Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект урока по татарскому языку на тему "Главные члены предложения"(2 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Конспект урока по татарскому языку на тему "Главные члены предложения"(2 класс)

библиотека
материалов

Җөмләнең баш кисәкләре.



Максат: 1) дидактик: җөмләнең баш кисәкләре – ия белән хәбәргә төп төшенчә бирү;

2) үстереш: укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру;

3) тәрбияви: язгы табигатьнең матурлыгын күрә белергә, туган якның изгелеген аңларга, саклый белергә һәм бер-береңне тыңларга, хөрмәт итәргә шарт тудыру.

Җиһаз: яз турында рәсем, ноутбук белән экран, карточкалар.

Дәрес тибы

Дәрес тибының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәрескә анализ

Психологик уңай халәт тудыру.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү һәм аларны белем алырга әзерләү.

-Исәнмесез, укучылар.

-Кәефләрегез ничек?

-Укучылар, тәрәзәгә карагыз әле, язгы табигать нинди матур! Кояш нурлары күңелләребезгә матурлык, сафлык өсти. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә елмаеп күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик. Яңа теманы үтүдә безгә зур ярдәм итәр.




-Хәерле көн!

-Бик әйбәт.









(укучылар бер-берсенә елмаеп, урыннарына утыралар)

Укучы” “Мин дәрескә әзер!”- дигән максатны куя һәм яңа белем үзләштерергә әзерләнә.



Актуаль-ләштерү.







Стё зе класс” структурасы.








Яңа белемнәрне үзләштерергә

кызыксыну уяту,

фикерләү сәләтләрен үстерү,игътибарлы-лыкны булдыру.














-Укучылар, без сезнең белән алдагы дәрестә нинди тема үттек әле?

- Нәрсә ул – сүзтезмә?

- Сүзтезмә темасын ныгыту өчен “Стё зе класс” структурасын эшләп алабыз. (структураны аңлату) Яз сүзе белән кем күбрәк сүзтезмә төзи?

-Вакыт чыкты. Соңгы җаваптан соң сызык сызыгыз да, урыннардан торып кулны күтәреп үзегезгә пар эзлисез. Тыныч кына иптәшеңнең җавабын укыйсың, сүзтезмәләрегез бер булса, тамга куясыз, бер булмаса үзегезгә аның җавабын сызык астыннан номерлап дәвам итеп язып китәсез.

-Кемдә 13 сүзтезмә? Кемдә 12 сүзтезмә?

-Укучылар, безнең урамда яз. Яз вакытында табигатьтә нинди үзгәрешләр барлыкка килә? Яз турында хикәя төзегез әле.






Сүзтезмә.

(укучылар җавабы)



40с. эчендә укучылар яз сүзе белән сүзтезмә язалар. Һәр сүзтезмәне номерлап язып баралар.

(укучылар урындыкларын урынына төртеп, кулларын күтәреп үзләренә пар эзлиләр, шулай 3-4 тапкыр үзләренә пар эзләп җавапларын тулыландыралар)







(иң күп сүзтезмә булган укучы укый)



Яз җитте. Көннәр җылына. Түбәләрдән тамчы тама. Җылы яклардан кошлар кайта.(һәр җөмләне кыскартып сораулар куялар)

Укучылар җөмләләрне төзеделәр, тыңладылар, укытучы ярдәме белән һәр җөмләдә нәрсә, кем турында баруын сорау куеп аңлаттылар. Үз фикерләрен әйтеп бирә алдылар. Бу коммуникатив һәм регулятив гамәлләр булды.

Уку мәсьәләсен кую.






Эзләнүләр аша мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек куеп белергә тиешле уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, экрандагы сүзләргә игътибар итегез әле.

-Шул сүзләрдән җөмлә төзегез.

Дөрес. Укучылар, ничек уйлыйсыз, бу җөмләнең бүгенге дәрескә нинди катнашы бар икән?

-Бик дөрес. Бүген дәрестә җөмләнең баш

кисәкләре турында сөйләшәбез.

Кисәкләре, баш, җөмләнең.



Җөмләнең баш кисәкләре.

(җаваплар, Бүген дәрестә җөмләнең баш кисәкләре турында сөйләшәбез. ...)

Укытучы һәм укучы бер-берсе белән аралаша. Дәреснең темасын эзләү юлы белән укучылар үзләре таптылар. Монда танып-белү,коммуник. гамәлләр булды.

Уку мәсьәләсен чишү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемалы бурычларны чишүдә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү өчен шартлар булдыру.














-Укучылар, җөмләнең баш кисәкләре – ия, хәбәрнең нәрсә икәнен белеп китик әле. Һәр җөмләнең хуҗасы, иясе бар. Һәр хуҗаның эшләүчесе була. Болар җөмләнең баш сүзләре, ягъни баш кисәкләре була. Яз турында төзегән хикәягә әйләнеп кайтыйк әле. Беренче җөмләдә сүз нәрсә турында бара?

-Нинди сорауга җавап бирә?

Бу җөмләнең иясе була һәм бер сызык сызабыз.

-Яз нишләде?

-Дөрес. Җөмләнең бу кисәге – хәбәр була һәм ике сызык сызабыз.



-Укучылар, ия белән хәбәргә нинди кагыйдә чыгара алабыз?







-Бик дөрес. Димәк, ия предметны белдереп, кем? нәрсә? соравына җавап булып килә, ә хәбәр нишли? соравына һәм предметның эш-хәрәкәтен белдереп килә.

-Ә хәзер карточкалар өстендә эшлибез. Күп нокталар урынына төшеп калган ия һәм хәбәрне куеп күчереп языгыз һәм асларына бер сызык сызыгыз.
















-Яз.

-Нәрсә?

(укучылар сызалар)



-Җитте.

(һәр җөмләдән ия һәм хәбәрне табып сорау куялар, астына сызалар)

Җөмләдә кем? нәрсә? соравына җавап булып килгән кисәк – ия, ә нишли? соравына җавап булып килгән кисәк – хәбәр була.











(укучыларга карточкалар таратыла, шул ук җөмләләр экранда да бар. Һәр җөмләне тикшереп баралар)


Танып- белү гамәлләре аша укучылар дәрестәге теманың кагыйдәсен, биремнәрен үзләре таптылар, аңлап әйттеләр, куелган проблеманы чиштеләр.

Микс-фриз-груп” струк-сы


Мин сезгә музыка кушам, сез биисез. Музыка туктагач, катып каласыз, сорауны игътибарлап тыңлап группалап басасыз. Группадагы кешеләр саны җавапка бәйле.

-Җөмләнең ничә кисәге була?

-Хәбәр сүзе ничә аваздан тора?

(музыка уйный, укучылар бииләр)





(музыка туктый)

(2шәрләп басалар)

(5шәрләп басалар)

Шулай дәвам ителә.


Уку мәсьәләсен чишүне дәвам итү.

Модель Фрейер” структурасы.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемалы бурычларны чишүдә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү өчен шартлар булдыру.


-А4битен алып 4кә , аннары уртасындагы почмакны да бөклибез. Бөкләнгән сызыклар буенча маркер белән ромбик һәм 4 өлешкә бүлеп сызып чыгабыз. Сездә шундый рәсем барлыкка килдеме?

-Ромбикка Ия дип язабыз. 1өлешкә Билгеләмә, 2сенә- Иягә характеристика, 3сенә –Мисаллар, 4сенә -Иягә хас булмаган билгеләр дип язып чыгабыз.

-Өстәлдә җөмләләр язылган 1 карточка бар. Шул җөмләне чиратлап тикшерәбез. 1сандагы укучы 15с. эчендә җөмләне укый, иясен таба, иптәшенә аңлата. Кулны күтәрәм, аннары 2,3,4 сандагы укучылар дәвам итә.

(укучылар бөклиләр, маркер белән сызалар)



(тактадагы рәсемне күрсәтә)

-Килде.



(укучылар укытучы әйткәнне эшлиләр)









(1сандагы укучы укый, иясен таба, иптәшенә ия турында аңлата)










Танып- белү гамәлләре аша укучылар дәрестәге теманың кагыйдәсен, биремнәрен үзләре таптылар, аңлап әйттеләр, куелган проблеманы чиштеләр.






Рефлексия.







































































Өй эше.

Үзләштерелгән белемнәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау өчен шартлар тудыру.































































Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу.

-Укучылар, бүген без дәрестә нинди тема өйрәндек?

-Ия нәрсәне белдерә?
-
Аның сораулары? Ничә сызык сызалар.

-Хәбәр нәрсәне белдерә?

-Аның сораулары? Ничә сызык сызалар.




-Ия һәм хәбәр турында нәрсәләр беләсез икән? Шуны тест аша тикшерик әле.

1.Ия нәрсәне белдерә?1)

1)предметның билгесен
2) предметның исемен
3) предметның эшен
2.Ия нинди сорауга җавап булып килә?
1) кем? нәрсә?
2) нинди? кайсы?
3) нишли? нишләде?

3.Хәбәр нәрсәне белдерә?

1)предметның билгесен
2) предметның исемен
3) предметның эшен

2.Хәбәр нинди сорауга җавап булып килә?
1) кем? нәрсә?
2) нинди? кайсы?
3) нишли? нишләде?







- Өй эше 2 дәрәҗәдә бирелә.

- мәҗбүри эш. Кагыйдә өйрәнергә, Уку китабыннан яз турында 3 җөмлә язып ия, хәбәргә сызып килергә.

- иҗади эш. Бүгенге темага караган мисал белән шигъри дүртьюллык язып карарга.


-Җөмләнең баш кисәкләре темасын.

(укучылар өйрәнелгән белемнәре буенча җавап бирәләр)




(экранда тест күрсәтелә)




Предметның исемен.




Кем? нәрсә?





Предметның эшен.





Нишли? нишләде?

Мин дәрестә нәрсә белдем? Нәрсә авыр булды?”- дигән җөмләләр белән аңлата.

































































Укучы эзләнү, регулятив күнекмәләр аша “Мин бу эшне эшли алам, эшләмәсәм әнидән сорыйм.”-дип үзенә максат куя.










Автор
Дата добавления 29.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров241
Номер материала ДВ-211008
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх