Инфоурок Алгебра КонспектыКонспект внеклассного мероприятия "А ну-ка, математики" ("Ягез әле, математиклар") на татарском языке (7 класс)

Конспект внеклассного мероприятия "А ну-ка, математики" ("Ягез әле, математиклар") на татарском языке (7 класс)

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ягез әле, математиклар! 

 

 

 

 

 

 

 

 


(атналыкта үткәрелгән сыйныфтан тыш чара)

7 сыйныф.

 

 

 

 

 

 

 

Шакирова Г. Г.


Максат:

– балаларда математика фәненә карата мәхәббәт тудыру;

– аларны бу фән белән тагын да кызыксындыру;

– аларда фикерләү тизлеген, җитезлекне, уйлап табучанлыкны арттыру;

– сыйныф коллективының ныгуына һәм үсүенә ярдәм итү;

–укучыларның бер-берсенә карата ихтирам итү, дуслык хисләре тәрбияләү.

 

Материаллар: шырпы, магнитлы такта, биремле карточкалар, плакатлар.

 

Баллар кую системасы:

1 конкурс “Зиһеннәр язылдыру” 1 сорау-1 балл

2 конкурс “Мәсьәләләр чишү” 5 балл

3 конкурс “Шырпылы мәсьәләләр” 2 мәсьәлә-6 балл

4 конкурс “Кем тизрәк уйлый?” 1 сорау-1 балл

5 конкурс “Тестлар” һәр тест -3 балл

6 конкурс “Суммада 15” 5 балл

7 конкурс “Кем тизрәк?” 5 балл

Һәрбер уңыш теләүче белән үткәрелгән уен өчен алар теләгән командага балл куела.

 

Өй эше.

1) математика фәне турында бөек кешеләрнең сүзләрен табарга.

2) Математика турындагы җырлар, шигырьләрне тупларга.

3) Күрше командага сорау әзерләргә.

 

Өй эше уен ахырында тикшерелә.

Жюри баллны үзе билгели.

 

Чара барышы.

Укучылар, атналыкның икенче көне бара. Математикадан зиһеннәрне сынап карыйк әле, көч сынашыйк. Сезнең күбегез математика белән кызыксына, күп белергә тырыша. Дөрес, кайберәүләр математиканы “коры фән” дип саный. Әмма аның үз матурлыгы гүзәллеге бар.

Математика кешене уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Ул сезгә читен мәсьәләләрне хәл итәргә, башка фәннәрне үзләштерергә, тирә-юньдәге күренеш һәм вагыйгаларның асылына төшенергә ярдәм итәр.

Бу фән тормышта һәркемгә: эшчегә, галимгә, терлекчегә, эшкуарга, врачка һәм башка һөнәр ияләренә дә кирәк. Шуңа күрә, киләчәктә, үзегезгә белгечлек сайлаганда , аның ярдәме тиячәк.

Ә хәзер, әйдәгез, бу уенда катнашучы командаларга сүз бирик.

Командалар һәрберсе үзләре белән таныштыра. Жюрины, көндәш командаларны сәламли. Әзерләгән булса, бүләкләрен тапшыра.

Без хәзер барчабыз бер-беребез белән таныш. Димәк, уеныбызның төп өлеше– “математик” көч сынашуга  керешик.

1 конкурс “Зиһеннәр язылдыру” дип атала. Хәзер сезнең игътибарга сорау тәкъдим ителә. Кайсы команда тизрәк җавап таба, шул командага сүз бирелә һәм баллар куела. Җавап дөрес булмаса икенче команданың җавап бирергә мөмкинлеге бар. Игътибар !

Сораулар:

1.           2 кулда 10 бармак. 10 кулда ничә бармак? (50 бармак)

2.           Өчурынлы саннан икеурынлы санны алгач бер урынлы сан чыккан. Ул санны әйтегез.

3.           Иң зур берурынлы санга иң зур икеурынлы санны ничә тапкыр кушсаң иң зур өчурынлы сан килеп чыга? (10 тапкыр)

4.           Нинди савыттан ашап булмый (буш савыттан).

5.           Ач килеш кеше ничә алма ашый ала? (1 алма, чөнки икенчесен ашаганда ул инде ач булмый)

2 конкурс.  Әйдәгез, хәзер сезнең белән кызыклы мәсьәләләр чишик.

3 мәсьәлә тәкъдим ителә. Командалар үзләре сайлап алалар. 5 минут вакыт бирелә.

Мәсьәләләр:

1.    Утыра, ди, 4 мәче. Һәр мәченең алдында 3 мәче. Һәр мәченең койрыгында 1 мәче. Барысы ничә мәче булган? (Барысы 4 мәче булган. Алар өйнең 4 почмагында утыралар. Һәр мәче үзенең койрыгында утыра)

2.    Ике күлмәктән бер айда 3 кешегә 20 шәр көн кидерергә кирәк. Ничек кидерергә? (2 шәр- 2 шәр кеше унар көн кия)

3.    Берәүдән “Син ничә яшьтә ?” дип сораганнар. Ул: “Әгәр дә мин яшемнең яртысына 5 санын кушсам, моннан 13 ел элек миңа ничә яшь булганлыгы килеп чыга”, – дигән. Ул хәзер ничә яшьтә? (36 яшьтә)

Командалар мәсьәлә чишкәндә уңыш теләүчеләр белән “Әйтәм, әйтмим” ярышы үткәрелә. “Әйтәм, әйтмим” уенында һәр адымга сан әйтәсе, ләкин так саннарны әйтергә, ә җөпләре урнына әйтмим сүзен әйтергә кирәк. Баллар уңыш теләүченең командасына языла.

3 конкурс “Шырпылы мәсьәләләр”

Һәр командага 2 төр мәсьәлә бирелә. Шырпылырны күчереп дөрес тигезлек ясарга.

1.   а) VI-IV=XI                    (VI+IV=X  яки X-IX=I яки башкача)

б) X+X=I

2. а) соскычны чүптән 2 шырпыны күчерү ярдәмендә арындырырга.

 

 


 

 б) 15 шырпыдан төзелгән сыер рәсемендә 2 шырпыны күчереп артка карап торучы сыер рәсемен төзергә.

 

 

 

 

в)  10 шырпыдан төзелгән өй бирелгән. 2 шырпыны күчереп  өйне икенче ягы белән каратырга. 

 

 

 


4 конкурс “Кем тизрәк уйлый?”

Хәзер сезгә сораулар әйтелә. Кайсы команданың җавабы бар һәм җитезрәк, шул җавап бирә.

Сораулар:

1.     Яклары суммасы 12 см га тигез квадратның мәйданы күпмегә тигез? (9 см2)

2.     Буе 5 м, иңе 3 м булган турыпочмаклыкның периметрын табарга. (16 м)

3.     3 тавык 3 көнгә 3 йомырка сала. Ә 12 көнгә 12 тавык ничә йомырка салыр? (48)

4.     Төнге сәгать 12 дә яңгыр яуса, 72 сәгатьтән соң кояшлы матур көн була аламы? (юк, төн була)

5.     1 дән 100 гә кадәр саннарда ничә 9 цифрасы бар? (20)

6.     Булат көн саен мәктәптән җәяү кайта. Яз көне юлга ул 85 минут, кышын 1 сәг 25 минут сарыф итә. Моны ничек аңлатырга? (1 сәг 25 минут=85 минут)

7.     1 ярым лимон 1 сум 50 тиен тора. Ә 10 лимон күпме торыр?
(10 сум)

5 конкурс “Тестлар”

Хәзер 3 өлештән торган тестлар конкурсы үткәрәбез.

 

1)                сүзле тест. Мин сезгә анаграммалар язылган карточкалар бирәм. Анаграмма– берничә яки бөтен хәрефләре дә үзгәртелгән сүз. Сезгә бу сүзләрне табарга һәм мәгънәсе буенча артык сүзне сызарга кирәк.

УРЫТ, РУН, ТЕКСИМӘ, РИПЕТРЕМ

(туры, нур, кисемтә, периметр)

 

2)                символлы-график тест Төшереп калдырган санны куярга.

2(х-2)+4=6                                4х-5=х+10

7х=3(х+4) – 4                 ?            х+2=4(1-2х)+25        җавап:

 

3)                комбинирлашкан тест . Төшереп калдырган сүзне язарга.

Математиклар  3≤ х≤ 6 тема

Дециметр           5≤ х ≤8    ?                         Җавап: метр

 

6 конкурс “Суммада 15”

Квадрат үзара тигез 9 шакмакка бүленгән. Һәр юлдагы һәм һәр баганадагы саннарның суммасы 15 кә тигез булырлык итеп 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9 саннарын квадратның шакмакларына урнаштырыгыз.

 

 

 

Җавап:

1

8

6

 

 

 

 

5

3

7

 

 

 

 

9

4

2

 

 

7 конкурс “Кем тизрәк?”

Бирем тактага языла. Эшләү белән жюрига тапшырыла.

+ * 5 * 8                                х 6 3

  5 * 3 *                                  * *   

* 0 2 0 9                                 * *

                                            * *  

                                            * * *

 

Жюри нәтиҗә ясый. Әгәр бәхәсле булса, өстәмә мәсьәләләр бирелә.

1.                 Бер ел эчендә ничә якшәмбе булырга мөмкин? (52-53)

2.                 Тулы бидонда 14 литр сөт бар. 5 л һәм 9 л банкалар ярдәмендә бидоннан 1 л сөт салып алыгыз. (14-5-5+9-5-5+9-5-5+9-5-5=1 л сөт  + салабыз, - алабыз)

3.                 Китап бәясен башта 10% ка, аннары яңа бәяне 20% ка төшерделәр. Хәзер китап бәясе 180 сум булса, аның баштагы бәясен табыгыз. (250 сум)

 

Уңыш теләүчеләр өчен уеннар:

 

1.                 Ребусны чишәргә: 7 я, 40 а, 100л, с3ж

(семья, сорока, стол, стриж)

2.                 “Тиз санау” конкурсы.

1

15

14

4

12

6

7

9

8

10

11

5

13

3

2

16

 

3.                 “Санның квадраты” уены.

 

Уенга йомгак ясау. Җиңүчеләрне бүләкләү.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект внеклассного мероприятия "А ну-ка, математики" ("Ягез әле, математиклар") на татарском языке (7 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Ректор

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 611 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.10.2016 542
    • DOCX 64 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Гульназ Гаптельнуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 10 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 32374
    • Всего материалов: 33

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация учебно-исследовательской деятельности учащихся как средство развития познавательной активности при обучении математике в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 122 человека

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по математике в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 325 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 544 человека

Курс повышения квалификации

Ментальная арифметика. Сложение и вычитание

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1370 человек из 85 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 216 человек

Мини-курс

Методы маркетинговых исследований в интернете

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 20 регионов

Мини-курс

Финансовые аспекты и ценности: концепции ответственного инвестирования

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическая работа с эмоциональными и поведенческими проблемами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 225 человек из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 54 человека
Сейчас в эфире

Информационная интоксикация: методы исцеления

Перейти к трансляции