Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока татарского языка на тему "Хәдисләр"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Конспект урока татарского языка на тему "Хәдисләр"

библиотека
материалов

Сыйныфтан тыш уку дәресе

Тема: Хәдисләр.

Максат:

1.Шәрекъ классикасы һәм аның төп ядкәре – Коръән, хәдисләр белән таныштыру, аларның татар әдәбиятына тәэсире турында мәгълүмат бирү.

2. Дөрес, матур,сәнгатьле,аһәңле бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

3. Югары әхлакый сыйфатлар булдыруга омтылыш тәрбияләү; яшәү рәвешебезгә карата үз фикерләрен булдыруга ирешү.

Дәреснең методы: эзләнү һәм күчермә ысуллар.

Алымнар: аңлату, сөйләү,әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап тәкъдим итү, тест.

Җиһазлау: плакатлар: М.Колый,Г.Кандалый, Г.Утыз Имәни; Низами сүзләре белән шәмаил үрнәге; китаплардан күргәзмә; хәдисләр язылган битләрдән китапчык; тест сораулары.

Дәреснең барышы:

  1. Актуальләштерү.

1.Укытучы яттан “Менә шундый заман җитәр” шигырь (мөнәҗәт) сөйли.

2. Әңгәмә:

-Сезгә шигырьнең эчтәлеге аңлашылдымы? Җиттеме шундый заман?

Әйе, әдәпле, тәрбияле, әхлаклыы кешеләрне хәзерге вакытта сирәк очратабыз. Яшәү рәвешебез бозылып бара(укучылардан әйттерәбез). Тәрбия эше тулысы белән мәктәпкә кайтып кала. Соңгы вакыттагы уңай күренешләрне әйтеп китергә була: бу- татар халкының гореф-гадәтләре , йолалары яңартылу, мәчетләр торгызылу. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, алар гаиләгә, мәктәпкә зур ярдәм күрсәтәләр.

Бүгенге дәресебез- класстан тыш уку дәресе.

3. Искә төшереп китик әле.

- Нәрсә ул Коръән?

- Изге китап, гарәпчәдән – уку, яттан уку.

- Әйе, ул гыйльми яктан гасырлар дәвамында өйрәнелгән, өйрәнелә һәм өйрәнеләчәк.

-Коръәннең бүлекләре ничек атала?

- Сурә.

- Сурәләр нидән тора?

- Аять- җөмлә.

Укытучы сүзе:

- Әйе, Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты әдипләренең, шагыйрьләренең бик күп әсәрләрендә Коръәндәге вакыйгалар, гаҗәеп күренешләр чагылдырылган. Моңа мисал итеп без күптән түгел өйрәнгән нинди әсәрне әйтеп китәргә була?

-К.Гали “Кыйссаи Йосыф”. Коръәннең 12 сурәсе.

- Мөселман дөнъясының изге китабы башка илләрнең, бүтән дингә инанучы әдипләрнең дә игътибарын җәлеп иткән. Бөек рус шагыйре А.С.Пушкин, шулай ук М.Лермонтов, Л.Толстой, И.Бунин һәм башка күренекле әдипләр дә Коръәннең тирән мәгънәле эчтәлегенә һәм гүзәл шигъриятенә сокланганнар, Коръән тәэсирендә күркәм әсәрләр иҗат иткәннәр. А.С.Пушкинның “Подражая Корану” дигән әсәре – иң зур күләмле әсәр.Кызыксынган укучыга менә бу җыентык белән танышырга була.(“А.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре”)

4. Ә хәзер, белгәннәребезне бер тәртипкә китереп тест сорауларына җавап биреп алыйк әле .

1. Мөселман илләрендә эш атнасы кайчан башлана?

а) җомга ә) дүшәмбе б) шимбә в) сишәмбе

2. Коръәннең беренче сурәсенең исеме ничек?

а) бакара ә) фатихә б) ниса в) гимран

3. Мәчетләрдәге мәктәпләр ничек аталган?

а) мәктәп ә) мәдрәсә б) лицей в) гимназия

4. Кайсы елда Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителгән?

а) 630 ә) 580 б) 750 в) 922

5.Мөселман динендә кайсы айда иң озын ураза?

а) рамазан ә) шәүвәл б) зөлкагъдә в) сәфәр

6. Коръән сүзе ничек тәрҗемә ителгән?

а) күрү ә) уку б) аңлау в) тыңлау

7. Әфәнде мәчетенең хәзерге атамасы ничек?

а) Мәрҗани ә) Кол Шәриф б) Борнай в) Апанаев

8. Мөселман тәүлеккә ничә намаз укый?

а) 4 ә) 3 б) 5 в) 6

II. Яңа материал.

Укытучы: Сөйләшүне дәвам итәбез. Безнең бүгенге тема: “Хәдисләр” (Һәр укучы алдында китапчыклар: I бит- нәрсә ул Хәдис, II, III, IV битләрдә берәр хәдис язылган)

  • Нәрсә соң ул хәдис?

Укучы алдындагы язудан укый: Хәдис- Ислам фәлсәфәсендә, Коръән- Кәримнән кала- иң мөкатдәс чыганак. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы, эшчәнлеге вә күрсәтмәләре, кылган гамәлләре, васыятьләре хакында риваятьләрне тәшкил итә алар.Хакки, Коръән мөселманнар җәмгыятенең барча хокукый үз эченә сыйдыра алмаганлыктан, нәкъ менә шул сәбәпле VII гасырның азагы - VIII гасырның башларында хәдисләр барлыкка килгән.

Укытучы аңлата: Хәдис – Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан әйтеп калдырылган һәм буыннан буынга күчкән , тирән мәгънәле сүзләр.

Дин һәм игелек китабы”ннан берничә хәдис укыла.

  • Кемнәр ул хәдисләрне теркәп барган соң?

Мөхәммәд пәйгамбәрнең иярченнәре килер буыннарга ирештергән һәм саклаган, махсус өйрәнүче галимнәр җыйнаган. Башта ул телдән – телгә күчү юлы белән таралган, ә дәверләр үтү белән хәдисләр билгеле бер эзлеклелеккә салынып, кәгазьгә теркәлгән, җыентыклар барлыкка килгән.”Хәдисләр китабы”.

Җыентыкны төзүчеләрнең берсе Исмәгыйль әл-Бохари гомерендә 600 мең чамасы хәдис туплаган, шуның 7250 сен генә, лаеклы дп санап, җыентыкка керткән. Бу җыентык Ислам дөньясында күп тапкырлар бастырылган. Хәдисләр тарихыбызны белү өчен чыганак булып тора.

1905-1906 нчы елларда Казанда “Мең дә бер хәдис”, “Мөнәббиһат” исемендәге җыентыклар басыла һәм атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөдире-җитәкчесе мөфти Галимҗан Баруди үз укучыларын хәдис гыйлемнәре нигезләре белән таныштырып барган.

  • Кем соң әле ул Галимҗан Баруди? (искә төшерелә).

2. Менә без дә шул хәдисләрнең иң кыйммәтлеләре,иң актуальләре белән танышып китәрбез.Ачыгыз алдыгыздагы I хәдисне.

а)1 укучы укый:

Вакытны файдасыз, мәгънәсез нәрсәләргә әрәм итмәгез”.

  • Ничек аңлыйсыз? Файдасыз, мәгънәсез нәрсәләргә ниләр керә?

(эчүчелек, наркомания, урам себерү, кеше җәберләү, зина кылу һ.б.)

  • Ә файдалы эшләр нәрсә соң ул? Ничек уйлыйсыз?

(китап уку, хезмәт итү, белем туплау һ.б.)

б) Нәтиҗә чыгару:(плакаттагы язу белән)

Якутлар табыладыр вакыт белән,

Вакытлар табылмыйдыр якут белән.

Г.Кандалый.

в) алдагы эшебез өчен сүзлек бирелә

көнәш – кояш

янлигъ – кебек

мөэминнәр – ышанучылар

якут – яхонт (асылташ)

3. –Әйе, без гыйлем тупларга тиеш. Ачыйк әле II хәдисне. Анда гыйлем, белем турында хәдис. 1 укучы укый.

Кытайга барып булса да белем ал. Һәр мөселман өчен белем фарыз. Гыйле юлында булганнарга фәрештәләр канат җәяр.

а) – Бу хәдисне ничек аңладыгыз?

- Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты әдипләренең белем турында әйткән фикерләрен искә төшерик әле. (уйларга вакыт бирелә)

Й.Баласагунлы “Котадгу белек” (“Бәхет китабы”). Әдип болай ди: “Белем һәм акыл кешене кеше итә, әгәр бу сыйфатлар юк икән, ул – хайван мисалында” – ди.

- Әйе, ул белемнең зур байлык икәненә ишарә ясый,” аның хәтта әлешен дә бернинди карак та урлый алмый”, - ди дә әле ул.

б) К.Насыйри “Китап әт-тәрбия” китабындагы 20 нче тәрбияне укыту.

в) – Әйе, укучылар, без өйрәнәсе Утыз Имәни, Мәүлә Колый кебек мәшһүр әдипләребез дә гыйлем алуга, белем туплауга зур өмет белән караганнар, тирән мәгънәле әсәрләр иҗат иткәннәр.

Укучылар укый (плакаттан):

Галимнәр күк йөзендә көнәш янлигъ,

Шәкертләр тулып торган айга янлигъ,

Мөминнәр күк йөзендә йолдыз янлигъ,

Наданнар коңгыз – кортка охшар булгай.

Мәүла Колый.

Гыйлемлек – яшърен хәзинә, кем таба

Ике дөнья байлыгы булыр аңа.

Бел: гыйлем нур ул, сине нурландырыр

Ә наданлык – ут, сине ул яндырыр.

Габдерәхим Утыз Имәни

г) Нәтиҗә: Үз илеңдә белем алырга мөмкинлек булмый икән, башка җиргә (Кытайга) китеп булса да белем алу бик кирәк. Белемле, тәҗрибәле кешене Яшь булсагыз да “олылар да олылар” (Низами сүзләре)

4. Ә бу хәдисне дәфтәргә дә язып куйыйк.

а) 1 укучы укый. “Җәннәт аналарның аяк астында”

тактадагы шәмаилгә карау.

  • Нәрсә ул шәмаил?

  • Сезнең өйдә бармы?

  • Анда нәрсәләр язылган?

  • Бу шәмаилдә иң күркәм затларга багышланган эчтәлекле хәдис бирелгән.

  • Ничек аңладыгыз соң сез аны?

(фикер алышулар)

  • Баласын ташлаган ананы хөрмәт итәргәме?(“була” дигән фикерне дә әйттерүгә ирешү)

  • Әдәбиятта, сәнгатьтә нинди әсәрләр беләсез балаларын ташлаган аналар турында?

Туфан Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”(кыскача эчтәлек 1 укучы тарафыннан алдан әзерләнә)

Фәнис Яруллин “Яралы язмышлар”

(Миңлегөл апа Рәфыйкова искә төшерелә)

  • Ана образы белән нинди әсәрләр аркылы таныштык алдагы сыйныфларда, искә төшерик әле.

а) “Сак-сок” бәете – кыскача эчтәлек

Нәтиҗә : әниләрне, олыларны рәнҗетергә ярамый.

б) Ш.Камал “Буранда” – эчтәлек

Нәтиҗә : әниләрне онытырга ярамый, вакытында кичерүне сорап өлгерергә кирәк.

в) А.Гыйләҗев "Җомга көн кич белән" – эчтәлек.

Нәтиҗә : сорау- Балалар гына гаеплеме? (ана балага рухи тәрбия дә бирергә тиеш)

5. Сорау: (фикер алышулар)

- Әти белән әни берьюлы чакырса, без нишләргә тиеш?

- Әнигә барабыз. Ни өчен?

Аңлату : Ананың балага 3 хокукы, атаның 1 хокукы.

Хәдисләр:

Әни сукмагы җәннәткә илтә.

Әни суккан җир җәһәннәм утында янмый.



V. Нәтиҗәгә киләбез.

1. Бар эшне билгеле бер максат (ният) белән башкарырга кирәк.

2. Вакытны юкка- барга сарыф (әрәм) итмәскә.

3. Белем алырга тиешбез.

4. Әниләрне хөрмәтләргә, олыларга бурычлыбыз, чөнки “җәннәт аналарның аяк астында”.

Бу хәдисләр безнең тормышыбызда да маяк булырга тиеш.

VI. Өй эше: 1 хәдисне алып, шул темага кыска инша язып килергә.

VII. Йомгаклау, бәяләү.







Автор
Дата добавления 25.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров414
Номер материала ДВ-191918
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх