Сыйныф: 3
Тема: Татар теле иленә сәяхәт.
Дәрес тибы: кабатлау дәресе.
Максатлар:
-
Укучыларның булган белемнәрен ныгыту,
камилләштерү;
-
Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
-
[к] һәм [къ] авазларын дөрес әйтүне
ныгыту;
-
Уеннар ярдәмендә игътибарны
коррекцияләү;
-
Сөйләм культурасы
тәрбияләү.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, уенчык (үрдәк), маскалар, карточкалар
Дәрес барышы:
1.
Оештыру. (1 нче слайд)
- Исәнмесез, укучылар. Нинди матур көн! Әйдәгез әле, бер-беребез белән
исәнләшик. (Укучылар бер-берсе белән өйрәнгән сүзләр белән исәнләшәләр)
- Бүген безнең дәрестә кунаклар бар. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик.
- Укучылар безнең дәрескә тагын бер кунак килде. Бу нәрсә?
- Үрдәк. Ул сезнең исемнәрегезне белми. Әйдәгез, аның белән танышыйк
һәм исәнләшик. (2 нче слайд)
- Укучылар, бүген мәктәпкә килгәндә сез аның белән (мәктәп)
исәнләштегезме? Әйдәгез, бергәләшеп мәктәп белән исәнләшәбез.
“Исәнме, мәктәп!” җыры башкарыла. (3 нче слайд)
2.
Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә
әзерлек.
- Үткән дәресләрдә без сезнең белән йорт хайваннары һәм кошлары белән
танышкан идек. Бүген шул сүзләрне актив сөйләмдә кулланырбыз.
- Фонетик күнегү.
- Ә хәзер [к] һәм [къ] авазларынның әйтелешен искә төшерербез. (4 нче
слайд).
Бергәләшеп укыйбыз. (5-6 нчы слайдлар)
Кара карга
Әкияттәге күлләр күк
Кунган карга. Бар
бик матур зәңгәр күл.
Карга кунган Күл
өстендә үрдәк йөзә
Ак карга.
Бата, чума, калка ул.
К хәрефе ике аваз белдерә: [къ] – авазы калын әйтелешле сүзләрдә
әйтелә, [к] – авазы нечкә әйтелешле сүзләрдә әйтелә.
3.
Үткән материалны актуальләштерү.
- Үрдәк безгә төрле биремнәр алып килгән.
1) Сүзләрне күплек санда әйтергә. ( 7-15 нче
слайдлар)
Үрдәк – үрдәкләр сарык - сарыклар
Әтәч – әтәчләр сыер – сыерлар
Тавык – тавыклар ат – атлар
Кәҗә – кәҗәләр дуңгыз –
дуңгызлар
- Нечкә әйтелешле сүзләрдә –ләр кушымчасы куела, калын әйтелешле
сүзләрдә –лар кушымчасы куела.
2) Сүзләргә –лар\-ләр кушымчалары куегыз.( 16 нчы
слайд)
3) “Артык сүзне тап” (карточкалар белән эш) (17-18 нче
слайдлар)
- Песи, сыер, алма, дуңгыз, кәҗә;
- Китап, кәҗә, ручка, дәфтәр, көндәлек;
- Бүре, аю, куян, төлке, кәбестә;
- Сикерә, йөгерә, оча, үрдәк, йөзә.
4.
Физминутка (19 нчы слайд)
“Кечкенә
үрдәкләр биюе” көенә хәрәкәтләнү.
5.
Кош һәм хайван балаларының атамаларын искә
төшерү. (20-26 нчы слайдлар)
Үрдәк – бәбкә тавык – чеби
Сарык – бәрән сыер – бозау
Ат – колын кәҗә – бәти
Һәр хайванның һәм һәр кошның балаларының атамалары төрле була.
6.
Дәфтәрләрдә эш.
Укучыларның язу күнекмәләрен ныгыту максатыннан Үү хәрәфләрен һәм
үрдәк сүзен язу. (27 нче слайд)
- Укучылар, ә сез минем турыда берәр әкият беләсезме?
- Әйе, “Сертотмас үрдәк” (28 нче слайд)
- Укытучы: Безнең балалар сиңа аны уйнап күрсәтерләр. Ә син кара.
7. “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү.
Автор:
Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе сайрый
белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак – озак итеп яңа
хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый – тыңлый арып
бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. “Ишеттеңме бер яңа хәбәр?
Сиңа гына сер итеп сөйлим” – дип башлап китә торган булган ул сүзен.
Беркөнне...
Хуҗа йорт хайваннарын, кошларын җыя.
Хуҗа:
-
Мин утынга барам.
Өйдә юклыгымны беркемгә дә әйтмәгез. Этне дә үзем белән алам. Әйдә
Акбай, киттек.
Бер төн кунгач
җыелганнар.
Тавык :
Ко-ко-ко-ко-ко. Хуҗа бүген дә
кайтмаса, нишлибез?
Бәрән: - Бэ-э-э-э-э. Мин куркам
Әтәч: - Кикрикүк. Кемне хуҗа артыннан җибәрәбез?
Тавык: - Ко-ко-ко-ко-ко. Үрдәк! Син суда йөзәсең,
күктә очасың, җирдә йөрисең. Син бар.
Әтәч: - Кикрикүк. Кая бардың, кемне эзләдең
беркемгә дә сөйләмә!
Үрдәк: -Бак, бак, бак. Ярар, мин киттем.
Үрдәк урман буйлап бара, каршына керпе
килә:
Керпе: Кая барасың болай?
Үрдәк: Бак, бак, бак. Хуҗабыз утын кисәргә китте,
этне дә алып китте. Йорт- җирне саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.
Керпе: Синең өең еракмы соң? Анда тычканнар, еланнар
юкмы?
Үрдәк: Бак, бак, бак. Менә шушы сукмак туп - туры
безнең өйгә алып бара.
Керпе: Мин усал түгел. Серләреңне белсәм дә, каян
килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Сак бул. Серләреңне сөйләмә. Серең
эчеңдә торса йортың тыныч булыр.
Керпе сукмак буйлап китә, ә үрдәк юлын дәвам итә.
Каршына куян йөгерә.
Куян: Әй, үрдәк!Көзге кебек матур күл булганда нишләп урманда йөрисең?
Үрдәк: Бак, бак, бак. Хуҗабыз утын кисәргә китте, этне дә алып китте. Йорт-
җирне саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.
Куян: Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә бик җайлы вакыт икән. Синең
өең еракмы соң?
Үрдәк: Менә шушы сукмак туп - туры безнең өйгә алып бара.
Куян сукмак буйлап китә, ә үрдәк юлын дәвам
итә.
Каршына бүре чыга.
Бүре: Әй, үрдәк! Куе урманда ялгызың ничек
курыкмыйсың?
Үрдәк: Бак, бак, бак. Хуҗабыз утын кисәргә китте, этне дә алып китте. Йорт- җирне
саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.Син аларны күрмәдеңме?
Бүре: Боларның сарыкларын ашап кайтырга бик уңайлы чак икән. Юк, аларны
күрмәдем. Ә сезнең өегез кайда?
Үрдәк: Менә шушы сукмак туп - туры безнең өйгә алып бара.
Аланда аю йоклап ята.Үрдәк аны уята.
Үрдәк: Эт иярткән, балта тоткан кешене күрмәдеңме?
Аю: Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән. Юк
күрмәдем.
Аю хуҗалыкка юл тота, үрдәк урман эченәрәк
керә.
Аның каршына төлке килә
Үрдәк: Матур апакай, минем хуҗаны күрмәдеңме?
Төлке: Чибәркәй, күрдем мин аны, янында эте, билендә балтасы да бар иде. Әйдә
күрсәтәм.
Төлке үрдәкне урман эченәрәк алып керә.
Төлке: Ах тәмле дә соң үрдәк ите.Хәзер авылга барам, берьюллы берничә үрдәк
алып кайтам.
Автор:
Бер сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде,
ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган.
Үрдәк:
Ай рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз. Ләкин минем сезнең белән саубуллашырга вакыт
җитте. Саубулыз балалар.
7.
Йомгаклау.
Бүген дәрестә нәрсә эшләдек?
- Сүзләрнең күплек санын кабатладык;
-Артык сүзләрне таптык.
- Үү хәрефләрен, үрдәк сүзен яздык.
- “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштердек.
1) Билгеләр кую (29 нчы слайд)
2) Өй эше: йорт һәм кыргый хайваннарының һәм аларның балаларының исемнәрен
кабатларга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.