Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока по татарской литературе на тему "Г. Тукай "Исемдә калганнар"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Конспект урока по татарской литературе на тему "Г. Тукай "Исемдә калганнар"

библиотека
материалов

Тема: Габдулла Тукайның “ Исемдә калганнар” әсәре(өзек). Рәссам Хаҗиморат Казаков

Көтелгән нәтиҗәләр:

Метапредмет: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Предмет: әсәрне аңлап уку, хәтерләп бару; укыганны үз сөйләмеңдә сурәтләп бирә алу; вакыйгалар барышын, әсәрдәге әһәмиятле өлеш, борылышларны күздә тотып, план төзи белү.

Шәхси: Гаиләнең кеше һәм җәмгыять тормышындагы әһәмиятен аңлау, гаилә әгъзаларына карата ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар формалашу.

Материал: Дәреслек,5 класс, методик ярдәмлек, Г.Тукайга багышланган сайт

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, компьютер, презентация.

Дәрес төре: яңа материал өйрәнү.

Дәрес барышы



  1. Мотивлаштыру.

а) исәнләшү

б) психологик уңай халәт булдыру.

б) дежур укучы белән әңгәмә.


  1. Актуальләштерү

- Кем Ул Габдулла Тукай?

- Сез Тукайның нинди шигырьләрен укыганыгыз бар?

- “Туган тел”, “ Туган авыл”, “ Бала белән күбәләк”, “Карлыгач”, “Эшкә өндәү”, Кызыклы шәкерт” һәм башкалар.

- Тукай язган яраткан шигырегезне яттан укыгыз.

Тукайның кайбер шигырьләренә көй дә салынган. Шуларның берсе “Туган тел” шигыре безнең татар халкының гимны булып тора. (3 нче слайд)

- Тукай язган нинди әкиятләр беләсез?

- “Шүрәле”, “Су анасы”, Кәҗә белән сарык” һәм башкалар.

а) укытучының кереш сүзе

- Без бүген шушы бөек язучының “ Исемдә калганнар” дип аталган автобиографик хикәсеннән өзек белән танышырбыз. Бу хикәядә Тукай үзенең авыр балачагыннан истә калган вакыйгаларын язып калдырган. Дәрестә нәни Габдулланың үсү юлын тикшерербез. Әсәр 1909 нчы елда язылган һәм Тукай үзе исән чакта ук басылып чыга. Тукай иҗатын 3 чорга бүлеп карыйлар: Кырлай чоры (1886-1895), Уральск чоры (1885-1907), Казан чоры (1907-1913)

Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф исемле мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Язучының әтисе Мөхәммәтгариф исемле Кушлавыч авылында мулла булып торган. Әнисе Өчиле авылы Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызы була.

Әти - әни назы һәм иркәләве озакка сузылмаган. 1886 елның 29 августында әтисе үлеп китә.Тол калган анасы берничә вакыт торгач, Тукайны авылдагы Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча асрарга калдырып, үзе Сасна исемле авылның мулласына кияүгә чыккан. Карчык, әлбәттә, баланы тәрбияләмәгән, яшь балага иң мохтаҗ ачык йөзне дә күрсәтмәгән. Әнисе бервакыт торгач үз янына алдыра, тик әнисенең дә гомере озын булмый. 1890 елның 18 гыйнварында әнисе вафат була. Шулай итеп дүрт яше дә тулмаган килеш Габдулла ятим, яклаучысыз, терәксез калган.

Әнисе үлгәч, Сасна мулласы Габдулланы Өчиле авылындагы анасының атасы булган Зиннәтулла бабасынына китерә. Үз әбисе әнисе кыз чакта ук үлгән булганга, бабасы тол калган бер хатынга өйләнә. Бу хатынның ияртеп килгән алты баласы булган. Бабасының гаиләсе зур була, әбисе үги булганга аны биредә юатучы һәм иркәләүче булмаган. Тик нәни Тукайның күңелендә шушы гаиләнең Саҗидә исемле буй җиткән кызларының, аны сөйгәне һәм иркәләгәне кереп кала.

Беркөнне бабасы, үги әбинең киңәшен тотып, кечкенә Габдулланы Казанга озата. Казан шәһәре Габдулланы шаулап каршы алган. Ямщик Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: “ Асрауга бала бирәм, кем ала?”- дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, “артык” малайны үзенә ала.

Казанда Тукайны һөнәрчеләр – Мәхәммәтгали абзый белән Газизә апа үз гаиләләренә сыендырганнар. Нәни Габдулла бу мәрхәмәтле кешеләрне беркайчан да онытмаячак.

Бу ата-анада, күпмедер торгач, әтисе дә, әнисе дә - икесе берьюлы авырый башлаганнар. “ Без үлсәк, бу бала кем кулына калыр” - дип, кире теге ямщикны табып, аны Өчиле авылына утыртып җибәргәннәр.

Бабалары Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бала барлыгын сөйлиләр. Габдулланы 1892 елның җәендә Кырлай авылы кешесе Сәгъди абзый үз гаиләсенә уллыкка алып киткән.

Шулай итеп, алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра. Кечкенә Габдулла яңа гаиләдә яши башлый. Кырлай малайлары белән дуслаша. Кайткан көнне аның өстендә Казаннан киеп кайткан каюлы ситсы күлмәк, башында Өчилегегә кире җибәрер алдыннан, әнисенең биргән кәләпүше була.

Иптәш малайлар белән көн буенча йөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр карыным ачса, ян тәрәзәдән генә кереп, миңа калдырган ризыкларны ашый идем” – дип язган ул хикәясендә.

Габдулла Тукай Кырлайда 1892 елның җәеннән 1894 елның көзенә кадәр яши. Кырлайда нәни Габдулла Фәтхерахман хәзрәт өендә, абыстайдан сабак ала башлый. Кырлай авылы табигате һәм Сәгъди абзый гаиләсендә алган тәрбия шагыйрь Тукайның шигырь-әкиятләренә тәэсир иткән

1894 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Шулай итеп Габдулла ничә гаиләдә яшәп, ниһаять, үз туганнарында яши башлый.

Уральск шәһәрендә нәни Апуш акыллы, тәртипле шәкерт Габдулла Тукаев булып танылган

III. Ял итү.

IV. Дәреслек белән эш.

а) чылбырлап өзекне укыту;

б) уку барышында сүзлек эш үткәрү, тәрҗемә итү.

Тол калу – ире үлү

Асрау – карау

Иң мохтаҗ булдыклары – иң кирәкле

Мөгамәлә - мөнәсәбәт

Мәшәкать – борчулы эш

Фикер илә - фикере белән; уйлап

Үзләшү – күнегү

в) өлешләп уку, план төзү.

г) план буенча сөйләү.

д) Рәссам Хаҗиморат Казаков иҗаты белән танышу. Уку, картинасы буенча эш.

V. Биремнәр үтәү.

- Нәни Гадулланың сабыйлык еллары нинди вакыйгалардан тора? Нинди вакыйга бигрәк тә көчле тәэсир итте?

- Авыр балачак турында укыганың яки ишеткәнең бармы?

VI. Рефлексия.

- Без бүген кем турында укыдык? Габдулланың сабыйлык еллары нинди вакыйгалардан тора?

- Рәссам Хаҗиморат Казаков турында ниләр белдек?

- Бөек Тукай! Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз. Язгы ташулар вакытында дөньяга килгән, беренче тургайлар шаулашып сайраган көннәрдә мәңгелеккә күчкән. Ә нибары 27 елга җыелган кыска гомер. Кыскалыгын кыска да бит, ләкин шул ук вакыт аралагында бөтен бер олуг татар дөньясы аны үзенең мәңгелек углы итеп таныган.

VII. Өй эше .

- Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” укырга, сорауларга җавап


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 02.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров635
Номер материала ДБ-231787
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх