Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока по татарской литературе на тему Шәриф Камалның "Буранда" әсәренә анализ (7 класс)

Конспект урока по татарской литературе на тему Шәриф Камалның "Буранда" әсәренә анализ (7 класс)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Алабуга шәһәренең 9нчы урта мәктәбе

Ачык дәрес

Ш.Камалның “Буранда” хикәясенә анализ.



Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Рәсимә Шиһап кызы

[Выберите дату]










Тема: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясенә анализ.

Әсәрдә геройның хисләренә бәя бирү.

Хәлиуллина Рәсимә Шиһаповна, Алабугадагы 9нчы мәктәпнең югары категорияле укытучысы.

7 нче сыйныфта А.Яхин методикасы буенча үткәрелгән әдәбият дәресе-конспекты.

Максат:-- әдәби алымнарны, әдәби төрләрне кабатлау;

--әсәрнең сюжетын сөйли белергә, хикәяне өлешләргә бүлеп алар арасындагы бәйләнешне табу, анализлау;

--кабатлау, метафора алымнарының мәгънәләрен ачыклау;

--геройның хисләрен ачыклау, аның кичерешләре турында уйларга Һәм сөйләргә өйрәнү, хисләргә бәя бирү;

--әсәрнең эчтәлеген, идеясен, темасын табарга,

--укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: язучының портреты, әсәрләре, иллюстрация, дәреслек,мәкальләр,плакат (хис төрләре), магнитофон, әниләргә багышланган әсәрләр

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

Исәнләшү, дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

  1. Яңа дәрескә әзерлек өлеше.Кабатлау өчен сораулар бирелә:

--Укучылар, сез нинди әдәби төрләрне беләсез?

Җавап:-- Әдәби төрләр өчәү: чәчмә,тезмә,драма төре

--һәр төрнең жанрларын атагыз.

Җавап:--Чәчмә төрнең жанрлары: хикәя, повесть, роман һ.б;

Тезмә төрнең жанрлары: шигырь, поэма,баллада һ.б

Драма жанрлары:комедия,трагедия,драма,водевиль һ. б

---Өйрәнелгән әсәрләрдә нинди әдәби алымнар белән таныштык?

Җавап:--Чагыштыру, каршылык,гипербола,кабатлау,метафора алымнары белән таныштык.

--Шәриф Камал кем ул?

--Ул –язучы һәм драматург,чөнки чәчмә һәм драма әсәрләре язган.

--Аның нинди әсәрләрен беләсез?

--Ш.Камалның “Акчарлаклар”, “Матур туганда”, “Сукбай”, “Буранда”, “Хаҗи әфәнде өйләнә” һ.б

--Хикәя дип нинди әсәр атала?

--Кечкенә вакыйгаларны үз эченә алган кечкенә күләмле чәчмә әсәр.

--“Хис” сүзен ничек аңлыйсыз?

--Хис ул—тойгы, кичереш дигән сүз. Хис кешенең йөрәгендә туа һәм йөрәктән чыга. (плакатта “йөрәк” рәсеме ясалган, аның тирәсендә хисләрнең төрләре язылган, укучы шуңа карап сөйли)

Кеше күңелендә бик күп төрле хисләр туарга мөмкин:үкенү,сагыну,дуслык,ярату,нәфрәт,ачу,кайгыру,шатлану,горурлану һ.б. Хис туар өчен нинди дә булса сәбәп булырга тиеш. Хисләр төрле булгач, аның сәбәпләре дә төрле була.

--Димәк ,без “Буранда” хикәясендә геройның хисләрен,аның сәбәбен ачыкларбыз.

3)Әсәргә анализ ясау.

а ) хикәянең сюжетын 1-2 укучы сөйли.

б )сюжетны төп һәм ярдәмчел вакыйгаларга бүләбез.

Төп вакыйгалар:

--Мостафаның дустына керүе

--юлга әзерләнү

--буран булуга карамастан, юлга чыгуы,уйлары,

--әнисенең үлеме.

Ярдәмче вакыйгаларны табу:

--бала елау

--көчле буран

--төн үтеп, таң ату.

Укытучы:-- Төп һәм ярдәмче вакыйгалар үзара нинди алым белән бәйләнгән?

Укучы:--Бу вакыйгалар кабатлау алымы белән бәйләнгәннәр, кабатлау алымы әсәрнең иң кирәкле эчтәлеген, мәгънәсен ачарга ярдәм итә.

Укытучы:--Кабатланган вакыйгаларны табып, кычкырып укыйбыз.

(Буран, бала елау урыннарын укучылар табып укыйлар).

Укытучы:--Ярдәмче вакыйгалар әсәрдә нинди роль үти?

Алар Мостафага ничек тәэсир итә?

Укучы:-- Бу вакыйгалар метафора ролен үтиләр.

Бала елаү—Мостафа әнисен искә төшерә, аны шул төнне үзгәртә.Чөнки ул моңарчы гамьсез, кешедән көлә торган,кеше сөйләгәнгә ышанмый, тыңламый торган салкын җанлы кеше була.Яшь ана-Гайшә төне буе бала янында була,аны юата ,тынычландыра, җитмәсә ире,кунагы өчен дә борчыла.Мостафа минем әнием дә шулай төннәрен йокламыйча мине юаткандыр, борчылгандыр,яраткандыр дип уйлый башлый.

Буран бер көчәя,бер тынгандай була, аннан тагын көчәя.Буран геройның авыр хисләрен, анасы турында уйларын көчәйтә.

Таң ату—Мостафаның авыр хисләреннән арынуы,хатасын аңлавы,һәм тизрәк,бүген үк әнисе янына кайтып,аннан гафу үтенергә теләве.



Укытучы:--Хикәядә вакыт белән бәйле вакыйгаларны табыгыз,шулар аша геройны хисен,хиснең сәбәбен табыгыз.

Укучы:--Вакыт белән бәйле вакыйгалар:Мостафаның үткәннәрне искә төшерүе һәм бүгенге көне.

Ул бала чагын, әнисеннән көлүен,көл сибүен,аннан бизүен,салкынлык күрсәтүен үскәч тә барып хәлен белмәвен,гафу үтенмәвен искә төшерә. Бу уйлар аның күнелендә газаплы үкенү хисе тудыра. Бу хиснең сәбәбе- әнисен рәнҗетү.Бүгенге көне—дустында төн кунуы,юлга чыгуы,тизрәк әнисеннән гафу үтенергә теләве,күрешергә теләве,әнисенең үлеме.Мостафа әнисе белән күрешә алмый,соңгы минутында да баласы турында уйлаган ана үлеп китә.Бу вакыйга геройга нык тәэсир итә.Аның хәсрәте,кайгысы (хисе) бик көчле.Хиснең сәбәбе—моңарчы гафу үтенмәве, ул соңга калды.

Укытучы:--Мостафага һәм әнисенә бәя бирегез.

--Мостафа салкын бәгырьле,анасын рәнҗеткән бәхетсез,мескен кеше.Әнисе бала җанлы,мәрхәмәтле ,кичерә белүче,гомер буе Мостафаны сагына ,ярата ,чөнки бала ана өчен бик кадерле.

Укытучы:--Укучылар, хикәянең төзелешенә игътибар итегез әле, башы ничек башлана,ахыры ничек бетә? Аларны аермасы һәм охшашлыгы нәрсәдә?

--Хикәянең башында яшь бала елый ,аны юатучы әнисе бар,ахырда—Мостафа елый.Ул инде зур кеше , ләкин анасы өчен ул да барыбер бала,аны инде юатучы юк.

Укытучы:--Хикәя азагында фигыль нинди заманда бирелгән һәм нинди мәгънә төсмерен аңлата?

-- Фигыльләр үткән заманда бирелгән(керделәр,үпкәләгән иде,карый алмый иде һ.б), мәгънәсе:эш инде үтте,Мостафа соңга калды.

Укытучы:--Мостафаның елый башлавы,аннан акрып-акрып елавы ни өчен кабатланып бирелгән?

--Аның хәсрәт хисен арттыру өчен, кайгысының көчле икәнен күрсәтү өчен.Ул үзенең бәхетсезлегеннән елый.

Укытучы:--Әсәрдә тагын арттыру алымы да бар .Буран котыруы,төн буе бала елау,авыр уйлар,ананың үлеме дә бер көндә булган хәлләр.Билгеле,автор хикәяне башка төрле итеп үзгәртә алыр иде.Ләкин ул аны үзе теләгәнчә язган.Авторның тормыштагы чынбарлыкны хыялдагыча үзгәртеп,арттырып сурәтләвен романтизм диләр.(романтизм сүзенең аңлатмасы тактада языла).

--Укучылар ,әсәрнең эчтәлеге нәрсә турында микән?

--Әсәрнең эчтәлеге Мостафаның хисләре,кичерешләре турында ,чөнки хис кенә ачыла.

Укытучы:--Бу әсәр белән язучы нәрсә әйтергә теләгән? Авторның идеясен табыйк.

--Автор әниегезне беркайчанда рәнҗетмәгез, мәңге бәхетсез булырсыз һәм бу бәхетсезлектә сезгә беркем дә ярдәм итә алмас,ди.

Укытучы:--Әсәрнең темасын хикәянең исеменнән табыйк.Буран—метафора буларак кулланылган.Ул геройның хисләрен көчәйтә,дидек.Буран кешене юлда адаштырырга һәм кешене бәхетсезлеккә дучар итәргә мөмкин (өшергә,туңып үләргә дә мөмкин).Әсәрнең темасы—тормыш юлында адашкан ялгыз кешенең бәхетсезлеге,мескенлеге.

Укучылар,бу әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?

--Әсәр безне әниләрне бер кайчанда авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәскә,аларны яратырга,хөрмәт итәргә,миһербанлы,шәфкатьле булырга өйрәтә.

Укытучы:--Әйе,бик дөрес.Татар халкында аналар турында әйтелгән матур,тирән мәгънәле гыйбарәләр,мәкальләр бар.Әйдәгез,шуларны укып аңлатма биреп карыйк әле.(плакатта язылган мәкальләрне укучы үзе белгәнчә аңлата).

              1. Ана—бөек исем.(Һ.Такташ)

              2. Ана күңеле балада,бала күңеле далада.

              3. Анага бала алтыда да бала,алтмышта да бала.

              4. Җәннәт—аналарның аяк астында.(Өстәмә аңлатма: Пәйгамбәребез Мөхәммәт салли—аллаһу галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дигән: “Әлҗәннәтү тәхтә әкъдәмил үммәһәти”,ягъни “Җәннәт—аналарның аяк астында”.Җәннәткә керү юлы—ананы хөрмәтләү,олылау,картлык көннәрендә тәрбияләү.Ана хакы—бөек хак.)

              5. Анаңны рәнҗетсәң,бәхетсез булырсың.

              6. Ана сөте белән кермәгән,тана сөте белән кермәс.( Галимнәр фикеренчә,ана баласын кимендә ике ел имезергә тиеш,чөнки ана балага күкрәк сөте аша үзенең әхлагын,рухи байлыгын,әдәбен бирә.Тәрбиянең 80% күкрәк сөте аша керә,бары тик 20% гына уку,уеннар,төрле күнегүләр аша керә икән. )

Укытучы:-- Укучылар,ана һәм бала темасына багышланган нинди әсәрләр укыганыгыз яки ишеткәнегез бар?

--“Сак-Сок”бәете,легендалар, Ә.Еники “Матурлык ” һ.б (Алабуга шагыйрәсе Дибәҗә Каюмованың “Аналарның кулын үбик”нәсере сәнгатьле итеп укыла.)

Магнитофон язмасында җыр тыңлана:

Синең куллар”(Илһам Шакиров башкаруында.)

4 ) Йомгаклау,билгеләр кую.

Өй эше: “Минем әнием” темасына инша язып килергә.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 29.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров589
Номер материала ДВ-296473
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх