Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока по теме ”Шәфигулла агай”Фатих Әмирхан
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Конспект урока по теме ”Шәфигулла агай”Фатих Әмирхан

библиотека
материалов


Күтәмә урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомум белем учреждениесе







Тема:Фатих Әмирхан”Шәфигулла агай” хикәясен өйрәнү.




Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сафина Гөлчәчәк Мингата кызының

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан

ачык дәреснең план-конспекты


























Дәреснең темасы: Фатих Әмирхан”Шәфигулла агай” хикәясен өйрәнү.

Проблемасы: Яңа җәмгыять белән иске җәмгыять арасындагы

каршылык. Шәфигулла агайның яңа җәмгыять

шартларына яраклашуы.


Дәреснең максаты: 1.Фатих Әмирхан “Шәфигулла агай” хикәясенең

эчтәлеген ачу .Әсәргә анализ ясау өчен әсәрдә

күтәрелгән проблеманы ачыклау.

2.Мөстәкыйльуку күнекмәләрен үстерү.

эпик әсәргә анализ ясарга өйрәтү.

б. сүзлек белән эшләү күнекмәләрен булдру.

в. сүзлек байлыгын арттыру.

г. төп геройга характеристика бирү алымнарын

өйрәтү.

д. дәреслек белән эшләү күнекмәләрен булдыру.


3. Укучыларда белемгә омтылыш уяту.Шәхес

буларак тормышта үз урыныңны табарга өйрәнү.


Материал: Әдәбияттан хрестоматия : татар телендә урта гомуми

белем бирү мәкт. 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек /

А.Г.Әхмәдуллин Ф.Г.Галимуллин. Казан: Мәгариф, 2005.


Сүзлекләр: “Гарәпчә-татарча-русча алынма сүзлеге”К.З.хамзин,М.И.

Махмутов,Г.Ш.Сафиуллин:Татаркое книжное издательтво.

Казан. 1965 ел.-853 б.


Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.Өч томда,III том./ И.А.

Абдуллин,С.Б.Вахитова,Ф.М.Газизова,Л.Р.Гайнанова,

Ф.Ә.Ганиева,М.Г.Мөхәмәдиев,Ш.С.Ханбикова,Р.Г.

Әхмәтянов-Казан,Татарстан китап нәшрияты,1981.-832 б.


Җиһазлау: Фатих Әмирхан портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе,

тест.




Дәрес планы.

I.Оештыру өлеше:

1) исәнләшү;

2) уңай психологик халәт тудыру;

З) күргәзмәдәге китапларга игътибарны юнәлтү;


II. Өй эшен тикшерү.

  1. Фатих Әмирханның тормыш юлы,иҗаты турында мәгълүмат

бирү.

  1. Шәфигулла агай “ хикәясенең язылу стилен күрсәтү.



III. Актуальләштерү.

1) Фатих Әмирханның иҗаты буенча тест үткәрәү;

2) “Шәфигулла агай” хикәясенең эчтәлеген сөйләү;


IV. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

  1. сүзлек өстендә эш;

  2. эпик әсәргә анализ үрнәге буенча “Шәфигулла агай” хикәясенә анализ бирү;

  3. Фатих Әмирханның “Шәфигулла агай” хикәясе буенча әңгәмә

уздыру;

  1. Фатих Әмирханның “Шәфигулла агай” хикәясендәге проблеманы ачыклау,идеясен билгеләү;

  2. образларга характеристика бирү;

  3. хикәядәге тел-стиль үзенчәлекләрен күрсәтү;


V. Ныгыту.

Укучыларның әсәргә карата булган фикерләре белән уртаклашу;


VI.Йомгаклау.Әсәрнең автор иҗатында тоткан урынын билгеләү;


VII. Бәяләү. Дәрестә актив катнашкан укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

VIII. Өй эше бирү. Фатих Әмирханның “Шәфигулла агай” хикәясенә бүлекләп иллюстрацияләр ясарга.























Дәреснең план-конспекты.


Дәреснең темасы: Фатих Әмирхан”Шәфигулла агай” хикәясен өйрәнү.

Проблемасы: Яңа җәмгыять белән иске җәмгыять арасындагы

каршылык. Шәфигулла агайның яңа җәмгыять

шартларына яраклашуы.


Дәреснең максаты: 1.Фатих Әмирхан “Шәфигулла агай” хикәясенең

эчтәлеген ачу .Әсәргә анализ ясау өчен әсәрдә

күтәрелгән проблеманы ачыклау.

2.Мөстәкыйльуку күнекмәләрен үстерү.

а.эпик әсәргә анализ ясарга өйрәтү.

б. сүзлек белән эшләү күнекмәләрен булдру.

в. сүзлек байлыгын арттыру.

г. төп геройга характеристика бирү алымнарын

өйрәтү.

д. дәреслек белән эшләү күнекмәләрен булдыру.


3.Укучыларда белемгә омтылыш уяту.Шәхес

буларак тормышта үз урыныңны табарга өйрәтү.


Материал: Әдәбияттан хрестоматия : татар телендә урта гомуми белем

бирү мәкт. 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек / А.Г.Әхмәдуллин.

Ф.Г.Галимуллин. Казан: Мәгариф, 2005.


Сүзлекләр: “Гарәпчә-татарча-русча алынма сүзлеге”К.З.хамзин,М.И.

Махмутов,Г.Ш.Сафиуллин:Татаркое книжное издательтво.

Казан. 1965 ел.-853 б.


Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.Өч томда,III том./ И.А.

Абдуллин,С.Б.Вахитова,Ф.М.Газизова,Л.Р.Гайнанова,

Ф.Ә.Ганиева,М.Г.Мөхәмәдиев,Ш.С.Ханбикова,Р.Г.

Әхмәтянов-Казан,Татарстан китап нәшрияты,1981.-832 б.


Җиһазлау: Фатих Әмирхан портреты,әсәрләреннән китап күргәзмәсе,

тест.


Дәрес планы.

I.Оештыру өлеше

1) исәнләшү -Исәнмесез.хәерле көн укучылар!


2) уңай психологик халәт тудыру Кәефләрегез яхшымы? Барыбыз

өчен дә бүгенге көн чынлап та хәерле булсын,

шатлык-куанычлар гына алып килсен .Шундый яхшы

теләкләрбелән әдәбият дәресен башлыйбыз.

II. Өй эшен тикшерү.

  1. Фатих Әмирханның тормыш юлы,иҗаты турында мәгълүмат

бирү.

Бүген без сезнең белән Фатих Әмирханның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.Башта Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗатындагы кайбер үзенчәлекле якларына тукталырбыз һәм аның“Шәфигулла агай”хикәясен өйрәнербез.Ә хәзер өй эшен тикшерик.

( Фатих Әмирхан 1886 елның1(13) гыйнварында Казанның Яңа бистәсендә алдынгы карашлы Зариф Мулла гаиләсендә дөньяга килә.җиде яшендә аны яңа бистәдәге башлангыч мәдрәсәгә укырга бирәләр.Үткен.зирәк акыллы Фатих мәдрәсә белеменнән генә риза булмыйча,үзлегеннән русча да белем ала. Фатих Әмирхан талантлы прозаик һәм драматург, үткен телле сатирик һәм юмор остасы, нечкә зәвыклы әдәби тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист булып танылды.1924 елда, гореф-гадәтләрне бозуны тәнкыйтьләп, "Шәфигулла агай" исемле сатирик повесть яза. )

2)“Шәфигулла агай “ хикәясенең язылу стилен күрсәтү.

Рәхмәт укучылар”Шәфигулла агай”хикәясенең язылу стиленә игътибар итик әле.Укучылар сез ничек уйлыйсыз?

(Фатих Әмирхан бу хикәясендә наданлыкны көлү чараларын

кулланып тәнкыйтьли,белемсезлеккә каршы сатира чаралары белән көрәшә.Тел-стиленнән көлү монда югары дәрәҗәдә.)


III. Актуальләштерү.

1) Фатих Әмирхан иҗаты буенча тест үткәрү.

Ә хәзер Фатих Әмирханның иҗаты буенча тест үткәрәбез.

Ф.Әмирхан кайда туган?

а) Казан

ә)Яуширмә авылы

б)Самара

в)Оренбург


Ф.Әмирхан әдәби эшчәнлеген кайсы әсәре белән башлап җибәрә?

а)“Картайдым”

ә)“Татаркызы”

б)“Гарәфә кич төшемдә”

в)“Хәят”

Ф.Әмирхан ничәнче елда туган?

а)1890

ә)1900

б)1886

в)1876


Ф.Әмирхан кайда белем ала?

а)Иж Буби мәдрәсәсендә

ә)Мөхәммәдия мәдрәсәсендә

б)Күл буе мәдрәсәсендә

в)Галия мәдрәсәсендә


Әдип җаваплы сәркатип булып эшләгән балалар журналы

а) “Ак юл”
ә) “Балалар бакчасы”
б) “Тәрбиятел-әтфаль”


Г. Тукай һәм Г. Камал белән берлектә Ф. Әмирхан чыгарган
сатирик журнал.
а) «Ялт-Йолт»

ә) «Карчыга»
б) «Туп»

в) «Чүкеч»


Татар хатын-кызлары хокукларын да яклап чыккан әсәр.

а)”Хәят”

ә) "Татар кызы"

б) "Фәтхулла хәзрәт"

в) "Шәфигулла агай"


2) “Шәфигулла агай” хикәясенең эчтәлеген сөйләү.

(Шәфигуллаагайфабрика әшчесе,авылдан килеп,моңарчыхатыны,өч-дүрт баласы белән тынычкынаяшәп ятканбер адәм.үзен сознателныйга санап,хатанында,балаларын да”агартырга тырыша.”Икелеккә”,кичәге тормышка каршы көрәштә һәрчак алдынгы булырга тырыша.шуңа омтылып,һәрнәрсәне ихластан башкара.Хатыны белән“дурманлы никяхны”бозып, чын “красный никях” укыта,яңа туган баласына Володя исеме куша.Каралты-кураларын сатып Илич каберен күрергә мәскәүгә китә.)

IV. Яңа белем –күнекмәләр формалаштыру.

1.Сүзлек эше.

Тәүсыя.М// 1) Васыять итү.бер эшне тапшыру; киңәш

бирү.

М //.Завещание,препоручение,рекомендация

(616 бит)


Гафил сф. Сизми калучы,белми калучы,абайламый

калучы.Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр.

(Г.Тукай)

пр.д.Невнимательный,небрежный, беспечный,

беззаботный,нерадивый.(88 бит)


Нәзарәт// иск.кит.1.Күзәтү.Карау.Нәзарәт тәртибендә.

Абзый өйдә булгач,безнең өстәге гадәттән

тыш авыр булган нәзарәт тә бераз йомшый

төште.М.Гафури.

2.идарә.Хәзер,”Рус ведомосте газетасы-

ның хәбәренә күрә Мәгариф нәзарәтендә

[университетлар] өчен яңа устав эшләнеп

тәмам була икән.Ф.Әмирхан.(451 бит)


Шәһид с.1) Хак эш өчен сугышта үлүче.Булган

аңа шәһидләр каны(М.Гаф.)

2)Дин өчен үтерелгән прилаг 1)Погибщий

в борьбе за правое дело.2)Погибщий за

веру.(701 бит)


Сәркәтиб гф-ис. Секретарь ар-п. сущ. Секретарь

(525 бит)


2.Әсәргә анализ.

Әйдәгез ,бу әсәрнең жанрын билгеләп үтик.

( Бу әдәби әсәр хикәя жанрына карый,чөнки сөйләп бирүгә,хикәяләүгә нигезләнгән.катлаулы булмаганвакыйгаларны сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре.)

Хикәянең темасын билгелик.Ягъни без әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап табабыз.

( Хикәянең темсасы”Шәфигулла агай” Бу хикәядә яңа җәмгыять белән иске җәмгыять арасындагы каршылык сурәтләнә.Шулай ук Шәфигулла агайның яңа җәмгыять шартларына яраклашуы. )

Хикәянең сюжетына игътибар итик.Вакыйгалар үсешен,кульминацион ноктасын,чишелешен билгеләп китик

( Вакыйгалар үстерелеше-Шәфигулла агайның партейный булырга омтылып йөрүе; кульминациясе Шәфигулла агайның тәмам башы әйләнүе;чишелеше- Шәфигулла агай кылган гамәлләр аның наданлыгын, белем фәкыйрьлеген күрсәтәләр)

Хикәядә күренеп торган конфликт,ягъни каршылык бармы?

(Бар.Иске җәмгыять белән яңа җәгыять арасындагы каршылык.)

3.Әңгәмә.

Укучылар “Шәфигулла агай” хикәясе ничәнче елда язылган? (Фатих Әмирхан “Шәфигулла агай” хикәясен 1924нче елда язган.)

Хикәядә Шәфигулла агайның совет власте урнашкан көненнән алып, Ленинның күмелүенә кадәр кылган эш-гамәлләре сурәтләнә.Бу гамәлләр нидән гыйбәрәт?

( Шәфигулла агай русча татарчаны гына түгел,ә динсезлек белән динилекне дә бутый. Ул үзе сөйләмендә “Аллага шөкер!” дип әйтеп җибәрә шамаильләрне, дини өйрәтмәләрне “религиозный”дурман” дип атый. Хатыны белән “дурманлы никяхны”бозып, чын “красный никях” укыткач , Шәфигулла агай башкалар алдында: “Мая жина - ни чиркәүни жина, ә настояшши сәвитски жина”, дип күкрәккә сугып, “примир булдым” * дип йөрүе дә моңа мисал.

Шәфигулла агай балалары,хатыны ,партия кешеләре белән ничек сөйләшә?

(Шәфигулла агай теле кем белән сөйләшүенә карап,төрле үзгәрешләр кичерә. Үзбалалары һәм партия кешеләре белән сөйләшкәндә аның теле йомшак, хәйләкәр; хатыны белән сөйләшкәндә кырыс.)


4 Проблеманы ачыклау,идеясен билгеләү;

Яңа җәмгыять белән иске җәмгыять арасындагы

каршылык. Шәфигулла агайның яңа җәмгыять

шартларына яраклашуы.

Идеясе: Төп герой аша теләсә нинди җәмгыятьнең ни-

гезен шәхес тәшкил иткәнен,кеше мәнфәгатьләре

алгы планда торырга тиешлеген.яңа җәмгыятьтә

бу яктан хата фикер тууын төшендерү.

5.Образларга характеристика.



Төп образның исеме

Башка кешеләргә мөнәсәбәте

Цитаталар

Шәфигулла агай

аңсызлар,несознатель

ныйлар дигән мөнәсәбәттә.

Почти алтмыш яшенә достигать иткән татарин-рабочий Шәфигулла әле недавно гына партиягә записаться иткән булса да, религиозный дурманнарны к чорту җибәреп, полный сознательность проявить итте

Сыйфатлары

Катыныныңбисмиллалы бумагасын кусокларга рвать итеп, рабочий публика арасына алып килеп таптады.

Новорожденный ребенкасына Владимир куштырды.

Ясалма тормышка яраклашучы,надан һәм ахмак.




Ярдәмче образның исеме

Башка кешеләргә мөнәсәбәте

Цитаталар

Сәрвиҗамал

Картының кыланышларына аптырый.ә калган кешеләргә мөнәсәбәте әйбәт.

-Карт эт,котырынды бит..Егерме ел торган хатыны ярамый башлады бит.

Сыйфатлары


Ихтыяр көче җитми

Рәхимов һәм Михайлов

Халыкны “Интерноционал рухта тәрбияләргә” теләүчеләр

Рәхимов ибдәш әйтә:”красный быт”төзеп тора башламыйча,иске симйәне җимермичә торып,сезнең хич береңез коммунист була алмый.чын сознателни була алмый”,-ди.

6.Тел-стиль үзенчәлекләре

Укучылар,поэмадан сурәтләү чараларын табып алыйк әле.

(Бу хикәядә метафоралар һәмфразиологик әйтелмәләр кулланылган.

Метафоралар: төче шатлык,ләззәтле рух,татлы төчелек

Фразиологик әйтелмәләр:борын йомшару,күк җылау)


V. Ныгыту.

Укучыларның әсәргә карата булган фикерләре белән уртаклашу.


Укучылар әсәргә карата сездә нинди фикерләр туды?

(Барлык эш –гамәл күмәкчелек ноктасыннан бәяләнә,аерым шәхеснең үз тормышына урын калмый.)

VI.Йомгаклау

Йомгаклап шуны әйтәсе килә.Әсәр автор иҗатыда эстетик идеалы югарылыгыннан бәяләнә , наданлыкның, мәдәни түбәнлекнең зыянын тәнкыйтьли.

Сез һәрвакыт белемгә омтылырга,җәмгыяькә кирәкле кешеләр булып үсеп җитеп,тормышта үз урыны гызны табарга тиешсез.


VII. Бәяләү. Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям.

VIII. Өй эше бирү: Фатих Әмирханның “Шәфигулла агай” хикәясенә бүлекләп иллюстрацияләр ясарга.Дәрес тәмам.Сау булыгыз!

1.Әдип туган төбәк

а) Казан шәһәренең Яңа Бистәсе

ә) Казан арты

б) Чистай өязе Яуширмә авылы

в) Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылы

2. Ф.Әмирхан булмаган шәһәр.

а) Казан в) Мәскәү

ә) Әстерхан г) Самара

б) Петербург

3. Әдип җаваплы сәркатип булып эшләгән балалар журналы

а) “Ак юл”

ә) “Балалар бакчасы”

б) “Тәрбиятел-әтфаль”

4. Ф. Әмирханның экзистенциализм, импрессионизм модернистик

агымнарының алымнарын, чараларын уңышлы файдаланып языл¬

ган романтик әсәре

а) “Кадерле минутлар”

ә) “Татар кызы”

б) “Бер хәрабәдә”

в) “Картайдым”

5. Ф. Әмирхан нинди иҗат тибы әдибе?

а) реалист ә) романтик

б) реалист-романтик

в) модернистик



Фатих Әмирхан иҗаты буенча тест үткәрү.

Ф.Әмирхан кайда туган?

а) Казан

ә)Яуширмә авылы

б)Самара

в)Оренбург

Ф.Әмирхан әдәби эшчәнлеген кайсы әсәре белән башлап җибәрә?

а)“Картайдым”

ә)“Татаркызы”

б)“Гарәфә кич төшемдә”

в)“Хәят”

Ф.Әмирхан ничәнче елда туган?

а)1890

ә)1900

б)1886

в)1876

Ф.Әмирхан кайда белем ала?

а)Иж Буби мәдрәсәсендә

ә)Мөхәммәдия мәдрәсәсендә

б)Күл буе мәдрәсәсендә

в)Галия мәдрәсәсендә




















*






Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 20.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров445
Номер материала ДБ-275924
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх