VI сыйныфта
укучы рус балаларына - татар теле
Сәлахова
Р.А., Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты
мәгариф идарәсе укыту-методик булегенең милли мәгариф буенча методисты;
Дәреснең
темасы: Мин өйдә – булышчы.
Максат:
1.
Белем бирү максаты (предмет нәтиҗәсе):
Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын сөйләмдә
куллана белүне камилләштерү.
2.
Үстерү максаты (метапредмет нәтиҗәсе):
Укучыларның сөйләм байлыгын арттыру, фикерләү мәләтен үстерү. Үзара аралаша белү
мөмкинлекләрен үстерү. Үз хезмәтеңне бәяли белергә өйрәтү.
3.
Тәрбияви максат (шәхескә юнәлдерелгән
нәтиҗә): Эшчән, ярдәмчел булырга, әти-әниләргә,
өлкәннәргә булышырга теләк уяту. Бер-береңә матур итеп эндәшә, матур сөйләшә
белү күнекмәләрен үстерү.
Укытучының
планлаштырылган нәтиҗәләре.
Шәхси
УУГ:
-
укуга карата кызыксыну хисе;
-
укучы ролен үзләштерү;
-
нәтиҗәләргә анализ һәм үзконтроль;
Метапредмет
нәтиҗәләр.
Регулятив
УУГ:
-
укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга
өйрәнү;
-
укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген
тикшерү;
Коммуникатив
УУГ
-
иптәшләренең сөйләмен тыңлый һәм аңлый
белү;
-
парларда эшли белү;
Танып
– белү УУГ:
-
укытучы биргән сорауларга дөрес һәм
аңлаешлы җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү.
Җиһазлау:
дәреслек, компьютер,
интерактив такта, презентация,
сүзлекләр, биремле карточкалар.
Дәрес
барышы
I.
Мотивлаштыру.
1.
Дәресне оештыру (исәнләшү,
укучыларның хәлләрен сорашу)
-Исәнмесез,
укучылар!
-
.......
-
Хәлләрегез ничек?
-........
-
Рәхмәт, минем дә хәлләрем бик яхшы. Дәресебезне башлыйбыз.
2.
Өй эшен тикшерү
-
Укучылар, сез бирелгән шарт фигыльләр
белән җөмләләр төзергә тиеш идегез. (җырласаң, биемәсә, көлсәк, бармасаң,
яумаса, китсәгез, кайтмасам). Әйдәгез, өй эшләрегезне тыңлап үтик.
3.
Уку мәсьәләсен
кую.
-
Экрандагы шигырьләрне игътибар белән
укыгыз. Бу шигырь нәрсә турында? (Слайд 1)
Әни
утыртты гөлләр
Алар үсә зур булып,
Утыралар ямь биреп,
Бөтен өебез тулып
Мин аларга су сибәм
Яки иртән. Я кичен,
Әниемә булышам
Эш аз булсын өчен.
|
Әни
пәрәмәч пешерә
Вак итеп тәмле итеп
Без табында чөй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп
Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга
Үзең эшләгәч тәмле ул
Кирәк эшләп ашарга
|
Укытучы:
- Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәбез.
-
Әнигә булышу турында.
-
Әйе, укучылар, без бүгенге дәрестә әнигә булышу
турында сөйләшербез.
II.
Уку мәcьәләсен
чишү.
-
Укучылар, сез әти-әниегезгә ничек булышасыз? (үз җавапларын бирәләр)
-
Ә хәзер тактага карагыз әле. Бу рәсемнәрдә малай нишли? (Слайд 2)
Укучылардан
көтелгән җаваплар:
-
Малай идән суырта.
-
Малай тузан сөртә.
-
Малай кер үтүкли.
-
Малай чүп чыгара.
-
Малай идән себерә.
-
Малай ашарга пешерә.
-
Малай урынын җыя.
-
Малай идән юа.
-
Малай сеңлесенә булыша.
Укытучы:
- Укучылар, бу җәмләләрне ничәнче затта
кулландык? Ә хәзер беренче затта кулланып карыйк әле. Җөмләләр үзгәрерме?
Укучылардан
көтелгән җаваплар:
Мин
идән суыртам. (бу формада җавапларын дәвам итәләр)
Укытучы:
- Укучылар, дустыгыздан сорагыз әле, ә ул сезгә җавап
бирсен.
(Слайд
3)
Спросите
у товарища, помогает ли он маме:
-
что он делает?
-
поливает ли он цветы?
-вытирает
ли он пыль?
-
подметает ли пол?
-
заправляет ли постель?
-
Укучылар, тактага карагыз әле. Диалогларга кирәкле
репликаларны өстәп, үзара сөйләшегез. ( бу эш төре группаларда эшләнә, барлыгы
3 группа) (Слайд 4)
1.
- Коля, син өйдә булышасыңмы?
-
........ .
-
Нәрсә эшлисең?
-
...... .
-
Син тагын кемгә булышасың?
-
......... .
2.
- Ләйлә, син аш пешерә беләсеңме?
-
....... .
-
Тагын нәрсә пешерә беләсең?
-
...... .
-
Син торт пешерә беләсеңме?
-
.....
3.
– Азат, син дәү-әниеңә ничек булышасың?
-
..... .
-
Чәкләргә су сибәсеңме?
-
..... .
-
Сиңа дәү-әниеңә булышырга ошыймы?
-
...... .
Укытучы:
- Бик әйбәт җавап бирдегез. Әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Сүзләр адашканнар,
дөрес итеп җөмләләрне төзергә кирәк. (Слайд 5)
Мин
тәлинкә ашыйм.- мин тәлинкә юам
Син
идән пешерәсең.- син идән себерәсең
Син
аш юам.-син аш пешерәсең
Син
китап себерәсең. –син китап укыйсың
(укучылар
җөмләләрнең дөрес формасын әйтәләр)
-
Дәресебезне дәвам итәбез. Аерым сүзләрдән
җөмләләр төзегез. (Слайд 6)
Без,
эшчән, түгел, балалар, ялкау, без.
Кунаклар,
килә, җыештырабыз, шуңа күрә, өй , бүген, безгә.
Мин,
булышам, әнигә.
Барлык,
тырыш, эшчән, балалар, сыйныфта, һәм, безнең.
-
Дәвам итәбез. Бирелгән җөмләләрне дәвам
итегез. (Слайд 7)
Мин
бүген булыша алмый, чөнки ...
Мин
савыт-саба юа алмыйм, чөнки ...
Мин
тырыш кыз, чөнки ....
Мин
әнигә булышам, чөнки ......
Әнинең
өйдә эше күп, шуңа күрә ...
-
Ә хәзер укучылар тәрҗемә итеп алыйк әле. (Слайд
8)
Как
скажете о том, что:
-
дома очень много работы;
-
вы помогаете маме;
-
вы умеете варить суп;
Как
попросите сестренку:
-
быстрее одеться;
-
подмести пол;
-
отвести братика в детский сад;
-
поставить чайник;
-
Сезнең
өстәлегездә карточкалар, анда төрле хәрефләр бирелгән, ул хәрефләр буталган
буталган, алардан булышу темасына караган сүзләр төзергә кирәк.
Слайд
9
и,ә,д,
н, с, р,е,е, б, ә- идән себерә
к,е,р,а,ю-
кер юа
с,с,а,а,ю,в,ы,т,б-
савыт-саба юа
ү,т,к,ү,и,л,р,е,к-
кер үтүкли
ч,р,т,а,и,т,с,а,р,б,г,ң,е,ә,ә,р-
бәрәңге читарта
ш,е,п,а,ш,р,е,ә-
аш пешерә
с,с,у,и,б,ә-
су сибә
с,т,у,з,ө,р,т,а,н,ә
- тузан сөртә
б,з,е,б,л,ы,ч,л,р,а,ы,ш,у,-
без булышчылар
-
Укучылар, бик дөрес җавап бирдегез.
III.
Рефлексия
-
Әйдәгез, дәресебезгә йомгак ясыйк.
Укучылар без бүгенге дәресебездә нәрсә турында сөйләштек?
Без
кемнәргә булышабыз? Ничек булышабыз? (укучылар җавап бирәләр)
Өй
эше.
1.
“Мин өйдә зур булышчы” темасына хикәя язып
килергә.
2.
Тема буенча диалог төзергә.
3.
Мәкаль
табып килергә.
-
Сезнең алдыгызда карточкалар бар, үзегезгә
бәя бирегез әле. Сез бүгенге дәрестә ничек эшләдегез? Ничек катнаштыгыз?
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.