Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект внеклассного мероприятия "Буыннардан-буыннарга күчкән зиннәтле мирас" на татарском языке

Конспект внеклассного мероприятия "Буыннардан-буыннарга күчкән зиннәтле мирас" на татарском языке

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема. Буыннардан буыннарга күчкән зиннәтле мирас.

Максат.

1.Әби-бабаларыбыздан килгән мираска карата кызыксыну уяту, хөрмәт хисе тәрбияләү;

2.Татар халкының гореф-гадәтләре белән, иҗаты белән якынрак таныштыру;

3.Җыр-моңга, кул эшләренә мәхәббәт уяту.

Зал татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырып бизәлгән. Бу- әбинең өе. Әби сандык янында ахирәте белән кул эше эшләп утыра. Әбигә кунакка кызлар килә.

Әби. Балалар, исәнмесез! Җыелдыгызмы, дускайларым? Мин хәзер сезгә әкият сөйлим. Борын-борын заманда үтә алмаслык сазлык, биек камышлар арасында кечкенә генә бер утрау булган, ди. Шул урынга бик күп халык җыелып яшәгән, ди. Алар иген иккәннәр, икмәк үстергәннәр, балаларына сабак укытканнар. Уку урыннарын мәдрәсә, мәктәп, гимназия дип атап йөрткәннәр, ди.

Балалары шук та түгел, юк та түгел икән, тик үзләре әкиятләрне бик-бик яраталар, ди. Төшләрендә җиде кат җир астына да төшәләр, ди, җилләр белән күккә дә очалар икән. Менә тыңлап карагыз әле...

Ишек шакыйлар. Әкият геройлары керә.

Әби. Болар кемнәр? Ә-ә, мин боларны очратканым бар, тик хәтеремә төшерә алмыйм. Балалар булышыгыз әле, бергә уйлыйк.

Гөлчәчәк (татар кызы киеменнән җырлый)

Түгәрәк алан, көмеш күл,

Көмеш күлнең суы мул.

Соры бүре куып җитте,

Яшерсәнә, көмеш күл.

Я әйтегез, бу нинди әкияттән? (Балалар җавап бирәләр.)

Патша кызы. “Мин барыбер сезгә булмыйм. Сезнең энегез Таңбатыр белән бергә булырга сүз куештык”. Бу нинди әкият? (балалар җавап бирәләр.)

Музыка яңгырый. Кулына “алтын тарак” тоткан, күлмәк изүләре чишелгән, яланаяклы бер малай йөгереп керә.

Малай. “Әй, явыз карчык, тарагыңнан коры калдың”.

Таракны югары күтәреп, бүлмәне әйләнә. Аның артыннан чәчләре тузган, зәңгәрсу озын күлмәк кигән Су анасы керә.

Су анасы.

Тукта, тукта!

Качма, качма!

Тукта, качма и карак!

Ник аласың син аны?

Ул бит минем алтын тарак.

Малайны куып чыгып китә.

Малай.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине.

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

Я, иясе юк! Дип , әйберләргә тими башладым.

Бу нинди әкияттән? (Балалар җавап бирәләр.)

Әкият геройлары чыгып китәләр.

Әдилә.Әбекәй, әйдә әле синең сандыгыңны карыйк. Анда ниләр бар икән?

Әби. Челтәрле сандык туй белән

Кияү өенә төшәр:

Кыз чагының төсе булып,

Түрендә гомер кичәр.

Ягез әле, балалар, ачыйк сандыкны!

Кызлар. Тора бер почмакта сандык, серле сандык...

Әбиемнең үткәненә күпер салып.

Килгән буыннарга мирас саклап,

Бер гасырга якын вакыт ачыклап:

Аидә. Әбекәй, китап! Нинди калын китап!

Әби. Балалар, бу әби-бабаларыбыздан калган иң изге китап – Коръән. Әби-бабаларыбыз, Коръән укып, тәсбих тартып, балаларына, барча якыннарына изге теләкләрен, догаларын юллаганнар. Бу изге китап чисталыкка, пакълеккә, урламаска, кешеләргә бер-берләрен җәберләмәскә, кыерсытмаска, изге күңелле булырга өйрәткән. Китап гаиләдә буыннан буынга, кулдан кулга күчкән. Балалар, бу китап та гаиләбезнең ядкаре булып буыннан буынга күчә килгән.

Гөлмира. Кызлар, без бик матур җырлыйбыз. “Әнкәмнең догалары”н җырлыйк әле.

Әнкәмнең догалары” җыры(И.Закиров көе, Р.Миңнуллин сүзләре) башкарыла.

Әби. Ә болары “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабы. Ә сез мөнәҗәтләр беләсезме соң?

Кызлар. Юк, белмибез.

Әби. Минем ахирәтем мөнәҗәтләр бик күп белә. Әйдәгез аны тыңлап карыйк әле.

Әбинең ахирәте мөнәҗәт җырлый.

Аидә. Туган телгә, иксез-чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган бәя биреп бетермәслек әһәмиятле чыганакларның берсе – бишек җырлары. Аларның иҗатчылары – әниләр, әбиләр. Әйдәгез,кызлар! Без дә бишек җырларын искә төшерик әле.

Назилә бишек җыры җырлый.

Алисә. Кызлар, хәзер мин сезгә “Сөембикәнең Казан белән бәхилләшүе” бәетен сөйләп күрсәтәм.

Сөембикәнең Казан белән бәхилләшүе” бәете башкарыла.

Тәкъдирдән бәндә узмый, бер хода түзгәнгә

Әҗрен хода биргүче казага түзгәнгә.

Мең биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен,

Ата-ана дәүләтен китмәс диеп белгәнмен.

Ата-ана кулында бер кайгы да күрмәдем,

Бу кайгылар күрермен дип исәпләп тә йөрмәдем.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем,

Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым?

Унсигез яшьләрем тулган чакларымда

Хан хатыны булдым мин ата-ана хакларында.

Кырымнан Казанга китерде тәкъдирем,

Казанның яшь ханы Җангали булды ирем.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,

Сылу чагым, нурлы йөзем, хан бикәсе булган вакытым?

Манараны коргачдин көнләштеләр халемә,

Мәскәүгә хат яздыра шул көндәшем—залимә.

«Сугыш өчен Сөембикә манараны салды», дип,

Тагы язган: «Кырымнан яңа гаскәр алды», дип.

Миндә ул ният булмады, мин сугыш теләмәдем,

Морзаларның юк фикерен күземә дә элмәдем.

Морзаларга мин әйттем, Мәскәү белән белешик,

Һичбер җәбер итмәсә, буйсыныйк та килешик.

Инде алай булмаса, көчле белән көрәшмик,

Солых бозмыйк, мал бирик, сугыш диеп сөйләшмик.

Тыныч торсак, күп еллар каннарыбыз түгелмәс,

Мәскәү берлән сәүдә кылсак, дәүләтебез кимемәс.

Бу сүземне морзалар һич тә кабул күрмәде,

Ни кадәрле әйтсәм дә, бер сүзем дә кермәде.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,

Сылу чагым, нурлы йөзем, хан бикәсе булган вакытым?


Әби. Сөембикә кем соң ул, балалар?

Алинә. Сөембикә – Нугай морзасы Йосыфның кызы, Казан ханы Җангалинең хатыны. Җангали үтерелгәч, Сафагәрәй ханга кияүгә чыгып, Үтәмешгәрәйне дөньяга бүләк иткән гүзәл һәм горур Сөембикә. Сөембикә рухы... Җыр булып күңелләргә күчкән, дан-шөһрәте сокландырган, аянычлы-фаҗигале язмышы тетрәткән сөембикә образы... Бу безнең үткәнебезме? Әллә бүгенгебез, киләчәгебез микән? Бәгырьдә яра булып сыкрап торган тарихыбыз ул.

Диана. Кызлар, карагыз әле, нинди матур сөлгеләр! Бу сөлгеләрне үзең чиктеңме, әбекәй?

Әби. Әй, сөлге-сөлгекәй, гомер юлдашым минем, әйдә әле, сөйләшик, тавыш-тынсыз гына бер серләшик. Үпкәләмә инде миңа, Сабантуй колгасына яшь килен бүләге итеп сине элмәдем мин, бәйгедә җиңгән атларның ялларына да сине бәйләмәдем. Чөнки син бик-бик кадерле шул минем өчен.

Әй, сөлге-сөлгекәем, гомер юлларын бергә үттек, шатлыкны да, авырлыкны да бергә кичердек. Сугыш елларында булган мал-мөлкәтне ризыкка алыштырганда да мин сине берәүгә дә бирмәдем, балаларым кебек кадерле булдың.

Әй сөлге- сөлгекәй, аппагым минем, сине гомер буе каралтмый сакладым мин. Баксаң, син минем йөз аклыгымны саклагансың икән. (Елый.)

Әдилә. Әбигә сөлге белән очрашу ямансурак булды күрәсең, елап та алды. Әллә биеп алабызмы? Күңелләр дә күтәрелеп китәр.

Сөлге чигәм” җыры көенә кызлар биюе башкарыла.

Алинә. Кызлар, кызлар! Карагыз әле, нинди матур паласлар, ашъяулыклар! Татар хатын-кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас, ашъяулык тукыган. Алар әбиләребезнең күңел җылысын саклаган хәлендә, киләчәк буыннарга да барып ирешсен иде.

Ильмира. Ай, нинди матур читекләр! Карагыз әле, кызлар, карагыз!

Борынгы бабаларыбыз – Идел буе болгарлары – йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре, башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. 1883 елда, мәсәлән, татар читекләре Парижда алтын медаль белән, ә 1886 елда бронза медаль белән бүләкләнгән.

Бу читекләрне кигәч, гел биисе генә килеп тора торгандыр, әбекәй, әйеме?

Диана. Кызлар, егетләр сабантуйга бүләк җыялар, чыгыгыз!

Җырлый-җырлый малайлар керәләр. “Сабантуй” җыры башкарыла.

Линар. Кызлар, Сабантуйга бүләкләрегез әзерме?

Айзат. Рәхим итеп бүләкләрегезне тапшырыгыз.

Кызлар колгага Сабантуй бүләкләрен эләләр.

Кызлар, егетләр бергә.

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Сабантуй бүген бездә.

Егетләр чыгып китә.

Аидә. Кызлар, әйдәгез уйнап алабыз.

Йөзек салыш” уены уйныйлар.

Диана. Күпме мирас... Һәркайсы затлы, асыл, зиннәтле...Һәммәсе – хәзер сандыкларда гына сакланырлык кадерле, бәһасез байлык. Күңелләре дә, үзләре дә чиста, матур, куллары уңган булган шул әби-бабаларыбызның.

Ешрак ачыйк без ул сандыкларыбызны. Тагын, тагын ашыкмыйча гына карыйк ул ядкарьләрне. Сокланыйк бу матурлыкка. Үзебез дә өйрәник һәм бездән соң килгән буыннарга тапшырыйк.


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 07.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров155
Номер материала ДВ-132387
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх