Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект урока татарского языка на тему "Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф" (2 класс)

Конспект урока татарского языка на тему "Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф" (2 класс)



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

(II сыйныфта перспектив башлангыч мәктәп УМК буенча Сингапур системасы структураларын кулланып үткәрелгән татар теле дәресе)

Максат:1) Предметны белдергән сүзләрне ныгыту, кеше исемнәрен һәм фамилияләрне баш хәрефтән язарга кирәклекне аңлату.

2) Балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү.

3) Татар моңына мәхәббәт тәрбияләү.

Шәхси УУГ: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу;

Регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру;

Танып белү УУГ: предметны белдергән сүз ләрне өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү; предметны белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя белү,, теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту,, сөйләмдә һәм язуда куллану;

Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләрне үзара тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү.

Дәреснең тибы. Катнаш дәрес. Яңа материалны үзләштерү.

Материал. Дәреслек (Татар теле: татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012 ел), мөстәкыйль эш дәфтәре.

Җиһазлау:, компьютер, карточкалар, тест биремнәре, сингапур системасы материаллары, төрле төстәге квадратлар,презентация.




ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Оештыру.

1. Дәрескә уңай халәт тудыру. ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (утыру, басу).

Балалар, карагыз әле, безгә никадәр кунак килгән. Әйдәгез үзебезне алар белән таныштырыйк:

Гаиләдәге өлкән балалар баса (Лиана, Ранил,Рания,Камилә,Азалия, Илнур.);

Гаиләдәге төпчек балалар баса (Регина.Илназ);

Ямаширмә гомуми белем мәктәбенең 2 нче сыйныфында бик тырышып белем алучы булдыклы укучылар менә шушылар инде. Мин сезгә кояшлы матур көннәр кебек яхшы кәеф, зиһен ачкычлары теләп калам.

2. Кизү укучыга сүз бирелә.

-Бүген сыйныфта мин кизү торам. Сыйныфта барлык укучылар да бар.

3. Матур язу күнегүләрен башкару (.2 слайд).

-Хәзер барыбыз да дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз.Баш һәм юл г.Г хәрефләрен язарбыз. Дөрес итеп утырдык.Матур итеп хәрефләрне һәм сүзләрне күчереп язабыз.

II.Актуальләштерү.

- Балалар, үткән дәресләрдә без сезнең белән нинди сүзләр белән танышкан идек?

- Предметны белдергән сүзләр.

- Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?

- Кем? Нәрсә?

- Нинди сүзләргә без кем? дигән сорау куябыз?

- Кешене белдергән сүзләргә.

- Ә башка предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?

- Нәрсә?

Конэрс. Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Бу карточкадагы сүзләрнең нинди сорауга җавап булуын ачыклагыз. 15 с вакыт бирелә (15 с, кыңгырау.)

Класста сез ике почмак күрәсез. Берсе нинди7, икенчесе кем?. Үз сүзләрегез нинди булганга карап, тиешле почмакка барыгыз, үзегез белән карточкаларыгызны алыгыз. (Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар.)

Почмакларда үзегезгә пар табыгыз, аңа «биш» бирегез.Бер-берегезгә ни өчен шушы почмакны сайлавыгызны аңлатыгыз.. Сезгә 30 секунд вакыт бирелә. Озынрак буйлы укучы башлый.

-Кем? почмагындагы иң кечкенә буйлы укучы әйтә. Ни өчен син бу почмакны сайладың?

_Чөнки бу сүзләр кешеләрне белдерә.

-Ә бу почмактан кемнең чәче ачыграк , шул укучы аңлатыр.

Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.

III. Уку мәсьәләсен кую.

1. Сүзлек диктанты.

- Хәзер сүзлек диктанты язып алабыз. Язганда бик уйлап, өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшереп языгыз.

Чөгендер, Камил, сыерчык, солы, тавык, Мусина,төлке, болыт, аю.

- Балалар, бер-берегез белән дәфтәрләрне алмаштырып, язган сүзләрегезне экранга карап тикшереп чыгыгыз. Кемнәрнең бер дә хатасы чыкмады? Кемнәр хата җибәргәннәр?(3 слайд)

- Бу сүзләрне язганда сезгә нинди кагыйдәләрне искә төшерергә туры килде?

- о-ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

- Әйе. Бу кагыйдәгә кайсы сүзләр туры килә?

- Чөгендер, солы, төлке, болыт.

-Бик дөрес. Тагын нинди кагыйдәләрне әйтә аласыз?

-Я, ю, е хәрефләренең язылышы.

- Бу хәрефләрнең язылышы турында нинди кагыйдә бар?

- Бу хәрефләр ике авазга билге булып йөриләр, ә язганда бер генә хәреф белән күрсәтәбез.

- Бу кагыйдәгә кайсы сүзләр туры килә?

- Сыерчык, аю.

-Тавык сүзенең язылышы нинди кагыйдәгә туры килә?

- В хәрефе в һәм w авазларын белдерә, язганда в хәрефе белән күрсәтелә.

- Рәхмәт, укучылар. Безнең тагын нинди сүзләр калды?

-Мусина,.Камил.

- Алар нәрсәне белдерә?

- Кешене.

- Аларның язылышында нәрсәгә игътибар иттегез?

- Алар баш хәрефтән язылган .

- Димәк,безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

- Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.(1 слайд).

-Моннан нинди нәтиҗә ясап була?

-Кеше исемнәре һәм фамилияләр баш хәрефтән башлап языла.(4 слайд)

2. Дәреслектән кагыйдәне уку.

Әйдәгез әле, .дәреслекне ачып, кагыйдәне укыйк .Без әйткәннәр дәреслектәге кагыйдә белән туры килә микән?

  • Ә хәзер агыйдәне парларда бер-берегезгә сөйләгез.

  • Әйдәле, 1 нче төркемнең 4 нче укучысы сөйләп күрсәтсен.

( Дәреслекне ачып, кагыйдәне укыйлар,төркемнәрдә,.парларда,үз-үзләренә сөйлиләр,1-2 укучы кычкырып әйтә).

IV. Физкультминут. Микс-фриз-груп.

Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк, микс-фриз-груп . структурасын кулланырбыз. Мин хәзер көй куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, шуннан мин сезгә сорау бирәм. Сорауга җавап билгеле бер сан була. Җавапны сез, миңа бер сүз дә әйтмичә, төркемнәргә басып күрсәтергә тиеш буласыз. Ә хәзер барыбыз да торабыз.

Кояш сүзендә ничә аваз?

Кыяр сүзендә ничә иҗек?

Баш сүзендә ничә хәреф?

Ничә хәреф аваз белдерми?

- Әкрен генә урыннарга утырабыз.

V. Уку мәсьәләсен чишү.

а) Тейк оф- тач даун.

Тейк оф- тач даун структурасын кулланабыз. Хәзер мин сүзләр әйтәм. Әгәр мин баш хәрефтән башлап язылган сүзләр әйтсәм, сез басарсыз, ә юл хәрефеннән башлап язылган сүзләр әйтсәм,утырырсыз.. Аңлашылдымы?

Сәлим, мәче, парта, көзге, Әхмәтшин, салам, Кәрим, Әхмәтҗанова, әти, коңгыз, Мансур, .Рәмзия, эшче.

  • Молодцы, балалар,дөрес эшләдегез.

ә)Дәреслек белән эшләү:

28 нче бит, 37 нче күнегү.

Хәзер дәреслекнең 28 нче битендәге 37 нче күнегүне табабыз.

Сез татар җырларын тыңларга яратасызмы? Нинди җырчыларның җырларын аеруча яратасыз?

Җырчыларның исем,.фамилияләрен дәфтәрләргә күчерәбез.

-Язып бетердегезме? Әйдәле 2 нче төркемнең 3 нче укучысы укып күрсәтсен, нинди сүзләр язды икән.

-Дөресме, балалар? Сезнеке дә шулаймы?

Татар халкы элек-электән җыр-моң яраткан. Сез дә татар моңнарын , җырларын яратып, тыңлап үсегез.

VI. Физкультминут. Фолоу зе лидер.

  • Хәзер, балалар, ял итеп алырбыз., Фолоу зе лидер структурасын кулланырбыз..Һәр укучы лидер артыннан аның хәрәкәтләрен кабатлый, музыка туктагач. икенче укучы лидер була, аннары өченче һәм дүртенче укучылар.

VII. Беренчел ныгыту.

1.Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш:

44 нче бит, 61 нче күнегү.

2.Джот тотс.

Ә хәзер экрандагы рәсемгә карыйбыз. Анда нинди ел фасылы сурәтләнгән? , Хәзер кечкенә карточкаларга рәсемгә карап предметны белдергән сүзләр язабыз, .берәм-берәм әйтеп уртага куя барабыз.

1 минут вакыт бирелә.

  • Сез әзерме? Сүзне 1нче төркемнең 2 нче укучысына бирәбез. 2 нче төркем нинди яңа сүзләр өсти ала?

3 .Тик-тэк-тоу.

Хәзер тик-тэк-тоу структурасын кулланырбыз. Һәр төркемнең 2 нче укучысы карточкаларны бутый һәм 9 карточканы санап ала, 3х3 формасында крестики-нолики принципы буенча шакмаклап тезә һәм номер куеп чыга . Һәр укучы горизонталь, вертикаль, диагональ рәттәге теләсә кайсы сүз белән 1әр җөмлә. төзи. 3 җөмлә килеп чыга. . Сезгә 3 минут вакыт бирелә.

  • Сез әзерме? Хәзер 1 нче укучыдан башлап һәркайсыгыз төркемнәрдә үз җөмләсен бер-берегезгә укып күрсәтә. 1 минут вакыт бирелә.

  • Сәзгә кемнәрнең җөмләсе ныграк ошады? Карточкаларыгызны миңа тапшырырсыз..

VIII. Мөстәкыйль ныгыту.

-Хәзер мин сезгә тест өләшәм. Һәр укучы урыннарда эшли.

Тест биремнәре.

1. Предметны белдергән сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

а) кем? нәрсә? ә) нинди? кайсы? б) нишли?

2. Кем? соравына җавап биргән сүзне тап:

а) утыра ә) ягымлы б) укучы

3. Нәрсә? соравына җавап биргән сүзне тап:

а) ямьле ә) агач б) укый

4.Язылышы дөрес булмаган сүзне тап:

яңгыр рамилә куян

5. Парларын тап, уклар белән тоташтыр.

алма                 җәнлек

солы                җиһаз

бүре             кош

сыерчык          җиләк-җимеш

өстәл                 яшелчә

суган               ашлык

-Хәзер җилкә партнерлар белән дәфтәрләрне алмаштырабыз. Экранга карап, җавапларны тикшереп чыгабыз һәм карандаш белән поляга билгеләр куябыз.

. Рефлексия.

Укучылар, сез алдыгызда өч төстәге квадратлар күрәсез. Әгәр сез дәрестә бар материалны аңласагыз һәм сезгә дәрес ошаса, өстәлдәге яшел квадратны күтәрегез. Әгәр дәрес материалын аңлап, берәр соравыгыз калса, сары квадратны күтәрегез. Әгәр материал авыр булып, сез аны үзләштермәгәнсез икән, кызыл квадратны күтәрегез..

Бик әйбәт, укучылар!

1. Без дәрестә нинди зур теманы кабатладык? (Предметны белдергән сүзләр.)

2. Нинди яңа темага кердек? (Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.)

3. Дәрестә нәрсәләр эшләдек? (Сүзлек диктанты яздык, күнегүләр эшләдек, , предметны белдергән сүзләрне таптык,тест эшләдек.)

4. Бик әйбәт. (Дәрестә аеруча актив катнашкан балаларга «4»ле, «5»ле билгеләре куела, пассиврак балаларга тагын нәтиҗә ясала.)

Х.Өй эше бирү. (“Безнең сыйныф” дигән темага, исем һәм фамилияләр кертеп, кечкенә хикәя язып килергә).



ТР Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми белем мәктәбе














Татар теле


тема:

Кеше исеме һәм фамилияләрдә баш хәреф”
















Ярулина З.С.



2015





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Краткое описание документа:

Урок татарского языка, проведһнный с использованием сингапурской структуры. На этом уроке объясняются. как пишутся имена и фамилии людей. Использованы разные интересные физкультминутки ,.выполнены много упражнений в виде игр. Урок соответствует возрастным особенностям , увлекателен. Использованы сингапурские структуры Тэйк-оф- тач -даун,,Микс фриз групп,Фолоу зе лидер,Тик-тэк-тоу.,

Автор
Дата добавления 14.05.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров561
Номер материала 282580
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх