Инфоурок ИЗО, МХК КонспектыКонспект урока. Тема: Заманча халык уенчыкларында борынгы сүрәтләр.

Конспект урока. Тема: Заманча халык уенчыкларында борынгы сүрәтләр.

Скачать материал

Тема:   Заманча халык уенчыкларында борынгы сүрәтләр.

 

Дәреснең максаты:

Халыкчан балчык уенчыклары, аның формасы, төрләре, бизәлеше турында төшенчә бирү.

Бурычлар:

 -танылган  Дымково, Филимоново, Каргополь  халык уенчыклары аша борынгы сүрәтләрне өйрәтү.

 - төрле сәнгать һөнәрчелегенә караган  уенчыкларның формасын, бизәлешен чагыштырып бәяләү.

 - әйдәп баручы халык уенчыкларын таный һәм әйтә белү.

 - заманча халык уенчыкларының барлыкка килү чыганаклары  турында фикер  йөртү.

  - теге  яки бу һөнәрчелеккә хас халык орнаментларының төп элементларын һәм төсләр яссылыгының  (төзелеш) үзенчәлеген үзләштерү.

 - танып белүһәм иҗади фикерләүне, фантазия һәм зәвыкны үстерү.

 - халык традицияләренә таянып, сәнгать формаларының төрле алымнары белән эш итә алу күнекмәләрен үстерү.

 - үз Ватаныңны ярату хисе , илеңә мәхәббәт һәм  хөрмәт белән карау хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: катнаш

Җиһазлау :

укытучы өчен кулланма материал :  электрон дәреслек, дәрес конспекты,  ноутбук,  плакат, презентация, терәк таблица, укучылар өчен  таратма материал;

укучы өчен: альбом, таратма материал, таблица (тутыру өчен ручка), карандаш, бетергеч, төсле карандашлар, фломастерлар)

Дәрес планы

I.Оештыру моменты.(1-2 минут)

 II.Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү: уку максаты кую.( 5 минут)

III. Яңа төшенчәләр формалаштыру.(15 минут).

IV. Практик эш  -(20 минут)

V.Дәресне анализлау- (3 минут)

 Дәрес  барышы.

I .Оештыру.

-         Дежур укучы сүзе, дәрескә  әзерлекләрен  тикшерү;

-         дәреснең  темасы һәм максаты белән таныштыру.

-         II. Актуальләштерү һәм дәреснең максатын кую.

1 нче чиректә без рус халкының тормышын тулыландырып торган борынгы сүрәтләр ( образлар) белән таныштык.

-         Әйтегез әле, балалар, сез борынгы сүрәтләр белән бизәлгән нинди әйберләрне беләсез? ( йон эрләү  кабасы, бишек,  чигелгән сөлге, чүмеч, рус миче һ.б.) (Слайд 2)

-         Торакны, киемнәрне һәм көнкүреш әйберләрне бизәү өчен нинди символ, сүрәтләр кулланылган? ( ат- туйдыручы, хуҗалык терәге, ныклык символы, кош - бәхет, яз, символы, җылылык, яктылык символы.

-         тормыш агачы- чәчәк атучы табигать мәңгелек  тормыш символы, нәселнең бәхетле дәвамчанлылыгы символы.

-         Саклаучы ( макошь) – кулларын өскә күтәргән хатын, тормыш, уңыш, җылылык чыганагы. (Слайд 3)

 Барлык санаган предметлар кешенең көнкүрешенә хезмәт итә.

-Ә бүген без сезнең белән бер бик гаҗәеп кәсеп турында сөйләшәчәкбез.

Бу һәнәр ияләре үзләренең бөтен гомерләрен уенчык ясауга багышлаган осталар, уенчык ясаучылар. Шулай ук без бүген балчык уенчыклар, бигрәк тә  данлыклы Дымково, Филимоново, Каргополь уенчыклары турында сөйләшербез.

 Халыкның гасырлардан килгән борынгы образларга баш июе балчык уенчыкларда да киң таралган.  Без бүген ничек итеп халык  осталарының бу образларны күләмле итеп биргәннәрен карарбыз .( слайд 4).

-         Балалар , безнең бүгенге  дәреснең максаты нинди булыр икән? Безгә тагын нәрсәне өйрәнергә туры киләчәк? (Җавапны алдан Гамильгә бирергә!)

-         ( Борынгы образларның бирелеш үзенчәлекләрен Дымково, Филимоново, Каргополь  заманча уенчыкларында өйрәнү.)

-         III. Яңа күнекмәләр  формалаштыру.

 -Ничек уйлыйсыз ,борынгы  заманнарда уенчыкларны  ни өчен   ясаганнар ? Борынгы заманнарда уенчыклар күңел ачу өчен генә  барлыкка килмәгән. Алар борынгы йолаларны башкаручы булган. Аларга үзенчәлекле көч мәгънәсе салынган: кешеләрне төрле явызлыклардан сакларга, араларга . Ачык төс һәм колак яргыч сызгыру тавышы- сихри роль уйнаган.

Хәзерге заман халык уенчыкларына карасагыз , сез аларда борынгы образлар яшәвен сизәрсез бу - ат, кош, хатын- кыз, тормыш агачы.

Аларда халык хәтере, аның традицияләре яши.

Барлык балчык уенчыкларга  да гомуми форма хас: алар бик сыгылмалы һәм озынча һәм традицион орнаментлар  белән бизәлгән.

 Орнаментларның борынгы билгеләрен чигү үрнәкләрендә дә,  бизәлешләрдә дә һәм борынгы халык сәнгате әсәрләрендә дә  очратырга мөмкин.

Әмма безнең иксез - чиксез Россиянең рәссамнары һәм сынчылары балчык уенчыклар ясауга төрлечә якын киләләр.  Бүген без сезнең белән уенчык ясау үзенчәлекләренең кайберләре турында танышып китәрбез.

-         Укучылар , сезнең алда парталарда таблицалар. (Слайд 5)

 Аларны сезгә тутырырга кирәк булыр. Таблицада һәр төр уенчык өчен 4 буш графа . Һәрберебез, өч  төрле халык уенчыклары  мәктәбенең экспертлары ролендә чыгыш ясаучы классташларыгызны тыңлап, үзлектән эшли.

-         Әйдәгез,  Дымково, Филимоново, Каргополь уенчыклары турында чыгыш әзерләгән укучыларны тыңлыйк. ( Балалар тыңлый, таблица тутыра, таратма материалдан файдалана)

-          Балчыктан ясаган халык уенчыкларының аерым үзенчәлекләре.

Һөнәрчелек атамасы

Һөнәрчелекнең туу урыны

Уенчыкның формасы

Бизәлеш орнаменты

Төсләр

Дымково

уенчыклары

 

 

 

 

Филимоново

уенчыклары

 

 

 

 

Каргополь

уенчыклары

 

 

 

 

-          

 

 

Балалар чыгышы: Гарипова Камилә чыгышы.

1.     Дымково уенчыгы ( слайд 6)

Туган ягы- Киров өлкәсе, Дымково бистәсе. Уенчыкларның формасын игътибар белән карасагыз, ул  күпкырлы, сыннарның силуэты түгәрәк һәм сыгылмалы булуы  белән аерылып тора. Монда әвәләү детальләре күп; волан, чәч толымчыгы, баулар.

 Үзенең гадилеге белән һәркемне  җәлеп итүче Дымково уенчыкларын  төсләрнең  күплеге    аркасында  башка халык  уенчыклары белән буташтырып  булмый.

 Бу -барыннан да элек, кар аклыгыдагы фонда геометрик характердагы гади бизәк,түгәрәкләр, нокталар, кисемтәләр.

 Декоратив бизәлештә ачык төсләр урын алып тора; алсу кызыл, кызыл, зәңгәр, алтынсу сары, шәмәхә, бигрәк тә ак фонда бәйрәмчә балкып торучы уенчыклар. Бу, гаҗәеп сәнгать әсәрләре, ирексездән  Дымково уенчыклары чалымнарында  чагылыш таба.

2.      2. Филимоново уенчыгы: ( слайд 7)

Гельметдинова Сиринә чыгышы.

 Ватаны- Тула өлкәсе, Филимон авылы. Филимон  кәсепчелеге борынгы крестьян традицияләре белән бәйләнгән. Бу уенчыклар сыбызгы  һәм сызгыра торган формада ясалган.  Алар очлаеп ,озынаеп килгән өлешләрдән тора, формасының бирелеше сыгылмалы; үзләре төз һәм бик нәфис. Филимоново уенчыкларының бизәлеш орнаменты гади, аралашып килүче кисемнәр, нокталар, түгәрәкләр, овал, өчпочмаклар, йолдызлар. Бизәлеш детальләренең аңлатмасы болай: түгәрәк-  кояш, өчпочмак – җир, чырыш һәм үсенте- тормыш үсемчелек символы. Гади һәм җиңелчә бизәк сыбызгының нәфис, озынча формасына туры килә.  Барлык бизәкләр дә кеше һәм табигать бәйләнешен искә төшерәләр.

 Филимоново уенчыкларының яраткан төсләре: җете кызыл һәм алсу  

( малиновый). Карасу зәңгәр һәм яшел төсләр белән янәшәдә алар тагын да яктырак яна.

Чуар декоратив бизәкләрне, тавык каурые белән, яндырылган балчык өслегенә төшерәләр, чөнки буяу  пумаласыннан  буяу чиста балчыкка ябышмый.

1.     Каргополь уенчыгы: ( слайд 8)

2.     Низамова Гөлинә чыгышы.

 Аның Ватаны - Архангельск өлкәсе, Каргополь  районы. Сыннарның формасы тәбәнәгрәк, гади, һәм авыр. Каргополь бизәлеше бик ачык һәм гади.  Бу кәсепчелекнең төс һәм милли элементлар җыелмасы борынгы алымнар  белән нык бәйләнешне саклый. Кояш символы – зур утлы түгәрәкләр, тәреләр, боҗралар, бөртек, ипи башаклары һәм үсемлек ботаклары. Болар барысы да табигый тонда сүрәтләнгән, табигый төсләргә туры китерелгән.

 Таблица тутыручыларның якынча нәтиҗәсе

( Һәр группадан 1 укучы чыгышын тынлау)  

Физкультминут   ( Слайд 9)

IV. Практик эш IV. Ныгыту.

-Укучылар, бүген без  3 төрле уенчык белән таныштык, инде практик эш эшләр вакыт җитте. ( слайд 10)

 

 Тактада  без өйрәнгән 3 төрле уенчыкның бизәкләрен күрәсез. Альбом битләрендә үзегез ясарга теләгән уенчыкның  эскизын ясарга кирәк була.. Бу уенчык Дымково, Филимоново яисә Каргополь уенчыгына охшаган  булса да ярый. Һәрберсенең үзенчәлекле формасын искә төшерегез, фантазиягезне эшкә җигегез.

 Бизәгәндә үзегезнең элементларыгызны да кертергә мөмкин.

(Слайд11-12-13-14)

Практик эшнең  алгоритмы.

 1 Уенчыкның формасын сайлау һәм анализлау.

 Аны башка халык һөнәрчелеге уенчыклары белән чагыштыру.

3.     Сайланган уенчык төренә туры китереп орнамент һәм төс сайлау.

4.     Уенчык өслеген пөхтә итеп бизәү.

5.      Бизәү.

Укучыларның эшен бәяләү критерийлары:

1.     Үлчәм төзелеше.

2.     Рәсемнең дәрес темасына туры килүе.

3.     Эш үтәлешенең эзлеклелеге.

4.      Эш үтәлешенең пөхтәлеге.

5.     Иҗади якын килү.

 

V.Йомгаклау:

Төрле сәнгать  һөнәрчелегенә караган балчык уенчыкларның гомуми һәм аермалы яклары  нәрсәдә булды инде укучылар?

Аерма: уенчыкның формасы, төсе. ( слайд 15-18)

 Гомумилек: барлык уенчыклар да матурлык өчен хезмәт итәләр.

 Россиянең төрле шәһәрләренең халык традицияләрен бирәләр, безнең тормышка шатлык өстиләр.

-         Балалар барлык уенчыкларның да атамаларында нинди закончалык күрдегез?

-         ( уенчыклар үзләренең туган төбәк исемен йөртә.

-          Барлык уенчыкларда да нинди үзенчәлек һәм закончалык сиземләргә мөмкин (  ике сүрәт кушылышы  берләшүе)( хайван һәм кеше сүрәте)

-          Безнең илебез  зур, без бүген 3 өлкәдә Киров , Тула, Архангельск өлкәләрендә уенчыкларның туган җирләре өлкәсенә күзәтү ясадык.

-          Сезнең бурыч һәр уенчыкның Ватанын табу. Тик безнең уенчык бизәлмәгән аны формасыннан танып, үз туган өлкәсенә беркетергә  кирәк.

-         ( Ясаган уенчыкларын тактага чыгарып тиешле урыннарына куялар)

 

Укучылар хәзер бу уенчыкларны сувенир буларак чыгаралар.  Ничек уйлыйсыз Татарстанда  мондый уенчыкларны  ясыйлар  микән?

-         Әйе, укучылар, безнең Татарстанда  да мондый уенчыкларны ясыйлар, алар татар халкының традицияләрен чагылдырып ясала.  Кукмара районы Шәмәрдән бистәсендә һәм Азнакай районы Актүбә бистәләрендә  дә балчыктан уенчыклар ясаучы осталар бар . Хәзергесе көндә Актүбә бистәсендә 500 дән артык  кулдан ясалган  уенчык – сувенирлар бар.

Билге кую өчен таблицалар җыеп алына  ( Дежур укучы җыеп  бирә)

 

Өй эше:  пластилин, клеенка

краска, кисточка алып килергә.

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока. Тема: Заманча халык уенчыкларында борынгы сүрәтләр."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Художественный руководитель

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 916 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.01.2016 1491
    • DOCX 30.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фаракшина Фания Марсовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фаракшина Фания Марсовна
    Фаракшина Фания Марсовна
    • На сайте: 10 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7461
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания изобразительного искусства в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 121 человек из 53 регионов
  • Этот курс уже прошли 484 человека

Курс профессиональной переподготовки

Искусство: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель искусства

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 91 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 313 человек

Курс повышения квалификации

Формирование метапредметных компетенций учащихся на уроках ИЗО и искусства

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 75 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 546 человек

Мини-курс

Проектное управление

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Формирование социальной ответственности и гармоничного развития личности учеников на уроках

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Подростковые проблемы: индивидуальный подход

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 365 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 285 человек