Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока по татарской литературе на тему "Фәнис Яруллин. "Кайту" повестеның тәэсир көче"

Конспект урока по татарской литературе на тему "Фәнис Яруллин. "Кайту" повестеның тәэсир көче"



  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Фәнис Яруллин "Кайту" повестеның тәэсир көче (класстан тыш уку дәресе).

Максат: укучыларда милли үзаң тәрбияләү, аларны яшәү кадерен белергә өйрәтү, гореф-гадәт, йолаларыбызны саклау, аларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

Жиhазлар: Язучының портреты, әсәрләре, "Чәчәкләр моңы", Гамьле дөнья", "Яз гөлләре", "Серле дөнья" китаплары, "Исемең матур, кемнәр куйган" китабы, презентация.

Дәрес барышы:

Оештыру.


I. Дәресне актуальләштеру.

Ул узган дәресләрдә өйрәнелгән материалларны искә төшерүдән башлана. Шуннан соң укытучы класска мөрәжәгать итә.

—Без бүген Ф. Яруллинның иҗатын өйрәнүне тәмамлыйбыз.

Сезнең шагыйрь, драматург, язучы Ф.Яруллин турында ниләр белүегез hәм "Кайту" повесте турында сөйләшербез.

Укытучы кыскача гына кереш сүз әйтә:

—Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты шагыйрь, прозаик, драматург Ф.Яруллин исемен телгә алуга Николай Островскийның ялкынлы сүзләре искә төшә.

(Слайдтан Николай Островский сүзләре укыла).

Ф.Ярулин үзе дә Муса Җәлил, Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин hәм башка бик күпләр кебек көчле рухлы, кыю, бөркетләр токымыннан.

—Сез аның тормыш юлы турында нәрсәләр беләсез? – дигән сорау куела.

(Бер укучы аның тормыш юлы турында сөйли. Иптәшләре тулыландыра. Шуннан соң укытучы йомгаклый, нәтиҗә чыгара).

—Әйе, укучылар, Ф. Яруллиннын фаҗигасеннән соң күпме вакыт үтте. Ул сау-сәламәт кешеләрдән калышмаска тырышып, батырлык үрнәге күрсәтеп яшәде, иҗат итте.

Без бүген сезнең белән Ф.Яруллинның «Кайту» повесте турында сөйләшербез.


II. Яңа төшенчәләрне үзләштерү.

—Укучылар әсәр белән сез барыгыз да таныштыгыз. Ул тетрәндергеч, йөрәкне әрнеткеч итеп язылган. Анда армия хезмәтендә үзләренең бердәнбер улларын югалткан ата-ананың тирән, ачы хәсрәте, тормышта булган хәлләр тасвирлана. Лейтенант Олег Шәйхетдиновның ата-анасы Баулы районы Кызылъяр авылыннан. Әтисе отставкадагы полковник, әнисе – лаеклы ялда. Хәзергә Октябрск каласында яшиләр. Кызылъяр авылында йорт салалар.

(Укытучы автор сүзләрен укый).

«Хәрби хезмәтен үтәгәндә 22 яшендә һәлак булган лейтенант Олег Шәйхетдиновка багышлыйм бу әсәремне».

(Укытучы полковник Фәрит Шәйхиевнең үлгән улына мөрәҗәгатен укый (13-14 битләр)).

Укытучы. Кем соң ул Ф. Шәйхиев? Аның балачагы нинди шартларда үтә? Әтисе кем була?

Укучы. Ул күп балалы гаиләдә туа. Аның балачагы мохтаҗлыкта үтә. Иртән торуга гаиләдәге һәр кешене бер уй борчый: бүген нәрсә ашарга? Ә әтисе, Миннетдин агай, балта остасы була. Авылда матур-матур йортлар, мунчалар сала, мич чыгара, тегү тегә, кешеләргә сугым суя. Аның әнисе дә хезмәт сөйгән, колхозда эшли. Бригадир нинди эшкә кушса, шунда чаба.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Ф. Шәйхиев Саратов хәрби училищесына укырга керә. Өч елдан соң офицер киемнәрен киеп, иңнәренә лейтенант погоннарын тагып, авылына кайта. Халисә белән алар авыл клубында танышалар. Яшьләр төрле уеннар, биюләр оештыралар.

Укытучы. Укучылар, хәзер күңелле кичәләрне сагынып сөйләргә генә кала. Авылларда гармун тавышлары ишетелми. Кичке уеннар онытылды. Хәзер исә яшьләр клубның бер почмагында утны сүндереп, магнитофон тасмасыннан агылган карлыккан тавыш астында үрле-кырлы сикерергә ярата.

Ә повестьның геройлары – Фәрит белән Халисә матур, күңелле кичәдә танышалар һәм бер-берсенә гашыйк булалар. Ике ел буе алар хат алышалар, аннары өйләнешәләр. Алар бик тату яши. Менә яшь гаиләдә көтеп алынган малай туа.

«Малай ул шатлык кына түгел, бик зур горурлык та,» – ди язучы. Малае юк атага кешеләр ничектер кимсетебрәк карый, ә хәрбиләр арасында бу аеруча нык сизелә. Монда бөтен нәрсә Ватан язмышы белән үлчәнә. Ә Ватанның язмышы малайлар, ягъни булачак солдатлар кулында. Ф.Шәйхиев тә улының хәрби кеше булуын тели.

«…Менә син ай үсәсен көн үсеп, әтиең кебек командир булырсың, шулаймы?» – ди ул. Улына исемен дә үзе куша.

Шәйхиевлар гаиләсендә исемне ничек кушалар?

(19 биттәге исем кушу өзеге рольләргә бүлеп укыла).

Укытучы. Исем кешегә гомерлеккә кушыла. Баларга матур, мәгънәле, яңгыравыклы, нәфис, мөселман татар исемнәре кушсак, ни тора.

Балага матур исем кушу телне, милләтебезне хөрмәт итү дигән сүз. Кызганыч, кайбер ата-аналар балаларына мәгънәсез исем кушалар. Заманча булсын, имеш. Мәсәлән:

Мюд – международный юношеский день;

Чельнальдине – челюскинцы на льдине;

Снежена – эшкә дә кушыла.

Чаллыда бер гаилә улларына Камаз дип исем кушканнар.

Героебыз Ф.Шәйхиев исә улына аңлы рәвештә рус исеме куша. Шулай итеп, аны теленнән, милләтеннән, гореф-гадәтеннән аера. Безнең мөселман халкында да, татар телендә тирән мәгънәле исемнәр күп бит.

(Татар исемнәре сүзлеге күрсәтелә).

(Исемнәр турында шигырьләр укыла).


*Татар исемнәре иң-иң матур исем,

Әни кебек бердәнбер бит ул.

Исем бетә икән – җисем бетә,

Башны кисү белән бер бит ул.

(Ә. Мәхмүдов)


*Авылдан шәһәргә китә

Әнвәрләр һәм Рәсимнәр,

Мәдинәләр, Гарифәләр,

Талиплар һәм Касыймнар –

Озатып кала аналары.

Авылга кунакка кайта

Андрейлар, Рустиклар,

Мариялар, Геннадийлар,

Николайлар, Толиклар –

Киткәннәрнең балалары.

(Таһир Шәмсуаров).


*Кыз тугач, сөенде агай,

Сөбханалла йөзләрендә иман нуры

Үзебезнең иман нуры.

Кыз кияүдә. Онык туды;

—Боже ты мой,– йөзләрендә Иван нуры.

Үзебезнең Иван нуры.


(Туган тел турында әңгәмә).

Укытучы.

Арттырмыйм да, киметмим дә, шуны бел

Татар теле – энҗе-мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул – туган тел

Баш өстендә кояш була торган тел, – дип яза Фанил Әмәк.


Дөньяда якынча 5,5 мең тел бар. Шуларның 14-ен халыкара аралашу теле дип атыйлар. Шулар арасында татар теле 11нче урында тора. Гаҗәеп бай, аһәңле, назлы, аңлаешлы тел ул.

Татар телен белсәң, ярты дөнья белән сөйләшергә мөмкин. Татар булып тугансың икән, татарча сөйләш.

«Без татарлар! Телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул, бүтән телләрдән бер дә ким түгел…» – дип язды галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри.

Укытучы. Әсәрдәге Олег образы турында укып, сез нәрсә әйтә аласыз?

Укучы. Ул 1967 елның 14 декабрендә Пермь шәһәрендә туа. Олег кара кашлы, кара чәчле, ачык зәңгәр күзле була. Аның балачагы шәһәрчектә үтә. Офицер гаиләсендә туган малай бишегеннән төшүгә үк солдатка әверелә. Уенчыклар һәммәсе үтерү коралы: пистолет, пулемет, танк, самолет. Әтисе аны иртән «подьем» дип уята, «отбой» дип яткыра. Олег әтисеннән үрнәк алып, һәркөнне салкын су белән юына. Алар кыш көне, урамга чыгып, тәннәрен кар белән ышкыйлар, йөгерәләр, сикерәләр. Укырга кергән елны әтисе аңа туган көненә пневматик пистолет алып бирә. Үсә төшкәч аңа чын мылтык, чын автомат тотарга рөхсәт итә башлыйлар. Кыскасы, Олег инде үзен хәрби тормыштан башка күз алдына да китерә алмый башлый. Шуңа күрә ул, 8 нче классны тәмамлагач, Свердловск шәһәрендәге Суворов училищесына укырга керә. Укуы җиңел булмый, казармада катгый режим хөкем сөрә. «Подъем белән торасың, отбой белән ятасың», дип яза Олег сөйгән кызы Маринага. Иртән торгач, йөгереп кайтулар, салкын су белән юынулар, хәлдән тайганчы спорт белән шөгыльләнүләр, уку, 13 яшьлек үсмер өчен җиңел булмый. Начар укырга, «2»ле алырга ярамый. Әтисе аңа һәрвакыт: «Булачак офицер армия тормышының барлык авырлыкларын белергә тиеш», – дип тукып тора. Аннары Олег Чиләбедә югары танк училищесын тәмамлый, лейтенант була һәм аны Әрмәнстанда Кировакан шәһәренә хезмәт итәргә җибәрәләр.

Укучы. Олег хәрби хезмәттә тәртипсезлек, гаделсезлек, икейөзлек, башбаштаклык белән күзгә-күз очраша. Җыелышта ул гаделсезлеккә каршы чыгыш ясый:

«Бу җәһәннәм оясын күптән туздырырга вакыт иде инде. Без кайда? Совет армиясендәме, әллә һәркөн үз оясына нәрсәдер урлап ташучы диюләр патшалыгындамы? Өлкән командирлар кешеләрнең бәрабәренә байлык җыя. Кече командирлар эчә. Полкта дедовщина. Беркем бернәрсә дә җавап бирми. Ә иң яман үрнәкне полк командиры үзе күрсәтә…».

Шулай итеп, Олег дөреслекне ачып сала. Командирлар, фаш ителүдән куркып, аны юлдан алып ташлыйлар.

Бозлавык көнне ватык машинага утыртып, йөк алып кайтырга станциягә җибәрәләр. Янына ялланган үтерүчене утырталар. Ул Олегның башына тимер белән китереп суга. Чәчәктәй гомер әнә шулай өзелә.

Менә шушы хәлләрдән соң әтисе Ф.Шәйхиев уйлана,үз хаталарын аңлый башлый.

(Шул хакта өзекләр укыла. 71-73 битләр).


III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Сораулар өстендә эш.

- Майор Шәйхиевның уңай яклары бармы?

(Гадел, бик тырыш, намуслы, патриот. Аның өчен иң изге нәрсә – Ватанга хезмәт иту, илгә тугры булу. Ул Ватан белән намус төшенчәсен янәшә куярга өйрәнгән).

- Тискәре яклары турында нәрсә әйтә аласыз?

(Маңкорт (теленнән, диненнән, халкыннан аерылган).

(Дүнгәләк (тормышта явызлык, мәкер дә барлыгын әйтеп, улын дөньяны танырга өйрәтмәгән. Майор Шәйхиев улын да үзе кебек гомерлек армия хезмәтенә әзерли).

- Майор Шәйхиев үзгәрәме?

( Үзгәрә. Тик моның өчен олы фаҗига кичерү – улының үлеме кирәк була. Ул ике зур югалту кичерә: улын, Ватанын югалта).

- Маңкортка әйләнүдә ул гаеплеме?

(Өлешчә. Күпчелек гаеп хөкүмәт сәясәте. Татарлыктан курку, хурлану).

- Ә аның хатыны – Халисә – иренә каршы киләме?

(Халисә баласын телсез, милләтсез калдырасы килми. Ата-баба йолаларын сакларга тырышып карый. Әмма үз дигәнендә тора алмый).

- Ни өчен әсәр «Кайту» дип атала?

(Ф.Шәйхиев үз тамырына, асылына, ата-баба гореф- гадәтенә, теленә, иленә авыр кичерешләр, олы корбаннар аша кайта. Шуның өчен Ф.Яруллин әсәрен «Кайту» дип атаган).

- Ф.Шәйхиевнең милли үзаңы уяна башлыймы? Нәрсә ул милли үзаң?

(Слайдтан укытыла, әңгәмә).


IV.Йомгаклау.

- Без бүгенге дәрестә ниләр эшләдек?

(Ф.Яруллинның иҗатын, тормыш юлын өйрәнүне тәмамладык, «Кайту» әсәрен анализладык).

- Ф.Яруллин иҗатын өйрәнү безгә ни өчен кирәк?

(Ф.Яруллин әсәрләре безне батырлыкка, мәрхәмәтле, кешелекле, шәфкатьле бу-

лырга; ихтыяр көче, миһербанны тәрбияләргә; әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбия- ләргә; яшәү кадерен белергә; гореф-гадәт, йолаларыбызны сакларга өйрәтә).

- Дәреснең сезнең өчен нинди файдасы булды?

(– Бу дәрес безне яшәү кадерен белергә өйрәтә. Гореф-гадәт, йолаларыбызны сакларга кирәклеген исебезгә төшерә).

- Язучыны нәрсә борчый? Ул бу әсәрдә нинди проблемалар күтәрә?

(Ватан проблемасы, армиядәге тәртипсезлекләр, аның эчтән җимерелүе, милли гореф-гадәтләр, йолаларның, милләтнең юкка чыгуы, татарларның теленнән, диненнән, халкыннан аерылуы).

Укытучы.

«Әйдәгез, барыбыз да үзебезнең асылыбызга кайтыйк, милләтебез өчен тырышыйк!» – дип чаң суга Ф.Яруллин. «Татар халкы белән горурланырга кирәк!» – ди ул.

Дәресебезне Ф.Яруллинның түбәндәге шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә:


Гарьләнмә татарлыгыңнан,

Алыштырма исемеңне.

Онытма телеңне, илеңне,

Асылыңа кайт, татар!


Дәрестә актив катнашучы укучыларга билгеләр куела.


Өй эше. Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча реферат язып килергә.

Дәресебез тәмам. Сау булыгыз!







Автор
Дата добавления 26.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров134
Номер материала ДВ-378877
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх