Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока по татарскому языку "Синтаксис. Хәбәр һәм аның белдерелүе".

Конспект урока по татарскому языку "Синтаксис. Хәбәр һәм аның белдерелүе".

Скачать материал

Татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе (4 нче сыйныф, татар төркеме)

Дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова: “Татарстан китап нәшрияты” , 2014

 

Дәреснең темасы. Боерык фигыль.

Дәреснең максатлары. Боерык фигыль турында төшенчә бирү, мәгънәсен аңлау; боерык фигыльнең барлык –юклык формаларын ясау, сөйләмдә куллану буенча гамәли күнекмәләр булдыру; укучыларның үзбәя бирә белүләренә ирешү; китапка сакчыл караш, халык авыз иҗатын өйрәнү теләге тәрбияләү.

 

Дәреснең тибы. Уку эшчәнлеген формалаштыру. Яңа материалны үзләштерү.

Җиһазлау. Дәреслек, электрон такта, презентация.

ТБГУУ: Текстның уртак якларын билгели, таныш булмаганны аерып чыгара белү.

РУУГ:кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга таянып эш итә белү.

КУУГ: иҗади фикерләү сәләтен үстерү, фикерләрне ачык, төгәл итеп әйтә, иптәшләреңнең фикерен тыңлап, тулыландыра, төркемнәрдә эшли   белү.

 

Планлаштырылган нәтиҗәләр: боерык фигыльнең барлык- юклык  формаларын тану, мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә дөрес куллана белү.

 

Дәрес планы.

I.        Ориентлаштыру- мотивлаштыру этабы. (2 мин)

А)Оештыру өлеше.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн.

Укучылар. Хәерле көн  Сезгә.

                    Хәерле көн  кунакларга.

                    Хәерле көн  бер-беребезгә.

                    Хәерле көн  барыбызга.

Ә) Уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар, кәфегез ничек. Смайликлар белән шуны күрсәтегез әле. Менә хәзер бүлмәбез тагын да яктырып китте. Хәзер эшебезне башлыйк.

II.     Белемнәрне актуальләштерү, ныгыту. (5мин)

1.     Шигырьне укыгыз,   калын хәрефләр белән күрсәтелгән сүзләргә сораулар куегыз, төрен күрсәтегез, ничек ясалуын аңлатыгыз.

1нче төркемгә:Кушымчалар куеп укырга.

Якын дус                                        Китап докторы.

Бар минем дускаем, Әбиләр дә авыр...,

Иң якын  сердәшем.                          Бәбиләр дә авыр...

Һәр җирдә, һәр эштә                          Салкын тисә аз гына,

Киңәшчем, иптәшем.                         Дару кирәк барсына.

Өйрәтә ул миңа                                 Чирл...  хәтта китап та.

Бар фәнне телләрне.                           Ник көләсең? Чынлап та:

Юк аның белмәгән                              Бите төш...,  ертыл...-

Сәнгате, һөнәре.                                  Ул бит көн дә тотыл....

Күргәнен белгәнен-                            Тот... шуңа сак кына,

Барын да аңлата.Чирен шундук күр..  мин:

Көлдерә, җырлата, Төбе төшсә төпл.. мин...

Уйлата, юата.                                     Әйткәнне һич көтм... мин. (Хәкимҗан  Халиков)

Син аны беләмсең?Китапларың чирләсә,

Кем соң ул? Уйлап тап!                    Үз кулыңнан килмәсә,

Иң якын дускаем,                             Миңа китер  туп- туры-

Киңәшчем ,                                        Мин –аларның докторы.

Ул- китап.

Җ.Тәрҗеманов.

 

III. Уку  мәсьәләсен кую. (3 мин)

Укытучы.  Хәзер дәрес дәвамында очраячак кайбер сүзләрнең мәгънәләрен ачыкларбыз.

Сүзлек эше.  Яман , начар

Әүвәл, башта

                        Киңәш бирү – совет

                         Эш кушу -

                          Боеру-

Слайд №2

Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла.  Йөз кат әйткәнче  бер кат эшләп күрсәт. Яман белән дус булма. Әүвәл уйла, аннан  сөйлә. Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.

Укытучы.  Җөмләләрне укыгыз һәм аларның уртак якларын әйтегез.

Укучылар.  Беренчедән, халык авыз иҗатыүрнәкләре-мәкальләр һәм әйтемнәр. Икенчедән, бу фигыльләрдә киңәш мәгънәсе  бар.

Укытучы.  Шул фигыльләрне әйтегез.

Укучы. Уйна, уйла, күрсәт, булма,сөйлә,  сөйләмә.

Укытучы Фикерләрегез дөрес. Без бүген  яңа төр фигыльләрне  өйрәнербез.

IV.  Яңа белемнәрне ачу.  (5мин)Хәзер  дәреслекнең76 битен ачыгыз, кагыйдәне  эчтән укыгыз.  Аерып күрсәтелгән фигыльләр ничек атала икән? Алар нинди сорауга җавап бирә? Нинди мәгънәләрне белдерә?

Укытучы.  Сезнең алдагы шигырьләрдән боерык фигыльне табыгыз. Алар нинди мәгънәне белдерәләр.

 

Слайд №3Укытучы. Сөйлә- сөйләмә, бул- булма Болар боерык фигыльнең нинди формалары?

Укучы. Барлык һәм юклык формасы.

Укытучы. Боерык фигыльнең юклык формасы ничек ясалган?

V. Беренчел ныгыту.(3 мин)Дәреслек белән эш.  77 нче биттәге күнегүне язып эшләү.

 

V.               Слайд4 (4мин) Мөстәкыйль эш. Мәкаль һәм әйтемнәрнең башы  бирелгән, ахырын уйлап языгыз. Аннары слайдлар буенча тикшерербез.

           Җиде кат үлчә,     .......                                   иртәгә   калдырма.

  Бүгенге эшне    .......                                        бер кат кис.

 Аз сөйлә    .......                                            кешедән сора.

Үзең белмәсәң, .....                                       күп эшлә.

Үзеңне үзең мактама,    ......                       ахырын уйла.

Эшне башлаганда,   .......                            сине кеше мактасын.

Укытучы. Бу  җөмләләрдә боерык фигыльләр нинди мәгънә белдерәләр?

 

VI.Физкультминут.

Менә килде кунаклар,

Аларга сый әзерлә.

Тиешенчә кадерлә:

Юмартны утырт югары,

Саранны утырт сәкегә,

Юашны утыр янга.

Гаделне утырт алга,

Яхшыны утырт уңга,

Яманны утырт сулга.

Усалны утырт ушага.

Ярар аңа бусага.

 

VII. Төркемнәрдә эшләү.

1нче төркем. Боерык фигыльнең моделен төзү.

Фигыльнең төре                 Боерык фигыль

Соравы                                 Нишлә?

Эшнең үтәлү-үтәлмәве буенча      Барлыкта, юклыкта

Нинди мәгънәне белдерә               Киңәш итүне

Чакыруны

Өндәүне

Боеруны

Эш кушуны

2нче төркем.     Китапны дөрес уку, дөрес тоту турында төрле мәгънәне белдергән боерык фигыльләр кулланып  җөмләләр  төзеп язарга.

 Киңәш итүне

 Чакыруны

   Өндәүне

       Боеруны

      Эш кушуны

VIII. Укытучы. Без бүген дәресебездә нәрсәгә күбрәк мөрәҗәгать итәбез?

Укучы. Халык авыз иҗатына.

Укытучы. Әйдәгез  хәзер тагын халык авыз иҗаты үрнәкләренең бер төренә тукталыйк.

Кояш.  чык! Кояш, чык!                           Яңгыр, яу.яу, яу!

Тәти кшык бирермен.                               Ашлык уңсын ызанда

Майлы ботка бирермен.                           Ботка пешсен казанда:            

Тәти кашык базарда.                                Алтын кашык базарда,        

Майлы ботка казанда                               Көмеш кашык болытта.                 

                                                                   Нык яварга онытма.

Укытучы.Бу  санамышларда  боерык фигыльләр нинди мәгънә белдерәләр?

 

IX.Йомгаклау.Нәтиҗә ясау.

-Укучылар,әйдәгез хәзер без сезнең  таблицага  тагын бер фигыльне өстибез. Ул нинди фигыль?

  • Рефлексия.
  • Сезгә дәрес ошадымы? Кәефләрегез яхшымы?

Укучылар бүгенге дәрестә барыгыз да бик тырыш, актив булдыгыз. Хәзер инде белемнәрне бәяләр вакыт җитте, яле әйдәгез, кем үзенә нинди билге куяр микән һәм ни өчен?

—  Өй эше. Өй эше.

—  1.”Китап – белем чишмәсе” темасы буенча хикәя төзеп язарга.

—  2. Боерык фигыльләр  кергән  ике санамышны күчереп язарга һәм өйрәнергә.

—  3. 203 нче күнегү (биремнәрне эшләргә).

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарскому языку "Синтаксис. Хәбәр һәм аның белдерелүе"."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Редактор

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 903 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.11.2016 611
    • DOCX 25.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Камалова Мунира Котдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Камалова Мунира Котдусовна
    Камалова Мунира Котдусовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8756
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 151 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 473 человека из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 319 человек

Мини-курс

Инновационные технологии в краеведческой и географической работе со школьниками

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Архитектура мира: от Крита до Австралии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Развитие и воспитание: ключевые навыки для родителей маленьких детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе