8
СЫЙНЫФ
Тема:
Н.Гыйматдинованың “Болын патшасы” хикәясе
Максат:
дуслык турында сөйләргә өйрәтү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; укучыларны дус,
тату яшәргә өйрәтү, дусларыңа һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген
төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар
арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына
ышыныч тәрбияләү.
Дәрес
барышы
1. Оештыру
Исәнләшү
Ук.
– Исәмесез, хәерле көн, укучылар һәм безнең кунуклар!
-
Исәнмесез!
Ук.
– Бүгенге көн сездә бары матур уйлар, якты хисләр генә тудырсын. Бу дәрес
сезнең өчен кирәкле һәм файдалы булсын.
2. Дәреснең
төп өлеше
1) Ук.
Минем сезгә мультфильмнан бер өзек күрсәтеп китәсем килә.Игътибар белән
карагыз һәм өзек нинди әсәргә охшаганын әйтергә әзерләнегез.
(“Цветик-семицветик” )
Укучылар. “Болын
патшасы”әсәре
2) Ук.
Бу әсәрне кем язган?
-
Нәбирә Гыйматдинова.
Ук.
Кем Н.Гыйматдинова турында сөйли?
-
Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова 1956нчы
елның 20нче октябрендә Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында туа. 1971нче
елда Иванова шәһәрендә һөнәр училещесында укый. Казанга кайткач, Казан дәүләт университетының
ңурналистика факулҗтетын тәмамлый. Ул проза жанрында
иҗат
итә. Беренче хикәяләре “Йолдызлы кичтә”, “Таңсылу”.
3) Ук.
Укучылар, миңа булышыгыз әле, кроссворд чишәргә.
Ук.
Нинди сүзләр килеп чыкты. (Айсылу һәм Рәсим). Бу “Болын патшасы” әсәрендә төп
геройлар.
4) Ук.
Әсәрнең эчтәлеген искә төшерү өчен текстан бирелгән җөмләләрне табып укыгыз.
-
Рәсимнең аяклары авырта.
-
Айсылуның Рәсим янына килүе.
-
Рәсим белән Айсулының сөйләүе.
-
Айсылу Рәсимне елга буена алып бара.
-
Айсылуның Рәсимне юатуы
-
Рәсимнең аякка басуы
5) Ук.
Бу әсәр нәрсә турында?
-
Бу әсәр Айсылу турында. Ул чын дус. Ул
үзенең тырышлыгы белән күрше малаен, Рәсимне, аякка бастыра. Айсылу аның
терелүенә бик шатлана.
6) Ук.
Кешеләр нинди сыйфатларга ия булуын, сез сыйныфта яфракларны тапкач белерсез.
Кем күбрәк таба, шул җиңүче була.
Укучылар
тапкан сүзләрне укыйлар.
7) Ук.
Бу сыйфатларның кайсысы Айсылуга туры килә? Әйтегез әле.
-
Тырыш, чибәр, акыллы, тәрбияле, сөйкемле,
эшчән, әдәпле, тыйнак, ягымлы, батыр.
8) Ук.
Сез үзегез нинди дус сайлап алыр идегез? Тадлицадагы сүзләрне кулланып сөйләп
күрсәтегез әле.
9) Ук.
Укучылар сезнең дусларыгыз бармы? Сөйләгез әле.
Минем
дустым бар. Аның исеме ____________ . Аңа ______ яшь. Ул ___ нчы(нче) сыйныфта
укый. Ул биергә, җырларга, китаплар укырга ярата. Ул ягымлы, ярдәмчел, акыллы
кыз. Ул һәрвакыт авыр вакытта ярдәм итәргә тырыша. _________ чын дус.
10) Ук.
Кешегә дуслар һәрвакыт кирәк. Дуслык турында әйтемнәр һәм мәкальләр бик күп.
Мин сезгә мәкальләр бирәм, ләкин мин аларны бутаганмын. Укучылар, миңа
булышыгыз әле, аларны дөрес төзергә.
-
Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.
-
Дус авырлыкта беленер.
-
100 сум акчаң булганчы – 100 дустың
булсын.
Ук.
Мәкальләрнең слайдтан өрес тәрҗемәсен табып укыгыз.
-
Нет друга – ищи, найдешь – береги.
-
Друг познается в беде.
-
Не имей сто рублей, а имей сто друзей.
11) Какие
вы дадите советы, для того чтобы сберечь дружбу:
-
Надо помогать друзьям
-
Друг-друга уважать и т.д.
3. Йомгаклау
Дәрескә нәтиҗә
Ук. Мин бүген дәресне
Афзалова шигыре белән тәмамларга телим.
Дога белмим, дисең, нигә?
Яхшылык – үзе дога.
Бар кеше изгелек кылса,
Яхшырыр үзе дөнья!
Изгелек ул – беркайчан да
Тузмый торган хәзинә.
Яхшылык эшлик һәрвакыт
Ул үзе бер дога.
Сез үзегез дә яхшы иптәш
булыгыз, сезгә дә яхшы кешеләр генә тормышыгызда очрасын.
Өй эше: күнегү 11 бит 59
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.