Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока по татарскому языку "Суз ясагыч кушымчалары" (3 класс)

Конспект урока по татарскому языку "Суз ясагыч кушымчалары" (3 класс)

Скачать материал

Дәреснең темасы: Сүз ясагыч кушымчалар.

Дәреснең максаты: укучыларны сүз  ясагыч кушымчалар белән таныштыру; аларның сүздәге төп мәгънәне үзгәртүенә төшендерү.

Җиһазлау: интерактив такта, карточкалар,

Укыту методы: аңлату-күрсәтү

Укыту алымы: сорау-җавап, кроссворд чишү, карточкалар белән эш, дәреслек белән эш

Дәреслек: Татар теле: рус телендә белем бирүче дүртьеллык баш.мәк. 3 нче сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009. – 150б.;рәсемнәр белән, 47-49 нчы битләр.

Файдаланылган әдәбият:

1.                       Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту: 3 нче сыйныф, Укытучылар өчен методик кулланма/ Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф,2008. – 70б.

2.                       Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: /Я.Х. Абдрәхимова.- Казан: Мәгариф, 2008.- 159б.

3.                        ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен) 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел. (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова).

4.                       Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидул. Казан 2005

 

Дәрес планы.

I.                 Актуальләштерү. Оештыру өлеше.

-        Исәнләшү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Әйбәт үтсен көнегез,

Фән серен күп белегез.

Җиңел булсын укулар,

Матур булсын язулар,

Дәфтәр саен биш булсын

Ерактан көлеп торсын.

-               Укучылар бүген сыйныфта кем дежур.

-               (...)

-               Өй эшләрен эшли алдыгызмы, сорауларыгыз бармы?

-               (...)

-               Өй эшләрен соңрак тикшерербез.

(...)

 

II.         Яңа материалны аңлату.

Үткән дәрес материалын кабатлау:

-               Сүзнең нинди кисәгенә тамыр дип әйтәләр?

( Тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерүче кисәк. Ул башка мәгънәле кисәкләргә бүленми: урман, җир, дәфтәр)

-               Кушымча нәрсә ул?

( Кушымча тамырга ялганып килә торган кисәк. Сүзләр тамыр һәм кушымчага бүленә: бала-лар, эш-че.)

-               Нинди сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала?

( Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Бу сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш саклана.

Бал, баллы, балсыз.

Урман, урманчы, урманны.)

 

-      Укучылар, хәзер дәреслекнең 47 нче битендәге 102 нче күнегүне табыйк.

Сүзләрне укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

           2 нче слайд   Бакча – бакчачы – бакчачылар.

  Дәрес – дәреслек – дәреслекне.

    Сыйныф – сыйныфташ – сыйныфташка.

   Яшь – яшьтәш – яшьтәшкә.

(укучылар тамыр һәм кушымчаларны дә әйтеп баралар.)

-               Укучылар, -лар, -не, -ка, -кә кушымчалары сүзләрнең мәгънәсен үзгәрткәнме?

-                    (...)

-               -чы,-лек, -таш, -тәш кушымчалары ни өчен кирәк?

-                     (...)

-               Молодцы, укучылар! Сез бик дөрес әйттегез. Бу кушымчалар сүзнең мәгънәләрен үзгәрттеләр. Менә мондый кушымчалар сүз ясагыч кушымчалар дип атала.

-               Дәреслекнең 48 нче битендәге кагыйдәне табып укыйк.

-               3нче слайд ( Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясала. Алар сүзнең төп мәгънәсен үзгәртә. Сүз ясагыч кушымчалар: -чы, -че, -даш, -дәш, -таш, -тәш, -гыч, -геч, -кыч, -кеч, -лык, -лек, -лы, -ле, -сыз, -сез, -гы, -ге, -кы, -ке.Сүз ясагыч кушымчалар /\ тамгасы белән билгеләнә)

- Дәреслектәге 104 нче күнегүне язмача эшлибез. Бирелгән сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар өстәп язабыз

- 4 нче слайд (Күңелле, көрәшче, көрәштәш, ташчы, ташлык, тозлы, тозсыз, һөнәрле, һөнәрче, тамашачы, күзле, күзлек, кискеч, сөзгеч. Интерактив тактада тикшерү.)

Физкультминутка.

Сазлыктагы бакалар

Иртән үк уяндылар,

Елмаеп хәл сорашып,

Зарядкага бастылар,

Алга да иелделәр,

Артка да бөгелделәр.

Аяк белән тыпырдап,

Куллар белән чәбәкләп

Көчләрен сынаштылар.

-                    Укучылар хәзер, дәреслектән 103 нче күнегүне табыгыз. Рәсемдә нинди һөнәр ияләре сурәтләнгән? Диңгезче, игенче, урманчы, сүзләре белән җөмләләр төзик.

-                    (...)

-                    (Интерактив тактада язылган мәкальнең мәгънәсен аңлату. 5 нче слайд (Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.) Хәзер өй эшләренә әйләнеп кайтыйк. Мин сезгә “Мин кем булырга телим?” дигән темага кечкенә генә хикәя төзеп килергә кушкан идем , әйдәгез, берничә укучыны тыңлап китик.

-                    (...)

Карточкалар белән эш:

1 нче вариант:

ФИ:____________________

Комлыкта, йөзүчеләр, кискеч, уйнаучылар, абагалар, каенлык.

 

2  нче вариант:

ФИ:____________________

Төзүче, белгеч, язучы, наратлыкта, черкиләр, сөрткеч.

 

-                    Укучылар, дәреслектәге 106 нчы күнегүне табыгыз.

-                    Шигырьне бергәләп укыйк.

-                    Сез тагын нинди җиләк-җимешләр беләсез

-                    (...)

-                    Кроссворд чишик 6-12 слайдлар

-                    1. Ал яулыклар ябынган,

Ал кыналар ягыннан.

Кулым сузсам, тешләп алды

Шулкадәрле сагынган. (Гөлҗимеш)

2. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек.

Ачыдыр да татлыдыр,

Йотыйм дисәң, ташлыдыр. (Чия)

3. Алсу битле кыз үсте,

“Туп” итеп агачтан

Сикереп тә төште. (Алма)

4. Бәләкәй генә чүлмәк,

Авызы-җөе күренми.

Ничек кенә йөртсәң дә,

Ашы һичбер түгелми. (Чикләвек)

5. Чөй саен кызыл читлек. (Миләш)

6. Сарыдыр туны,

Ачыдыр тәме,

Аны чәйгә салалар,

Нәрсә соң бу, балалар? (Лимон)

 

7. Бу җимеш бездә үсми,

Ул үзе кояш төсле.

Кем әйтә? Бу нәрсә соң?

Бу буладыр ..... . (Әфлисун)

8. Яфракларын чәйгә салалар,

Җимеше кызыл да, кара да,

Беләсезме, укучылар? (Карлыган)

IV 13 нче слайд Өйгә эш : 107 нче күнегү , ясагыч кушымчалары булган сүзләр рәтен дәвам итеп языгыз.

 

V Билгеләр кую.

 

VI Йомгаклау: Укучылар төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар белән танышты, алар булган сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре алды.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарскому языку "Суз ясагыч кушымчалары" (3 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Копирайтер

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 508 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.01.2020 774
    • DOCX 46.5 кбайт
    • 10 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галимуллина Сильвия Минхайдаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13550
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 45 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Прощение и трансформация: освобождение от родовых программ и травм

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 179 человек из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Мини-курс

Современные направления в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Цифровая трансформация в управлении и информационных технологиях

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе