Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока по татарскому языку "Повторение имен прилагательных"

Конспект урока по татарскому языку "Повторение имен прилагательных"

Скачать материал

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

Максат:

       1. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.

       2. Сөйләм һәм язу телен үстерү.

       3. Укучыларда туган якның матурлыгына мәхәббәт хисе уяту, туган төбәгебезне ихтирам итү хисе тәрбияләү; эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.

Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге, схемалар,  тестлар, карточкалар, проектор, экран.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

- Исәнләшү, - Максат белән таныштыру.

II. Өй эше тикшерү.

III. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1. Сорауларга җавап бирү:

- Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

- Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар?

- Нәрсә ул сыйфатланмыш?

- Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?

- Ясалма сыйфатлар нәрсәләр ярдәмендә ясала?

- Сыйфат ясагыч кушымчаларны атагыз?

- Сыйфатлар күбрәк җөмләнең нинди кисәге булып киләләр?

-Кайчан сыйфат җөмләнең теләсә нинди кисәге була ала?

- Нинди сыйфатлар синоним сыйфатлар дип атала?

- Нинди сыйфатлар антоним сыйфатлар дип атала?

2.Дәфтәрләргә число, тема  язу.Бирелгән сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләп язу.(дәфтәрләрдә)

тамыр

ясалма

кушма

парлы

тезмә

   Җиңел, куе кызыл, иске – москы, матур йөзле, чибәр,күңелсез,аклы – каралы, алмачуар, зәңгәр, күпкырлы, ямь – яшел, ямьле, иң юмарт, эшчән, зифа, халыкара, дөм караңгы, кышкы.

3.  Уен “Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез” (конверт ярдәмендә)

Сары май, күксел томан, биегрәк тау, кып – кызыл алма, куе яшел буяу, кара туфрак, саргылт яфрак, батыр егет, дөм караңгы төн, зәңгәрсу күлмәк, чибәррәк кыз, ямьлерәк болын.

4. Сыйфатларга морфологик анализ.

- Экраннан анализ ясау тәртибе белән таныштыру.

- Дәреслектән үрнәкне укыту.

- Бирелгән җөмләләрдән сыйфатларны табып, анализ ясау.

   Башкортстанның табигате төрле һәм бик матур. Анда калын урманнар, тигез далалар, яшел тугайлы болыннар һәм түгәрәк күлләр бар. Аның урманнарында мәһабәт мөгезле пошиларны, усал бүреләрне һәм кызыл төлкеләрне очратырга була. Башкортстанны күп сулы һәм балыклы елгалар бизи.

5. Физкультминутка.

Без инде бераз ардык

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары- артка

Уңга-сулга борабыз

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез

Кулларны биетәбез

Бер алга,бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез

Тезләрне кочаклыйбыз

Башларны алга яшереп

Азрак кына йоклыйбыз.

Менә ничек ял иттек

Дәресне дәвам итик.

6. “2010 нчы ел –Укытучылар елы”. Түбәндәге сүзтезмәләрне  кулланып, шушы темага 3 – 4 җөмлә төзергә.

   Тырыш укучылар, матур мәктәп,ягымлы укытучылар күңелле бәйрәм,кызыклы түгәрәкләр , мавыктыргыч дәресләр.

7. Тест.

1.    Нинди сүзләр сыйфат була?

   А.    Предметның исемен белдергән.

   Б.     Предметның билгесен белдергән.

   В.    Предметның санын белдергән.

   Г.     Предметның эшен яки хәрәкәтен белдергән.

2.    Сыйфат нинди сорауларга җавап була?

   А.    Ничә? Ничәнче? Ничәләп?

   Б.     Кем? Нәрсә? Ни?

   В.    Нишли? Нишләгән? Нишләячәк?

   Г.     Нинди? Кайсы? Кайдагы?

3.    Сыйфатларны табыгыз.

   А.    Иренчәк, үткен.

   Б.     Язучы, киләчәк.

   В.    Үткер, язган.

   Г.     Укучы, тырышкан.

4. Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар бирелгэн?

Жилбәзәк, җилкуар

А. Тезмә сыйфатлар.           В.    Ясалма сыйфатлар.

Б. Тамыр сыйфатлар.          Г.    Кушма сыйфатлар.

5. Монда нинди сыйфатлар?

Ялгыз-күмәк, батыр - куркак.

А. Синоним сыйфатлар.      В.    Антоним сыйфатлар.

Б. Омоним сыйфатлар.

6. Шушы сыйфатка синоним парларын табыгыз: пөхтә.

А. Ыспай, нәфис.             В. Көяз,купшы.

Б. Чиста, саф.                   Г. Чиста, шапшак.

7.    Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?

А.   Сыйфатланмыш.           В.    Саналмыш.

Б.    Аерылмыш.                   Г.    Аныкланмыш.

8. Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була?

А. 2               Б. 3             В. 4

- Экранга дөрес җаваплар чыгарыла, укучылар үзара тикшерәләр, билгеләр куела.

 

7. Өй эше:

- 230 нчы күнегүне укырга, тексттан 5 сыйфатка морфологик анализ ясарга.

  

8. Нәтиҗә ясау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе

Тема:

 “Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау”

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарскому языку "Повторение имен прилагательных""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Бизнер-тренер

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 966 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.09.2015 828
    • DOCX 47.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сайфуллина Гульнар Хасановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сайфуллина Гульнар Хасановна
    Сайфуллина Гульнар Хасановна
    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4520
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Архитектура мира: от Крита до Австралии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Введение в экономическую теорию и практику

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История классической музыки от античности до романтизма

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе