Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект выступления "Использование информационных технологий на уроках татарского языка и литературы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Конспект выступления "Использование информационных технологий на уроках татарского языка и литературы"

библиотека
материалов

«Туган тел дәресләрен информацион технологияләр

кулланып оештыру»


Гадәти укыту технологияләре иҗади эшмәкәрлеккә тулысынча ачылырга бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итә.

Бөтендөнья белем бирү процессының мөһим һәм тотырыклы тармагы – белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану. Соңгы елларда илебезнең мәктәпләрендә күпчелек предметлардан белем бирүдә компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр ешрак кулланыла башлады.

Информатизация белем бирү процессына сизелерлек йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә.

Нәрсә соң ул информацион технология?

Белем бирүдә информацион технология – компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы.

Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар( компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле максатта кулланылган программа чаралары.

Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул мотлак югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш.

Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.

  • Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук

  • шәхес тәрбияләү

  • фикерләү сәләтен үстерү

  • эстетик тәрбия бирү

  • информацион культура тәрбияләү

  • укытуның сыйфатын күтәрү

  • предметара бәйләнеш булдыру

  • укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең йогынтысы зур.

Эзләнү-тикшеренү өстендә эшләгәндә, укучыларга еш кына иҗади өй эшләре бирәм, яисә реферат, дәрескә өстәмә материаллар алып килергә кушам. Мондый очракта алар үзләре татар телендә булган сайтлардан материаллар эзләп табып әзерләп алып киләләр.

Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинчелекләр бирә соң?

-дәрес материалын күз алдына китерү . Мәсәлән, түбән сыйныфларда “Кыш” темасы белән бәйләп килешләрне кабатлап киткәндә, укучыларның күз алдында тәүдә кар бөртекләре пәйда була. Аннан килеш атамаларын бергәләп кабатлап китәбез. Тагын бер мисал итеп карта тәкъдим итәм. Укучылар белән лексикология иленә сәяхәт итәбез. Бу ил төрле өлкәләргә бүленгән. Һәр өлкәгә тукталып, биремне үтибез һәм үткән дәрес материалын кабатлап, яңа темага килеп җитәбез. Укучыларның игътибарын ачылмаган өлкәгә дә юнәлтәбез. Бу киләсе дәрестә өйрәнеләчәк бүлекләр.

-төрле модельләр, таблицалар төзү. Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып төрле модель һәм таблицалар төзергә була.

Мәсәлән, морфология бүлеген кабатлаганда курай чәчкәсе формасындагы модельне кулланабыз. Чәчәкнең таҗлары ачылган саен, сүз төркемен кабатлыйбыз. Күрегезчә, мөстәкыйль сүз төремнәре бер чәчәккә җыелган, модельне дәвам итеп ярдәмче сүз төркемнәрен чәчәкнең яфраклары итеп эшләргә мөмкин.

  • үз-үзеңне тикшерү булдыру. Мин тест формасындагы бирем эшләтәм. Аннан соң укучылар экранга карап үз-үзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр. Шулай ук информацион технологияләр укытучыга

  • индивидуаль белем бирү

  • дифференциаль белем бирү

  • эзмә-эзлекле процессның барышын күзәтү мөмкинчелеге

  • мультимедиа һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү

  • мәгълүматны каталоглар һәм белешмәләр кулланып эшкәртергә өйрәтү

  • укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү

  • үзаллы эшне булдыруда ярдәм итә.

Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программа чараларнын куллануны күз алдында тота.

  • электрон дәреслекләр. Татар теленнән электрон дәреслекләребез бар. Мин андагы элементларны дәресләрдә кулланам. Укучылар дискка яздырып алып өйдә үзаллы шөгыльләнәләр.

  • контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны дәрес материалына яраклаштырып укытучы да төзи ала. Ә инде укучыларга дифференциаль өй эше биргәндә тест төзеп килергә кушсаң, күп кенә укучылар моны зур теләк белән эшлиләр. Мондый тестларны тематикасы буенча системага салып туплап киләбез.

  • информацион – белешмә программалар( сүзлекләр, энциклопедияләр)

Әзер дискларда сүзлекләр очратканым булмады. Без еш кына кирәк булганда сүзлекләрне интернет челтәре аша табып алабыз.

- күргәзмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар) Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы.. Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Ибраһимов, Р.Миңнуллин кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, грамматиканы өйрәнү өчен эшләнгән әзер презентацион программаларыбыз да бар.

Бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, барлык мәктәпләрдә дә җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында урынлы, уйланылып кулланылган компьютер белән эш укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.







Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 28.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров183
Номер материала ДВ-015650
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

1 год назад

Бик әйбәт материал! Уңышлар сезгә!

1 год назад

В данной статье я привела примеры успешного использования информационных технологий на уроках татарского языка и литературы.

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх