Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока по татарской литературе, 10 класс, "Казан ханлыгы чоры эдэбияте"

Конспект урока по татарской литературе, 10 класс, "Казан ханлыгы чоры эдэбияте"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Казан ханлыгы чоры. XVXVI йөз әдипләре.

Максат: - Казан ханлыгы тарихы һәм әдәбиятына күзәтү ясау;

  • XVXVI йөз әдипләре турында белешмә бирү;

  • Татар тарихына карата ихтирам тәрбияләү


Җиһазлау: дәреслек, компьтер, Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д.Ф.Заһидуллина – Казан: Мәгариф, 2006.

Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу этабы.

  1. Психологик уңай халәт тудыру.

  1. Адымлап башкару этабы.

  1. Яңа теманы өйрәнү.

а) Казан ханлыгы чорының тарихы белән танышу.

XV гасыр урталарына таба төрле сәбәпләр аркасында Алтын Урда таркала. Аның җирлегендә Кырым, Казан, Себер, Нугай, Әстерхан һәм башка татар ханлыклары барлыкка килә. (Шушы ук елларда Касыйм дәүләте төзелә. Аларның халкын һәм телен, нигездә, татар дип йөретәләр. Бу татар мәмләкәтләре шактый дәрәҗәдә Алтын Урда дәүләтенең дәвамчылары булып торалар, этник, матди ни яктан аның традицияләрен дәвам итәләр. Мәглүм булганча, Казан һәм Әстерхан мәмләкәтләре Мәскәү тарафыннан 1552—1556 елларда юк ителә. Шушы дәвердән Россия империягә әверелә бара. 1585 елда Көнбатыш татар ханлыгы яулап алына. Кырым татарлары 1783 елда үз дәүләтчелегеннән мәхрүм ителә. Курчак дәүләт булса да, Касыйм патшалыгы 1682 елга кадәр яши. Шушы гасырда Нугай ханлыгы да бәйсезлеген югалта. Шуңа күрә “Казан ханлыгы чоры татар әдәбияты» вакыт һәм җирлек ягыннан киңрәк төшенчә итеп карала. Ул якынча XV гасыр ннан XVII гасырларга кадәрге татар мәмләкәтләрендәге әдәбиятны үз эченә ала. Аның үзәгендә Казан ханлыгы тора. Бу дәүләт составына хәзерге татарлар яши торган төбәкләр кергән: Ульяновск (Сембер), Пенза, Тамбов Чуваш, Мари, Удмурт, Мордва Республикалары җир-ягар, Сарытау, Самара, Вятка, Пермь өлкәләренең бер профессоры Михаил Худяков фикеренчә, Иделнең Ветлуга елгалары койган урыннан алып Сарычинга 1дка) кадәрге җирләр Казан ханлыгы карамагында инде хәзерге Башкортстан, Оренбург татарларының зур өлеше Нугай дәүләте составына кергән.

Татар мәмләкәтләре аерым илләр һәм халыклар белән сәүдә, мәдәни мөнәсәбәтләрдә торалар.

Галимнәр күрсәтүенчә, Казанга XI йөз башларында, ягъни Болгар дәүләте яшәгән чорда ук нигез салына. Алтын Урда дәверендә ул илнең мөһим шәһәренә әверелә. Ә инде Казан ханлыгы төзелгәч, башкала буларак, аның һәм ил, һәм халык ара күләмдә әһәмияте арта. Анда, мәсәлән, зур халыкара ярминкәләрнең уздырылуы мәгълүм.

Шәһәр һәм авылларда мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр эшли. Ул заманда зур-зур уку йортларының, китапханәләрнең булуы билгеле.

Алтын Урдадагы кебек, татар мәмләкәтләрендә дә гарәп-фарсы телләрен, Шәрык әдипләренең китапларын өйрәнү киң тарала. Мәктәп-мәдрәсәләр дә, дин сабакларыннан тыш, математика, медицина, география, логика, тарих кебек дөньяви фәннәр дә укытыла. Күп санлы татар галимнәренең төрле тармакларда китаплар язуы мәгълүм.

Явыз Иванның рәхимсез сугышлары нәтиҗәсендә Казан ханлыгы чорының күпчелек татар мәдәни истәлекләре юкка чыккан. Исән калганнары да әле тиешенчә өйрәнелмәгән.

Фольклордагы аерым ядкәрләр теге яки бу дәрәҗәдә Казан ханлыгы чоры белән бәйләнешле. Болар арасында Иске һәм Яңа Казанның салынуы, Кабан күле, Сөембикә, Җик Мәргән, Идегәй хакында риваятьләр, әкиятләр һәм дастаннар бар.

XVXVI йөзләргә мөнәсәбәтле язма истәлекләрнең бер өлешен ярлыклар, каберташ язмалары, гыйльми һәм дини китаплар, төрле тәрҗемәләр тәшкил итә.


б) XVXVI йөзләрдә иҗат иткән әдипләр.

- Хәзер бу чорда иҗат иткән әдипләргә кыскача тукталып итик.

Хәсән Кайгы (Хәсән Сабит углы, XV йөз) әүвәл Алтын Ур­аның башкаласы Сарайда, аннан Казанда яши. Гомеренең хырында Җаек буйларына — Нугай ханлыгына күчеп китә.

Казтуган (Казтуган Сөенеч углы, XV йөз) — чыгышы белән Әстерхан татары. Ул батырлыгы белән дан тота. Шигырьләре:«Карендәшең яманлап, Үзеңә туган табылмас»; «Киңәшсез сүз башлама»; «Исәнең дә, терең дә бер булыгыз барыгыз» һ. б. Аларда, «Идегәй»дәге кебек, Идел-йортны, туган табигатьне ярату көчле.

Өмми Кәмал (исеме — Исмәгыйль) XIV йөз ахырларында туа. Гомеренең ахырын Төркиядә уздыра. 1475 елда вафат була.

Өмми Кәмалның шигырьләре татар укучылары арасында гаять киң таралган. Узган йөздә берничә мәртәбә басылып та чыккан.

Өмми Кәмал — лирик шагыйрь. Аның әсәрләрендә уй-кичерешләр, хис-тойгылар гаять көчле бирелгән. Авторның лирик каһарманы — аллачыл, диндар кеше. Ул бөтен күңелен, барлы­гын үзенең идеалы — олуг Тәңрегә юнәлткән, ул аны сөя, аңа омтыла. Автор үз укучысын дөнья малына һәм рәхәтенә кы­зыкмаска өнди. «Дөнья сөю,— ди ул,— һәр хатаның башы­дыр». Аның фикеренчә, кеше, нәфес колы булудан туктап, үз күңелен пакьләргә, игелекле гамәлләр кылырга, булган гөнаһ­ларыннан арынырга, тәүбә итәргә бурычлы.

Өмми Кәмал иҗатында төшенкелек, сагыш көчле булса да, әсәрләре гуманизм рухы белән сугарылган. Шагыйрь Алланың берлеге, бөеклеге аша кешеләрнең табигый тигезлеге идеясен үткәрә. Укучыны тәкәббер булмаска, хәрәмләшмәскә, гайбәт сөйләмәскә, ялганламаска, бер-береңә ярдәм итеп яшәргә өнди.

Мөхәммәд Әмин (XV йөзнең икенче яртысы — 1518) 1487— 1496, 1502—1518 елларда Казан ханы булып тора. Ул әдәби­ятны һәм сәнгатьне ярата. Үзе дә иҗат белән шөгыльләнә. Аның «Гыйкаб» («Үч») дигән шигырендә Аксак Тимернең явызлыклары фаш ителә.

Шәрифи (XVI йөзнең беренче яртысы) — «Казан мәмлә­кәтенең җиңүе» («Зафәрнамәи вилаяти Казан», 1550 ел. Аның Польша короле Александрга язган хат-бетегендә дә (1506) шул дәвернең сәяси тормышына, аеруча Казан-Мәскәү мөнәсәбәт­ләренә кагылышлы мөһим тарихи факт-мәгълүматлар бар) исемле әдәби-тарихи әсәре белән танылган шәхес.

Чәчмә һәм тезмә юллар катнашмасыннан гыйбарәт булган бу язмада Явыз Иванга («Мәлгунь Иван»га), баскынчыларга тирән нәфрәт белдерелә, шәһәрне дошманнан саклаучыларның батырлыгы мактала.

Колшәриф (1552 елда һәлак була) – Казан ханлыгының күренекле шәхесе: руханилар башлыгы, дәүләт эшлеклесе, шагыйрь. Явыз Иван гаскәренә каршы көрәштә Ватанын саклап, батырларча һәлак була.


IV. Рефлекция.

Дәрескә кыскача йомгак ясау. Сорауларга җавап бирү.

V. Өй эше.

Казан ханлыгы чорында иҗат иткән берәр әдипкә реферат язырга.

Автор
Дата добавления 10.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров128
Номер материала ДБ-249609
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх