Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока по татарской литературе на тему "Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Конспект урока по татарской литературе на тему "Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр"

библиотека
материалов

Тема: Гаҗәп хәлләр,мәзәк хәлләр. Юморның ясалышы.

Максат: Укучыларны Ш.Галиевның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.”Озак яшәүнең сере” шигыренә анализ ясау. Юмористик һәм сатирик әсәрләренең бөтенлеге, юморның ясалышы турындатөшенчә бирү;

Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту;үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;

Укучыларда уңай гадәтләр тәрбияләү.

Җиһазлау: Ш.Галиев портреты,помпьютер, дәрескә презентация, аудиоязма, Шәвәли рәсеме(кулында конверт), укучылар ясаган рәсемнәр. Сораулар язылган “ромашка”,карточкалар.

Дәрестә кулланылган технологияләр,формалар һәм алымнар, эш төрләре: Проблемалы укыту(Дж. Дьюн), сәламәтлек саклау технологиясе; коллектив форма, группаларда эш, индивидуаль эш, әңгәмә, карточкалар белән эш,проблемалы сораулар. Дәреснең биология һәм музыка дәресләре белән бәйләнеше.

Дәреснең барышы:

  1. Оештыру моменты.

(“Бииләр итек, читекләр” җыры яңгырый)

-Укучылар, бу җыр сезгә үткән дәрестән таныш булган шагыйребез Ш.Галиев сүзләренә язылган.

-Бу җыр кем авызыннан җырлана? (малай)

-Сез нинди итеп аны күз алдыгызга китерәсез?(шаян, талантлы,мактанырга ярата-аның итек-читекләре дә бииләр)

-Бу җыр сездә нинди хисләр уятты?(җыр бик күңелле,шаян. Аны ишеткәч безгә дә күңелле булып китте)

-әйе, балалар, бу җыр бик күңелле, шаян, юморга бай. Сезнең күңелләрегез дә инде күтәрелле

II. Үткән дәрес материалын кабатлау. (8мин.)

-Үткән дәрестә без Ш.Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышкан идек. Сезгә өй эше итеп үзегезгә охшаган берер шигырен ятлап килергә кирәк иде. Хәзер шуларны тыңлап үтәрбез. Шулай ук сез бу шигырь буенча рәсемнәр өстәмә материаллар да әзерләп килгәнсез. Ни өчен бу шигырьләргә тукталуыгыз турында да әйтеп китәрсез.

1.”Серен белдем соңыннан”

-.... ни очен бу шигырьне сайладың? (Бик кызыклы шигырь. Мин моның серләрен ачыкладым интернет материаллары ярдәмендә. Акбур составына кальций керә, ә ул сөяккә ныклык бирә. Бигрәк тә кальций үсүче организмга файдалы. Кеше организмына кальций җитешмәсә сйякләр сынучанбула, тешләр тиз чери. Хәзер специальный дарулар кальций белән бар. Ә борыч ул кеше өчен бик файдалы- салкын тиюдән ул саклый безне).

2.”Магнитофон онытмый” (Бу шигырьдә хәзерге заманга актуаль проблема чагылдырылган – туган телебезне көннән –көн оныта барабыз. Чөнки без өйдә дә, мәктәптә дә русча гына сөйләшәбез. Татарчаны әти-әниләребез дә белмиләр. Ә бит үз туган телебезне белмәсәк нинди татарлар без!? Туган тел кешенең ата-анасы кебек, бер генә була ул! Без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел. Туган те турында бик күп шигырьләр бар. Безнең җирле шагыйрьләребезнең дә ана теленә багышланган күп кенә шигырьләре бар. Мәсәлән,Галия Абайдуллинаны, Гөлфизәр Абдрахманова, Ракип Ибрагимовларны әйтә алам.

3.”Тылсымчы малай”

- Тылсымчы дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?

- Бу малай турында нәрсә әйтә аласыз? Безнең класста да сәләтле балалар күп. Мәсәлән, Айдар безнең бик матур җырлый, бии, курайда да уйный. Дәрес ахрында без аңа да сүз бирербез.

III. Яңа тема өстендә эш.

1.Укытучының кереш сүзе.

- Укучылар,бу ятлаган шигырь турында нәрсә әйтә алабыз, алар нәрсәгә нигезләнгәннәр? (юморга)

- әйе, балалар, Ш.Галиев шигырьләре юморга бай, аларда шаянлык, наянлык. Ә юмор нәрсә ул?

- Әйе, юмор –көлке, мәзәк дигән сүз.

- Бүгенге дәресебездә без юмористик һәм сатирик әсәрләрнең көтелмәгән мәгънәсе ягъни юмор ясалышын өйрәнербез.Слайд №2

2. Яңа теманы терәк таблиөа ярдәмендә аңлату.

- Юморның нигезе – каршылык. Ләкин үзенчәлекле каршылык. Ул начарны яхшы, яхшыны начар итә. Димәк, әсәргә анализ ясаганда иң элек бер берсенә каршы булган ике ягын табарга кирәк. Ләкин бу каршылыклы яклар узара килешеп яшиләр. Шуңа күрә юмористик әсәрнең асылы – каршылыкларны үзара килештерү дияргә мөмкин. Юмор белән фикерләүнеңгадәти фикерләүдән аермасы шунда. Каршылыкларны җыеп торучы ике алым бар: күренешләрнең әһәмиятле булган ягыннан мәънә чыгару һәм әсәрдәге күренешкә автор бәясе.

Ш. Галиев шигырьләренә анализ ясаганда әнә шуларны искә алырга тиешбез. Экранда анализ үрнәге. Слайд№3

Юморга анализ үрнәге

1) Әсәрнең каршылыклы өлешен әйтегез.

2) Өлешләрне килештереп торучы алымны күрсәтегез.

3) Автор бәясен табыгыз.

3.Слайд№4

-Укучылар, бүген сезгә кунакка Шәвәли үзе дә килгән. Аның кулында нәрсәдер бар(конверт) Әйдәгез укып карыйк, нәрсә анда язылган(укый)

Тубыл шәһәренең №15 мәктәп укучыларына.

Кадерле балалар, Шәүкәт бабам сезнең бүгенге дәресегезгә “Озак яшәүнең сере” дигән шигырен бүләк итә. Уңышлар сезгә, балалар!

Шәвәли.

-Димәк, анализны без Ш. Галиевның бу шигыренә ясарга тиешбез.

4. Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укып чыга (бер алдан әзерләнгән укучы укый).

5. Шигырьгә анализ ясау.

1)Әсәрнең каршылыклы якларын табыгыз.(яхшылык һәм начарлык)

а) Өйдә тузыну- начарлык. Ләкин бабай аны тату яшәү ди. Әби белән бабай (әрләшмиләр, тиргәшмиләр, чөнки бабай урамга чыгып китә)(н.-я)

б) Бабай урамда йори – Анда саф һава , ул организмга дәва.Н.-Я.)

2) Бу каршы якларны бабай ничек килештерә?(Әрләшмиләр,чөнки әби тузына башлауга бабай урамга чыгып китә. Ә анда ул сәламәтлеген ныгыта - Шулай итеп, өйдәге начарлык, бабайның юморы белән, яхшылыкка әйләнә) Әйткәннәрне гомумиләштерик:

Әбинең тузынуы һәм бабайның шуны тыңларга теләмичә, урамга чыгып китүе – бу, балалар, яхшы вакыйгамы?(юк, күңелсез)

-Бабай бербөтен вакыйганы икегә- тузынуга һәм урамда йөрүгә бүлгән. Кайсы вакыйганы яхшы тапкан? (соңгы)

-Кыскасы, бабай уңай, яхшы якны гомуми начар вакыйга эченнән алган. Шулай итеп, үзара килештә торган ике вакыйга ясалган.

3) Авторның бәясен табыгыз, нәрсәдә соң озак яшәүнең сере?(соңгы строфа)

(Бабай сүзләрен”шаянлык”(озорство) дип билгели)

-ләкин бәяне ул бабайга гына түгел, гомуми кеше характерындагы шаянлыкка да бирә. Бу сыйфат кешене озак яшәтә, ди.

Тагын шуны әйтик, юмор белән сөйләшкән кешеләр элек-электән макталып килгән, аның абруе башкалардан югары булган. Андый кешеләр башкалар белән дә уртак тел тиз таба, кыен вакытларда төшенкелеккә бирелми, кайгылы кешеләрне юата ала. Чит илләрдә шундый кешеләрне хәтта башкалардан яхшырак эшлиләр дә дип исәплиләр.

IV. Физкультминутка.

V. Яңа теманы ныгыту.

Группаларда эш (карточкалар).

-Хәзер, укучылар, сезгә зур түгел мөстәкыйль эш бирәм. Төркемнәрдә эшне башкарырбыз. Шул анализ алымнарын кулланып мин биргән текстларга анализ ясап китәрсез. (текстлар карточкада һәм экранда) Слайдлар№5-6

1.Бер малай мәктәптән кайткач, әтисенә:

-Безнең укытучы апа аллага ышана икән, - дигән.

-Ник алай дисең?- дип сораган әтисе.

-Тактага чыгарган иде, минем һәр җавапка: “И Алла, и Алла”-дип торды.

2.Бер кыз иптәшенә мактанган:

-Кичә өйдә кычкырып җырлап утырган идем, берәү, яхшырак ишетелсен өчен, таш атып, тәрәзәне ватты,- дигән.

1гр. Җаваплар.

1. Әсәрнең каршылыклы өлешен әйтегез.

1)малай укытучыны Аллага ышануда гаепли.

2)гаепле кеше - малай үзе, чөнки укытучы “и алла” дигән сүзләр белән малайның җавабыннан үзенең канәгать булмавын белдерә.

2.Ике өлеш ничек килешә?

И Алла” дигән сүзләр ике төрле мәгънә бирә алалар.1. Аллага ышанган кеше 2.исе китеп, канәгать булмаган кеше әйтә.

Малай шул ике мәгънәнең үзенә файдалысын сайлап алган.

3. Автор бәясе нинди?(Бәяне малайга бирә һәм үзе гаепле кеше, гадәттә, башкаларны гаепләп акланырга тырыша.)

2гр. 1. Әсәрнең каршылыклы өлешен әйтегез.

1)Кызның “матур” җырлавы

2) ямьсез җыр

2.Ике өлеш ничек кушылган?

Тәрәсә ватуның ике мәгънәсе бар:

1)кызның үзенә сайлаганы- яхшы ишетелсен өчен вату.

2)начар җырлавына ачу итеп вату.

Монда кыз начарлыкны үз файдасына, яхшыга әйләндергән.

3. Автор бәясе.

-мактанчык, хәтта үзенең гаебен дә уңышка әйләндерә.

VI.Йомгак. Рефлексия.

_Ә инде, балалар, дәресебезгз йомгак ясап куейк. Тактада “ромашка”, аның таҗларында сораулар, ләкин сораулар төрле авырлыкта, кызыл таҗлар-“5”, сары-“4”.

  1. 5”- Юморның нигезе нәрсәдә?

  2. 5” – Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар өстәп әйтегез..

Шәүкәт абый Галиевның шигырьләрен укыганда мин ..., ...., ...,...,...., булырга кирәклеген аңладым.(тыйнак,зирәк,эшчән, җыйнак,тапкыр,юморга бай)

  1. 5” –Юморның кеше тормышында әһәмияте.

  2. 4” – Озак яшәүнең сере нәрсәдә?

  3. 4” – Ни өчен бәрән мичне кимергән?

VII. Өйгә эш.

1. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга.

2.Мәкальләр язып килергә.

VIII. Укучылар,безнең дәресебез Ш.Галиевның “Бииләр итек, читекләр”җыры белән башланган иде. Безнең класста да шул малай кебек талантлы малай бар. Хәзер айдар безгә курайда уйнап, җырлап күрсәтер.

Дәрес шулай бетә.






Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 03.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров155
Номер материала ДВ-412935
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх