Инфоурок Другое КонспектыКонспект внеклассного мероприятия "Нәүрүз"

Конспект внеклассного мероприятия "Нәүрүз"

Скачать материал

Тема:  «Нәүрүз» бәйрәме

Максат: 1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру.

               2.Яз турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләү,җырлау

               күнекмәләрен үстерү.

                3. Халкыбызның гореф-гадәтләренә,милли йолаларына

               мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Ясалма агачлар, чәчәкләр, плакат: «Нәүрүз котлы булсын!», магнитофон, диск Зөлфия Минһаҗева «Балалар өчен  җырлар», «Балалар дөньясы» кассетасы

 

 

Кичәнең барышы.

(курай тавышы)

  Алып баручы: Бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. Элекке заманда безнең бабаларыбыз , бабаларыбызның  бабалары Яңа ел бәйрәмен 22 нче мартта уздырганнарАны «Нәүрүз» дип атаганнар. Бу-көн белән төннең тигезләшкән вакыты. Шушы көннән соң көннәр озыная башлый. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп,  хуҗаларга такмак әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.

Алып баручы: Ач ишегең керәбез,

                         Нәүрүз әйтә киләбез!

Әби:                 Керегез,керегез,балакайларым,

                         Без сезне күптән көтәбез,

                         Нәүрүз котлы булсын!

1 нче укучы.    Өйдәме,әбекәй?

                         Җәтрәк бир күкәй.

                          Бирсәң безгә өч күкәй

                          Тавыгың салыр йөз күкәй.

                          Әби күкәй бирә.

2 нче укучы.       Табакка кабак кирәк,

                            Май, күкәй,калач кирәк.

                            Күмәчен дә кызганма,

                            Озак яшә, сызланма.

Әби күмәч бирә. 

Әби: Балалар, күрсәтегез әле, күпме җыйдыгыз сый – хөрмәт?

Әби мактый-мактый кәрзингә салып куя.

Егет белән кыз керәләр.

(Егетнең кулында мөгез. Егет мөгезне авызына куеп)  

                      Тыңлагыз,тыңлагыз!

                      Табигать патшасының  фәрманы бар!

                      Нәүрүз котлы булсын!

Балалар:       Нәүрүз котлы булсын!

                        Нәүрүз котлы булсын!

                        Яз саен кабатланып торсын!

Алып баручы: Нәүрүз –Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата.

                           Ә Нәүрүз бәйрәме ул ,нинди бәйрәм?

1 нче укучы: Яңа ел бәйрәме!

2 нче укучы: Яз бәйрәме!

3 нче укучы: Кышны озату, язны каршылау бәйрәме!

Җыр яңгырый “Бүген бәйрәм” (балалар бии)

Алып баручы: Әйдәгез әле, бергәләп Нәүрүзне чакырыйк!

Балалар:  Нәүрүз килә! Нәүрүз килә!

Нәүрүз:   (Җыр көйләнгәндә сөйли) Курай тәфтиләү.

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә!

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

  Нәүрүз әйтеп үттем мин,

  Нәүрүз мөбарәк булсын!

  Ай-һай, матур кызлар күп,

  Күңелләре мәрҗән күк.

  Биючеләр биесен,

  Җырлаучылар җырласын,

  Күңелләр күтәрелсен.

 

Алып баручы: Әйе, Нәүрүз, без бүген иң матур, иң унган, иң зирәк кызларны җыеп, Нәүрүзбикәне сайларга җыендык. Син дә безгә булышырсың дип уйлыйбыз.

Нәүрүз: Әлбәттә, булышам.

Алып баручы: Түргә уз, Нәүрүз. Кадерле тамашачылар, менә безнең кызларыбыз белән танышыр вакыт та җитте.

Алкышлагыз кызларыбызны.

(Кызлар чыга, таныштыру.)

Бәйгенең беренче туры “Үзем белән таныштырам” дип атала. Сәхнәгә......чыга, алкышлар.

(кызлар үзләре белән таныштыра)

Жюри бу турны билгели тора, ә без сәхнәгә 6а сыйныфын чакырабыз. Алар  “Кәләпүшем,калфагым” җырын башкара.

Алып баручы: кызлар икенче турга әзер, җыр конкурын ..... башлап җибәрә. Алкышлар.

(кызлар җырлыйлар)

Алып баручы: Рәхмәт, кызлар. Хөрмәтле жюри әгъзалары билгеләр куя тора, ә без 3а сыйныфы кызлары башкаруында “Кулчатыр” биюен карап китик.

Алып баручы: кызлар өченче турга әзер, бию конкурын ..... башлап җибәрә. Алкышлар.

(кызлар бииләр)

Алып баручы: кызлар рәхмәт, алдагы турга әзерләнә торыгыз, жюри әгъзалары билгеләр куяюны дәвам итә. Ә без Нәүрүз алып килгән табышмакларга җаваплар эзләп карыйк. Иң актив тамашачыга бүләк бар.

Табышмаклар:

           1.Аяксыз,кулсыз дөп-дөп кое казый.(Тамчы)

               2.Сорыйлар,көтәләр,килсәм,бар да качалар.(Яңгыр)

               3.Лампа түгел,яктырта,мич түгел,җылыта.(Кояш)

               4. Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава)

               5. Борынсыз чыпчык боз тишә. (тамчы)

               6. Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага. (Җил)

               7. Күктән килде, җиргә иңде. (Яңгыр)

               8. Утта янмый, суда батмый. (Боз)

 

Алып баручы: Бик оста икән сез, рәхмәт. (бүләк бирү)

Татар теле минем, туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Шул тел белән сөйлим
Милләттә
шем булган һәркемгә.

Ә хәзер сәхнәгә .....чакырабыз. “Сүз остасы”конкурсын башлыйбыз.
(кызлар сөйлиләр)

Алып баручы: Рәхмәт кызлар. Барыгызны да тагын бер мәртәбә сәхнәгә чакырабыз. Хөрмәтле жюри әгъзалары сез кызларыбызның костюмнарына да  игътибар биреп бәяләгез. Алкышлар.  Менә конкурслар тәмам, кызлар нәтиҗә көтә, жюри әгъзаларына вакыт бирик. Ә бәйрәм дәвам итә.

Әби: Әйдәгез әле, без дә ярышып карыйк. Сәхнәгә 10 кеше чыксын. Ике төркемгә бүленик. “Тамчы” һәм “Гөрләвек” командалары. Бәйрәм булгач, уеннарсз булмый.

Ярышларны башлап җибәрик. (балалар булыша)

  1. “Күкәй ташу” (агач кашыклар, күкәй, урындык)
  2. “Чүлмәк вату” (чиләкләр, таяклар, яулыклар)
  3. “Су ташу” (чиләкләр, банкалар, агач кашыклар)
  4. “Күкәй эзләү”(күкәйләр, кәрзиннәр) зал буйлап күкәйлә чәчелгән, аларны җыю.

Әби: Менә бит, нинди осталар булып чыктыгыз. Ярышларда балалар кемнәр җиңде?

Балалар: Ярышларда ... балл җыеп, ....командасы җиңде.

Алып баручы: Рәхмәт әбекәй, бик күңелле булды. Хөрмәтле жюри әгъзалары да нәтиҗәләр ясарга өлгерде.

Нәүрүз:  Нәүрүзбикәне сайлау җиңел булмады. Без киңәштек тә, мондый нәтиҗәгә килдек. .....номинацияләр билгеләнә. Нәүрәзбикә исемен бүген .....яулады. (грамоталар белән бүләкләр бирелә)

 

Нәүрүз: Кадерле балалар, кадерле кунаклар! Минем сезгә Бер үтенечем бар: табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен,зәңгәр күгебезне болыт капламасын, үләннәр гел яшел булсыннар.

Язлар, җәйләр имин килсен,

Күк йөзе аяз булсын.

Барчабызга сәламәтлек,

Бәхетләр алып килсен.       

Ә хәзер миңа китәргә вакыт, башка балалар да мине көтеп торалар, сау булыгыз.


Алып баручы: Менә Нәүрүз дә китте, безгә дә таралашырга вакыт. Нәүрүз мөбарәк булсын! Саубулыгыз!

(салмак кына җыр яңгырый)

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект внеклассного мероприятия "Нәүрүз""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист в области обращения с отходами

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 659 991 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.02.2016 439
    • DOCX 46.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарафиева Гузель Мансуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарафиева Гузель Мансуровна
    Шарафиева Гузель Мансуровна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10282
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой