Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока. Сыйфат 4 класс

Конспект урока. Сыйфат 4 класс

Скачать материал

            Тема: Сыйфат турында төшенчә

Максат: Сүз төркеменәрен искә төшерү, сыйфат турында төшенчә

               бирү;сыйфатны  сүз төркеме буларак өйрәнүне  дәвам итү;

               белемнәрен  камилләштерү;укучыларның иҗади   фикерләү

               сәләтен үстерү; укучыларда туган илгә,туган җиргә , гаиләгә,

               мәктәпкә хөрмәт тәрбияләү,шушы изге төшенчәләр аша

               матурлыкны күрә белү,эзләнә белү  кебек сыйфатлар    

               тәрбияләү, телгә кызыксынуларын үстерү, туган телнең    

               байлыгын тоемлап гоурлану  хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:Карточка- проект, И/ такта, ноутбук,схема,сүзлекләр.

Метод һәм алымнар: Әңгәмә, биремнәр үтәү,парлап эшләү, тәркемнәрдә  эш,проблемалы эзләнү.

Дәрес төре: дәрес- эзләнү.

                        

                                     Дәрес барышы

I .Оештыру.

Психологик уңай халәт тудыру. Укучыларның фикерен дәрескә туплау.

Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек?  Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен,анам телен өйрәнергә дип килдек.

Туган телебез – татар теле дәресе. Бөек Тукай теленең серләренә төшенүне дәвам итәрбез.

1.Кереш сүз.  

              Тел дигән дәрья бар.                                        Сүзлек:

              Төбендә энҗе- мәрҗән бар.                          Дәрья- диңгез

              Белгәннәр чумып алыр,                                энҗе- мәрҗән-

              Белмәгәннәр коры калыр.                           асыл ташлар

 Әйдәгез ,балалар ,телебезне теләп өйрәник,дәрестә яхшы итеп эшлик.

   2.   Артикуляцион күнегүдән башларбыз

 Авазларны кабатлыйбыз.Алар сезнең алдагы китапчыкларның беренче битендә алар бар.Игътибар итегез.

3.     Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

   Укучылар,бүген без сезнең белән эзләнү эше белән шөгыльләнербез, иҗади проект төзербез.Сез бүген гади укучылардан эзләнүчеләр булып китәрсез.Сезнең парталарда кечкенә китапчык- проектлар. Алар безнең ярдәмчеләребез булыр.

Проект сүзе аңлатыла.

Тактага игътибар итик.

Астына сызылган хәрефләрне генә сайлап укысагыз , серле дөньяның  исемен укырсыз.    Тактага яз!

А  с  и  ү  к  з  ч  т  ф  ө  п  р  ң  к  о  е  д м  н  ы  ә  х  р  я  б  е

*( Сүз төркемнәре)

4. Белемнәрен актуальләштерү

Балалар, грамматик мәгънәләренә карап ,сүзләр төркемнәргә бүленә.Шул төркемнәрнең исемнәрен искә төшерик.

Тактага яз!

1)Ил,  авыл,  урам,  йорт, агач, чәчәк.- Предметны(исемне) белдерәләр.

2)зур, тату, якты, ямьле , яшел,матур.- предметның билгесен белдерәләр.

Без авылда  яшибез.                     Без матур авылда яшибез.

Җөмләләрне укыйк һәм чагыштырыйк. Кайсы җөмлә тулырак һәм матуррак.

Ни өчен?

Икенче  җөмләдә матур сүзе җөмләне тулылындыра.Әйдәгез, ул сүзгә сорау куйыйк.

Матур- нинди? Кайсы сүзне ачыклый? авылда  сүзенең билгесен белдерә.

5.Модельләштерү. 

Предметның билгесен белдерә

Нинди ? Кайсы? сорауларына җавап булып килә.

Исемне( предметны ) ачыклый.

Бәхетле( нинди?) балачак.

Слайд  1     Сыйфат төшенчәсе

Бу сүз төркеме сыйфат дип атала.

           Экран ачыла.Балаларга игътибар итәргә кушыла.

II .Дәреслек буенча эш.Слайд 2      “ Балачак иле”

Балалар ,эзләнүебезне “ Балачак иле”ннән башлыйк

 Хәзер дәреслекләрнең 69 нчы битен ачыйк.Хәй Вахитның шигырен укыйк.

Калын хәрефле сүзләргә игътибар итик һәм аларга сораулар куйык.

Бәхетле (нинди?), шат ( нинди?),ямьле( нинди?),күңелле (нинди?)

Нәтиҗә ясыйк. Болар сыйфатлар- предметның билгесен белдерәләр.

Слайд 3        “ Бәхетле балачак” 

1.Дәреслектәге кагыйдә белән танышыйк.

1-2 укучы укый.

Слайд 4 .Сыйфатлар предметның төрле билгесен белдерәләр

Нәтиҗә ясау.

 

 

 

 Слайд 5

2. Физминутка.                Дөнья буйлап сәяхәткә чыгыйк, чыгыйк.

                                         Бакалы урманыны без барыйк, барыйк.

                                         Ә урманда таулар биек, менә шулай.

                                       

                                        Туган җиремдә елгалар киң , менә шулай.

                                         Төлкеләр озын койрыклы, менә шулай.

                                          Куяннар шәп йөгерәләр, менә шулай.

                                          Төрле кошлар оча сайрый, менә шулай.

                                          Бакалыны белдегезме?

                                          Табигатен күрдегезме,менә шулай!

III. Балалар,без эзләнү эшебезне дәвам итик.

Туган җиребез- ямьле  Бакалы авылы.

Табигате искиткеч матур, ә халкы тырыш.

Экран .Слайд  6

1.Туган җирем-Бакалы.

Матур сыйфатлар уйлап языйк,бирелгәннәрне укыгыз һәм дәвам итегез.

Димәк , нинди сорауларына җавап булып килүче сүзләр сыйфатлар уйлап язабыз.Шушы сүзләрне кертеп бөмләләр төзү.

Слайд  7   Туган йорт

 2. Һәркем үзенең туган йортын , өен ярата.Кайда барсак без аны сагынабыз.Үз туган өегезне иң матур сыйфатлар белән атагыз әле.

Слайд 8      Иң якын кешеләрем

Ә туган йортта иң якын кешеләр яши.Алар нинди?Алга таба эшебезне дәвам итәбез.Җөмләләр төзү.

Слайд 9        Минем күңелле дөньям

3.Сез кечкенәдән уенчыклар белән уйнап үстегез,алар нинди иделәр?Ә хәзер китапчыкларга аларны тасвирлап языгыз.Җөмләләр төзү.

Слайд 10     Мәктәбем- серле дөнья

Сез зурайдыгыз, үстегез, аннан мәктәпкә килдегез,серле дөньяда кемнәр,нәрсәләр бар? Аларны тасвирлагыз,нинди соравына җавап булган сүзләр уйлап языгыз.Җөмләләр төзү.

Слайд 11

4.Сез хәзер 4 сыйныф укучылары, күп һөнәрләрегез бар,күп нәрсәләр беләсез. Киләчәктә нинди булыр идегез,мин уйлыйм инде , иң яхшы кешеләр булырсыз дип.Үрнәктәгечә дәвам итегез.

IV.Ныгыту.

1.Дәреслек буенча эшне дәвам итү. Дәфтәрләрдә эш.

Дәфтәргә числоны язабыз.

2.Матур язу .  БбБб  Башкортстан республикасы  Бакалы авылы

                       Башкортстан без  сине .

                       Сөябез, яратабыз.

3.171 нче күнегү.Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп язарга.

Дөрес каллиграфия белән язуларын күзәтү.

4.Сыйфатлар ни өчен кирәк?Сөйләм нишләде?

Сыйфатлар өстәгәч җөмләләр тулыланды.Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар икән.

Сыйфатлар предметларның төрле билгеләрен белдерәләр.

Сезнең китапчыкларыгызда билгеләмә бар.Шуны табып укыйк.

Слайд 12

5.Белем- күнекмәләрен ныгыту.Индивидуаль – дифференциаль эш.

Проект- китапчыкларның 11 битендәге биремне үтик, дөрес җавап турына кош тамгасы куйыйк.

Слайд 13

11 нче биттәге текстан сыйфатларны табып билгеләргә, үрнәктәгечә астына дулкынлы сызык сызып сүзнең өстенә сораулар куярга.

 Тактага өй эше языла.174 нче күнегү.Теләгән  укучылар китапчыкларда эшне дәвам итәрсез, рәсемнәр төшерергә, җөмләләр төзергә мөмкин

V.Йомгаклау.

Балалар, предметның билгесен белдергән сүзләр ничек дип атала?

Сыйфат.

Алар предметның нинди билгеләрен белдерәләр?Слайд 4 ( искэ тошеру)

VI.Бәяләү.Актив укучыларны билгеләү.  Слайд 14

 Проектланы җыеп алу,соңыннан Альбина  Альбертовна сезгә аларны таратыр , эзләнү эшләрегезне дәвам итәрсез дип уйлыйм.

Балалар,сез бик яхшы эзләнүчеләр булдыгыз.Зур рәхмәт сезгә.

Телебезне сөючеләргә уңышлар телим. Зур рәхмәт.  

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока. Сыйфат 4 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по корпоративной культуре

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 891 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.01.2016 1095
    • DOCX 367.6 кбайт
    • Рейтинг: 1 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зиннатуллина Флера Авхадиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зиннатуллина Флера Авхадиевна
    Зиннатуллина Флера Авхадиевна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1243
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Основы классической механики

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Формирование здоровых детско-родительских отношений: влияние и преодоление сепарации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 159 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 85 человек

Мини-курс

Психология детства и подросткового возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 106 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 65 человек