Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока по татарскому языку на тему "Сыйфат"

Конспект урока по татарскому языку на тему "Сыйфат"

Скачать материал

Тема: Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе 

Дәрес максаты: 
Укучыларның сыйфат сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчалары белән таныштыру; предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү. 

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу 

Дәреслек: 
Хәйдарова Р.З. Татар Теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: «Татармультфильм», 2014.

Р.З.Хәйдарова, Н.Г. Галиева “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, 2009 
“Рус телендә урта ( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар өчен, Казан “Мәгариф” нәшрияты 2010 

Җиһазлау:  дәреслек, кроссворд,  карточка, тест, презентация.

Дәрес барышы: 

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы. 

1.Дәресне оештыру моменты. 
Исәнмесез укучылар!

Хәлләрегез ничек?

Исәнмесез! Хәерле көн!

Һәммәбезгә: сезгә, безгә.

Сәламәтлек һәм иминлек

Булсын һәчак илебездә.

 - Әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик. 

2. Мотивлаштыру 
Телләр белгән, илләр белгән. 
Укучылар, бу әйтемне укып чыгыйк әле. 
Сез аны ничек аңлыйсыз? 
-Укуч
ылар, без кайсы республикада яшибез? 
-Татарстанда нинди дәүләт телләре бар? 
-Аларны өйрәнү ни өчен кирәк? 
-Укучылар, ә
безнең күбебезнең туган теле төрле, шулай бит. 
-Укучылар, сез туган телегезне беләсезме? 
-Туган телне дә, татар телен дә, рус телен дә яхшы белергә кирәк. 
Шуңа күрә без татар телен татар теле дәресләрендә өйрәнәбез. 

II Уку мәсьәләсен кую. 

1. Актуальләштерү
 

Укучылар, мин сезгә бер кроссворд әзерләдем. 
Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез табышмакларның җавапларын тактага язарсыз. 

 


1.Аягы юк, кулы юк. 
Ишек ачуга өй эченә йөгерә. 
Бу ни була,кем белә? ( Суык) 

2.Җәен дә,кышын да ямь-яшел.(Чыршы) 

3.Агач башында көмеш алка. ( Ай) 

4. Язын дөньяга килә, көзен саргаеп үлә. (Яфрак) 

5.Ашамый, эчми, көне – төне эшли. ( Сәгать) 

6.Өй эчендә базым бар, 
Баз эчендә бозым бар. 
Керер идем – сыялмыйм 
Бозларында шуалмыйм. ( Суыткыч) 

-
Кызыл төс белән билгеләгән баганада нинди сүз килеп чыкты? (сыйфат) 
- Нәрсә соң ул сыйфат? (Ул сүз төркеме, предметның билгесен белдерә, нинди? Кайсы? соравына җавап бирә) 

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,
әлеге сүзнең безнең  дәресебезгә нинди катнашы бар икән? 

- Бүген дәрестә сыйфат сүз төркеме белән танышуны дәвам итербез. 

2. Укучылар, ә хәзер
өстәлгә карыйк әле. 
Монда парлы
предметлар бар. 
Бу парлы
предметларны ике төркемгә аерып карагыз әле. (Аералар, төлечә килеп чыга, аңлаталар) 
Ни өчен аера алмадыгыз?(чөнки
мин аларны нинди билгегә карап аерасын әйтмәдем) 

III Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
. 

1. Укучылар, әйдәгез әле бу парлы
предметларда  һәр ике предметның да бер үк билгесен табып карыйк әле. 
Калын-калынрак(вломастер), кыска-кыскарак(карандаш), зур-зуррак(үрдәк), йомшак-йомшаграк(туп), яшел-яшелрәк(дәфтәр төсе),  язып алабыз. 
-Ә хәзер сүзләрне ике төркемгә аерып кар
ыйк әле. 
-Ни өчен болай аердыгыз? 
-Беренче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? 
Бу нинди сүз төркеме, нинди сорауга җавап бирәләр? 
Бу сүзләр сыйфатның нинди дәрәҗәсендә бирелгән? 
Икенче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? 
Беренче баганадагы сүзләрдән аерылалармы, нәрсә белән? 
- Икенче баганадагы сыйфатларны без кайчан кулланырга мөмкин? (ике предметның бер үк билгесен чагыштырганда. Йомшак-йомшаграк). 
Димәк, предметларның билгеләрен чагыштырганда сыйфатка нинди кушымчалар өстибез? 
Бу сүзләр сыйфатның нинди дәрәҗәсе икәнен кем әйтеп бирә ? 

Димәк, безнең дәрес темасы нинди тема була инде?( Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе ) 
2. Карточкадагы текст белән эш. 
-Укучылар, хәзер алдыгыздагы каточкаларның биремен укыйк әле. 
Текстны укыйлар. 
- Бу текста сыйфатларны табыйк әле. 
- Аның өчен без нишләргә тиеш? Алгоритм төзеп карыйк әле. 
Алгоритм: 
А) Сузнең төркемен билгелибез. 
Б) Нәрсә белдергәнен ачыклыйбыз 
В) Сүзләргә сорау куябыз 
Г)Кушымчасын билгелибез 
рак-рәк кушымчасы
ялгап, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясыйбыз 

3. Алгоритмны кулланып, бу сүзләр арасыннан сыйфатларны табып ике баганага аерып языгыз. Беренче баганага сыйфатларны күчереп языгыз, икенче баганага –рак-рәк кушымчасы кушып языгыз. (Тәмле, зур, кечнекә, матур, акыллы, сары, кызыл).
- Без нишләдек? 
- А) Сүзнең төркемен билгеләдек. 
- Б) Нәрсә белдергәнен ачыкладык. 
- В) Сүзләргә сорау куйдык. 
- Г)Кушымчасын билгеләдек. 

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

             Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,(алга башларны ию хәрәкәте)
Ә аннары – артка (башларны артка ию хәрәкәте)
Уңга, сулга борабыз (башларны уңга – сулга хәрәкәтләндерү),
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез (иң өсләрне сикертү),
Кулларны биетәбез (кулларны селкетү),
Бер алга, бер артка сузып (кулларны алга, артка таба сузу хәрәкәте)
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез (чүгәләү),
Тезләрне кочаклыйбыз (чүгәләп, тезләрне кочаклыйбыз),
Башларны алга яшереп (чүгәләп, башларны тезгә кую)
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.


4. Хәзе китапларны 79 биттә ачабыз 8 нче күнегүне эшлибез. Фронталь эш 
Как скажешь о том, что:

-          у вас есть друг;

-          он отзывчивый, добрый;

-          вы с ним вместе играете, готовите уроки, ходите в школу?

Тикшерәбез, ялгышларны төзәтәбез. 

 


IV. Рефлексив бәяләү этабы. 

Тест биремнәре. (Тест биремнәре эшлиләр, бер-берсе белән алышынып презентациядән дөреслеген  тикшерәләр)


 Рефлексия. 
Укучылар, бүген нинди яңа әйбер белдек? 
Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе кайчан кулланыла? 
Ул ничек ясала? 

Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?
Ә хәзер укучылар бүген эшләгән эшегезне бәяләгез 

Алдыгызда бирелгән түгәрәкләргә смайликлар ясагыз. Әгәр дәреснең темасын тулысынча аңлагансыз, дәрес ошаса – елмаю, өлешчә аңласагыз, ошаса – сызык, анлашылмаса, ошамаса – үпкәләү.

Өй эше.
1. 78 бит 2 нче күнегү, сыйфатларга антоним парларын табарга. 
2. 79 бит 6 нчы күнегү, Дустыгызның тышкы кыяфәте турында сөйләгез.

3. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны кулланып, кечкенә хикәя төзеп килегез. 
Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Карточка. (текст)

Тәмле сүз.

       Әбиемнең гел  әйтә торган бер сүзе бар:

-          Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз!

Нинди була икән ул тәмле сүз? Сүз бит конфет та, прәннек тә түгел. Аны ашап карап булмый бит. Мин үзем белгән төрле сүзләрне әйтеп карыйм: “ әти, әни, ипи, күмәч, зур, кечкенә, матур, акыллы, сары, кызыл, зәп-зәңгәр,  ат, сыер, тавык, сарык...” Сүзлә бик күп инде ул. Тик менә әбием әйткән тәмле сүз нинди була икән соң? ...

 

 

Тест биремнәре. 
1. Тәрҗемә итегез - сыйфат: 
А) существительное 
Ә) прилагательное 
Б) глагол 

2. Сыйфат нәрсәне белдерә? 
А) предметны 
Ә) предметның билгесен 

                            
3. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? 
А) нишли? 
Ә) кем? нәрсә?
Б) нинди? Кайсы? 

4. Сыйфатларны тап : 

А) малай, куян,сыерчык 
Ә) матур, кечкенәрәк, җылырак
Б) эшли, елмая,йөгерә. 

5.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлары тап: 
А) Матуррак, кызылрак, салкынрак. 
Б) Кызыл, кара, кыска 
 Тестны тикшерү, үзбәяләү 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарскому языку на тему "Сыйфат""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Логопед

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 207 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.12.2015 581
    • DOCX 32.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сагдиева Айгуль Рафилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сагдиева Айгуль Рафилевна
    Сагдиева Айгуль Рафилевна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3366
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

After Effects: продвинутые техники

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные подходы к преподаванию географии: нормативно-правовые основы, компетенции и педагогические аспекты

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Работа с детьми с особыми образовательными потребностями

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 362 человека из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 169 человек