын да тыга алмас.(Ә.Е.) 3. Чөнки Мәхмүт күршебез малае кайтканнан бирле бөтенләй итекле песигә әйләнде.(М.Ә.) 4. Ә аның улы-кызлары... болар башка ялан җимеше булырга тиеш.(Ә.Е.) 2.Фразеологик берәмлекләрне табып, аларның синонимнарын әйтегез. Рус телендә аларның эквивалентларын табыгыз.

1. Тирәнрәк уйлап караса, ул кадәрле ут йотарлык сәбәп тә юк кебек. (М.Х.)

2.Ә син нигә авыз йомып тордың? (Г.И.)3. Телен йоткан ул! Юл буена бер авыз сүз сөйләштерә алмадым.(Н.И.) 4..Өстебезгә сез килеп кердегез, мин ут белән су арасында калдым.(Г.Т.)

3. Фразеологизмнар кергән җөмләләр төзегез.

II дәрәҗә (уртача укучылар өчен) карточкалар үрнәге.

1 нче карточка

1. Күп нокталар урынына фразеологик берәмлекләрне тутырып языгыз.

1.Ул, Габдрахман хәзрәткә якыннардан булып, бөтен мәдрәсәне ... алды. 2. Шуннан соң Таһирҗан хәлфә тәмам күздән төште, көне бетте, шәкерт арасында да кадере... . 3. Дәүләтша агайның да авызыннан аш ... .

2. Фразеологизмнарны русчадан татарчага тәрҗемә итегез.

Сколько воды утекло; золотые руки; как на ладоне; след простыл; ставить палкув колеса;больное место.

3.Түбәндәге фразеологизмнарны кертеп, җөмләләр төзегез.

Үз сүзен сүз итү; аның каршында бишкә бөгелә; ике ут арасында калу; күздән югалу.

2 нче карточка

 1.Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре ягыннан туры килә торган фразеологизмнарны парлап языгыз.

 Уклау йоткан, корыны бушка аудару, түбәсе күккә тию, ике агач арасында адашу, җан-фәрманга чабу, авыз ачып тору, теңкәгә тию, керфек какмау, ачык авыз, баш кату, табан ялтырату, телеңне йоту, җиде кат җир астында, урманга утын төяп бару, колакка киртеп кую, кылын тартып карау, һавадан алып сөйләү, балтасы суга төшкән кебек, җәһәннәм астына, тетмәсен тетү, исе дә китми.

Камня на камне оставить, и в ус не дует, к черту на кулички, высосать из пальца, как в воду опущенный, аршин проглотил, быть на седьмом небе, бить баклуши, заблудиться в трех соснах, во все лопатки, вымотать душу, ворон считать, глаз не сомкнуть, голова садовая, голова идет кругом, держать язык за зубами, задать стрекоча, ехать в Тулу со своим самоваром, за семью замками, задать жару, закинуть удочку, зарубить на носу.

2. Шушы фразеологизмнарның берничәсе белән җөмләләр төзегез.

3 нче карточка

1.Күп нокталар урынына фразеологик берәмлекләрне тутырып языгыз.

1. Шул сәбәптән Җиһанша, ни дә булса бер эш чыкмасмы дип, бар фикерене сарыф итеп, шул мәхәлләгә дүрт ... илә карап тормакта иде. 2.Шәриф  хәзрәтнең бу эшләрене күреп: “Бу нәрсә шәкертләрне үзенә каратыр”, - дип, көнчелек тамырлары хәрәкәткә килеп, Җиһанша хәзрәтнең күзен ... каплады. 3. Шәриф хәзрәт тә мәдрәсәгә йөрүдән туктап, арага суыклык ... . 3. Шуннан халык: “Ул кеше хәзрәткә дошман”, - дип сөйли башлыйлар, буны ишетеп, ни сәбәптән хәтере ... икән дип, ул адәмнең исе китә.

2.Фразеологик берәмлекләрне табып, аларның синонимнарын әйтегез. Рус телендә аларның эквивалентларын табыгыз.

1. Берәүдән дә тартынып тормый, берәүгә дә баш бирми, әче, чәнечкеле теле белән теләсә кемне чагып алырга әзер. (Г.Ә.) 2. Анасыннан “улым ” сүзе дә ычкынгач, Хәлимнең эченә җылы керде. (И.Г.)

4 нче карточка

1.Сүзгә сүз тәрҗемә ителә торган фразеологизмнарны табып, парлап языгыз.

 Төпсез мичкә, күз карасы кебек саклау, сүзне җилгә ташлау, күкерт кебек кабыну, чәчләр үрә тору, канат астына алу, ана сөте белән кергән, ике куян артыннан куу, башың белән җавап бирү, куеныңда таш йөртү, озын телле, тиресен тунау, яман күз, күз йому, кармак салып карау, үз кабыгыңа кереп бикләнү, теле кычыта, күздән утлар күренү, аяз көнне яшен суккандай, колак читем белән.

Беречь как зеницу ока, бездонная бочка, взять в руки, волосы встают дыбом, взорваться как порох, бросать слова на ветер, отвечать головой, гнаться за двумя зайцами, впитать с молоком матери, краем уха, как гром среди ясного неба, искры посыпались из глаз, зуд в языке, замыкаться в свою скорлупу, закинуть удочку, закрывать глаза, дурной глаз, драть шкуру, длинный язык, держать камень за пазухой.

2.Фразеологик әйтелмәләрнең дәвамын язып бетерегез.

Аягы җиргә... ; кәкре каенга...; сукыр тавыкка...; диңгез...; сүзне җилгә...; эчкә җылы...; өрмәгән җиргә дә ...; телне тешләп...

5 нче карточка

1.Фразеологик әйтелмәләрне табыгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.

1. Аның да теле ачылып китә.(Г.Ә.) 2. Бер җаен табарлар да аның кабыргаларын санарлар.(Г.И.) Чү, чү, кызма, Әкрам энем, күзгә төтен җибәрмә. (Г.Н.) 3. Ул, ни әйтергә дә белмичә, сөмсере коелып, аптырап басып калды.(Ә.Е.)

2.Фразеологизмнарның русча эквивалентларын әйтегез:

Эт белән мәче шикелле; ике ут арасында; эзе суынган; саламга ябышу; чебеннән фил ясый; телеңне йотарсың; кызыл кар яугач; авызына су капкан.

III дәрәҗә (йомшак укучылар өчен) карточкалар үрнәге.

1 нче карточка

1.Сәнгатьле итеп укыгыз, күчереп языгыз. Фразеологизмнарның астына сызыгыз.

Ул куян йөрәк булып чыкты. Аның күңелен курку басты. Ашыккан ашка пешкән, диләр. Вакытың булса,тамагыңны ныгыт. Куян җанлы булырга ярамый. Безнең алар белән борчак пешми. Мин ике көн керфек какмаган. Вокзалда инә төртерлек тә урын юк иде. Артурның Гүзәлгә күзе төште.

2 нче карточка

Рус һәм татар телләрендәге фразеологизмнарны күчереп языгыз һәм чагыштырыгыз. Охшашларын табып әйтегез.

Телеңне йотарсың – язык проглотишь; инә төшәрлек урын юк – яблоку негде упасть; кара песи үтеп китте – черная кошка пробежала; күзгә төртсәң күренмәслек – хоть глаз выколи; карт төлке – тертый калач; колакка киртләп кую – зарубить на носу; Мамай елгы – при царе Горохе; кулга кул тотынып – рука об руку; сүз эзләп күршегә керми – за словом не лезет в карман.

3 нче карточка

Түбәндәге фразеологизмнар белән җөмләләр төзегез.

Җиде буын, җиде кат җир асты, җиде төн уртасы, җиде бабай, җиде юл чаты, җиде кат тир чыкканчы.

 4 нче карточка

Өзекләрне сәнгатьле итеп укыгыз, күчереп языгыз. Фразеологизмнарны табыгыз.

1.Озын сүзнең кыскасы шул,

Күп яшәргә теләсәң:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.(Ф.К.)

2.Күз ачкысыз бураннарда,

Кышкы салкын җилләрдә,

Район-колхоз арасында

Почта ташып йөргәндә,

Тимербулатның йөрәге

Ут булып яна иде.(М.Җ.)

5 нче карточка

Фразеологик берәмлекләрне русчага тәрҗемә итегез, аларны кулланып, җөмләләр төзегез.

Баш вату; чебеннән фил ясау; җил куу; ике күзе дүрт булу; ике куян артыннан куу; ике тамчы су кебек; авыз турсайту.

IV. Дәрескә йомгак. Укучыларның яңа дәресне үзләштерү дәрәҗәсе компьютерда тикшерелә. (Тестлар алдан компьютерга кертелгән була.)

1.Кайсы фразеологизмның русча эквиваленты дөрес билгеләнмәгән?

а) уклау йоткан – аршин проглотил;

б)җиң сызганып – спустя рукава;

в) кызыл кар яугач – когда на горе рак свистнет;

г)исе дә китми – и в ус не дует.

2.Кайсы фразеологизмның мәгънәсе дөрес билгеләнмәгән?

а) телгә килү – сөйли башлау;

б) телгә килү – аңга килү;

в) телгә килү – ызгышу;

г) телгә килү –уртак фикергә килү.

3.Кайсы фразеологизмнар антоним түгел?

 а) уртак тел табу – борчак пешмәү;

б) агач кул – куян йөрәкле;

в) аркылы төшү – юл кую;

г) ахирәт дус – җан дошманы.

4.Кайсы фразеологизмның антонимы дөрес билгеләнмәгән?

а) күз ачып йомганчы – бик акрын;

б) серкәсе су күтәрми – үпкәләми торган;

в) саламга ябышу – батырлану;

г) күзгә төтен җибәрү – дөресен сөйләү.

5.Фразеологизмнарның төрләрен билгеләгез (а – идиома, б – фразеологик берәмлек, в – фразеологик тезмә).

1.Күздән югалу. 2.Телеңне тыю. 3. Трай тибү. 4. Борчак пешмәү. 5. Ике агач арасында адашу. 6. Яфрак яру. 7. Колагына киртләп кую. 8. Үз туксаны туксан. 9. Ярдәм кулы сузу. 10. Мыекка чорнап кую.11. Хәерле иртә. 12. Аяк чалу.13. Бүрәнә аркылы бүре куу. 14. Ачык авыз.15. Чыбык очы туган.

 6. Җәрәхәткә тоз салу дигән фразеологизмны кемнәр уйлап тапкан?

(а – артистлар, б- палачлар, в – аш пешерүчеләр, г – табиблар).

7. Башны эшләтү фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

1)     думать головой;

2)     шевелить мозгами;

3)     оставить в памяти;

4)     валять дурака.

8. Телгә салыну фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

1)     слаб на язык;

2)     быть на устах;

3)     болтать лишнего;

4)     из уст в уста.

9. Колакка алу фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

1)       мотать на ус;

2)       навострить уши;

3)       уши вянут;

4)       и ухом не ведет.

10. Исәптә тоту фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

1)       держать в голове;

2)       сбросить со счетов;

3)       свести счеты;

4)       не в счет.

 11.Синоним фразеологизмнарны табыгыз.

1)       ык-мык килү, аһ-ваһ итү;

2)       аркылыга җәелү, берән- сәрән калу;

3)       төпләнеп калу, тамыр җәю;

4)       баш бирмәү, куркуга калу.

12.Түбәндәге мисалларда фразеологик берәмлекләр кергән вариантны күрсәтегез.

1)       күз салу, таш ату, ачык чырай, авызга су кабу;

2)       мүк җиләге, күгәрчен күзе, тимер юл, бал корты;

3)       егыла язу, кычкырып җибәрү,аптырап калу, эшли башлау;

4)       әнигә бүләк, урман алаы, укучы дәфтәре, алсу күлмәк.

13. Игътибарга алу фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

1)       привлекать к себе внимание;

2)       принять во внимание;

3)       оставить без внимания;

4)       между нами говоря.

14.Түбәндәге җөмләдә нинди лексик берәмлек кулланылган?

-         Менә йокы чүлмәге! – дип торды әтисе, бераз аптырап.(Л.И.

1)    диалекталь сүз;

2)     һөнәрчелек лексикасына караган берәмлек;

3)    күпмәгънәле сүз;

4)    фразеологик берәмлек.

15. Җөмләдә нинди лексик берәмлек кулланылган: Миргаяз тагы бер мәртәбә аңа аяк чалып карады.

1)    синоним;

2)    антоним;

3)    фразеологик берәмлек;

4)    мәкаль.

16. Кайсы төркемдә фразеологик әйтелмә бар?

1)    күз төшү, сүз кату, баш ию;

2)    бака үләне, күгәрчен күзе, бәбкә үләне;

3)    ак бит, чәчәкле күлмәк, әти күзлеге;

4)    туктап калу, ачып ташлау, суга бару.

V.Өйгә эш (дифференцияләштерелгән иҗади эш):

а) фразеологизмнар кертеп, хикәя төзергә;

б) тексттан фразеологизмнарны табарга, җөмләләрне русчага тәрҗемә итәргә;

в) фразеологизмнар кулланып, 5 җөмлә төзергә.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарскому языку на тему "Фразеологизмнар - тел бизәге" (10 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Системный администратор

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 340 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.12.2015 11795
    • DOCX 144.5 кбайт
    • 33 скачивания
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мулласалихова Гульсира Гусмановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 62587
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 16 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Самоповреждающее поведение у подростков: профилактика и методы работы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов

Мини-курс

Стартап: стратегия, развитие, и инвестиции

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Вероятность и статистика в рамках обновленного ФГОС

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе