Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока "Шарт фигыль"

Конспект урока "Шарт фигыль"

  • Другое

Документы в архиве:

Название документа art_figil'.doc

Поделитесь материалом с коллегами:

Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең
1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәләхетдинова Халисә Хәйдәр кызы


Тема: Шарт фигыль (6 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Максат: 

1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү.

2. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.

3. Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе.

Җиһазлау: Шарт фигыль моделе, дифференциаль һәм индивидуаль биремле карточкалар, туган тел турында мәкальләр, шигырьләрдән өзекләр, тестлар.

Материал: дәреслек, интерактив такта, презентация.

Дәрес барышы

1. Оештыру.

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Актуальләштерү

Укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз. Дәфтәрләрдә өй эшләре үтәлгәнме?

Бүгенге дәрестә без сезнең белән яңа материал өйрәнәчәкбез. Дәфтәрләрдә төрле төрдәге эшләр башкарачакбыз. Дәфтәрләрегезне дәрес ахырында гына җыеп алып, билге куячакмын.

Саннар ни сөйли?” уены

Укучылар, сез математика дәресендә һәрвакыт саннар белән эшлисез. Хәтерләсәгез, без кайбер татар теле дәресләрендә саннарны үзебезнең татар теле белән дә бәйлибез.

Бүгенге дәрестә дә мин сезнең игътибарыгызга саннар тәкъдим итәм. Әлеге саннар белән фигыль арасында нинди уртаклык бар?

1 нче слайд – 2 (фигыль ике төркемгә бүленә – затланышлы, затланышсыз, берлектә һәм күплектә килә, барлыкта һәм юклыкта килә, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең 2 төре бар: билгеле һәм билгесез)

2 нче слайд – 3 (фигыль 3 заманда килә ала, затланышлы фигыльләр 3)

3 нче слайд – 4 (затланышсыз фигыльләр 4)

4 нче слайд – 5 (фигыль юнәлешләре 5)

5 нче слайд – 7 (фигыль төркемчәләре7)

Җавапларын дәлилләп тә баралар.

Бирелгән модель буенча фигыльләр турында сөйләргә.


hello_html_53bde67d.gif




hello_html_6b1ba842.gif




hello_html_4641c3ba.gifhello_html_m62372fd2.gifhello_html_3d5959c0.gif



hello_html_2d6fcd47.gif

hello_html_m65cb5fff.gifhello_html_2372c7b7.gifhello_html_m135aadb2.gif








3. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру

Укучылар, без сезнең белән нинди фигыль төркемчәләрен өйрәндек? (хикәя, боерык) Затланышлы фигыльләрдән без өйрәнәсе бер төркемчә калды. Ул нинди төркемчә? (шарт фигыль)

Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән тагын бер затланышлы фигыль төркемчәсе – шарт фигыль белән танышырбыз. Аның мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше турында сөйләшербез.

Тактадагы мәкальләргә игътибар итик.

Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас.

Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.

Мәкальләр нәрсә турында кисәтә? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

Әлеге мәкальләрдән фигыльләрне табабыз (ычкынса, тотылыр, ычкынса, тотылмас, сөйләсәң, уйлап сөйлә)

Хикәя фигыльләрне аерып алыйк. (тотылыр, тотылмас)

Бу фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз (киләчәк заманда, билгесез, барлыкта һәм юклыкта, төшем юнәлешендә).

Боерык фигыль кайда? (Сөйлә)

Тагын нинди фигыльләр калды? (ычкынса, сөйләсәң, уйлап)

Кайсы фигыль артык? (Уйлап)

Ни өчен? (ничек? соравына җавап бирә, хәл фигыль)

Калган фигыльләр нинди сорауга җавап бирә? (нишләсә?) Болар нинди төркемчәгә карарлар икән? (шарт фигыль) Зат-санын әйтеп карыйк әле. (ычкынса – 3 зат, берлек сан, сөйләсәң – 2 зат, берлек сан)

Кайсы сүзне ачыклап киләләр? (ычкынса тотылыр, ычкынса тотылмас, сөйләсәң, уйлап сөйлә)

Нинди җөмлә кисәге була? (хәл)

Шарт фигыльләрне юклыкка куеп карыйк (ычкынса – ычкынмаса, сөйләсәң –сөйләмәсәң)

Нәтиҗә ясыйк.

Димәк, шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эшнең яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? соравына җавап бирә, зат-сан белән төрләнә. Барлыкта һәм юклыкта килә.

Тагын бер мәкаль карыйк.

Хикмәтле сүзне чүплектә күрсәң дә ал.

Шарт фигыльне табып, сорау куеп карыйбыз (нишләсәң дә?)

Бирелгән модель буенча шарт фигыльгә характеристика биреп карыйк.


Шарт фигыль

(нишләсә? нишләсә дә?)

хәл

hello_html_3b7a8d91.gifhello_html_m2c58a98.gif

Юклыкта


hello_html_1aa9deb3.gif Барлыкта




Мин Без

Син Сез

Ул Алар


hello_html_1554f555.gif

-маса, -мәсә


-са,сә


Мин Без

Син Сез

Ул Алар



hello_html_m3fd2b769.gifhello_html_m3fd2b769.gif





Дәфтәрләрне ачып число, тема, сыйныф эше дип язабыз.

Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп карыйк. (берничә укучы тактада эшли)

Кайтса, алса.

Тыңласа да, укыса да.

Дәреслекләрне ачып, кагыйдә белән танышыйк.

Физкульминутка:

Мин сезгә фигыльләр әйтеп барам, шарт фигыль булса чүгәлибез, боерык фигыльгә кул чабабыз, хикәя фигыльдә урында басып кына торабыз.

Барсам, укый, сана, барды, үтсәләр, йөгерә, чап, утыр, ташласам, кайта, әйтсә, бардым, күрсәң, тыңла.

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Карточкалар бирелә. Тиешле шарт фигыльләрне куеп күчереп язарга.

Юеш кием белән ..., суык тия. Телевизорны күп ..., баш авырта. Тырышып ..., күп беләсең. Йокыдан вакытында ...., мәктәпкә соңга калмыйсың. ..., укытучыдан сора.

Дәреслектән күнегү эшләү.

142 нче күнегү, 80 нче бит.

Күнегүне рольләргә бүлеп уку. Фикер алышу. Тексттан шарт фигыльләрне генә сайлап язарга, зат-санын билгеләргә. (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Алдан эшен тәмамлаган укучылар фигыльләргә морфологик анализ ясый.

Укысам да, уйласаң, эшләшсә

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Сайланма диктант

Мин укыган шигырьләрдән шарт фигыльләрне генә язарга.

1. Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен. (М.Аитова)

2. Әгәр мин, телем югалтсам,

Нәрсәм кала, нием бар? (Г.Саттар-Мулилле)

3. Туган телдә бер сүз ишетсәм дә,

Шул моң миндә кинәт яңара. (Ф.Сафин)

4. Төрки тел-ерак гасыр,

Чишмә башына килсәң.

Зур бәхет һәм ләззәт ул

Татарча сөйли белсәң. (Г.Саттар-Мулилле)

5. Туган телдә җырлый чишмә,

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем мине аңлар. (Р.Вәлиев)

6. Байлык-фәлән теләмәде безгә,

Кичерсәк тә гәрчә кыен чак –

Тел ачкычы тели иде әнкәй,

Берәребез юлга җыенсак. (Х.Әюп)

7. Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә –

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә

Матур итеп туган телеңдә. (Р.Фәйзуллин)

8. Иренмә син, туган, туган телнең

Асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

Хәзинәңне әзер басарга. (Р.Фәйзуллин)

Индивидуаль-дифференциаль эш

Тест 1 вариант

1. Шарт фигыль нәрсәне белдерә?

а) эш-хәрәкәтнең максатын,

б) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын,

в) эш-хәрәкәтнең билгесен.

2. Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а) -ма, -мә,

б) -ды,-де,

в) -са,-сә.

3. Фигыльләрнең төрен билгеләргә

Керсә, әйтсә, белсә, аңласа.

а) хикәя фигыль,

б) боерык фигыль,

в) шарт фигыль.

4. Уйна, кер, укы, яз – нинди фигыльләр?

а) хикәя фигыль,

б) боерык фигыль,

в) шарт фигыль.

5. Кайсы фигыль төркемчәсе заман белән төрләнә?

а) шарт фигыль,

б) хикәя фигыль,

в) боерык фигыль.

2вариант

1. Затланышлы фигыльләр ничәү?

а) 3,

б) 2,

в) 4.

2. Затланышсыз фигыльләр ничәү?

а) 3,

б) 2,

в) 4.

3. Затланышлы фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

а) заман,

б) тартым,

в) зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык.

4. Шарт фигыльне табарга

а) кайтасы, киләсе, эшлисе,

б) китсен, китмәсен, килмәсен,

в) барса, килсә, укыса.

5. Хикәя фигыль нинди җөмлә кисәге була?

а) аергыч,

б) тәмамлык,

в) хәбәр.

3 вариант

1. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне табарга.

а) кайта, барган, килгән,

б) барды, кайтты, килде,

в) кайт, барса, килсен.

2. Шарт фигыль нәрсә белән төрләнми?

а) заман,

б) зат-сан,

в) барлык-юклык.

3. Шарт фигыль нинди җөмлә кисәге була?

а) аергыч,

б) хәл,

в) хәбәр.

4. Бирелгән фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләргә

Кайтса, бар, йөгерер

а) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль,

б) боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль,

в) шарт фигыль, боерык фигыль, хикәя фигыль.

5. Кайтым юнәлешендәге шарт фигыльләр:

а) сайрашсаң, йөрешсә, юышсам,

б) җырланса, сөйләнсәң, бизәнсә,

в) булмаса, сатса, язылсаң.

5. Дәресне йомгаклау.

Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди фигыль төркемчәсен өйрәндек? Башка төркемчәләрдән аны ничек аера алабыз? (Укучыларның җавапларын тыңлау) Экранда бирелгән фигыльләрнең грамматик категорияләрен билгеләргә кирәк:

Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы, язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбыз, сөйлибез, утыр, очканнар, язса, елмая.

Һәр укучы берәр фигыль турында сөйли.

Укучыларның дәфтәрләре җыеп алына, бүгенге эшләрен тикшереп билге куела.

6. Өй эше:

1) Кагыйдә кабатларга, кагыйдәләр дәфтәренә шарт фигыль моделен ясарга.

2) Шарт фигыль кергән биш җөмлә язып килергә.

3) 143 нче күнегү, шарт фигыльләр астына сызарга.

Название документа art_figil'.ppt

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар теле, 6 класс
Саннар ни сөйли?
2
3
4
5
7
Затланышлы фигыль төркемчәләре
 Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас. Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.
ычкынса, тотылыр, тотылмас, сөйләсәң, уйлап, сөйлә
ычкынса сөйләсәң уйлап
ычкынса сөйләсәң
 Хикмәтле сүзне чүплектә күрсәң дә ал.
барлыкта юклыкта -са/-сә -маса/-мәсә Мин Син Ул Без Сез Алар
Егерме өченче ноябрь. Шарт фигыль. Сыйныф эше.
Юеш кием белән ... , суык тия. Телевизорны күп ..., баш авырта.Тырышып ...,...
Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы, язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбы...
Өй эше: 1) Кагыйдәне кабатларга, кагыйдәләр дәфтәренә шарт фигыль моделен яса...
1 из 20

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Татар теле, 6 класс
Описание слайда:

Татар теле, 6 класс

№ слайда 2 Саннар ни сөйли?
Описание слайда:

Саннар ни сөйли?

№ слайда 3 2
Описание слайда:

2

№ слайда 4 3
Описание слайда:

3

№ слайда 5 4
Описание слайда:

4

№ слайда 6 5
Описание слайда:

5

№ слайда 7 7
Описание слайда:

7

№ слайда 8
Описание слайда:

№ слайда 9 Затланышлы фигыль төркемчәләре
Описание слайда:

Затланышлы фигыль төркемчәләре

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11  Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас. Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.
Описание слайда:

Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас. Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.

№ слайда 12 ычкынса, тотылыр, тотылмас, сөйләсәң, уйлап, сөйлә
Описание слайда:

ычкынса, тотылыр, тотылмас, сөйләсәң, уйлап, сөйлә

№ слайда 13 ычкынса сөйләсәң уйлап
Описание слайда:

ычкынса сөйләсәң уйлап

№ слайда 14 ычкынса сөйләсәң
Описание слайда:

ычкынса сөйләсәң

№ слайда 15  Хикмәтле сүзне чүплектә күрсәң дә ал.
Описание слайда:

Хикмәтле сүзне чүплектә күрсәң дә ал.

№ слайда 16 барлыкта юклыкта -са/-сә -маса/-мәсә Мин Син Ул Без Сез Алар
Описание слайда:

барлыкта юклыкта -са/-сә -маса/-мәсә Мин Син Ул Без Сез Алар

№ слайда 17 Егерме өченче ноябрь. Шарт фигыль. Сыйныф эше.
Описание слайда:

Егерме өченче ноябрь. Шарт фигыль. Сыйныф эше.

№ слайда 18 Юеш кием белән ... , суык тия. Телевизорны күп ..., баш авырта.Тырышып ...,
Описание слайда:

Юеш кием белән ... , суык тия. Телевизорны күп ..., баш авырта.Тырышып ..., күп беләсең. Йокыдан вакытында ...., мәктәпкә соңга калмыйсың. ..., укытучыдан сора.  

№ слайда 19 Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы, язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбы
Описание слайда:

Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы, язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбыз, сөйлибез, утыр, очканнар, язса, елмая.

№ слайда 20 Өй эше: 1) Кагыйдәне кабатларга, кагыйдәләр дәфтәренә шарт фигыль моделен яса
Описание слайда:

Өй эше: 1) Кагыйдәне кабатларга, кагыйдәләр дәфтәренә шарт фигыль моделен ясарга. 2)Әдәби тексттан шарт фигыль кергән биш җөмлә язып килергә. 3)143 нче күнегү, 80 нче бит  

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Краткое описание документа:

Наглядно-демонстрационные материалы:

Вводная часть:

1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү.

Основная часть:

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. 2. Актуальләштерү Укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз. Дәфтәрләрдә өй эшләре үтәлгәнме? Бүгенге дәрестә без сезнең белән яңа материал өйрәнәчәкбез. Дәфтәрләрдә төрле төрдәге эшләр башкарачакбыз. Дәфтәрләрегезне дәрес ахырында гына җыеп алып, билге куячакмын. “Саннар ни сөйли?” уены Укучылар, сез математика дәресендә һәрвакыт саннар белән эшлисез. Хәтерләсәгез, без кайбер татар теле дәресләрендә саннарны үзебезнең татар теле белән дә бәйлибез.

Завершающая часть:

Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди фигыль төркемчәсен өйрәндек? Башка төркемчәләрдән аны ничек аера алабыз? (Укучыларның җавапларын тыңлау) Экранда бирелгән фигыльләрнең грамматик категорияләрен билгеләргә кирәк: Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы, язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбыз, сөйлибез, утыр, очканнар, язса, елмая. Һәр укучы берәр фигыль турында сөйли.

Домашнее задание:

Первого уровня:

1) Кагыйдә кабатларга, кагыйдәләр дәфтәренә шарт фигыль моделен ясарга. 2) Шарт фигыль кергән биш җөмлә язып килергә. 3) 143 нче күнегү, шарт фигыльләр астына сызарга.

Автор
Дата добавления 13.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров108
Номер материала ДВ-335197
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх