Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока по татарскому языку "Шәмдәлләрдә утлар яна әсәрендә кушма җөмләлр"

Конспект урока по татарскому языку "Шәмдәлләрдә утлар яна әсәрендә кушма җөмләлр"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifЗәй муниципаль районы “Мансур Хәсән улы Хәсәнов исемендәге Бигеш гомуми урта белем бирү мәктәбе”





Тема: М.Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрендә кушма җөмләләр.

(8 сыйныфта ачык дәрес)







Юсупова Гөлнур Фаил кызы, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы





Бигеш - 2015

Тема: М.Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрендә кушма җөмләләр.

Максат: 1. Кушма җөмләләрнең үзенчәлекләрен билгеләү һәм әсәрнең эчтәлеген ачу.

2. Укучыларда мөстәкыйль эшләү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда хәрби - патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: Схемалар, карточкалар, компьютер.

Материал: Әдәбият, 8 нче сыйныф; татар теле, 8 нче сыйныф; синтаксистан күнегүләр җыентыгы.

Дәреснең төре: интегральләшкән

Дәрес тибы: катнаш


Дәрес планы.


  1. Оештыру өлеше.

Тема һәм максатны хәбәр итү.

  1. Актуальләштерү.

  1. Үткәннәрне искә төшерү.

а) кушма җөмлә төрләрен санау;

б) схема буенча җөмләләр табу (экранда);

  1. Яңа материал өстендә эш.

Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәре өстендә эшләү;

  • әсәрне йомгаклау;

  • фикер алышу:

  • Сүз нәрсә турында барды?

  • Сюжетта кемнәр катнаша?

  • Вакыйга кайсы тарихи чорга туры килә?

  • Сәйрин нишли? Аның туган илгә, туган халкына мөнәсәбәте ничек чагыла?

  • Әсәрдә илебез азатлыгы өчен көрәшкән нинди егетләр турында сөйләнелә.

  • Тиздән нинди зур вакыйга билгеләнеп үтеләчәк?

  • Җиңүнең 70 еллыгына тупланган материал белән таныштыру.

  1. Ныгыту.

Укылган әсәрдән кушма җөмләләрне табып, аларга синтаксик анализ ясау.

Башкарылган эшнең дөреслеген тикшерү.

  1. Йомгаклау.

  • Дәрестә нинди эшләр башкардыгыз?

  • Нинди кушма җөмләләр тикшердегез?

  • Әсәр буенча автор укучыларга нәрсә җиткерергә тели?

  1. Өй эше бирү, белемнәрне бәяләү.

Кушма җөмләләр кертеп, Сәйрин образына характеристика бирергә.






Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

  • Укучылар, без бүген сезнең белән башка дәресләргә караганда бераз үзгәрәк, ике фән буенча да каралган материалны үзләштерербез. Әдәбият дәресеннән М.Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрен йомгакларбыз һәм андагы геройлар хакында сөйләшербез. Ә татар теле буенча кушма җөмлә төрләрен кабатлап китәрбез.

II. Актуальләштерү.

- Әйдәгез үткән дәрес материалларын искә төшереп үтик әле. Татар теленнән без берничә төр кушма җөмлә өйрәндек. (Схема экранда бирелә).

К. җ

берничә төр иярүле

тиңдәш түгел иярүле

бер-бер артлы ияртүле

тиңдәш

иярүле

Күп иярченле катлаулы

ия ия

Катнаш

хәл

аергыч

тәмамлык

теркә-

гечсез

теркә-

гечле

Иярченле

хәбәр

Тезмә













- Экрандагы җөмләләргә игътибар итегез әле. Тиз генә шулар арасыннан тезмә кушма җөмләләрне табабыз (җөмләләр әйтелә). Ә калган җөмләләр турында нәрсә әйтә аласыз (җөмләләр укыла һәм тикшерелә).

- Инде эш дәфтәрләрен ачып, бүгенге числоны язабыз һәм бирелгән схемаларга игътибар итәбез.

1. И. в.җ.

2. Б. җ.

1. Б. җ.

2. И.к.җ.

3. И.к.җ.

1. И.ш.җ.

3. И.в.җ.

2. Б.җ.



1. И.а.җ.



- Тактадагы схемаларга туры китереп текстан җөмләләрне табыбып язарга кирәк. (Схема экранда бирелә).

III. Яңа материал өстендә эш.

  • Ә хәзер дәресебезнең өченче өлеше – язучы Миргазыян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрен йомгаклыйбыз. Ачтык китапларны. Әсәргә кыскача аңлатма биреп китәбез, сорауларга җавап бирү рәвешендә.

1) Сүз нәрсә турында барды?

- ...

  1. Сюжетта кемнәр катнаша?

- ...

  1. Сәйрин нишли? Аның туган илгә, туган халкына мөнәсәбәте ничек чагыла?

  2. - ...

  3. Әсәрдә илебез азатлыгы өчен көрәшкән нинди егетләр турында сөйләнелә?

  4. -...

  5. Вакыйга кайсы тарихи чорга туры килә?

    • ...

- Әйе укучылар, Бөек Ватан сугышы вакытындагы яшь егетләр тасвирлана. Сугыш елларында тылдагы һәм фронттагы хәлләр сурәтләнә. Безнең халыкның сабыр һәм олы җанлы булуы, сугышчыларның туган ягына булган чиксез мәхәббәте тасвирлана. Сугыш темасына иҗат ителгән әсәрләр күп һәм без тагын берсе белән таныштык. Укучылар, ә быел безнең нинди зур вакыйга билгеләп үтеләчәк?

  • ...

- Әйе, тиздән зур вакыйга, Җиңүнең 70 еллыгы билгеләнеп үтеләчәк. Бу әсәрдәге геройлар кебек, күп батырлыклар эшләгән үз геройларыбыз да бар. Аның да батырлыклары сөйләп бетергесез. Шулай ук тагын бик күп кенә авылдашларыбыз безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән, күпләре яу кырыннан кайтмый калганнар. Бүген без бу кешеләребез алдында баш иябез. Аларның сабырлыклары, эшләгән эшләренә сокланабыз. Алардагы сыйфатларны үзебезгә үрнәк итеп алабыз.

- Инде әсәрнең үзенә кайтыйк. Хәзер әсәрнең өченче бүлегеннән кушма җөмләләрне сайлап дәфтәрләргә язып алабыз.

IV. Ныгыту

- Сайлап язган һәр җөмләне игътибар белән карыйбыз һәм синтаксик анализ ясыйбыз.

(Укучылар җөмләләрне мөстәкыйль тикшерәләр, соңыннан хаталары тикшерелә).

V. Йомгаклау

1. Нәтиҗә ясау.

2. Нәрсә турында сөйләшкәнне, ниләр эшләгәнне искәртеп чыгу.

- Нинди әсәрне укып анализладык? Авторы кем? Анда кайсы чор тасвирланды?

- Әсәрдән нинди җөмләләрне эзләдек? Кушма җөмләләрнең кайсы төрләренә мисаллар каралды?

VI. Өй эше бирү, белемнәрне бәяләү.

  1. Билге кую.

  2. Өй эшен аңлату.

Кушма җөмләләр кертеп, Сәйрин образына тулы характеристика язарга.


  • Шуның белән бүгенге дәресебез тәмам. Чыгарга мөмкин.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 06.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров86
Номер материала ДВ-421903
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх