Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект - занятие для старших групп на тему “Тамчыкай сәяхәте”

Конспект - занятие для старших групп на тему “Тамчыкай сәяхәте”

Скачать материал

 

Шакирова К.Х.

Тема: “Тамчыкай сәяхәте”

Төркем :

Бурычлар:Балаларны суның үзлекләре Һәм әйләнә – тирә мохитта аның төрле халәте белән таныштыру. Табигатьтә су әйләнеше Һәм аның үсемлекләр, хайваннар тормышындагы роле, көндәлек тормышта кулланылышы.

                    Тәҗрибәләр аша балаларның кызыксынучанлыгын, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү.

                  “Суны саклау – тереклекне саклау” дигән төшенчә аша балаларга экологик тәрбия бирү. 

                  Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать  эшчәнлеге аша тәрбияләү, ныгыту, сынлы сәнгать эшчәнлегендә традицион булмаган техника алымнарын кулланып балаларның кызыксынучанлыгын арттыру.

Белем өлкәсе бүленеше:

Күрсәтмәлек.таблицалар: “Су кемгә кирәк?”, “Табигатьтә су халәте”, “Кеше суны ничек куллана?”; елга, чишмә, диңгез, күл, сазлык картиналары; табигатьтә су әйләнеше картинасы;телевизор, курчаклар.

Таратма материал:тәҗрибәләр ясау өчен:  һәр өстәлдә 4 сулы стакан; боз кисәкләре; кайнар сулы термос; пыяла һәм көзге; ак халатлар.

рәсем өлеше өчен:ак кәгазь битләре, зәңгәр төстәге каләмнәр яки тоз савытларына салынган зәңгәр порошок, калаклар,трубкалар.

Балалар белән алдан әзерлек эшләре:күзәтүләр, тәҗрибәләр, шигырьләр уку, табышмаклар әйтү,әкиятләр уку,тамчылар әзерләү, әңгәмәләр: “Суны саклау – тереклекне саклау”, “Безнең тирә – юньдә су”, “Елга кая ашыга”, “Бу сихерле -  су”, “Су һәркемгә дә кирәк”, елгага һәм чишмәгә экскурсия.

Әти – әниләр белән эш:суны саклап тотуга өндәгән реклама белешмәсенә конкурс,стена гәҗите, анкета, экскурсияләр үткәрүдә ярдәм итү.

Эшчәнлек барышы:

I өлеш. Оештыру.

Балалар су тавышына төркем бүлмәсенә керәләр.

     Исәнмесез, балалар!

     Исәнмесез, апалар!

     Исәнмесез – саумысыз!

     Хөрмәтле кунакларыбыз!

     Күңелле үтсен шөгыль.

     Сезнең белән яңа белем

     Эзләр өчен без әзер!

Һава торышын билгеләп узу. Зәңгәр экраннардан һава торышын тыңлау. Балалар чыгышы.

II өлеш. Актуальләштерү.

Тәрбияче сөйли: Бармы сезнең ишеткән?            

                            Бар җирдә дә бар икән!           

                            Күлдә, елгада, диңгездә           

                            Хәтта өйдә һәммәбездә.            

                            Ак томаннар булып агыла ул

                            Боз сөңгеләре булып туңа,  

                           Тау башында күп еллар

                           Ята калын бозлыклар. 

                           Чын дөресен әйтим, дуслар

                            Суның  җирдә барлыгына

                            Без күнеккән һәрвакыт.

                            Эчсәң, ашасаң, юынсаң да

                            Судан башка яшәп булмый

                            Бу җир шарында.

III өлеш: Яңа белемнәр бирү.

Әңгәмә .Тәрбияче: Балалар, мин бүген хат алдым. Хәзер шуны сезгә укып китим әле. Игътибар белән тыңлагыз.

Хат.

     Сезгә бу хатны өч бертуган кызлар – тамчылар яза. Ярдәм итегез безгә! Без бик тату яши идек. Бервакытта да ачуланышмадык. Беркөнне кояш шундый каты кыздырды. Беребез шунда ук парга әйләнде. Күп тә үтмәде салкын җил исте, көн шундук суынды. Бу вакытта икенчебез чәч тарап утыра иде, кар бөртегенә әверелде. Ә өченчебез качып өлгерде һәм тамчы булып кала бирде. Кар бөртеге шундый матур иде. Ул үзенә шулай нык сокланды, масайды. Үзенең сеңелләрен “Тамчыкай” белән “Парлыкайны” танымады.

     Балалар, зинһар өчен ярдәм итегез! Кар бөртеге, тамчы һәм пар – бертуган сеңелләр икәнен исбатлагыз әле.

Бертуган сеңелләр.

Тәрбияче:Балалар, ярдәм итәбезме? Ә нинди ярдәм көтә алар бездән? Ничек итеп ярдәм итәрбез соң?(исбатлап, тәҗрибәләр аша)

Балалар белән берлектә тәҗрибәләр үткәрү.

Тәрбиче: Балалар хәзер сезнең белән лабораторияга барырбыз. Анда тәҗрибәләр үткәрербез. Рәхим итеп ак халатларны киегез. Менә без сезнең белән кечкенә генә профессорлар булдык. Эшкә керешкәнче куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерп үтик .( балалар җавабы)

Тәҗрибә №1 “Су ага, су- сыеклык.” Бер стаканда су, икечесендә берни юк. Суны әренләп буш стаканга бушатабыз. Су нишли? (ага). Су тагын кайларда ага? (елгаларда...)

Нәтиҗә:Су ага, су- сыеклык.

Тәҗрибә №2 “Боз суның каты халәте”

Зур һәм кечкенә боз кисәкләрен эретеп карыйк. Алар нәрсәгә әйләнә?(суга әйләнә)

Нәтиҗә:Боз эри, суга әйләнә.

Тәҗрибә №3 “Пар да шулай ук су”

Термоста кайнар су. Аны ачып , өстенә пыяла куябыз. Бераздан балалар пыяада су парларын күрә.

  Нәтиҗә:  Пар да шулай ук су.

Тәрбиче: Балалар, табигатьтә мондый күренеш кайда күзәтелә?(Менә шулай табигатьтә болытлар хасил була).

Тәрбияче:Балалар, без тәҗрибәләр ясадык. Хәзер инде пар, кар бөртеге, тамчыны бертуган сеңелләр дип әйтә алабызмы?(әйе)Ни өчен?(чөнки боз да суга әйләнде, парда суга әйләнде, су ага су сыеклык.)

4 өлеш. Су агышы тавышына ял минуты

Тамчы тама-уч төбемә   (сул кул белән уң кулга орынабыз)

Хуш исле чәчәкләргә      (уң кул белән түгәрәк ясыйбыз)

Мин йөргән сукмакларга(Алга таба кулларны җәеп күрсәтү)

Тама,тама тып та тып!     (баш чайкау хәрәкәте)

Булмый аны туктатып.    (Бармак белән янау хәрәкәте)

5 өлеш.Уен:”Су кая качкан?”

Тәрбияче :Балалар, картиналарга карап, суның табигатьтагын кайларда һәм нинди халәттә яшәве турында әйтеп бирегез.

  Нәтиҗә:  табигатьтә су төрле халәттә була.(каты, пар, сыек)

Тәрбияче:Әйдәгез, балалар, төркем бүлмәсендә тамчыкайларның дусларын эзләп табыйк.( балалар төркем бүлмәсе буйлап хәрәкәт итеп су булган урыннарны табып(яфракларда, графинда, аквариумда) тамчы билгесен беркетәләр. )      

6 өлеш. Табышмаклар.

Тәрбияче:Балалар, табышмакларның җавабын табыйк. Җир йөзендә су тагын кайларда яши икән?

1.Башы тауда, аягы диңгездә(елга)          3.Чит чите- таллык,

2.Тау куенында анасы,                                 Уртасы -сазлык ;

   Чыгып кача баласы(Чишмә)                     Керсәң-батарсың,

                                                                      Чыгалмый ятарсың.(күл)

(океан, диңгездә, елга-күлләрдә, җир астында, туфракта; бозлыкларда, айсбергларда-су, тик ул туңган су гына; су атмосферада күп:томан, яңгыр, пар, кар, боз.)

Тәрбияче: җавап бирегез әле, бабалар. Үсемлекләргә ни өчен кирәк?(җавап) Хайваннарга ни өчен кирәк?(җавап) Кешегә су ни өчен кирәк? (җавап) Кеше организмында кайда яши су?(канда, ашаган ризыгында; су ризыкны эшкәртнргә ярдәм итә; су ярдәмендә начар әйберләр юып тышка чыгарыла).Кеше ашамыйча озак тора ала, ә эчмичә тора алмый.

Нәтиҗә:Димәк, су бөтенебезгә дә кирәк. Сусыз җирдә яшәү юк. 

Сюжет карап узу(курчаклар ярдәмендә):

Песи:Мин бүген кизү торам. Өстәлләрне чиста итеп сөртәм.

Маэмай:Исәнме, Назлыкай, исәнмесез балалар. Син нинди эшчән инде. Ләкин суың тамып тора. Нишләп краныңны борып бетермәдең? Мин аны ябып килдем.

Песи:Исәнме, Акбай, дус. Су тамып тора дисеңме, тамсын, тамчы гына бит ул. Бик беләсең килсә, диңгездә су күп.

Маэмай:Балалар, сездә шулай уйлыйсызмы?(балалар җавабы)

Маэмай:Хәзер аңладыңмы, Назлыкай.

Песи:Аңладым. Акбай дус, әйдә тагын карап килик әле кранннарны.

Песи һәм эт саубуллашып чыгып китәләр.

Тәрбияче:Балалар, җир шарында эчә торган су күпме? Беләсезме? Эчәргә яраклы су запасыбик аз. Без сезнең белән табигатҗ сакчылары. Бу безнең-төп бурычыбыз! (экологик билгеләр белән эшләп алу.)

7 өлеш.Рәсем.

Тәрбияче:Балалар, әйдәгез әле, тамчы тамызып карыйк.(балалар өстәл янына киләләр). Кечкенә калаклар ярдәмендә тамчы тамызалар. Хәзер тамчылар белән шаярып алыйк.(кечкенә трубкалар ярдәмендә аларга өрәләр. Әйдәгез, аларны җанландырыйк.(тоз савытларына салынган зәңгәр төстәге катнашманы сибәләр, бераздан артык өлешен тәлинкәләргә коялар).Балалар, хыялларга бирелеп алыйк. Үзегезнең тамчыкайларыгызны нәрсәгә ошатасыз?(берничә баланың фикерен тыңлап китү).

8 өлеш.Йомгаклау. Тәрбияче:Ә хәзер нәтиҗә ясыйк.

Табигатьтә су һәрвакыт сәяхәттә.

Юкка чыкмый ул беркайчае да:

Я кар булып ява, я боз була.

Эри дә тагын юлга чыга.

Таулар һәм иркен кырлар буйлап,

Күккә күтәрелә, болыт хасил була.

Яңгыр булып ява җиргә.

Тирә-юньгә күз салыгыз, дуслар

Сезне һәр җирдә чолгап алган

Ул сихерле нәрсә-су!

  Рефлексия:Без бүген шөгылебездә нәрсәләр эшләдек?

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект - занятие для старших групп на тему “Тамчыкай сәяхәте”"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Карьерный консультант

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 018 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.10.2015 626
    • DOCX 20 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Каусария Хамитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шакирова Каусария Хамитовна
    Шакирова Каусария Хамитовна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4760
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Адаптация детей раннего возраста к детскому саду

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 135 человек из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 228 человек

Курс повышения квалификации

Использование игровых пособий в обучении (блоки Дьенеша, палочки Кюизенера, круги Луллия, ментальные карты Бьюзена)

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 443 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 731 человек

Курс профессиональной переподготовки

Сурдопедагогика в дошкольном образовании (работа с обучающимися с нарушениями слуха)

Учитель-дефектолог (профиль: нарушения слуха)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 61 человек

Мини-курс

Здоровые взаимоотношения: адаптация и развитие ребенка через привязанность и игрушки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 90 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 58 человек

Мини-курс

Уникальный образ как педагога: основные принципы позиционирования

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Жизненный цикл продукта и методология управления проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе