Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Конспект внеклассного мероприятия "Г.Тукай"

Конспект внеклассного мероприятия "Г.Тукай"

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә.


Алып баручы Туган тел!

Балалар: Иң әйбәт шигырь!

Алып баручы Туган тел!

Балалар: Иң әйбәт җыр!

Алып баручы Туган тел!

Балалар: Иң әйбәт тел!

Алып баручы Туган тел әйбәт булганга

Шигыре дә китабы да, җыры да бик әйбәттер.


1нче укучы. Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем – туган телем!

Рәхмәт сиңа, туган телем,

Киңдер сиңа күңелем түре!

(Бергәләп “Туган тел” җыры башкарыла)

Алып баручы Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Әйе, сөекле Тукаебызның беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.


1нче укучы. Мөҗәһитнең “Бүген шигырь бәйрәме” шигырен укый.


(Сәхнәгә Күбәләк булып киенгән кыз бала керә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан нәни кызчык күренә һәм күбәләкне куа. Күбәләк чәчәкләр арасында оча. Кыз аны куып тота.)


Кыз. Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп!


(“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла. Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе)

Кыз. Монда нинди күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.

(Нәни кыз музыка астында, җырлый-җырлый, җиләк җыя).

Кыз. Җиләк җыям чиләккә,

Дәү әнигә бүләккә.

Ул бүләккә шатлана,

Мине бик тә ярата.

Йөгереп җиләк җыям,

Берәмләп салып куям.

Чиләгем тиздән тулыр,

Дәү әнием шат булыр.

(“Шүрәле” җыры башкарыла. Җыр тәмамланганда залга, үкереп, Шүрәле керә. Кыз, куркып, агачлар артына кача, карап тора. Шүрәле кызны күреп ала, янына килә).

Шүрәле. Әй, сылу кыз, кил әле!

Бер биеп күрсәт әле!

Кыз. Була ул.

(“Кыз биюе”. Татар халык көе “Әпипә”гә биелә. Соңрак биюгә Шүрәле һәм күбәләк тә кушыла).

Шүрәле. Ә хәзер, килче бире, уйныйк бераз кети-кети.

Бер дә шикләнмә, кызый син,

Мин карак, угъры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да

Мин бк үк тугры түгел.

Кыз.Әйдә соң, уйныйк бергә. Ә соңыннан икәү бергә мәктәпкә Тукай абыйның туган көненә барырбыз.

Шүрәле. Нинди Тукай? Кем соң ул?

Кыз. Сине халыкка чыгарган һәм мәңге яшәткән Тукай абыебыз.

Шүрәле.Нәрсә соң ул туган көн? Нәрсә соң ул бәйрәм?

Кыз. Баргач, барысын да күрерсең.

Шүрәле. Әйдә, тизрәк, барыйк алайса.

(Агачлар арасыннан йөриләр, мәктәпкә килеп җитәләр)

Кыз. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар! Бәйрәм белән сезне!

Шүрәле. Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз!Зыян салмам. Үзем белән сезгә дип бер әйбер алып килдем.

Алып баручы Нәрсә икән ул, балалар?

Шүрәле. Уңда кесә, сулда кесә (күрсәтә)

Алдымда да кесәләр.

Артымда да кесәләр.

Бик күңелле булыр иде

Нәрсә икәнен белсәләр.

Ә-ә-ә! Белмисезме? Менә алар – китаплар!

Шул китапның геройлары үзләре дә киләләр!

Ишектән Гали, Кәҗә, Сарык керәләр)

Кәҗә. Килдек сезгә кунакка,

Чүриле мәктәбенә.

Тукай китаплары алдык

Галинең бакчасына.

Алып баручы Рәхмәт инде, Кәҗә дус!

Әйдә, түргә үтегез!

Безнең белән бергә-бергә

Бераз бәйрәм итегез!

Шүрәле. Ә минем бер рәхәтләнеп

Китап укыйсым килә.

Китаптагы сорауларны

Сезгә бирәсем килә.

Алып баручы Рәхим ит, Шүрәле дус!

(Шүрәле китаптан сораулар укый)

  1. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш савыттан)

  2. Сыер ни өчен ята? (утырып тора алмаганга)

  3. Төн ни өчен караңгы? (кояш булмаганга)

(Шүрәле балаларны зирәк җаваплары өчен мактый)

Гали. Минем дә бер соравым бар:

Нәкъ Кеше кебек үзе,

Ә шулай да шаккаттыра.

-Былтыр кыс-ты-ы! – дип кычкыра,

Туганнарын чакыра. Кем ул?

Балалар. Шүрәле!

Шүрәле. Кычкырганымны да ишеткәннәр икән.

Кәҗә. Мин дә әйтәм, тыңлагыз.

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык,

Исеме аның... Сарык.

Сарык. Әйе, мин ул, дуслар.

Тоягым ярык булса да,

Серле ул, сизәрсез сез.

Түгәрәктә уйнаканда

Җиңәрсезме икән сез?

(“Кем җитезрәк?” уены).

Шүрәле. Уен уен инде ул. Ә менә минем җырлап уйныйсым килә.

Алып баручы Уйныйк, җырлыйк булмаса.

(“Чума үрдәк, чума каз” җырлы уены уйнала).

Шүрәле. Балалар, ә сез беләсезме, Габдулла Тукайның иң яраткан уены нинди булган?

Балалар. Ачык авыз!

Алып баручы Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.

(Ачык авыз уены. Балалар, икешәрләп, аллы-артлы, түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач, тиз генә парлашып басалар. Парсыз калган бала “ачык авыз” була.)

А.б. Дуслар, нишлибез? Су анасы килә!

Шүрәле. Уйныйк бергәләп.Әй, син, Су анасы! Кил бирегә. Утырыйк. Сөйләшик бераз.

Су анасы. Юк! Юк! Чәчләремне татарга тарагымны эзлисем бар. Таралмаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәменә барыйм?

Алып баручы Бәйрәм тәмамланып килә инде.

Су анасы Их! Ә мин бер рәхәтләнеп шигырьләр тыңлармын дигән идем.

Алып баручы Тыңла, Су анасы! Безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр!

Кәҗә. Мә-ә! Күрәсезме капчыкны, балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны капчыгыма тутырып барырмын һәм, өемә кайткач, үземнең нәни бәтиләремә сөйләрмен. Башлыйк булмаса.

(Балалар Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт”, Ш.Галиевнең “Минем абый шигырь ятлый шигырьләрен сәхнәләштерәләр).

Сарык. Кәҗә дус, мин дә калмыйм синнән. Мин дә шигырьләр җыям. Минем турыда әкиятләр дә күп. Тукай абый да миңа бер әкиятен багышлаган. Ә сез беләсезме, балалар.ю ул әкият ничек дип атала?

Балалар. (бергә) “Кәҗә белән сарык” әкияте.

Алып баручы Әсин, сарык дус, үзең берәр әкият белмисеңме?

Сарык. Әкиятләр беләм. Ә шигырьләрне бик аз беләм. Шуңа, өйрәнергә дип, капчыкка җыйдым мин аларны.

Алып баручы Ә шулай да, сөйлә әле бер генә шигырь булса да.

Сарык. Борын-борын заманда

Ерак кара урманда

Яшәгәннәр җәнлекләр

Ай күргәч йоклаганнар.

Кояш күргәч, уянганнар,

Ашарга эзләгәннәр.

Тик азык табу серләрен

Нигәдер белмәгәннәр.

Ә Тукайның китаплары бар серләрне өйрәтә. Әнә! Теге өстәл өстендә бер яхшы китап ята. Бар әле, Кәҗә дус, алып кил әле шул китапны. Без аны балаларга бүләк итик. Алар ул китапны өйрәнсеннәр, укысыннар, Тукай абыйларын онытмасыннар.

Алып баручы Ак кирәк, -дип, пакъ кирәк, дип

Хор.Җырлады, язды Тукай

Алып баручы Дәрт уятырга кешедә

Хор.Уянды, янды Тукай.

Алып баручы Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Хор.Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Алып баручы Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай

Азатлык, дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай

Хор.  һәрчак безнең белән бергә

 Безның замандаш Тукай.


(Бәйрәм “Тукайга” җыры белән тәмамлана)

Автор
Дата добавления 29.09.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров7
Номер материала ДБ-221421
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх