Конспект урока родного татарского языка
Инфоурок Родной язык КонспектыКонспект урока родного татарского языка

Конспект урока родного татарского языка

Скачать материал

Татарстан Республикасы

«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең

“2 нче урта гомумбелем  мәктәбе” муниципаль гомуми белем бирү

                                                   учреждениесе

 

 

 

Татар теле дәресе эшкәртмәсе

 

Тема:  Боерык  фигыльне өйрәнгәндә Ризаэддин     Фәхреддиннең хезмәтләрен куллану

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы: Осипова Людмила Ивановна


 

 

 

 

 

 

 

 

Февраль, 2015

Максат. Боерык фигыль темасын мәшһүр галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре ярдәмендә ныгыту, кулланырга өйрәтү.

Дәрес төре.

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту)

Методлар. Әңгәмә, демонстрация,   эзләнү-тикшеренү, нәтиҗә ясау, иҗади осталыкны күрсәтү.

Алымнар.  Сөйләм үстерү,  биремнәргә җавап эзләү, аларны үтәү, күмәк күнегүләр    эшләү,  мөстәкыйль эш.

Җиһазлау. Мультимедияле презентация.

Мастер-классның  план-конспекты

1 слайд (слайдларның фоны милли колорит белән эшләнгән)

Кунакларны Шөгер төбәге – Лениногорск җирлегендә сәламлибез.

Сыйныфка кунаклар кергәндә укучылар басып тора. Кунаклар урнашып беткәч, утыралар.

Укытучы.

Исәнмесез, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар! Сезне  республикабызда нефть чыгаручы төбәкләрнең бишеге булган Лениногорский каласында сәламлибез. Сез бүген шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә кунакта. Укучыларыбызның  да сезгә сәламнәрен җиткерәсе килә.

Укучылыр. (басып)  Исәнмесез! Хәерле көн сезгә.

Укытучы. Утырыгыз укучылар. Каршыда утыручы һәм җилкәдәш партнерыгызга елмаюларыгызны бүләк итегез дә, дәресне башлап җибәрик.

2нче слайд  ( Тема: Боерык фигыльне өйрәнгәндә Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрене  файдалану. Сыйныф: 5)

3 нче слайд  (Һава шары, аста утрау)

Укучылар, күз алдына китерегез: безгә 10 минуттан соң һава       шарына (слайдка күрсәтеп )утырып, океан эчендәге бер кеше дә яшәми торган утрауга сәяхәткә китәргә кирәк. Һәр кешегә үзе белән бары  тик 10 әйберне генә алырга мөмкин, әйдәгез, шуларның исемлеген төзик!( Укучылар төзиләр)

Ә хәзер  3 нәрсәне сызып ташлагыз, һава шарыбыз күтәрелеп китә алмый.( 3      не сызалар).Ләкин шарыбыз тиешле биеклеккә күтәрелә алмый. Тагын 4 әйберне ташлагыз. Шулай итеп, һәрберебездә иң кирәкле 3 әйбер генә калды.

        Шарыбыз күтәрелеп китте.

       4 нче слайд (шар күктә)

 

       ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

       Кемнең исемлегендә киемнәр бар?

       Кемнең исемлегендә дару бар?

       Кемнең исемлегендә күзлек бар?

       Кемнең исемлегендә ашамлыклар  бар?

       Кемнең исемлегендә телефон  бар? 

       (кайсы укучыда сорауга җавап, шулар баса, утыра)

       Әйтегез әле, ә кемнең исемлегендә китап бар? Басыгыз әле,  зинһар.

       5 нче слайд

Әйе, китап безнең тормышыбызда бик әһәмиятле урын алып тора, чөнки    китап – тәрбия , аң-белем, гыйлем чыганагы, ә “Гыйлем  күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы  дәрәҗәләргә ирешетерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер,”- дип яза мәшһүр галимебез Р.Фәхреддин үзенең “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабында.

6 нчы слайд (китап)

Мин дә бүген дәрескә Р.Фәхреддиннең “Үгет – нәсыйхәт” китабын алып      килдем. Бу китап, укучылар, сезнең яраткан китабыгызга әверелсен иде! Бөек галимебезнең бу китабы балаларга киңәшләр, үгет – нәсыйхәтләр бирү максаты белән язылган.

7 нче слайд - (слайдта үгет - нәсыйхәт сүзенең аңлатмалы сүзлектән   билгеләмәсе)

8 нче слайд (бүлекләрнең исемнәре)                    

Китап 7 бүлектән һәм бүлекчәләрдән тора. Бүген без “Укучы балалар”,“Китап уку”, “Укытучы”, “Гыйлем” бүлекләрен кулланачакбыз.

Барыбыз да бик яхшы беләбез, кемне дә булса өйрәткәндә, киңәшләр    биргәндә, укытканда, эш вакытында нинди фигыльләрне бик еш кулланабыз?

Балалар.

       Боерык фигыльләрне.

       Укытучы.

       Димәк, бүген кайсы фигыльләрне өйрәнүне дәвам итәбез? (Хор белән:

       боерык фигыльләрне)

       9 нчы слайд (Боерык фигыль – глагол повелительного наклонения)

       Бик дөрес, әйдәгез, боерык фигыльләрне искә төшереп китик әле!

       1 нче бирем. Модель Фрейер (өстәлләрдә БИРЕМ №1 дип язылган)

       (кәгазь битен 2 гә, аннан соң 4 кә бөкләгез, почмагын бөкләгез,

        шул ромбикка        боерык фигыль дип язып куегыз, 1 нче сул як өске

өлешкә – мәҗбүри характеристика, 2 нче уң як өске өлешкә – мәҗбүри   булмаган характеристика, 2 аскы өлешкә мисаллар, кире мисаллар языгыз)

       10 нчы слайд -  сезгә 2 минут вакыт бирелә (вакыт)

       Укытучы (вакыт беткәч)

       1 нче өстәлдән 3 нче укучы – мәҗбүри характеристика белән таныштыра.

       2 нче өстәлдән 2 нче укучы – мәҗбүри булмаган характеристика

       белән      таныштыра.

       3 нче өстәлдән 1 нче укучы – мисаллар белән  таныштыра.

       1 нче өстәлдән 1 нче укучы – кире мисалларны укып китә.

       Яхшы, бик зур рәхмәт!

       Без боерык фигыльләрне искә төшердек, мисаллар белән ныгыттык.

      

      Укытучы     

      Хәзер мин һәр төркемгә биремнәр тәкъдим итәм, сез бу җөмләләрдәге

      боерык   фигыльләрне табыгыз, мәгънәләрен ачыклагыз

       Нәтиҗә ясагыз. (биремнәр аерым битләрдә,  өстәлләрдә БИРЕМ №2

       дип язылган)

      1нче өстәлгә бирем:

       Гыйлемне һәрвакыт сөегез (киңәш), һичбер вакытта гыйлемгә

      тәкәбберлек  күрсәтмәгез(тыю).Сөйләшкән вакытта укытучылар белән

      әдәпле сөйләшегез (чакыру), аларны чын күңел белән

      сөегез(үтенеч).

      Сүзлек: сөегез – любите

                   тәкәбберлек – высокомерие

      Куллану өчен сүзләр:үтенеч (просьба), киңәш(совет),

      чакыру(призыв),     тыю(запрет),таләп(требование)

      2 нче өстәлгә бирем:

       Фикерләрне нурландырырлык, акылларны арттырырлык китапларны

       сайлап укыгыз  (киңәш), башкаларыннан ерак булыгыз (киңәш).

       Укытучыларның әмерен җиренә җиткереп үтәгез (таләп), тыйган эшләренә

       якын бармагыз(тыю).

       Сүзлек: арттырырлык - увеличивающие

                     нурландырырлык – здесь: очищающие

                     әмер – здесь: просьба, задание

                    җиренә җиткереп - здесь:до конца

                    тыйган – запрещенный

      Куллану өчен сүзләр:үтенеч (просьба), киңәш(совет),

      чакыру(призыв),     тыю(запрет),таләп(требование)

       3 нче өстәлгә бирем:

       Бер-берегез белән очрашкан вакытта йөзегездә куану билгеләре

       чагылсын (киңәш). “Балаларга үгет –нәсыйхәт” китабын укыгызчы

       (үтенү).

       Укытучыларга каршы килмәгез (таләп), аларның сүзләренә

       җан – тән белән иярегез (чакыру).

       Сүзлек: чагылсын – пусть отразится

                     каршы килмәгез – здесь: не конфликтуйте

                     җан-тән белән – всей душой

                    иярегез – здесь: исполняйте

        Куллану өчен сүзләр: үтенеч (просьба), киңәш(совет),

        чакыру (призыв),     тыю (запрет),таләп(требование)

       Укытучы (вакыт беткәч)

        1 нче өстәл - 4нче партнер җавап бирсен.

        2нче өстәл - 1 нче партнер җавап бирсен.

        3 нче өстәл -  партнер җавап бирсен.

        Укытучы. Димәк, боерык фигыльләр нәрсәне белдерә? (җыйнап,

        бер укучы    җавап бирә: төрле мәгънәләр белдерәләр)

   11 нче слайд.

Слайдда укучылар санаган боерык фигыльләрнең мәгънәләре бирелә

   1.Боеру, таләп, тыю

   2.Киңәш

   3.Теләк, өндәү, чакыру

   4.Үтенү, ялвару

   Укытучы.

        Җөмләдәге калын хәреф белән билгеләнгән фигыльнең нигезен

        табыгыз һәм зат-санда төрләндерегез.

        (биремнәр аерым битләрдә, өстәлләрдә БИРЕМ №3 дип язылган)

1.Һәрбер бала, бигрәк тә,үз мәктәбегезнең укучы балалары белән матур    яшәгез...

       2.Уеңда барлыкка килгән начар фикерләрне ку, яхшы фикерләрне тупла.

       3.Мәктәптән кайткач, әти-әниләрегезгә сәлам бирегез,

       китап- дәфтәрләрегезне билгеле урынга куегыз.

      Биремне карточкаларда бер-бер артлы эшлисез

      1-барлыкта төрләндерсен

      2-юклыкта төрләндерсен

      3-басымын куйсын

      4-җөмләдәге ролен  билгеләсен һәм нәтиҗә ясасын

      Укытучы.

      Алдагы нәтиҗәгә өстәп, тагын нәрсә әйтә аласыз?

      (кушымчалар ярдәмендә   зат, сан белән төрләнәләр, барлыкта һәм юклыкта

      кулланылалар, басым беренче иҗеккә төшә)

      Укытучы.

      Укучылар, хәзер сезгә сүзләр бирәм, шулардан

      сез бер үгет-нәсыйхәт төзергә тиешсез, бергәләп эшләгез!

      (ТИК –ТЭК- ТОУ, (биремнәр аерым битләрдә, өстәлләрдә

       БИРЕМ №4 дип   язылган) )

       1 нче өстәл. Укыгыз, хөрмәт итегез, яратыгыз, пычратмагыз.

       2 нче өстәл.  Языгыз, рәнҗетмәгез, саклап тотыгыз, сөйләшегез.

       3 нче өстәл.  Чиста тотыгыз, ихтирамлы булыгыз, кычкырып

       сөйләшмәгез,   сөртегез.

       Тикшерү. Һәр өстәлдән 1 әр укучы чиратлап укый.

       Укытучы.

       Рәхмәт, балалар.  Менә без никадәр кирәкле нәсыйхәтләр белдек.

       Аларны  белүдә безгә кем хезмәтләре ярдәм итте? (Хор белән:

       Ризаэддин Фәхреддин). Өстәп, ул хезмәтләр безгә

       нинди теманы өйрәнергә булышты? (Хор белән: боерык фигыль).

       Дәресебезнең әлеге өлешен мәшһүр галимебезнең сүзләре белән

      тәмамлыйк:

      12 нче слайд

      “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз. «Ни чәчсәң, шуны урырсың»  дип бабаларыбыз дөрес әйткәннәр.

Ризаэддин Фәхреддин

      “ Если сейчас  с чистым сердцем и любовью посеете зерна знаний и воспитания, плоды в будущем соберете сами. «Что посеешь, то пожнешь» говорили наши предки”.

Ризаэддин Фахреддинов

         Укытучы.

         Кунакларны басып, хөрмәтләп озатыйк. Аннары дәвам итәрбез.

         Укучылар.

         Сау булыгыз, хөрмәтле кунаклар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең

“2 нче урта гомумбелем  мәктәбе” автономияле гомуми белем бирү

                                                   учреждениесе

 

 

 

Татар теле дәресе эшкәртмәсе

 

Тема:  Көндәлек нигә елый? тексты буенча лгкк ( лексик грамматик күнекмәләр камилләштерү )

 

 

 

 

 

 

Укытучы: Осипова Людмила Ивановна


 

 

 

 

 

 

 

 

Октябрь, 2015

 

Максат.  Көндәлек нигә елый? тексты буенча өйрәнелгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне, сөйләм үрнәкләрен мөстәкыйль куллана белү; ишетеп аңлау, чагыштыру, аерымлыкларны табу аша укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; уку-язу әсбапларына сак караш тәрбияләү.

Дәрес төре.

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту)

Методлар. Әңгәмә, демонстрация,   эзләнү-тикшеренү, нәтиҗә ясау, иҗади осталыкны күрсәтү.

Алымнар.  Сөйләм үстерү,  өлешчә эзләнү , системалы-эшчәнлекле алым, мөстәкыйль эш.

УУД.

Танып-белү гамәлләре:

-аңлап уку;

- кирәкле мәгълүматны эзләү;

-кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-аңлап әйтеп бирү;

-исбатлау.

Коммуникатив УУГ.

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-уку мәсьәләсен кую;

-уку мәсьәләсен чишү;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү;

-фикерне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү.

Регулятив УУГ.

-белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсен кую;

-белем дәрәҗәсен искә алып аның нәтиҗәсен күз алдына китерү;

-үзләштергән белемнәрнең тирәнлеген, сыйфатын ачыклау.

Шәхси УУГ.

-яхшы укучы сыйфатын аңлау;

-яңалыкка кызыксыну;

-уку мотивларын формалаштыру;

-әхлакый нормаларга ориентлашу;

-эшчәнлеккә дөрес бәя бирү.

Эшне оештыру формалары. Төркемдә, фронталь, парлы.

Җиһазлау. Мультимедияле презентация.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше

1 слайд (слайдларның фоны милли колорит белән эшләнгән)

Татар теле дәресенә рәхим итегез!

Сыйныфка кунаклар кергәндә укучылар басып тора.

Укытучы.

Исәнмесез,укучылар! Бүген безнең дәрестә кунаклар да бар. Кунакларны сәламлибез һәм урыннарга утырабыз.

Укучылыр. (басып)  Исәнмесез! Хәерле көн сезгә.

Укытучы. Утырыгыз укучылар. Каршыда утыручы һәм җилкәдәш партнерыгызга елмаюларыгызны бүләк итегез дә, дәресне башлап җибәрик.

II.Актуальләштерү. Кирәкле белем һәмкүнекмәләрне яңадан барлау.

1.         2 слайд  Фонетик күнегүләр (Фонетик күнегүне яхшы авазларны дөрес әйтүче укучы үткәрә)

Җәмилә җиләк җыя.

Җырчы җырлый.

Кара карга кунган карга.

 Абага бага-бага, башым бәрдем баганага.

Тәрәзә каршына килгән бер чыпчык, чык әле, ди, чык.

Укытучы.

2.         Укучылар, җилкәдәш партнерыгыз белән, “Якшәмбегә планнарың нинди?” соравы буенча сөйләшү оештырыгыз. (Пышылдап, яисә ярамтавыш белән) Таймд-пэа-шэа структурасы

Мисал өчен:

Мин якшәмбе көнне авылга әбиемә кунакка кайтам.

Мин якшәмбе көнне тарихтан реферат әзерлим.

Мин якшәмбе көнне татар әдәбияты дәресенә әзерләнәм.

Мин якшәмбе көнне караватта ятып ял итәм.

Мин якшәмбе көнне рәхәтләнеп саф һавада уйныйм. (Җаваплар төрле була, укучының фикерен татарча  ни дәрәҗәдә белдерә алуына карый).

Укытучы.

Минем дә планнарыгыз турында беләсем килә. (Укучылар сөйләшәләр).

III.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укытучы.

Бүгенге дәрескә әзерлекне тикшерик. Уку-язу әсбапларыгыз бармы? Дәрестә булырга тиешле предмет аталса ике тапкыр, бүтән предмет исеме әйтелсә бер тапкыр кул чабыгыз.

Дәреслек, каләм, туп, карандаш, сүзлек, чәчәк, кәрәзле телефон, дәфтәр, каралама, курчак, бетергеч, алма, менедж-мент,  көндәлек.

Укытучы.

Сезгә кайсы уку-язу әсбабы ошый? Ни өчен?

Көтелгән җаваплар:

Миңа дәреслек ошый, чөнки анда белемнәр күп.

Миңа дәфтәр ошый, чөнки мин язарга яратам.

Миңа бетергеч ошый, чөнки ул пычракларны чистарта.

Миңа урындык ошый, чөнки басып тору авыр.

Миңа пенал ошый, чөнки анда минем бөтен кирәкле әйберләрем.

Миңа каләм ошый, чөнки каләм булмаса, язып булмый.

Миңа көндәлек ошый, чөнки мин һәрвакыт “5”ле һәм “4”леләр генә алам.

Укытучы.

Урындык – ук-язу әсбабы. Кем шулай уйлый, басыгыз.

Урындык уку-язу әсбабы түгел, ул- җиһаз.

IV. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы.

Укучыга көндәлек кирәкме? Ни өчен?

V.  Белемнәрне системалаштыру, гомумиләштерү. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Көтелгән җаваплар:

Укучыга көндәлек кирәк, чөнки анда дәресләр тәртибе бирелгән.

Көндәлек кирәк, чөнки анда өй эшләрен язабыз.

Көндәлек кирәк, чөнки анда билгеләр куябыз һ. б.

Укытучы.

Укучылар, бәлки, көндәлек кирәкмидер, электрон көндәлек бар ич!

Көтелгән җаваплар:

Көндәлек кирәк, минем электрон көндәлегем өйдә генә.

Көндәлек кирәк, электрон көндәлек планшетта, ә планшет белән мәктәптә кулланырга әнием рөхсәт итми.

Көндәлек кирәк, ул әти-әниемә минем укуым турында хәбәр итә.

Укытучы.

Бер җөмлә белән нәтиҗә ясагыз: Көндәлек кирәк, чөнки ...

Көтелгән җавап:

Көндәлек кирәк, чөнки ул яхшы укырга ярдәм итә.

3 слайд  Көндәлек кирәк, чөнки ул яхшы укырга ярдәм итә.

Укытучы.

Үткән дәресне искә төшерик. Нинди хикәя укыдык? (Көндәлек нигә елый? хикәясен укыдык)

Укытучы.

Вакыйганы искә төшерик. (1 укучы текстны укый)

Укытучы.

Бирем. Сорауны укы һәм җавап бир.

4 слайд 

Кайсы көндәлекнең кәефе яхшы? Ни өчен?

Кайсы көндәлекнең хуҗасы яхшы укый?

Начар укучының көндәлеге нәрсә сөйли?

5 слайд   Өй эше. Диалог. “Көндәлектәге билгеләр”

Укытучы.

Өй эше буенча һәр өстәлдән 3 нче партнерлар җавап бирсен.

VI. Алган белемнәрне яңа ситуациядә куллану.

Укытучы.

Дәреслектә бирелгән күнегүләрне эшлибез. 7 нче күнегү. Биремне укыгыз. Беренче багана буенча 1 нче һәм 3 нче партнерлар , 2 нче багана буенча 2 нче һәм 4 нче партнерлар җавап бирә.

Укытучы.

6 слайд

- Где его дневник?

- Какие оценки он получил на этой неделе?

- Были ли у него ошибки в самостоятельной работе?

Ситуацияләр буенча биремне үтәгез. 1 нче номерлы партнер 2 нче номерлы партнердан сорый: Где его дневник? (2 нче өстәл)

3 нче номерлы партнер 4 нче номерлы партнердан сорый: Какие оценки он получил на этой неделе? (1 нче өстәл)

2 нче номерлы партнер 1 нче номерлы партнердан сорый:Записал ли он домашнее задание в дневник?(3 нче өстәл)

4 нче номерлы партнер 3 нче номерлы партнердан сорый:Были ли у него ошибки в самостоятельной работе?(1 нче өстәл)

Укытучы.

7 слайд

Каршыдагы партнерыңа киңәш бир:

1)көндәлекне саклап тотарга (1нче партнер)

2)көндәлекне чиста тотарга(2нче партнер)

3)көндәлекне пычратмаска(3нче партнер)

4)өй эшен көндәлеккә язарга(4нче партнер)

8 слайд

Җилкәдәш партнерыңны макта:

1)за то, что у него дневник чистый(4нче партнер)

2)за то, что он всегда записывает домашнее задание в дневник(2нче партнер)

3)за то, что он своевременно заполняет дневник(1нче партнер)

4)за то, что что у него в дневнике только хорошие оценки(3нче партнер)

Укытучы.

Укучылар, һәркайсыгызда көндәлек бар. Көндәлегегезне төрле предметлар, әйберләр белән чагыштырып карагыз.Сезнең көндәлекләр нәрсәгә охшаган?

Ни өчен?

9 слайд

Минем көндәлегем ... охшаган, чөнки ... .

Көтелгән җаваплар:

Минем көндәлегем кояшка охшаган, чөнки ул сап-сары.

Минем көндәлегем буш савытка оңшаган, чөнки анда бер билге дә юк.

Минем көндәлегем үземә охшаган, чөнки ул матур, елмаеп тора.

Минем көндәлегем чәчәксез вазага охшаган, чөнки анда билгеләр юк.

Минем көндәлегем юргансыз караватка охшаган, чөнки аның тышы юк һ.б. җаваплар.

VII. Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

10 слайд

Көндәлек нинди булырга тиеш?

Укытучы.

Укучылар, нәтиҗә ясагыз. Көндәлек нинди булырга тиеш?

Көндәлек чиста булырга тиеш.

Көндәлек һәр дәрестә булырга тиеш.

Көндәлектә дәресләр тәртибе язылырга тиеш.

Көндәлектә өй эшләре язылырга тиеш.

Көндәлекне саклап тотарга кирәк.

Көндәлекне онытырга ярамый.

Көндәлектә яхшы билгеләр генә булсын.

Тест

1.Көндәлекне

А)өйдә онытырга ярый

Б)чиста тотарга кирәк

В)саклап тотмаска да була

2.Әсәрдә ике көндәлек

А)дуслаша

Б)шатлана

В)очраша

3.Икенче көндәлек

А)шатлана

Б)зарлана

В)уйлана

4.Беренче көндәлек хуҗасын

А)ярата

Б)көтә

В)сагына

5.Беренче көндәлек хуҗасы

А)шапшак

Б)ялкау

В)пөхтә

6.Икенче көндәлек хуҗасы

А)акыллы

Б)тырыш

В)начар укучы

7.Дөрес җөмләне күрсәт:

А)Көндәлекнең битләре чиста.

Б)Көндәлектә битләре чиста.

В)Көндәлекнең битләр чиста.

Укытучы.

Өй эше. Синквейн. 1юл – исем (тема буенча); 2 юл – 2 сыйфат; 3 юл – 3 фигыль; 4юл – 4 сүзле җөмлә.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт, дәрес тәмам, сау булыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

        

 

 

 

 

 

                   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Пожаловаться на материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

также Вы можете выбрать тип материала:

Краткое описание документа:

Максат. Боерык фигыль темасын мәшһүр галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре ярдәмендә ныгыту, кулланырга өйрәтү. Дәрес төре. Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту) Методлар. Әңгәмә, демонстрация,эзләнү-тикшеренү, нәтиҗә ясау, иҗади осталыкны күрсәтү. Алымнар.Сөйләм үстерү,биремнәргә җавап эзләү, аларны үтәү, күмәк күнегүләрэшләү,мөстәкыйль эш. Җиһазлау. Мультимедияле презентация.

Проверен экспертом

Общая информация

Учебник: «Татарский язык: учебник для образовательных организаций с обучением на русском языке (для изучающих татарский язык)», Хайдарова Р.З., Ахметзянова Г.М.
Скачать материал

Похожие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.