Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Конспект внеклассного мероприятия "12 апреля - День космонавтики"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Конспект внеклассного мероприятия "12 апреля - День космонавтики"

библиотека
материалов

МБГУ “Югары Симет урта гомумбелем бирү мәктәбе”





















Космонавтика көне”











Укытучы: Загриева Г.Г.





2015 ел





Максат:

  • Космик пространствоны өйрәнүдәге уңышларны өйрәтү;

  • Дөньяны танып-белү эшчәнлеген үстерү;

  • Әйләнә -тирәлектә баручы күренешләрне аңлауларына этәргеч бирү;

  • Матурлыкны күрә белергә өйрәтү, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: компьютер, “Россия –бөек космик держава “(презентация), “Кеше Галәмдә” стенды , космик корабль рәсеме, журналлар, җепкә эленгән йолдызлар, кроссворд.

Дәрес барышы.

1. Укытучының кереш сүзе. Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель

Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Чыннан да,1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды.Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче “вәкиле” нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган “бип-бип” дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итте.

1 нче укучы. Шигырь “Кеше галәмдә”.

Тышта яз иде Юрий Гагарин Ул, галәм гизеп

Күкләр зәп-зәңгәр Исеме аның Исән-сау төште

Таралды кинәт Ул хәбәр итә Ни бар соң җирдә

Шатлыклы хәбәр. Биектән барын. Кешедән көчле!

Кеше галәмдә! Таулар,елгалар,

Бу нинди яхшы Шәһәрләр күркәм:

Димәк ,ул аның Дала һәм кырлар

Ишеген ачты. Ямь-яшел үлән.

2 нче укучы Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы семьясында туган. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагарин семьясы Гжатск шәһәренә күчә. 15 яшендә Люберце шәһәрендә Ю.А.Гагарин ремесло училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала. 1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендәге мәктәпне тамамлый. Оренбург авиация училищенда белем алып, очучы теләге тормышка аша. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.

Гагарин “космик” очышка хәзерлекне космонавтларның беренче группасында башлый. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы утә.

Космоска очуга ул бар көчен, бөтен вакытын биреп бик нык хәзерләнә. Ару – талуны белми, иптәшләренә булыша, ә иптәшләре аңа ярдәм итәләр. Һәркайсының космоска беренче булып очасы килә. Ләкин барысы да беренче булып Юрий Гагарин очар дип уйлый. Шулай була да. Дәүләт камиссиясе аны билгели.

Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый:

- Очыш әйбәт бара. Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык! – ди ул.

Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Космик эра менә шулай башланды.

Кешеләрнең йолдызларга очу турында күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашты. Гагаринның батырлыгына бөтен планета таң калды. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Гагарин космос герое була алды. Ә аның бу хыялы бала вакытында ук туа.

Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды.

27 нче март 1968 елда Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый.

3 нче укучы. Юрий Гагарин Галәмгә юл салганнан соң, космик очышлар дәвам ителә. 1961 нче елның августында космоска “Восток-2”кораблендә Титов оча. 1962 нче елның августында Галәмгә Николаев күтәрелә. 1962 нче елда “Восток-3” кораблендә Попович оча. 1963 нче елның 16 нчы июлендә космик киңлекләргә дөньяда беренче мәртәбә хатын-кыз очучы-космонавт Валентина Владимировна Терешкова юл алды.

4 нчы укучы. Реактив хәрәкәт теориясенә нигез салучы Константин Эдуардович Циолковский. (1857 — 1935)

Слайдлар күрсәтү

1 нче слайд. 2008 нче елның апрель аенда Космик эра башлануга 47 ел тулды. 47 ел элек, 1961 нче елның 12 нче апрелендә галәмгә беренче кеше күтәрелә, ул Ю.А. Гагарин була. Ул елларда искитмәле булган “кеше галәмдә” дигән хәбәр бөтен дөнья буенча тиз тарала.

2 нче слайд. Хәзерге вакытта Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә Сергей Павлович Королев исемендәге очышлар белән идарә итү үзәге бар. Бу үзәктә галәмгә күтәрелүче космик корабльләр очышын, алар белән идарә итүнең яңа методларын һәм алгоритмнарын уйлап табу буенча эш алып барыла.Бүгенге көндә ,ракета-космик “Энергия”дип аталучы коорпорация Сергей Павлович Королевның традицияләрен һәм галәм белән бәйләнгән уйланмаларын дәвам иттерә.

3 нче слайд. Халыкара космик станциянең очышы белән идарә итү бары тик ике үзәктән гамәлгә ашырыла: Королев шәһәрендәге ЦУП-Мһәм Америкада Хьюстон шәһәрендәге ЦУП-Х сигментларыннан. Бу ике үзәк арасында тәүлек буена мәгълүмат алмашу бара.

4 нче слайд. Соңгы 15 ел эчендә Королев исемендәге ракето-космик “Энергия” корпорациясендә “Мир” орбиталь станциясенең эшен контрольләү буенча ныклап эш алып барыла. Анда эшләүче инженерлар очуның вакытын, дәвамлылыгын,тизлеген исәпкә алып галәмгә экспедицияләрне тагын да камилләштерү өстендә эшлиләр. Әлбәттә,бөтен экспедицияләр дә уңышлы узмый. Кайберләре бөтен илне тетрәндерерлек югалтуларга дучар булалар. Авыр, ләкин бу уңышсызлыклар,хәзер җитди аварияләрне булдырмауга ярдәм итә.

Космик техниканы булдыру һәм сынау өлкәсендә татар инженерларының да өлеше кергән. С.П.Королевның эшен дәвам иттерүчеләр арасында Рифәт Аппазов, Әкрем Конеев, Гомәр Гибадуллин,Рәсим Бикколов,Ринат Нәҗмиев

исемнәре билгеле.

Уен. ”Космонавт” Әйләнмәле урындыкка укучыны утыртып, әйләндерәсең һәм туктатканнан соң уенчы торып өстәлдән приз алырга тиеш .

Укытучы: “Без дөньяда ялгызмы ?” “Күктә ни булмас дисең, очсыз –кырыйсыз күк бит ул ”,-дигән бөек Тукаебыз. Борынгы заманнардан ук кешкләр күктәге йолдызларны күзәтеп, аларга исемнәр биреп, аларны төрле фигураларга охшатып легендалар чыгарганнар. Моннан300 еллар элек Римдагы Чәчәкләр мәйданында Джордано Бруноны инквизиция утта яндырып үтерә. Җәзалау алдыннан инквизитор Бруноны үгетли: “Джордано, бәлки, син хаклыдыр, безгә охшаш кешеләр чит йолдызларда да яшидер, ләкин халык мондый белемнәргә әлегә ия түгел. Чиркәү халыкны котыртмаска һәм үз фикерләреңнән кире кайтырга чакыра. Үз фикереңнән баш тарт,алай эшләмәсәң –сиңа үлем!” Джордано үз фикереннән кире кайтмый, ялкын аша үзенә сузылган тәрене кире кага һәм янып үлә.

Хәзерге вакытта бары тик безнең Җирдә генә җан ияләре бар дип тәкърарлаучы галимне табу мөмкин түгел.Галимнәр бары тик безнең Галактикада ничә цивилизация барлыгын ачыклаганда гына бәхәскә керә.

Эфирда “акыл буенча безгә иш” җан ияләренең сигналларын эзләү бара. Хәтта Бөтендөнья астронавтика академиясендә махсус комиссия эшли, әгәр чит планетаныкылар безгә мөрәҗәгать итсәләр,нишләргә дигән сорауга җавап эзлиләр. Кеше космоска оча башлагач,чит планетадагылар белән аралашу туар дигән фикер дә әлегә чынга ашмады. Ә кайбер галимнәр фикеренчә, Җиргә чит планета вәкилләре аз дигәндә 10 мең тапкыр килгән. Бу күктән уйлап чыгарылган саннар түгел, нәкъ менә фәнни дәлилләргә нигезләнгән саннар.

Космик тикшеренүләрнең алда нинди юнәлешләрдә дәвам итәчәген, нинди яңалыкларга китерәчәген ул чакта тулаем күзаллау мөмкин булмаса да, беренче адымның кеше тормышда яңарыш мизгеле икәнен күпләр аңлый иде. Чыннан да, планетабызны читкә китеп өйрәнү нәтиҗәсендә бик күп яңа ачышлар ясалды. Җир атмосферасы һәм магнит кырының саставын, төзелешен һәм андагы динамик күренешләрне, якын космосның табигатен, иң якын космик күршебез Айның үзенчәлекләрне, Кояшта барган процессларны җентекләп өйрәнү һәм башка тикшеренүләр фән дөньясына бихисап яңалыклар бирде.

Хәзер космик техника ярдәмендә кесә телефоны аша теләсә - кайчан рәхәтләнеп сөйләшә алабыз, ерак илләрдәге вакыйгаларны телевизор экраннары аша карыйбыз, һава торышының кайда нинди икәнен һәм ничегрәк үзгәрүен күрәбез. Ул гына да түгел әле. Космостан Җир эчендәге казылма байлыкларны тизрәк ачыклап була икән. Хәтта авыл хуҗалыгы культураларының агымдагы җәйдә нинди уңыш бирәчәген дә космостан билгеләү мөмкин. Урман байлыкларының хәләтен дә белгечләр хәзер космик техника ярдәмендә күзәтәләр һәм, кирәк булса, җирле хуҗалыкларга тәкъдимнәрен җиткерәләр. Балыкчыларга да космонавтика ярдәмгә килде,океан – диңгезләрнең кайсы өлкәләрендә балык запаслары туплануын, балык запаслары туплануын, балык көтүләренең кайсы юнәлешләрдә хәрәкәт итүләрен космостан күзәтү нәтиҗәле булып чыкты.

Тагын бик мөһим юнәлеш- космонавтиканы навигациядә куллану. Элек хронометр дип атала торган төгәл сәгать белән вакыт билгеләп һәм секстант дип атала торган оптик җиһаз аша Кояш, Ай яисә йолдызларны күзәтү һәм хисаплаулардан соң транспорт чарасының Җир өслегендәге урынын билгеләү штурманнарга нәтиҗәне “соңарып”бирә иде (хәрәкәт тизлекләре артты, штурман әлеге гамәлләрен башкарып чыкканчы кораб һәм бигрәк тә очкыч күзәтү ноктасыннан әллә кайларга еракка китеп өлгерә бит). Ә хәзер координаталарны һәрдаим белеп торалар, теләсә кайсы мизгелдә, монитор экранына карап, Җирнең кайсы өслегендә нинди ноктада булганыңны күреп барасың. Андый җиһазлар хәзер кайбер кәттә автомобильләргә дә куела, машина йөртүче үзенең каланың кайсы районында һәм кайсы урамында икәнлеген күзәтеп бара ала.

Космонавтлар, нефтьчеләр вахтага барган шикелле орбитага сәфәргә күтәреләләр, фәнни тикшеренүләр белән бергә техника өлкәсендә гамәли файдасы булган эшләр дә башкаралар. Космонавтика фән һәм техника революциясе дип аталаган үзгәрешләрдә саллы өлеш кертте һәм кертүен дәвам итә.

Космонавт кәсебе дә безне хәзер бик гаҗәпләндерми, аларның күпчелеген урамнарда очратканда танымассың да (хәзер эстрада “йолдыз”лары модада, халык аларны космонавтларга караганда күбрәк белә).

Шунысын да әйтү урынлы булыр: К.Циолковский яшәп иҗат иткән Калуганы тәгълимати космонавтика бишеге дип атасак, мәркәзебез Казанны гамәли космонавтика, дип атарга җөрьәт итәр идем, чөнки биредәге авиация Институтында (хәзер Туполев исемендәге техник университет дип атала) космик техника сәнагатен булдырган һәм җайга салган академиклар С.Королёв һәм В. Глушко эшләгәннәр, өстәвенә хәзер фән өлкәсендә дөньякүләм танылган галимнәр арасында аларның шәкертләре дә шактый.

Космонавтика күп чыгымнар тәләп итсә дә, бурычларын тиз һәм югары процентлар белән кайтара. Шундый сәер вәзгыятне күзаллап карыйк әле: көтмәгәндә космик техниканың барысы да һәм бу хезмәткәрләрнең нәтиҗәсе дә бер мизгелдә юкка чыкты ди.










Ашкын, кешем!

Луиза Хәйретдинова көе
Зөлфәт сүзләре

Җирдә кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә.
Ашкын, кешем! Сине җирдә
Еллар көтә, юллар көтә.

Күкне ярып очкан чакта,
Янып төшсәк беркөн әгәр,
Көрәш җыры булып кайтсын,
Кайтсын җиргә безнең хәбәр!

Безнең эзне саклар таулар,
Шашкын җилләр, якты дала.
Килә кеше, китә кеше—
Еллар кала, юллар кала.

Җирдә кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә.
Ашкын, кешем! Сине һаман
Еллар көтә, юллар көтә.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 21.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров356
Номер материала ДВ-084996
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх