Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока татарской литературы по теме Гомерем минем моңлы бер җыр иде..., посвященный поэту Мусе Джалилю

Конспект урока татарской литературы по теме Гомерем минем моңлы бер җыр иде..., посвященный поэту Мусе Джалилю

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема. Моңлы бер җыр... Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты.

Дәреснең максаты.

  • Укучыларның сөйләм телен үстерү, Җәлил тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрен киңәйтү.

  • Җырларым” шигыренең шагыйрь иҗатының һәм көрәш юлының югары ноктасы булуына төшендерү. Укучыларга иҗади эзләнүгә юнәлеш бирү, аларның фикерләү сәләтләрен үстерү.

  • Укучыларда Туган илне чиксез ярату хисенә аңлы караш, тәрбияләү.

Дәреснең җиһазланышы.

1. М. Җәлил портреты, 31 нче том М. Җәлил. Сайланма әсәрләр, “Моабит дәфтәре” шигырьләр җыентыгы, китаплар күргәзмәсе.

2. Проектор.


Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү дәресе.


Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты. Өй эшен тикшерү.

Өй эше итеп нәрсә бирелде?

(Җәлил турында газета- журналлардан өстәмә материаллар эзләргә, өйрәнергә.)

-укучыларның үзләре туплаган өстәмә материаллар буенча сөйләүләре. (Әдилә һәм Владик сөйли)

Аңлагансыздыр инде, укучылар, дәресебез кем турында булыр?

Муса Җәлил исеме сезгә таныш. Башлангыч сыйныфта укыганда аның шигырьләрен укыдыгыз, үзе турында да өйрәндегез. Шулай ук 6 сыйныфта Муса Җәлил иҗаты өйрәнелә. Аның турында ниләр беләсез? Искә төшерегез әле.( Слайд )

Ул кайчан һәм кайда туган?

Кем ул? (шагыйрь).Башкалардан аермалы буларак аны без нинди шагыйрь дибез?

(Герой-шагыйрь ). Ни өчен герой?

Әсирлектә яшерен оешма җитәкчесе була. Дошманнарга каршы көрәштә башка татарлар- җәлилчеләр белән эш оештыра. Алар әсирләр арасында аңлату эшләре алып баралар. Җәлилнең әсирлектәге фамилиясе Гомәров була.Бер хыянәтче алар турында гестапога әйтә, җәлилчеләр кулга алынып, җәзалап үтереләләр.

(шагыйрьгә герой исеме 1956 елда гына бирелә. Әйтегез әле, укучылар, Бөек Ватан сугышы кайчан беткән?

Бары тик 11 елдан соң гына Җәлил исеме тулысынча аклана, аңа Советлар Союзы Герое исеме, бер елдан соң “Моабит дәфтәре” өчен Ленин премиясе бирелә.

-тагын ниләр әйтә аласыз?

(җаваплар тыңлана)


II. Яңа тема. Укытучының М.Җәлил иҗаты турында сөйләве.


М.Җәлил әдәбиятыбызның горурлыгы, даны һәм бай мирасы. Шагыйрьнең каһрман образы тугандаш халыклар һәм азатлык сөюче халыклар өчен үрнәк булып тора.

Без Җәлил кебек бөек шагыйребез белән горурланабыз. Аның бөеклеге еллар үткән саен ачыла һәм таныла. Муса Җәлил иҗаты, аның шигырьләре шагыйрьгә хас булган сыйфатларны күзалларга ярдәм итә.

(М.Җәлил иҗаты буенча презентация күрсәтелә. Укытучы аңлатма биреп бара)

2.Укучылардан кайтма информация алу.

(Җәлил биографиясе буенча сорауларга җавап бирәләр, һәр дөрес җавап өчен фишка бирелә)

  1. шагыйрьгә һәйкәл куелган мәйдан.

  2. аның исемен йөртүче театр.

  3. Җәлилнең беренче китабы.

  4. Беренче шигыренең исеме

  5. Җәлилнең туган авылы.

  6. Ул әсирлеккә ничәнче елда эләгә?

  7. Хөкем алдыннан картинасының авторы.

  8. Муса укыган мәдрәсә.

  9. Җәлилнең абыйсының исеме.

  10. Шагыйрьнең көрәштәшенең исеме.

  11. Берлинда Җәлил утырган төрмә.

  12. Мусаның әсирлектәге фамилиясе

  13. Мостафа авылыннан ага торган елга.

  14. Шагыйрь портретын таштан иҗат итүче скульптор.

  15. Сугышка җибәрүне сорап язган гаризалар саны.



III. “Җырларым” шигыре өстендә эш.

Муса Җәлил бик күп әсәрләр язган. Мин сезгә аның китапларын күрсәтеп китәргә телим. Алар бик күп- татар, рус телләрендә чыгарылган китаплар, башка телләргә тәрҗемә ителгәннәре дә бар. Әсәрләрнең күбесе әсирлектә язылган. Сугышта төрле хәлләр була, каты яраланган Муса әсирлеккә эләгә.Ул моны бик авыр кичерә.

Дөньяга иң зур кайгыны сугыш китерәдер. Иң моңлы җырлар да әнә шул кырыс, шәфкатьсез елларда туадыр... Шундый моңлы “җырларның берсе- “Җырларым” шигыре.

Әсәрләре арасында бу шигырь аерым урын алып тора. Ул Моабит төрмәсенең 383нче бүлмәсендә шагыйрь үлем камерасында утырганда языла. Шуңа күрә дә Муса Җәлилнең икенче “Моабит дәфтәре” җыентыгы Җырларым шигыре белән башланып китә.

Үлем көтеп яткан шагыйрь тарафыннан язылган әлеге әсәр 24 телгә тәрҗемә ителгән. Искиткеч көчле рухлы булган кеше генә мондый халәттә иҗат итә ала.


4. Укытучының үрнәк укуы.

  • Шигырь сезнең күңелегездә нинди хисләр уятты? Ошадымы?

( ошады, моңсу хисләр уята)

  • М.Җәлилнең үзе белән шигырьдәге лирик геройның кичерешләре туры киләме?

- укучылардан укыту( 1-2 укучы укый)

5.Сайлап уку

  • солдат кичерешләре чагылган юлларны табып укыгыз.

  • Җәлил өчен яшәү мәгънәсе аның туган илен яратучы шагыйрь булуында икәнлеге кайсы юлларда чагыла?

  • капма-каршылык, хисләр каршылыгы бирелгән юлларны табыгыз.

  • Үз антына тугъры булуын күрсәткән юллар.


6. Шигырь буенча нәтиҗә ясау. Шигырьдә Җәлилнең бөтен тормышы чагылыш тапкан. Бөтен җырын илгә багышлаган шагыйрь, гомерен дә халкына бирә.

  • Шагыйрь җыр сүзенә нинди мәгънә салган?

  • Шигырь ни өчен “Җырларым” дип атала?.

(Җырларым дип шагыйрь үзенең шигырьләрен атый.Әлеге юллар

Җәлил сүзләре булып йөрәкләрдә саклана, җырлап торуы белән хәтердән җуелмый. Мусаның эчке халәтен аңларга ярдәм итә. )

IV. Өй эше бирү. Шигырьне ятларга. “5”- тулысынча, “4”- 5строфа,” 3”- 4 строфа.

V. Дәрескә йомгак ясау. Герой- шагыйрь М.Җәлил бөтен дөнья халкының күңеленнән чыкмаслык җырлар калдырды. Ул Моабит төрмәсенең салкын камерасында кулына богау китергәч тә фашизмга каршы көрәшүдән туктамады. Аның үлеме, чыннан да, җыр булып яңгырады.

  • Дәрестә алган белемнәрне истә калдыру дәрәҗәсе тикшерелә.

(Җәлилнең тормыш юлы буенча тест эше.)

1.Муса Җәлилнең туган төбәге.

А) Мордва республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы.

Ә) Аксубай районы, Иске Кармәт авылы

Б) Оренбург өлкәсе Мостафа авылы.

2.Шагыйрь туган ел

А)1901 нче ел 1 гыйнвар

Ә)1886 ел, 26 апрель

Б)1906 ел, 15февраль.

3. Кайсы мәдрәсәдә укыган?

А) Пешлә мәдрәсәсендә

Ә) Хөсәения мәдрәсәсендә

Б) Күл буе мәдрәсәсендә.

4.Кызының исеме

А) Чулпан

Ә) Алсу

Б) Хәдичә.

5.Ничәнче елда һәлак була?

А)1945

Ә) 1944

Б) 1942

Укытучы:

Гомер, яшәү һәркемгә кадерле, газиз. М.Җәлил дә үзенең бер шигырендә “Юк, үләсем килми минем бер дә, яшисем килә”,- ди. Соңгы сүзләрдә, ничектер, җан авазы ишетелгән кебек. Ә шулай да ул башын ими, аның өчен ике генә юлдаш бар “ йә “җиңү”, йә “үлем” .

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә,

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде.

Үлемем дә яңграр җыр булып.











.


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 14.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров25
Номер материала ДБ-193535
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх