Скачивание материала началось

Предлагаем Вам установить расширение «Инфоурок» для удобного поиска материалов:

ПЕРЕЙТИ К УСТАНОВКЕ

Новый курс повышения квалификации!

Цифровая грамотность педагога. Дистанционные технологии обучения

Разработан летом 2020 специально для учителей

Успеть записаться

-50% До конца лета

Каждую неделю мы делим 100 000 ₽ среди активных педагогов. Добавьте свои разработки в библиотеку “Инфоурок”
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока татарского языка

Конспект урока татарского языка

библиотека
материалов



«Ул -чәчәкле капкадан»



15 нче июль – күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гәрәй Рәхимгә (Григорий Родионов) туган коне. Халык шагыйре Сибгат Хәким: «Гәрәй Рәхим … Без аңа шунда, атаклы Ромашкино хәзинәсе ачылган тѳштә , беренче скважина эшен башлаган урыннарда, борынгы шагыйрь Кол Галинең 1212 елда ук татар телендә язылган поэмасы «Йосыф китабының» ѳченче нѳсхәсе табылган изге урыннарда хәерле юл теләдек. Гәрәй Рәхим үзе безнең ѳчен беренче нѳсхә иде…»

Азкомплектлы мәктәпләрдә класстан тыш уку дәресләрен бергә үткәрү формаларын куллануны отышлы саныйбыз. Түбәндә бирелгән класстан тыш уку дәресе 4 сыйныфларда үткәрелде.Дәрескә әзерлек алдан башланды.Укучылар тѳркемнәргә бүленделәр, ике укытучы җитәкчелегендә аерым проектлар эшләделәр: « Гәрәй Рәхимнең тормыш юлы»,

« Шигырьләрендә табигатьнең матур мизгелләре», «Шагыйрьнең әсәрләрендә тел-сүрәтләү чаралары», «Чәчәк тарату-күптәннән килгән йола».





Дәреснең максаты: Укучыларга авылдашыбыз Гәрәй Рәхим турында мәгълүмат биру,туган якка багышланган шигырьләрен сәнгатьле уку, аларга анализ ясау, шигърияткә мәхәббәт, авылдашыбыз белән горурлану хисе тарбияләү.





Җиһазлау: Гәрәй Рәхим китапларыннан күргәзмә, шагыйрьгә багышланган фотосурәтләр, компьютер, мультимедиа презентацияләре, аудиоязмалар.



















Дәрес барышы:

Укытучы:Кешедә горурлык хисе яши. Нәрсә ул горурлык ? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай бирелгән ( слайд 1, « горурлык» сүзенә аңлатма)

Без шушы авыл кешеләре. Аның саф чишмәләре, бай урманнары, җиләкле аланнары, мәһабәт таулары – һәммәсе безгә якын, кадерле.(слайд 2, авыл табигате күренешләре)

Түган тѳбәгебезнең иң тѳп байлыгы – аның эшчән кешеләре. Авылыбызның тирә-юньдә дан тоткан балта осталары, тегүчеләре, миччеләре булуы безгә мәгълүм.

Безнең як җырга-моңга гашыйк, аларда тормыш гаме, халык рухын тоясың.Сибгат Хәким бу турыда : «Керәшен татарларының моңнары башка, бәйрәмнәре үзенчә.

Чәчәк бәйрәме дә борынгы, күптәнге бәйрәм. Халык аны июль башларында бәйрәм иткән. Таң ату белән бѳтен тѳштә чәчәк: капкада, коймада,тәрәзә рамнарында…Яхшы кешегә – чәчәк, матур чәчәк, начар кешегә –кычыткан.Гәрәй Рәхимнәрнең- Родионовларның капкасына мин чәчәкләрнең әйбәтләре эләккәндер дип уйлыйм. Яшь шагыйрь шул капкадан- чәчәкле капкадан чыккан.»

Укытучы: Әйе, без дәресебезне дә «Ул- чәчәкле капкадан»дип атадык. Күңелебездә горурлык хисләре уятучы шәхес- авылдашыбыз Гәрәй Рәхим. Аның тормыш юлына кыскача күзәтү ясап үтик.

1 нче тѳркем вәкиле: ( слайд №3- шагыйрьнең портреты) Г.Рәхим Татарстанның Лениногорск районы Федотовка авылында 1941 нче елның 15 нче июлендә әтисе сугышка китеп ике кѳн узгач туган.Бу турыда ул:

Онытылмас дәһшәт белән

Бер кѳн килеп,

Кырык хатын карап калды

Кырык иргә.

Кырык малай туып калдык

Кырык бердә.

Без бүген дәрескә шагыйрьнең апасын чакырдык. Хәзер сүзне аңа бирәбез.( Вера апа шагыйрьнең балачагы турында сѳйли)

(слайд №4- шагыйрь туып үскән йорт ) Еллар үтә… Булачак шагыйрь мәктәп бусагасын атлап керә. Аның турында беренче укытучысы( слайд №5- Гәрәй Рәхим Анна Порфирьевна белән) : « Ул ифрат та тырыш, шул вакытта шаян һәм җор телле булуы белән аерылып тора иде»-дип искә ала.

Туган авылыбызда урта белем алганнан соң ,Гәрәй Рәхим колхозда эшкә кала. Йѳкче, ашлык үлчәүче була, урман кисә, салам эскертли- болар олы дѳнья белән аралашу алымнары.

Авыл китапханәсендә эшләгән чоры да бик бик җанлы, кызыклы үтә. Ул яшльләр арасында лидер була. Кичәләр үткәрү, күрше авылларда концертлар оештыру,авыл газетасын чыгару-һәммә эштә ул актив катнаша, башлап йѳри.

Укытучы: Шул вакытларга әйләнеп кайтыйк эле. Икенче группа « Чәчәк бәйрәме»ннән күренеш

әзерләде.

(Кичке учак янында яшьләр.Гармунга кушылып җырлыйлар)

- Кызлар, сез кыр чәчәкләрен, әллә урман чәчәкләрен яратасызмы?

- Мин чәчәкләрнең барысын да яратам.

- Карагыз әле , без бүген авылдашларга шатлык ѳләшәбез, эйеме?

- Бүген кемгәдер кычыткан, шайтан таягы эләгәчәк.

- Кирәкми, бәйрәмнең ямен бетермик.

- Ә бит кайберәүләргә кыстырсаң да ярый: ялкауларга, гайбәтчеләргә...

- Элек шулай кайберәүләрне «тәрбияләгәннәр» бит.

- Юк, юк. Бәйрәм булгач бәйрәм булсын. Һәркемгә җыйган матур чәчәкләребезне генә кыстырачакбыз.

- Кая соң әле Гѳргѳри?

- Кая булсын, шигырь язадыр.

- Хәзер ничек язсын,ди. Караңгы бит.

- Шагыйрьнең күңел дәфтәре була. Шунда яза инде ул.

- Гѳргѳрине чакырыйк әле. Шигырьләрен укысын .

-Гѳр-гѳр-ри!

-Гѳргѳри, күңел дәфтәреңнән берәр шигырь укы әле.

-Чәчәкләр турындагысын.

- Үрдем мин бик күп такыя

Ак чәчәкләр,

Күк чәчәкләр,

Күп чәчәкләр җыя-җыя

-Әйдәгез, без дә такыя үрик

(Яшьләр җырлый-җырлый китәләр)



1 нче тѳркем: - Ниһаять, югары белем алу теләге тормышка аша. Гәрәй Рәхим Казан дәүләт университетына укырга керә. Аны тәмамлагач, тѳрле газет-журналларда журналист булып эшли. Мәскәүдә әдәби консультант вазифаларын башкара. Әдәби белән мавыгуы кѳннән –кѳн арта. 1967 нче елда беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Ул аны «Вәгъдә» дип атый, аннан соң «Хәтер»(1970), «Гѳрләвек»(1974), «Зирек бѳдрәләре(1976) һәм башка китаплары басылып чыга.

( Китап күргәзмәсеннән китапларны күрсәтә)



Укытучы: Гәрәй Рәхим иҗаты күпкырлы. Аның шигърият бакчасы бай,үзенчәлекле.Туган ил язмышы турында патриотик шигырьләр дә, тормыш мәгънәсе турында уйланулар, мәхәббәт утында янучы лирик герой да урын алган. Ә буген без авторның туган ягыбызга багышланган шигырьләре турында күбрәк сѳйләшербез.



3 нче тѳркем: - «Туып-үскән җире, иле белән горурланып, аңа багышлап әсәр иҗат итмәгән язучы юктыр .Туган ил темасы язучының биографиясе, характеры, дѳньяны һәм үзен аңлавы белән бәйле. Гәрәй Рәхим Татарстан табигатенең куз явын алмый торган тыйнак, тыныч, эчке матурлыгына гашыйк»,- дип язган аның турында тәнкыйтьче Т. Галиуллин.



Укучы «Туган ягым» шигырен укый.



- Табигатькә искиткеч мѳгамәлә аның шигырьләрендә. Безгә, мәсәлән , шагыйрьнең «Туган ягым Колмаксар» шигыре ошады. Колмаксар – искиткеч гүзәл, бай тѳбәк. Ул үзенең салкын чишмәләре, җиләккә бай булуы, киң печән аланнары белән дан тоткан. Хәзер ул тѳбәкнең хуҗалары- нефтьчеләр.



Укучы «Туган ягым Колмаксар» шигырен укый.



- Балалар ѳчен язылган шигырьләре арасында табигатьнең матур мизгелләре тасвирланган. «Гѳмбә җыярга барам», «Яфрактагы нота», «Яшенле яңгыр», «Язгы әкият».



Укучы «Гѳмбә җыярга барам» шигырен укый.



- Ул табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер, елның һәр фасылында үзенә күрә бер матурлык, ямь таба белә, үзен пейзаж лирикасы остасы итеп таныта .



Укучы «Язгы җыр» шигырен укый.



Укытучы: Дүртенче тѳркем укучылар «Шагыйрьнең тел-сүрәтләү чаралары»дигән проект ѳстендә эшләделәр.



4 нче тѳркем: - Шигырьләрдә метафаралар күп түгел. Рухына иң якын алым – эпитет, тѳслар гаммасы тудырган чагыштыру. Ак кар, сары чәчәк, каен кызы, имән егете, кѳмеш тынлык, аяз кѳн кебек сурәтләргә таянып, шагыйрь дѳнья киңлекләренә сәяхәткә чыга. Ул матур тѳсләргә гашыйк.

Әй, җәйге тѳн, менә учак яктык,

Эретергә синең караңны. ( «Кырда учак»)

« Ясалма бизәк, күз явын алырлык сырлау-матурлаулар аның стихиясе түгел,- дип бәяли аны Т.Галиуллин. Халык лирикасының , классик поэзиясенең гүзәл ачышларына, мәңге сулмас гѳлләренә игътибарлы булу белән беррәттән , ул шигъри сүзнең тәэсир кѳчен арттыру, мәгънә белән яңгыраш арасындагы гармонияне, иплелекне соң чиккәчә җиткерү юнәлешендә кыю эзләнуләр алып бара»



Укучы «Кичке шигырь» укый.



Укытучы: Гәрәй Рәхим шигырьләренә композиторларыбыз җырлар да иҗат итәләр: «Уйнагыз, гармуннар», «Картаймагыз әле, ветераннар», «Оныттың бугай», «Балалар җыры».



Укучы Г.Рәхим сүзләренә язылган җыр башкара.

Укытучы: Гәрәй Рәхим Федотовка – Казан арасын якынайтучы, башкала белән авыл арасына әдаби күпер салучы дип атар идем . Хәтерлим, 70 нче елларда авылга бер тѳркем язучылар килеп тѳште. Алар арасында Илдар Юзеев та бар иде.

Укытучы: Ә соңгы очрашуны искә тѳшерик ( Слайд №5,6,7 очрашу мизгелләре) Бер тѳркем мәртәбәле язучылар арасында Т.Миңнуллин, И.Ибраһимов, А.Хәсәнов. « Заман сулышы», «Ватаным Татарстан», «Туганайлар» газеталары битләрендә бу турыда зурлап яздылар.

Укытучы: Дәресебезне горурлык хисе турында сѳйләшу белән башлаган идек. Гәрәй Рәхим-безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз.Аның иҗаты дәвам итсен, илһам чишмәсе саекмасын. «Сез кайсы авылныкы буласыз?-дип сорасалар, без-шагыйрь Гәрәй Рәхим авылыннан»,- дип җавап бирегез

Укытучы: Без Гәрәй Рәхим белән туры элемтә оештырдык. Хәзер дәресебезнең азагында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратучы, гел «5» генә укучыга сүз бирәбез.Ул шагыйрьне барыбыз исеменнән дә юбилее белән котлап, теләкләр җиткерәчәк.









Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Методика преподавания информатики в начальных классах»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Система работы учителя-дефектолога при обучении и воспитании детей с особыми образовательными потребностями (ООП) в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы ФГОС»
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Формирование и развитие ключевых компетенций школьников в интересах устойчивого развития региона»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.