1229667
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 70%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДругоеКонспектыКонспект урока татарской литературы по теме Тукай в наших сердцах

Конспект урока татарской литературы по теме Тукай в наших сердцах

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас- төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигърен шагыйрь, булмаса илһамчысы”

( Тукайны укыгач... Проект яклау дәресе)

Максат: Г. Тукайны кеше һәм шагыйрь буларак өйрәнү,аның мәхәббәт хисләренә мөнәсәбәтен ачыклау, укучыларда фән белән кызыксыну уяту, проектны яклау барышында мөстәкыйль фикер йөртүләрен камилләштерү, укучыларны аудитория каршында чыгыш ясарга өйрәтү.

Материал һәм җиһазлау: Г. Тукайның төрле елларда чыккан җыентыклары, әдәбият белгечләренең фәнни хезмәтләре, Г. Тукай иҗаты буенча презентация

Дәрес барышы.

  1. Уңай психологик атмосфера тудыру.

 Исәнмесез, кадерле укучылар. Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Бүгенге дәресне башлыйбыз. Проект эшләрен башкарып чыга алдыгызмы? Кыенлыклар булмадымы?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

 Укучылар, без сезнең белән Габдулла Тукай турында өйрәндек. Бүгенге дәресебез өйрәнгәннәрне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү булыр. Әдәби хәзинәләребезне нәрсәләр белән баеттык икән? Әнә шул хакта сөйләшербез.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Укытучының кереш сүзе:

 Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел булмаган. Шагыйрьлек көченә ия булган кеше куркып калмаска, шагыйрьне төрле яктан кыссалар да, ”күкрәк биреп каршы” торырга тиеш. Ваксынып китеп, алтын шылтыравы астына төшәсең икән, шагыйрьлек таҗы мәңге сиңа булмас. Тәне картайса да, шагыйрьнең күңеле япь-яшь, җаны көчле булып кала. Күкрәгендә шигырь уты сау булганда,  ул тауларны күтәрерлек куәткә ия. Г.Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез генә ел вакыт бирелгән булып чыкты. 1905 елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 елның апрелендә туктап калды. Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.

Тукайның гаҗәеп зур шигъри дөньясы халык иҗатына, мифологиягә, фольклорга, әкиятләргә, бәетләргә таяна. Тукай халыкның бу зирәклеген  аңа гына хас булган нәфислек, юмор, эчке җылылык белән бик нечкә һәм табигый рәвештә кабул итте. “Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш”, “Казан һәм Кабан арты”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” поэмаларында күпме әкияти тылсым! Менә шул әкияти тылсымны рәссамнарыбыз, композиторларыбыз, шагыйрьләребез ничек күрделәр икән? Шушы сорауга җавап эзләүне без дәресебезнең максаты итеп алдык.

     Бүгенге дәрескә без сезнең белән Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча төркемнәргә бүлешеп проект эшләре алган идек, хәзер мин сүзне сезгә бирәм.







I төркем: “Халык күңелендә мәңгегә урын алган олы шагыйребез”

(укучыларның компьютер презентациясе ярдәмендә әдип биографиясенә багышланган чыгышлары) (слайд 1-2)

Укытучының нәтиҗәсе:

 Рәхмәт сезгә, укучылар. Димәк, нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, кыска гына, авыр, катлаулы тормыш кичерсә дә, Тукай безгә бик бай мирас калдырган, ул халык күңелендә мәңгегә урын алган олы шагыйребез .

 Ә хәзер минем сүзне проект эшләрен күрсәтү өчен II төркемгә бирәсем килә.

II төркем: Тукай һәм мәхәббәт.

(бер укучының компьютер презентациясе ярдәмендә биографиясенә багышланган чыгышы) (слайд 1-2)

Ике укучы өстәмә мәгълүмат буенча чыгыш ясый. Сезнең чыгышларны тыңлаганнан соң, шундый фикер әйтәсем килә. Тукай халыкның теле дә, рухы да, моңы да. Билгеле булганча, шагыйрь хатын-кызларны ихтирам иткән. Ә Тукайның мәхәббәте иксез-чиксез диңгез һәм анда ике кеше драмасы да, шагыйрьнең язмышы да ташып тора.

III төркем: Тукай һәм музыка

Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга” (слайд 1)

(1укучының компьютер презентациясе ярдәмендә әдип биографиясенә багышланган чыгышы) (слайд 1-2) Укучы чыгышы.

Укытучы сүзе:

 Бөек шагыйребезнең музыка белән бәйләнеше халык рухына барып тоташа. Аның нечкә күңеле, музыкаль рухлы, моңлы булуы халыктан килә.Олы шәхесләр генә олы сәнгатькә юл ала. Тукай- шундыйлардан.

Минемчә, проект якланды. Өйрәнгәннәрне тикшереп карар вакыт та җитте. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, мин сезгә тест биремнәре таратам. Биремнәрне эшләп бетергәч, җавапларын тиз генә тикшереп тә алырбыз.

( тестны слайдта күрсәтелгән сорау һәм җаваплар буенча үзләре тикшерәләр, бәяләү критерийлары әйтелә)

      Г.Тукайга багышлап күп җырлар, музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Югарыда әйтелгәннәргә өстәп тагын шуны әйтәсе килә: шагыйрьне халкыбызга якынайтуда һәм танытуда С.Хәким, Р.Ишморат, Т.Миңнуллин, Р.Батуллалар да зур көч куйдылар. Тукай әсәрләрендәге образларны үз иҗатларында Б.Урманче, Н.Адылов, Р.Нигъмәтуллинналар стилистик яктан төрлечә ачып бирделәр. Серле урман  һәм анда яшәүчеләр стихиясе үзе үк рәссамнарга шартлы-символик сурәтләү кирәклеген әйтеп торды. Судан чыккан су анасы чынбарлыктагы образларда матур һәм кызыктыргыч булып күренә; әлеге чалымнар аның иелгән башында, сибелеп торган озын чәчләрендә, шәүләсенең бөгелеп торуында чагыла.



Г.Тукай, күп еллардан бирле, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен яңа әсәрләр иҗат итүгә рухландыручы илһам чыганагы булып тора. Бүген дә әдипләребез, шагыйрьләребез, рәссамнарыбыз,

композиторларыбыз Тукай образын һәм мирасын үз иҗатында чагылдырып торалар, чөнки Тукай татар халкының чың улы булган, шул халык дип яшәгән, үлгән.

 Ә хәзер укучылар бүгенге дәрестән кем үзенә нинди яңалык алды икән, шуны ачыклап китик әле:  (слайдта язылган, укучылар дәвам итә).

V. Рефлексия.

Бүген мин.... белдем...

Миңа.... ошады....

Мин ....аңладым....

VI. Йомгаклау

  1. Укытучының төркем җитәкчеләренә билге куюы.

  2. Өй эше. Тукайга хат язарга. Вакыт калса үрнәк хат белән таныштырырга.









































Общая информация

Номер материала: ДБ-193540

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Основы религиозных культур и светской этики: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс «Логистика»
Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
Курс «Инспектор по кадрам»
Курс повышения квалификации «Этика делового общения»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС медицинских направлений подготовки»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Управление ресурсами информационных технологий»
Курс профессиональной переподготовки «Основы организации рекреационной деятельности и лечебного туризма»
Курс профессиональной переподготовки «Управление информационной средой на основе инноваций»
Курс профессиональной переподготовки «Риск-менеджмент организации: организация эффективной работы системы управления рисками»
Курс профессиональной переподготовки «Политология: взаимодействие с органами государственной власти и управления, негосударственными и международными организациями»
Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»
Курс повышения квалификации «Международные валютно-кредитные отношения»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинговой деятельности»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.