Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Конспект занятий "Әкият иленә сәяхәт" (старшая группа)

Конспект занятий "Әкият иленә сәяхәт" (старшая группа)


  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:


Тукай районы Теләнче Тамак авылы

МБМББУ “Акчәчәк”

балалар бакчасы тәрбиячесе

Батталова Эльза Сәгыйть кызы


«Әкият иленә сәяхәт»

(зурлар төркеме балалары өчен интегральләштерелгән шөгыль конспекты)


Максат: балаларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү. Уй – фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда бер-берсе белән килешеп эшли белергә, хезмәтне сөяргә, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә теләк тәрбияләү.

Үстерү бурычы: логик фикерләү сәләтен үстерү. Балаларны сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә, 4-5 сүздән торган җөмләләр төзүләрен, монологик сөйләмнәрен камилләштерү. Сүзләрне дөрес кулланып нәтиҗә ясый белергә күнектерү. 10 эчендә санау күнекмәләрен ныгыту. Театр аша иҗади сәләтләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: Әкият һәм аның нинди мәгънә белдерү турында белемнәрен тирәнәйтү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше

Интеграль белем бирү өлкәләре: сәнгати-эстетик үсеш , физик үсеш, иҗтимагый-комуникатив үсеш, танып белү үсеше.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, сөенеч мизгеле, сораулар, әдәби сүз, үсендерү-мактау, искә төшерү, ныгыту, үзеңә бәя бирү,әңгәмә , табышмаклар, практик эш.

Җиһазлар: поектор, экран, ноутбук, бармак театры курчаклары, картина, иҗади сәнгать өчен гуашь, салфетка, бәрәңге, аудиоязма.

Сүзлек өстендә эш: йомры икмәк, теремкәй, Чуар тавык, җәнлекләр.


Шөгыль барышы

Оештыру минуты

-Исәнмесез, балалар. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле танышыйк. Мин Эльза Сагитовна булам. Теләнче Тамак авылы “Акчәчәк” балалар бакчасыннан килдем.

Балалар, карагыз әле, сезгә килгәндә бер әби менә бу тартманы бирде. “Бу серле тартма, бакчага баргач, балалар белән бергә ачып карарсыз”, диде. Ничек уйлыйсыз, монда нәрсә булыр икән? (балаларның җаваплары)



Әйдәгез ачып карыйбызмы. Бу бит ачылмый. (селкетеп карыйм, тыңлыйм) Бер язу бар икән .Укыйк әле. Бу сорауга дөрес җавап бирсәгез, тартма ачылыр.

-Борын-борын заманда

Яшәгән ди әби белән бабай.

Аларның өйләре булган ди таштан,

Сөйлимме яңа баштан.

Нәрсәләрне шулай сөйли башлыйлар? (Әкиятләрне)

-Дөрес, күпчелек әкиятләр шулай башлана. Менә серле тартма ачылды да. Карыйк әле, эчендә нәрсәләр бар икән. Нинди матур китап. Монда нәрсә язылды икән? Ничек уйлыйсыз? (балаларның җаваплары)

Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? (Без бүген әкиятләр турында сөйләшәбез)

Ә сез әкиятләр яратасызмы?

- Ә нинди әкиятләр беләсез?(балаларның җаваплары)

Дидактик уен “Бу кайсы әкияттән?”

Бу китапта нинди әкиятләр бар икән?

Балалар, экранга карыйбыз, бу рәсем кайсы әкияттән?

(Экранда төрле әкиятләрдән рәсемнәр күрсәтелә)


Дидактик уен “Табышмак әйтәм, җавабын тап”

-Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм ,сез җавабын табыгыз. (Табышмаклар һәм җаваплар экранда күрсәтелә)


1.Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак.(куян)

2.Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли.(бүре)

3.Асрамый да умарта

Балны бик-бик ярата.

Кышын сөя йокыны

Язгача тормый ята.(аю)

4.Көлтә-көлтә койрыгы

Болгый- болгый баруы

Аның хәйлә коруы. (төлке)

5.Келәттә ул себерелгән

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган,

Мичтә пешкән,

Тәрәз төбеннән качкан. (йомры икмәк)


-Бу геройлар кайсы әкияттән? (йомры икмәк, калач, колобок)

-Бик дөрес. Әйдәгез әле әкиятне искә төшерик. Кем сөйли башлый? (чылбыр буенча дәвам итү)

-Бу әкият безгә нәрсә әйтергә тели? (өйдән рөхсәтсез чыгып китәргә ярамый, мактанырга ярамый, таныш булмаган кешеләргә ышанырга ярамый)

-Димәк ,балалар, өйдән рөхсәтсез чыгып китәргә ярамый, бәлага юлыгырсың, начар кешеләргә очравың бар. Мактанырга ярамый, мактанган кешене яратмыйлар. Таныш булмаган кешеләргә ышанырга ярамый.

-Бу җәнлекләр йомры икмәккә дуслармы? Ни өчен?

-Дуслар нинди булырга тиешләр?

Чын дуслар ярдәм итәләр, башкаларны кыерсытмыйлар.


Физминутка Без хәзер сезнең белән әбиләр булабыз, йомры икмәк пешерәбез.

Әби келәткә чыга (урында атлау)

Бура төбен себерә (себерү хәрәкәтләре ясау)

Җыеп онны ала ул (чүгәләп , җыеп алу хәрәкәте ясау)

Аннан өйгә керә ул. (урында атлау)

Камыр баса яхшылап (камыр басу хәрәкәте, кулларны йодрыклау, ачу)

Үзләндерә яхшылап (куллар белән йозак ясау,түгәрәк хәрәкәтләр ясау)

Аннан мичтә пешерә (кулларны алга сузып,чүгәләү)

Калач пешә кабарып (кулларны өскә күтәреп басу)

Кызарып та алланып (кулларны билгә куеп башларны як-якка бору)


Китапның алдагы битен ачабыз. Монда кемнәрне күрәсез? Алар нишлиләр? Нигә елыйлар? Бу әкият ничек атала? (Чуар тавык, Курочка Ряба)

Балалар, Чуар тавык әби белән бабайга нәрсә дип әйтә әле? (Елама, елама, мин сезгә күп итеп йомырка салырмын.Алтынны түгел , ә гади йомырка, ди) Әйдәгез әле әкиятне дәвам итеп карыйк. (Балаларның җаваплары)

Шул көннән башлап, Чуар тавык күп итеп йомыркалар сала башлый. Хәзер шул йомыркаларны менә монда ясап куик . Әби белән бабай сөенсеннәр.

Традицион булмаган алым белән күмәк рәсем ясау.

Өстәл янына киләбез. Сезнең алда киселгән бәрәңгеләр, гуашь. Бәрәңгенең киселгән ягын буяуга манабыз һәм менә бу рәсемдәге тәлинкә өстенә басабыз. Безнең йомыркалар килеп чыга. Мин аларны пумала белән тигезләп куям . Саныйк , ничә йомырка булды? Рәхмәт , балалар. Кулларыгызны юеш салфеткаларга сөртегез. Утырыгыз.

Бармак театры “Теремок”

Сезнең исегездәме, бу әкият китабы кайдан чыкты әле? (Серле тартмадан)

Серле тартмада тагын ниләр бар икән? Карыйк әле. Монда бармак театры курчаклары. Алыгыз һәм бармакларга киегез. Бу геройлар кайсы әкияттән?

Теремкәй- Теремок ” Бу рус халык әкияте. Сез русча беләсезме? Әйдәгез аны русча уйныйбыз.

Стоит в поле теремок. Он не низок, не высок.

Бежит мимо мышка–норушка. Увидела теремок, остановилась и спрашивает...

Вошла мышка в теремок и стала в нём жить. Прискакала к терему лягушка–квакушка и спрашивает...

Бежит мимо зайчик–побегайчик. Остановился и спрашивает...

Идёт лисичка–сестричка. Постучала в окошко и спрашивает...

Прибежал волчок–серый бочок, заглянул в дверь, и спрашивает...

Вдруг идёт мимо медведь косолапый. Увидел медведь теремок, остановился и заревел....

Только уселся — бах! — раздавил теремок. Еле-еле успели из него выскочить.

Принялись они брёвна носить, доски пилить — новый теремок строить.

Лучше прежнего выстроили!

Булдырдыгыз. Русча да бик яхшы сөйләшәсез. Бу әкият җәнлекләрнең нинди булуы турында иде? (балаларның җаваплары)

Әйе, балалар, дус булырга кирәк. Дуслык булганда яшәү күңелле һәм рәхәт.

Йомгаклау.

Бу китапта әкиятләр әле бик күп. Аларны өйрәнүне алга таба да дәвам итәрсез.

-Без бүген нәрсә турында сөйләштек, ниләр эшләдек? Сезгә әкиятләр илендә ошадымы ?

Менә шулай, әби –бабайларның әкиятләре безне бик күп нәрсәләргә : тәртипкә, дуслыкка, игътибарлы булырга өйрәтәләр.

Миңа сезнең белән бик рәхәт булды. Шуның белән шөгылебез тәмам. Рәхмәт.







Тукай районы Теләнче Тамак авылы

МБМББУ “Акчәчәк” балалар бакчасы











«Әкият иленә сәяхәт»

(зурлар төркеме белалары өчен

интегральләштерелгән шөгыль конспекты)






Тәрбияче

Батталова Э. С.
















2015 ел


Автор
Дата добавления 12.10.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров422
Номер материала ДВ-055519
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх