Тема: Зат
алмашлыклары, аларның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы.
Максат: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен һәм дөрес
язылышын кабатлау, белемнәрне тирәнәйтү; аларны сөйләмдә дөрес итеп куллана
алуларына ирешү; татар теленә карата кызыксыну, табигатькә мәхәббәт,
бер-береңә карата коллективизм хисләре тәрбияләү; укучыларның сөйләмнәрен,
фикерләү сәләтләрен үстерү.
Предмет нәтиҗәләре: Сөйләмдә зат алмашлыкларын куллану.
Метапредмет нәтиҗәләре:
ТБУУГ:
зат алмашлыкларының килешләрен билгеләү.
РУУГ:
укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.
КУУГ: карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру.
ШУУГ: биремнәр
системасында ориентлашырга өйрәнү.
Ресурслар:
дәреслек 2нче кисәк 20-22 битләр, презентация, наутбок, интерактив такта,
электрон китап, интернет.
Дәрес
барышы:
I.
этап. Эшкә кызыксыну тудыру.
1.
Психологик халәт булдыру. (Слайд №2)
-
Хәерле көн, укучылар!
Килдегезме
дәрескә?
Уен,
көлке, шаярулар
Калдымы
тәнәфестә?
-
Кыңгырауны ишеттек тә,
Ашыктык
без дәрескә.
Җиңнәребезне
сызганып,
Керешәбез
дәрескә.
2.
Матур язу.
а)
кулларга массаж. (Слайд № 3 )
Табу
өчен без утны, (кул чабу)
Ышкыйбыз
учка – учны. (учларны ышку)
Кинәт
чаткы чыкты ( йодрыкларга сугабыз)
Һәм
бүлмәне яктыртты. (кул чабу)
б)
дәфтәрдә эш. ( Слайд №4)
Д
д Д д Д д
Дөньяда
тик эш икән
Кешене
кеше иткән.
-
Сез бу юлларны ничек аңлыйсыз?
-
Әйе, балалар, кеше бары тик үзенең эше,
хезмәте белән генә матур, батыр, чын кеше була ала икән.
3.
Сүзлек диктанты. (Слайд №5)
Гомер,
дөнья, йомры, мәсьәлә, сөңге, ямьле, табигать, мәкалә, ашханә.
Үзара
тикшерү.
II.
этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.
1.
Теманы ачу.
Ребус
чишү. (Слайд №6)
,, ,,,
ы=а ,,
60
Ал маш
лык
-
Нинди сүз килеп чыкты инде? (алмашлык)
-
Бүгенге дәресебезнең темасы “Зат
алмашлыклар. Аларны сөйләмдә дөрес куллану.”
2.
Зат
алмашлыклары турында үткәннәрне кабатлау. (Слайд№7)
-
Нинди
зат алмашлыклары була? (мин-без, син-сез, ул-алар)
-
Алар
җөмләдә нинди сүз төркемен алмаштырып киләләр? (исемне)
-
Зат
алмашлыклары нәрсә белән төрләнә? (килеш белән)
3.
РАУНД ТЭЙБЛ. (Слайд №8) (
27 нче күнегү буенча төзелде) 1 карточка круг буенча китә. Нокталар урынына
төшеп калган зат алмашлыгын куеп язарга. 3 нче номерлы укучы тикшерә.
4.
Дәреслек белән эш.
29 нчы күнегү, 22 бит. Беренче зат алмашлыгын берлектә һәм күплектә кулланып,
килеш сораулары кергән җөмләләргә җавап язарга һәм килешен билгеләргә.
III.
этап. Физминутка “МИКС ФРИЗ ГРУПП”
-
Хәреф сүзе ничә иҗекле? (2)
-
Алма сүзендәге авазлар саны. (4)
-
Аш сүзендәге тартыклар саны. (1)
-
Зат алмашлыклары ничәү? (6)
-
Китап сүзендәге сузык авазлар саны (2)
IV.
этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.
Интернетта биремнәр үтәү.
(Учителю-татарский язык-цор- кушымта- татарский язык 4кл- 23дәрес “Алмашлык” –
биремнәр)
Нокталар
урынына зат алмашлыкларын кую.
2.
Электрон китап белән эш.
а)
Син беләсеңме?
И Күке дустым! Мин (б.к.) сине (т.к.) чын күңелемнән кызганам. Әгәр синең (и.к.)
хәлең миңа (ю.к.) төшсә, мин (б.к.) әллә кайчан үлгән булыр идем. Әмма,
Күкеҗан, мин (б.к.) җәй буе сине (т.к.) сынадым, без (б.к.) икәү һаман диярлек
бергә тордык. Ләкин мин (б.к.) нигәдер, синең (и.к.) бер дә эш белән
шөгыльләнгәнеңне күрмәдем. Синең (и.к.) һаман агачтан – агачка пырхылдап очып
йөрүең генә күренде.
б)
Җөмләләрне язып бетер.
Сөйләүче
затны белдерәләр __________.
Тыңлаучы
затны белдерәләр___________.
Әңгәмәдә
катнашмаган затны белдерәләр___________.
3.
Күзләр өчен зарядка.
4.
Перфокарта белән эш.
(Һәр укучыга 1 алмашлыкны килеш белән төрләндерергә.)
5.
Алмашлык темасына табышмаклар әйтү.
Табышмакның җавабын гына түгел, ә зат алмашлыкларын да әйтергә кирәк.
1.Сырлы,
сырлы,сырлы ул.
Безнең
белән җырлый ул.
Биетә
дә җырлата.
Күңелле
ул ,моңлы ул.
Нәрсә
ул? (гармун).
Бу
табышмакта нинди зат алмашлыгы бар? (ул,безнең)
2.Син
туктасаң- туктый,
Син
барсаң- бара.
Ул
нәрсә?
Я
,уйлап кара! ( шәүлә).
3.”Син”
дә бар,
“Мин”
дә бар.
“Алар”
да юк .
Ул нәрсә? ( н хәрефе).
6.
Мәкальләр. Сез бу мәкальләрне ничек
аңлыйсыз?
-“Мин”
дигән мисез булыр.
-“Миңа”
дип кенә булмый,”сиңа”сы да кирәк
-“Мин-мин”
дигәннең кулыннан эш килмәс.
-Мин-
минлек -кимлек.
V.
этап. Йомгаклау. Рефлексия.
1.
Тест биремнәре.
Үзара
тикшерү. (Слайд №9)
2.
Бүгенге
дәрестә сезгә бар нәрсә дә аңлашылса- кызыл, нидер аңлашылып бетмәгән булса -
зәңгәр, ә бернидә аңлашылмаган булса - яшел смайликлар алыгыз.
3.
Өй
эше (Слайд №10) 28 нче күнегү, 21 бит. (зат алмашлыгының соравын
куеп, күчереп язарга.
4. Үзбәя.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.