Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока по татарскому языку на тему "җыйнак һәм җәенке җөмләләр" (3 класс)

Конспект урока по татарскому языку на тему "җыйнак һәм җәенке җөмләләр" (3 класс)

Скачать материал

Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Максат: Укучыларга җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында                      

                          төшенчә бирү, аларны аерырга өйрәтү.

                          Җөмлә турындагы белемнәрне кабатлау, тирәнәйтү.           

                           Эзлекле фикер йөртү күнекмәсен үстерү.

                          Аралашу культурасы, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү.

         Җиһазлау. «Яз» картинасы, «Җыйнак һәм җәенке җөмләләр»                        

                                 таблицасы, карточкалар.                                                                                            

        Дәрес тибы. Уку максатын кую һәм чишә башлау.

 

 

1.    Дәресне оештыру. Мотивация.

 

Боз һәм кар эреде

Сулар йөгерде

Елап елгалар

Яшьләр түгелде

Көннәр озая

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт?

Йә әйтеп кара

 

Әйе бу яз. Безнең дәрескә үзенең биремнәре белән яз килгән. Яз эш сөючән, тырыш,  кешеләрне ярата. Чөнки ул үзе дә шундый. Бүгенге дәресебездә дә яз хөкемлек итәр. Яз кызы алып килгән биремнәрне үтәп ,яз килүне якынлаштырырбыз.

2.    Актуальләштерү

 

*Матур язу

Игътибар! Игътибар!

Яз килде дөньяга.

 

*Сүзлек эше

Гөрләвек, кояш, челтер-челтер, кошкайлар, сыерчык, яңгыр, табигать, бөреләр, җир, дөнья, ямьле, ямь-яшел.

-Альбом буенча тикшереп билге куярга.

 

*-Бер бер җөмләгә өч сүз керерлек итеп җөмлә төзергә. Ә моның өчен  ТИК-ТЭК-ТОУ структурасын кулланабыз. Яз 9 сүзне тәкдим итә.Сүзләр 3 кә 3 итеп урнаштырылган.   Диагональ буенча, өстән аска, уңнан сулга 3 сүзне кертеп җөмлә  төзергә.

 

Кояш

гөрләвек

Челтер-челтер

кошкайлар

сыерчыклар

җир

Ямь- яшел

бөреләр

яңгыр

 

( Язгы кояш карауга гөрләвекләр челтер-челтер ага. Кадерле кошкайларыбыз сыерчыклар туган җирләрен сагынып кайтканнар.Гөрләвек агу, сыерчыкларларның шат җыры, бөреләр ачылу- бу яз билгеләре.)

 

*Өй эшен тикшерү. Җөмләгә карата рәсем ясарга иде.

 

* ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (бас-утыр)Укытучы әйткән белән килешсәң басасың, килешмәсәң утырган килеш каласың.

 

 - Җөмлә тәмамланган уйны белдерә

 - Ул 1, 2, 3 , күбрәк сүздән тора

 - Тыныч тавыш белән хәбәр ителгән җөмлә өндәү җөмлә була

 - Нинди дэ булса эш кушуны, өндәүне чакыруны һәм боеруны белдерә торган җөмләләр өндәү җөмләләр дип атала

 - Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә була

 - Бер яки берничә иярчен кисәге булган җөмлә җәенке җөмлә була

3.    Уку максаты кую

     Җөмләләрне чагыштырып укы. Ошаш якларын, аермалы якларын әйт.

 

 

Яз җитте.

Көтеп алган ямьле яз җитте.

Көннәр җылынды.

Хәзер көннәр бик җылынды.

Кошлар кайттылар.

Җылы яктан кошлар кайтты.

Кара каргалар күренде.

Иң элек көтү-көтү булып кара каргалар күренде.

Сыерчыклар килде.

Алар артыннан озакламый сыерчыклар килде.

Кошлар  ясыйлар.

Кошлар үзләренә оя ясыйлар.

Сыерчыклар урнашты.

Парлы сыерчыклар без әзерләгән ояларга урнаштылар.

 

Уң яктагы җөмләләр сул яктагылардан нәрсә белән аерыла?

   Охшаш                                                       Аермалы  

        Икесе дә хикәя җөмлә.                            1 нчесе кыска, 2 нчесе озын.

        Икесендә дә ия һәм хәбәр                   Ия һәм хәбәрдән башка иярчен                                   

         бер үк.                                                   кисәкләр дә бар.             

           

         Нәтиҗә. Димәк, бу җөмләләр төзелешләре буенча бер-берсенә охшамаган.

- Нинди уку максатын куярбыз?

-  Җөмләләрне төзелешләре буенча  төркемнәргә аерырга өйрәнәчәкбез.

Уку максатын тактага язып кую. Хор белән, бер-берсенә, үз-үзенә кабатлатыла.

Үзбәя.

 

III. Уку мәсьәләсен чишү, модельләштерү.

4 нче бирем.

- Беренче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз? Ул нәрсәләрдән тора?

-Ул ия һәм хәбәрдән генә тора.

- Ә икенче җөмлә?

- Ия белән хәбәрдән һәм иярчен кисәкләрдән тора.

                    … …

           - Бу ике җөмләне ике кулыгыз ярдәмендә чагыштырып күрсәтегез. Куллар арасындагы зурлык нишләде?

-         Беренчесен күрсәткәндә, кысылды, кечерәйде, тарайды. 

-         Тагын ничек әйтеп була?

-         Җыелды, җыйнакланды.

-         Ә икенче җөмләне күрсәткәндә, зурайды, киңәйде, җәелде.

-         Шулай булгач, беренче җөмлә ничек дип аталыр икән?

-         Жыйнак җөмлә.

-         Ә икенче җөмлә - җәенке җөмлә.

-         Димәк, нинди җөмләләр була икән?

-         Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Үзбәя.

 

5 нче бирем.

-Җыйнак һәм җәенке җөмләләргә билгеләмә табыгыз.

Ия белән хәбәрдән генә  торган җөмләләр җыйнак җөмләләр дип, ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләре дә булган җөмләләр җәенке җөмләләр дип атала.

-Ә хәзер үзегез ясаган нәтиҗәне дәреслекнең 59  нче битендәге нәтиҗә белән чагыштырыгыз. Сез ясаган нәтиҗә белән китап килешәме икән?

 

Модельләштерү

 

      Җыйнак җөмлә

 


     

        ия , хәбәр

 

               Җәенке җөмлә    

 


                    ия, хәбәр

                         +

            иярчен кисәкләр

 

 

Баш кисәкләрдән генә төзелгән җөмлә җыйнак җөмлә  була.

 

Бер яки берничә иярчен кисәге булган җөмлә җәенке җөмлә була.

 

4.    Ныгыту.

Син яз җитүен телисеңме?  Әгәр без яз кызы алып килгән биремнәрне үтәсәк, яз тизрәк киләчәк.

·       Беренче бирем : Ял минутлары.

 

Кара каргалар килә (очу хәрәкәтләре)

Түбәбән тамчы тама (бармаклар белән өстәлгәбәрү)

Көндез көн җылы була (куллар өстә чайкала)

Суыта кичкә таба (чүгәләү)

Тамчылар бии тып тып (бармаклар өстәлдә бии)

Тамчылар сикерәләр (урында сикерү)

Булмый гына туктатып

 

·       Җәенке җөмләләргә зәңгәр төс белән, җыйнак җөмләләргә сары төс белән сызарга

Тәпиләремне иртәнге салкын суга салындырып , мин көймәдә утырам. Көймә тирбәлә. Яр буендагы талларда ара-тирә кошлар сайрый. Мин абыемны көтәм. Без балыкка җыенабыз. Абый суалчан казый.

         Кояш күтәрелә. Ул әле нык кыздырмый. Су төбендә яткан ташлар кояшта ялтырыйлар.  Вак балыклар аягымны кытыклый. Мин әкрен генә аягымны селкетәм.

Маймычлар югалалар.

 

·       Тамчылардан җөмлә төзергә.

-         Нинди җөмләләр килеп чыкты?

Җөмләләрне җыйнак җөмләгә әйләндерергә.

 

·       Дәреслектән җыйнак җөмләләрне җәенке җөмләләргә әйләндереп  язарга. Күнегү 79.

·       Хикәядәге җәенке җөмләләрне җыйнак җөмләләргә әйләндер

·       Ребусны чишәргә , җыйнак  һәм җәенке җөмлә  төзергә (тукран, шарф)

 

·       Тест

Кайсы кисәкләр җөмләнең баш кисәкләре дип йөртелә?

         А) иярчен кисәкләр

         Б) сүзтезмәләр

         В) бәйлекләр

         Г) ия белән хәбәр

Ия нинди сорауларга җавап бирә?

         А) кем? нинди?

         Б) кем? нәрсә?

         В) кем? нишли?

         Г) нәрсә? Нишләде?

Ия нинди сүз төркеме булып килә?

         А) сыйфат

         Б) исем һәм зат алмашлык

         в)   Зат алмашлыгы

         г) исем

Хәбәр сорауларын  күрсәткән рәтне билгелә

         А) кем?нәрсә?

         Б) нишли? нишләде? Нишләр?

         Г) нәрсә? нинди?

         В) кем? нишли?

 

 

 

5.    Рефлексия

Нинди уку максатын куйган идек?

Нинди җөмләләр була икән? Ничек бу нәтиҗәгә килдек? (Җөмләләрне укыдык, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшердек. Нәтиҗә ясадык. Билгеләмә бирдек.)

 

 

6.    Өй эше.

 

-         Яз кызы биргән кисәкчекләрдән килеп чыккан рәсем буенча җәенке һәм җыйнак җөмләләр кертеп хикәя төзеп язарга.

-         Җыйнак, җәенке сүзләрен кертеп, ребуслар, башваткычлар төзергә

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарскому языку на тему "җыйнак һәм җәенке җөмләләр" (3 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Товаровед-эксперт

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 379 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.10.2015 2254
    • DOCX 42.5 кбайт
    • 16 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гильмугаянова Раушания Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7758
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие критического мышления у младших школьников в условиях обновленного ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 719 человек

Курс повышения квалификации

Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 136 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 117 человек

Курс повышения квалификации

Методика преподавания информатики в начальных классах

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Мини-курс

Финансовый риск-менеджмент

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Создание и продвижение сайтов для достижения максимальных результатов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 15 регионов

Мини-курс

Фитнес: теория и практика

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 14 человек