Тема: Омонимнар.
Максат: 1. Укучыларны омоним
турында төшенчә белән таныштыру; аларны җөмләдә дөрес итеп табарга һәм
мәгнәләрен аңлатырга, синоним, антоним сүзләрдән аерырга өйрәтү;
укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.
2. Логик фикерләү, уйлау
сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, монологик сөйләмне үстерү.
3. Туган як табигатенә сак
караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа материалны
өйрәнү.
Җиһазлау: Дәреслек, проектор,
экран, тема буенча презентация.
Дәрес
барышы.
1.Оештыру
өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
·
Бүген
сыйныфта кем кизү?
·
Укучылар,
бүген көн нинди?
·
Яз
көне тагын нинди көннәр була?
·
Яз
айларын санагыз әле.
·
Яз
көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
2.Актуальләштерү.
- Алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә
төшереп китик әле. Нинди сүзләр белән таныштык?
Дөрес, укучылар. Ә хәзер,әйдәгез синоним
һәм антонимнарның кагыйдәләрен искә төшереп китик,
мисаллар ярдәмендә аңлатыйк.(слайд №1)
-Синонимнар дип нинди сүзләргә әйтәбез?
-Мисаллар?
-Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәбез?
-Мисаллар?
- Булдырдыгыз, укучылар.Үткән дәрес
темаларын яхшы үзләштергәнсез.
3.Уку мәсьәләсен кую.
- Ә хәзер игътибар белән тактага карадык.
Сүзләрне укыгыз һәм рус теленә тәрҗемә итегез, мәгънәләрен аңлатыгыз. (слайд
№2)
- Сораулар куеп сүз төркемнәрен
билгеләгез.(слайд№3)
- Бу сүзләр ничек языла?
- Дәвам итәбез, тактада бирелгән
рәсемнәргә карагыз, язылышын һәм мәгънәләрен аңлатыгыз. (4-14 слайдлар)
- Бу нинди сүзләр? Рус телендә сез мондый
сүзләрне ничек атадыгыз? Рус телендә өйрәнгән кагыйдәне искә төшерегез.
-Димәк, без бүген әйтелешләре бертөрле,
мәгънәләре төрле булган сүзләр белән танышырбыз. ( слайд №15)
Бүгенге темабыз “Омонимнар” дип атала.(слайд
№16)
4.Ныгыту.
- Ә хәзер дәреслекләрдә бирелгән
кагыйдәне укыгыз.(123 бит)
Дәреслек буенча эш (189,190 нчы күнегүләр)
Дәфтәрләрдә эш.
-Дәфтәрләрне ачабыз, числоны, атна көнен
язабыз.
- Тактада бирелгән ребусны чишеп карыйк.
Нинди сүз яшерелгән икән? (слайд №17)
- Дәреслекләрдә бирелгән 193 нче күнегүне
таптык. Биремне укыгыз.Күнегүне мөстәкыйль эшлибез.
- Мин дә берничә рәсем белән җөмләләр
төзедем. Игътибар белән тактага карадык. ( слайд №18, 19)
-Омонимнарны күп мәгънәле сүзләр белән дә
бутап була. (слайд №20-22)
- Тактада бирелгән кроссвордны чишү.(слайд
№24,25)
5. Йомгаклау.
-Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек? Ничек
эшләдек?
6. Өй эше 5 омоним сүз
уйлап, җөмлә язып килергә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.