Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект внеклассного мероприятия "Халык җәуhәрләре"

Конспект внеклассного мероприятия "Халык җәуhәрләре"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Халык җәүһәрләре 
(Класстан тыш чара) 

Максат: укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән

тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгын

ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү. 
Җиһазлау: китап күргәзмәсе “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә -

чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл,

читек, компьютер,. 
Катнашалар: 6-8 сыйныф укучылары. 

Залда борынгы авыл өе күренеше. Милли киемнәр кигән малайлар, кызлар утыралар. 

Моңлы татар көе яңгырый. 1слайд. 

Укытучы: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” Г. Тукай. 
Тукаебыз әйткәнчә, татар халкы хезмәт сөючән , җырга – моңга оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле халык. 
Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы – биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, әкиятләр иҗат иткән, риваятьләргә нигез салган. 
Үз халкыңның лаеклы баласы булу өчен, аның гореф - гадәтләрен, мәкаль - әйтемнәрен, әкият – риваятьләрен, тәрбия тәртипләрен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. 
Халык элек – электән фольклор ярдәмендә туган җирне ярату хисе, ата – анага, өлкәннәргә хөрмәт – итагать һәм башка әхлак сыйфатлары тәрбияләп килгән. Шуңа күрә халык авыз иҗатын әдәп - әхлак законнары дип бәяләргә мөмкин. 
Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә. (2слайд) 

(3слайд) 

Тимур:Купшылыгы, нәфислеге белән теләсә кайсы заман гүзәлләренең дә һушын алырлык гаҗәеп матур ефәк шәлләр, энҗеле калфак, изүләре чигүле затлы күлмәк, хәситәләр... Шулар янәшәсендә үк киндер сугу, туку станнары, агач сука һәм кәкре кылыч, кул тегермәне һәм гөбе урын алган. 
Илназ: Гомерләр узган, тула оек белән чабата да тузган, әмма халкыбыз мирасына мәхәббәт әле дә йөрәкләрдән җуелмаган. Музейларда гына сакланса да, көнкүреш, бизәнү – төзәнү әйберләре авылның мактаначы, горурлыгы. Үткәнебезгә ихтирам, киләчәккә - күпер. 

4слайд 

Айгөл:Безнең милли киемнәребез халыкның рухи байлыгының бик мөһим өлеше. Без аларга үз тормышыбыздан лаеклы урын бирергә һәм киләчәк буынга да илтергә тиешбез. 
Татар милли киемнәрендә ак, кызыл, яшел, зәңгәр төсләр өстенлек иткән. Татар кызларының күлмәкләре киң, бала итәкле булган. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, озын булуы белән кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый.Аның өстеннән җиңсез бәрхет камзул киелгән. Башларына ялтыравыклы ташлар белән бизәлгән бәрхет калфак кигәннәр яисә, чит-читеннән артка чөеп, яулык бәйләгәннәр. Аякларында – төсле күннән бизәкләп чигелгән җиңел читекләр. Авыл кызлары күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч та яба торган булганнар. Алъяпкычның итәк очларына бала итәк тотылган, күкрәк турыларына чәчәк бизәкләре чигелгән. Татар кызларының яраткан бизәнү әйберләре – алка, муенса һәм беләзек.  Ике якка үреп салып , чулпылар таккан чәч толымнары татар кызларының горурлыгы булган 5слайд. 

Тимур:Татар ир-егетләренең киеме – кыек якалы ак күлмәк, карасу төстәге камзул, чалбар, бәрхет кәләпүш һәм күн итекләр.  6- 7слайд. 

Илдус : Әбиемнең күңел сандыгы! 
Нинди серләр саклый икән ул? 
Гомер буе җыйган хәзинәме, 
Әллә инде күңел бизәгеме, 
Нинди серләр саклый икән ул? 
Илфат: Әбиемнең күңел сандыгын 
Бер ачасы иде, ачасы... 
Әби – бабам белгән йолаларны, 
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен 
Бер ачасы иде, ачасы. 

Аделина:Әбиемнең күңел сандыгы 
Кызыктыра инде күптәннән. 
Ач, әбием, безгә күңелеңне, 
Яшь буынга мирас булып калсын, 
Бер хәзинә калсын үткәннән.  8 слайд. 

Укытучы:Әби, бабайларыбыз заманындагы фоторәсемнәрне караганда бигрәк тә ул чордагы хатын-кызларның баш киемнәренә - укалап, энҗе, сәйлән бөртекләре белән бизәп чигелгән таҗ - калфаклары игътибарны җәлеп итә. Нәкъ менә милли калфак татар хатын-кызы йөзенә башкалардан аерылып торырлык гүзәллек, нәфислек өстидер сыман тоела. 
Тарихи хәтер уянамы – бүген дә татар кызларын, апаларыбыз, әниләребез, әбиләребезне калфаклы итеп күрәсе килә. Татар калфагы музей экспонаты яисә концерт-сәхнә киеме генә булып калмасын, ә заманча татар хатын-кызы гардеробының да алыштыргысыз өлешен тәшкил итсен иде дигән теләк туа.

Айсылу: Калфак кызлар өчен кайчандыр бик кадерле әйбер булган. Кичләр утырып, алар аңа матур-матур бизәкләр чиккән, аны киеп кунакка, бәйрәмнәргә барган. Бүгенге көндә кызларны уңышлы прическалары ничек бизәсә, ул заманда калфаклары шулай бизәп торган. Бай һәм затлы традицион татар костюмына калфак бик тә килешкән. Алай гына да түгел, ул әле — йола киеме дә саналган, чөнки татар кызына чәчен каплап йөрү мәҗбүри булган бит. Чәчләрен шомартып тарап ике толымга үргәч, ул башына күлмәгенә төстәш калфак киеп куйган.

Алсу:Калфак әлегәчә аңлашылып бетмәгән серле-кызыклы тарихка ия. Безнең якларга XVII—XVIII гасырларда килеп чыккан сәяхәтчеләрнең рәсемнәренә караганда, ул чорның хатын-кызлары өскә таба очлайтып ясалган каты баш киемнәре кигәннәр. Сөембикәбезне дә әнә шундый башлык белән күз алдына китерәбез. Тикшерүче-галимнәрнең күбесе калфакны да шул баш киеменнән килеп чыккан дип исәпли. Ничек итепме? Башлыкның каты нигезен алып, йомшак тукымага алыштырганнар, очын исә артка яисә бер кырыйга янтайтып салганнар.  9слайд. 

Илнар: татарларда милли киемнең аерылгысыз өлеше булып түбәтәй санала. 
Түбәтәй — ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлылыгын да күрсәтә. 
Түбәтәйләр тегелеше, бизәлеше белән берсеннән-берсе аерылып торалар. Ирләр кия торган әлеге баш киеменең көн дә кия торганын, гадәттә, чигелмәгән кара хәтфәдән (бәрхеттән) тегәләр. Алар төрле төстәге җепләр белән чигелә, ука-мәрҗән белән бизәлә. 
Кәләпүш — бу да түбәтәйнең бер аталышы. 

Булат: Кәләпүш асыл Бохардан, сартлардан чыккан баш киеме. Түбәсендә ефәк чугы да була. Кәләпүш фарсы сүзе: кәлә -баш мәгънәсендә, пүш — япмак мәгънәсендә. Ягъни «намазга керешкәндә башыңны капла» дигән мәгънәдән алынган булса кирәк. 
Түбәтәйләрнең формалары күп: сай, баш өсте очлаеп килгән, чуклы hәм цилиндр формасында булалар. 
Бүгенге көндә татар халкының баш киемнәре, чигешләре белән яшьләр дә кызыксына башлады. 
10слайд. 

Алмаз: Чигүле читекләр татар халкының горурлыгы булып торалар. 
Казан татарлары йөз еллар буе теккән, кигән бизәкле, йомшак күн итекләрне кем белми? Әмма боларның да сере бар. Һәм ул серне бөтен кеше белә дә алмый. Читекләрнең күнен кисү һәм махсус җөй белән кулдан ялгау — үзенчәлекле ысул. Төсле күннәрдән бизәк өстенә бизәк тегелә, ә арада чигүле бауга охшаш җөй хасил була. 
Россия музейларының күбесендә безнең читекләр куелган. Бер-берсенә охшаган ике пар читек сирәк очрый.  11слайд. 

Марина: Хәситә - татар хатын-кызларының үзенчәлекле, оригиналь бизәнү әйберсе ул. Гадәттә төсле тукымадан теккәннәр аны. Киңлеге 5 – 12 см, озынлагы 30 – 40 см булган хәситәне кызлар килештереп бәйләгәннәр. Ул каты булып торсын өчен, тукыманың эчке ягына калын сукно яки катыргы куеп калдырганнар. Тукымага күптөрле бизәкләр тезеп чыкканнар: яка чылбыры, асылмалы бизәк, кабырчык, сәдәфләр...

 Алсу: Кыз – киленнәрне явыз көчләрдән саклау өчен хәситәгә бөти такканнар. Бөти – Коръәннән алынган хикмәтле сүзләр язылган таш, күләме кечерәйтелгән Коръән яки догалык саклана торган бәләкәй тартмачык. Ул – тукымадан тегелергә яки металлдан ясалырга мөмкин. 
Хәситәне ничек тагып йөрүләре дә кызыклы. Күкрәк һәм арканы тыгыз каплап, сул җилкә аша уң кул астыннан үткәргәннәр аны. Ягъни, йөрәкне хәситә белән каплаганнар. 
Тукымадан гына түгел, яка чылбырларын тоташтырып та хәситәләр ясаганнар. Татар зәркәннәренең нечкә зәвыгы турында сөйли алар. Андый хәситәләрне гадәттә бай ханымнар бәйләп йөргән.  12слайд. 

Илвина:Яка чылбырлары – чын татар бизәнү әйберләре, алар – асылмалы бизәкле прәшкәләр. Ул бастырып тегелгән якаларга тагылган. Бизәнү әйберсе булу белән бергә, күлмәкне яка белән тоташтыру хезмәтен дә үтәгән. 
Яка чылбырының нинди генә төрләре очрамаган! Күлмәк якасы каптырмасында 2 – 3 асылма бизәк эленеп торса, димәк, ул – яшь кызларныкы. Әгәр инде бизәкләр саны күп булса, әлеге яка чылбыры өлкән ханымнарныкы. 
Яка чылбырларын иң башта болгар бабаларыбыз уйлап тапкан. XIX йөзгә кадәр үк тапканнар аларны. Киемнең фасоны үзгәргәч, аларны кирәксенми башлаганнар. 

Укытучы:Кирәкле дә , матур да әйберләр күңелеңә шатлык китерә, мәшәкать-борчуларны оныттыра. Шуңа күрә кешеләр туктаусыз матурлыкка омтылалар да инде.  13слайд. 
Борынгыдан килә: татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган. 


Гөлназ: Сөлге – татар хатын – кызының уңганлыгына, осталыгына һәйкәл. Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлгедән башка узмый. Бала тугач, аны ак сөлге белән төргәннәр, кыңгыраулар тагылган туй атларын сөлге белән бизәгәннәр, киленнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Аның өчен ир – егетләр сабан туйларында бил алышалар, аның өчен малайлар аргамакларда чабышалар. 

Илвина: Сөлге – символ. Ул – халкыбызның әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символ. Аңарда халкыбызның сафлыгы, пакълеге чагылыш тапкан. Мичтән алган икмәкне ак сөлгегә төргәннәр, кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар, кешене соңгы юлга озату да сөлгедән башка үтмәгән. 
Укытучы: Мондый матур чигүләрне, мондый матурлыкларны тудырырга никадәр түземлелек, никадәр осталык һәм вакыт кирәк булган. 
Бию.
14 слайд. 

Укытучы: Ак алъяпкыч челтәрле, 
Илдә матур бетәрме ? 
Илдә матурлар бетәрме, 
Җан сөйгәнгә җитәрме? 
Сиздегезме, кызларның алъяпкычка ничек игътибар иткәннәрен ? Монда аларның осталыгы да, уңганлыгы да чагылган. Алъяпкычлар киндер тукымалардан яки ак бүздән тегелгән, тамбурлы чигеш һәм челтәрләр белән бизәлгән. 

Карина:Татар кызларының алъяпкычлары “канатлы” булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора.

 Алсу: Мендәр тышларын да бик тырышып чиккәннәр. Каты телле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы чигелешле мендәрләргә төшә дә, хатын-кызларга күз тими. Карагыз әле, күпме хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә! 
Укытучы: Халкыбыз арасында сакланып калган талантлардан әлеге һөнәрләрне өйрәнеп каласы иде. Алар әби - бабаларыбызның күңел җылысын саклаган хәлендә киләчәк буыннарга барып ирешсен иде. 
Әбиләрнең күз нурларыннан тукылган сөлгеләр! Һәр төснең җылысын тоя белүче куллар чиккән ашъяулыклар! Беркем дә сезнекеннән матуррак чигешләр таба алмый. Халкымның йөз аклыгы бит сездә...  15слайд. 

Укытучы: Намаз бер гыйбәдәт... 
Намаз укыган кеше Аллаһ Тәгалә хозурында торганлыктан, аның тәне, киеме, намаз укый торган урыны пакъ булырга тиеш. 
Шунлыктан, халкыбыз үзенең бөтен осталыгын, күңелен куеп намазлыклар булдырган. 16слайд. 

Булат: Китап тышындагы һәм эчендәге үтә күренмәле пәрәвез җебедәй нечкәлек белән үрелгән орнаментлы паннолар, фризлар – рәсемчелегебезнең чишмә башы. 17 слайд. 

Укытучы: Татарлар өчен өйләрендә ишек өстенә дога сүзләре язылган шамаил элү, яки аны башка бер урында тоту үзе бер гореф-гадәт. Алланың барлыгын һәм берлеген искә төшереп торучы һәм рухи терәк Коръән сүзләре язылганга күрә шамаилләр кадере зур. 
Тагын алар борынгы заманнардан бирле татар халкының рухи байлыгын күрсәтеп торучы сәнгать әсәрләре буларак та югары бәяләнә. Белгәнебезчә, мөселманнарда кешеләрне ясау тыела, шунлыктан коллиграфиягә нигезләнгән сәнгать үрнәкләре – шамаилләр киң таралыш ала. 

18 слайд. 
Укытучы: Төрле стильдә таштан, агачтан салынган мәчетләр борынгы шәһәргә кабатланмас илаһилык бирәләр... Алар арасында чын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрелгән гүзәл корылмалар бар. 
Ләлә-тюльпан
Тукай урамында
Ихлас
Кол-Шәриф  мәчетләре. 
Бүгенге көндә бу корылмалар шәһәр силуэтының бер күрке , “ташта гәүдәләнгән музыка”. 
19 слайд. 
Эмил:Татар җыры...Ерак тарихлардан 
Алып килә халык хәтерен. 
Оялчан ул, инсафлы, ягымлы ул - 
Үзе салмак, үзе әкрен. 

Җыр.
Ильвина : Татар авылын, анда яшәүче егет – кызларның элекке тормышын аулак өйләрсез, кичке уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Йолдызлы зәңгәр кичтә, янәшәдә генә инеш һәм чишмәләр челтерәп торганда, яшел тугайлыкта җыелган авыл яшьләреннән дә матуррак, бәхетлерәк һичкем булмагандыр, мөгаен. Алар анда күңел ачканнар: матур – матур җырлар җырлаганнар, уйнаганнар, биегәннәр. Табигать кочагында уза торган гармунлы кичләр авылга онытылмаслык ямь өстәгән. 
Шушы кичәләрдә уйнала торган “Челтәр элдем читәнгә” җырлы-биюле уенын карат үтик. 
Ялгыз: 
Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме? 
Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме? 
Кызлар: 
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә. 
Егетләр: 
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә. 
Кызлар: 
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән? 
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз микән? 
Егетләр: 
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз, 
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз. 
Ялгыз: 
Әй дусларым, дусларым, дусларым , бәгырләрем, 
Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен. 
Кызлар: 
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә. 
Егетләр: 
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә. 
Кызлар: 
Ак алъяпкыч билләрдә, җилфердәми җилләрдә, 
Егетләр: 
Сандугачлар да сайрамый сез булмаган җирләрдә 
Кызлар: 
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә. 
Егетләр: 
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә. 
Кызлар: 
Алай да бергә – бергә, болай да бергә – бергә, 
Егетләр: 
Дуслар белән бергә булсаң, күгәрчен кебек гөрлә. 
Бар да: 
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз, 
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз. 

Укытучы: Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 16.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров112
Номер материала ДВ-263843
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх