Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект выступления "Г. Тукай һәм музыка"

Конспект выступления "Г. Тукай һәм музыка"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

ТУКАЙ ҺӘМ МУЗЫКА


Идиятуллина М.

Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Х. Хәйруллина


Түбән Кама шәһәренең 8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе


Тукай һәм музыка” махсус монографик тикшеренү өчен бай һәм күпкырлы тема булып тора. Шулай итеп, бу хезмәтнең максаты – Тукайның музыкага мөнәсәбәтен монографик күзәтү. Бу максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар хәл ителде:

  • Тукайның милли музыкага мөнәсәбәтен өйрәнү;

  • Тукай әсәрләренең халык музыкасында чагылышын күзәтү;

  • Профессиональ татар музыкасында Тукай тоткан урынны билгеләү;

  • Бәетләрдә Тукай образын барлау.

Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чор бездән ераклаша барган саен, шагыйрь мирасының бөеклеген һәм күпкырлылыгын тагын да ныграк тоябыз. Ул татар халкы милли сәнгатенең барлык өлкәсенә йогынты ясады һәм ясый.

«Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була…» Г.Тукай.

Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлына күз салсак, аның бик кечкенәдән үк җырга, моңга тартылуын һәм алардан күңеленә юаныч алуын күрәбез. Әйе, Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз күз алдына китерүе бик кыен. Аның бу турыда әйткән сүзләре бар: «Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр… Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер». Ул истәлекләрендә алты яшеннән үк Яңа Кырлай авылында халык җырларын башкаруын әйтә, дини китаплар «Бәдәвам», «Кисекбаш», «Мөхәммәдия»ләрне яратып укуы турында язып калдыра. Ә тугыз-ун яшьләрендә апасы Газизә Зәбировага: «Апа, минем белмәгән җырым юк,» - ди [Тукай турында истәлекләр. 1986,24 б.]

Г.Тукай кечкенәдән үк үзе ишеткән тыңлаган халык җырларын, бәетләрен язу дәфтәренә теркәп барган. Вафатына күп еллар узгач, Г.Тукайның кулъязмаларын табалар.

«Тетрадь для списывания ученика 1 класса А.М. Тукаева» дип исемләнгән кулъязма-дәфтәрендә 28 халык җыры теркәлгән. Алар арасында халкыбызның бик сирәк очрый торган җырлары булуы зур әһәмияткә ия. Чагыштырмача күптән түгел генә табылган бу халык җырлары, бәетләре һәм Тукайның үзенә багышланган бәетләре турында Татар дәүләт фольклор Үзәге директоры Котдус Хөснуллин «Мәдәни җомга» газетасының 1997 елгы 9 нчы май санында язып чыкты. Бу мәкаләдән Тукайның халык җырларын җыеп, өйрәнеп кенә калмыйча, оста башкаручы да булганын беләбез.

1910 елның 15 апрелендә Казанның Шәрыкъ клубында укыган «Халык әдәбияты» дигән лекциясендә Тукай үзенең балалык еллары турында болай сөйли: «Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кыйлына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде»[Г.Тукай. Әсәрләр дүрт томда. 4 том, 281 б.]

Г.Тукай халык җырларын күңеле тулган, кайгылы мизгелләрдә җырлаган, ә андый мизгелләр ятим баланың тормышында күп булган шул:

«Җилбер-җилбер йөргән чакта,

Җил ачадыр куенымны;

Күңелсез чакта җырласаң,

Җыр ачадыр күңелне»[Тукай турында истәлекләр.1986, 66 б.]

Язучы Мәгъсүм Латыйфуллин «Сәйдәшнең балачагы» исемле повестенда Г.Тукайның бер төркем иҗат әһелләре (Г. Колахмәтов, Ф. Әмирхан, С. Рахманкулов, З. Яруллин, Г. Кариев) каршында, аларның соравы буенча «Тәфтиләү»не башкаруы турында яза: «Салих «Зиләйлүк»не уйнап чыккач, Тукай тирән сулап куйды һәм: «Әйдә, «Тәфтиләү»не, - диде. Салих салмак хәрәкәт белән сузынкы, сыгылмалы «Тәфтиләү» көен яңгыратканда, Тукай да җырлый башлады. Аның тавышы җәйге иртәдә искән җылы җил шикелле йомшак, ягымлы бәрхет тенор иде. Ул үзенчә җырлый, ахырда көйне тагын да киңәйтә, озынайтып суза һәм сандугач терелдәвенә охшатып, җиңелчә калтыратып бетерә».

Җырларның барлыкка килү һәм яшәү тарихын башка берәү түгел, нәкъ менә Тукай яза башлаган. “Халык әдәбияты” хезмәтендә ул җырларның килеп чыгышы тарихын, образлары ничек башкарылуы турында мәгълүматлар бирә. Г.Тукайның халык иҗатын җыю һәм өйрәнү буенча гыйльми хезмәтләре 1910, 1912 елларда языла.

Ул “Халык моңнары” һәм “Халык әдәбияты” исемнәре белән ике әсәрен аерым китап итеп бастырып чыгара. Аның җырларны җыю, өйрәнү кирәклеге, чын халыкчан. Г.Тукай башка халыкларның музыкасы белән дә кызыксына.

Г.Тукай Уральскида да, Казанда да яшәгәндә әдәби-музыкаль кичәләр оештыру белән бик актив шөгыльләнә. Бу кичәләрдә ул “безнең әтиләребез йөрәгеннән” чыккан мирасыбызны, ягъни татар халык җырларын пропагандалый.

Г.Тукай еш кына төрле авторларның шигъри әсәрләрен, кайчагында “Коръән”нән сүрәләр дә көйләгән. Ул музыка белән тәэсирләнеп яши, ул аның йогынтысы белән теге яки бу әсәрен иҗат итә. Шагыйрь үз иҗатында татар халкының уй-теләкләрен, өмет-хыялларын чагылдырган демократ шагыйрь. Тукайның шигъри иҗаты - әдәби эшләнеше белән югары, үзенең теле белән татар халкына ачык аңлаешлы. Шагыйрьнең төрле яклы мирасы татар халкы күңеленә киң һәм тирән үтеп керде. Тукай чын-чынлап халык шагыйренә әверелде. Моны татар тәнкыйтьчеләре шагыйрь үзе исән вакытта үк аңлыйлар. Әмма бу хакта Тукайның үлеменнән соң аеруча кискен әйтелә. Әле революциягә кадәр үк Тукай шигырьләренең, халык җырлары булып, фольклор көйләренә җырлануы билгеле.

Бу җырлар, композиторлар М.Мозаффаров, А.Ключарев, З.Хәбибуллин тарафыннан хор өчен эшкәртелеп, туып килүче милли хор стиленең үзенчәлекле эталонына әверелде һәм Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбленең алтын фондына керде.

Г.Тукай сюжетларына һәм шигырьләренә җыр һәм романслар язылды, балетлар, симфоник поэмалар иҗат ителде.

Тукайның иҗаты – хәзерге һәм киләчәк буын музыкантлары, башкаручылары, композиторлары өчен тирән фикерләрнең, нечкә юмор, үткен сатира һәм югары гражданлык хисләренең саекмас чишмәсе ул. Шагыйрьнең тормышы үзе үк музыкаль гәүдәләнеш булып тора. Һичшиксез, әле күп әдипләр бөек Тукай мирасының яңадан-яңа кырларын ачарлар.

Композиторларга, аеруча шагыйрь мирасына мөрәҗәгать иткәндә, аның музыкаль-эстетик карашларын белү бик мөһим. Композиторлар арасында Тукай шигърияте белән кызыксыну һаман үсә бара бит.


Кулланылган әдәбият исемлеге


  1. Әмирхан Ф. Әсәрләр. Дүрт томда.- Казан, 1986, 4 том, 115 б.

  2. Исхакова-Вамба Р. А. Тукай и татарская музыка.- Казань: 1997

  3. Исхакова-Вамба Р. А. Татарские народные песни. №79

  4. Лаисов Н. Лирика Тукая. – Казань: 1976, с.106

  5. Лаисов Н. Г. Тукай. – Казань: Тат. кн. изд., 1985

  6. Нигъмәтҗанов М. Татар халык җырлары. – Казан, 1976

  7. Рәсүлева З. Ә. Тукай эзләреннән. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985

  8. Рәхим Г. Тукаев – халык шагыйре.- Китапта: Тукай турында замандашлары. – Казан, 1960, 232 б.

  9. Тукай турында истәлекләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986, 33, 64, 66, 67 б.

  10. Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 4 том




Журналлар


  1. Хәсәнов М. “Г. Тукай”//Татарстан. - 2000. - № 1

  2. Җырларыбыз башында – Тукай// Мәгариф. – 2000. - № 4

  3. Тукай һәм татар музыкасы” Исхакова-Вамба Р. А.// Мирас.–1996.- № 7-8

  4. Тукай һәм музыка” Нигъмәтҗанов М.// Мирас. – 2005. - № 1Тукайга багышланган бәетләр// Мәдәни җомга. – 1998. – 4 октябрь






















1Тукай турында истәлекләр. Төз.И.Нуруллин, Р.Якупов.-Казан.1986,24 б.

Г.Тукай. Әсәрләр дүрт томда.-Казан: Тат.кит.нәшр., 4 том, 281 б., 177 б.

Тукай турында истәлекләр. Төз. И. Нуруллин.- Казан: ТКН, 1986, 66-67 б.







Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 15.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров19
Номер материала ДБ-354629
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх