Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект занятия "Чуар тавык" в средней группе

Конспект занятия "Чуар тавык" в средней группе

Скачать материал

 Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе- “Акчәчәк”балалар бакчасы

 

 

 

 

 

 

Конспект: “Чуар тавык” .

( Федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп оештырылган эшчәнлек)

 

 

                                 

 

 

 

 

 

                                                              

 

 

 

 

 

 

 

Тәрбияче Макашова Миләүшә

                                                                                  Басыйр кызының

                                                                                                        уртанчылар  төркемендә

                                                                                                        сөйләм телен

                                                                                                        үстерү  (коммуникация)    

                                                                                                        өлкәсе конспекты

                                                                        

                                                             

 

 

Максат: рус халык әкияте белән таныштыру.

Тәрбия бурычы:әби-бабайга хөрмәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.

Белем бирү бурычы: әкият геройларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү.Әкият сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру, Хәтерләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: матур әдәбият белән таныштыру.

 

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәләмәтлек, иҗади сәнгать, матур әдәбият.

 

Җиһазлау. Өстәл театры атрибутлары (әби, бабай, тавык, тычкан, сары төстәге йомырка ), өй макеты, тавык эзләре, тары ярмасы, пластилин, такта, салфетка, тавык маскалары.

 

Сүзлек өстендә эш: Йомырка, чуар, сары.

 

Алдан үткәрелгән эш: Физ. Минутканы ятлау “Тавыклар”.

 

Эшчәнлек төзелеше:

       I.            Кереш әңгәмә.

    II.            Төп өлеш.  

1.     Дидактик уен “Тавыкны табыйк”

2.     Фикер алышу.

3.      “Чуар тавык” әкияте сөйләү.

(Әкият өстәл театры итеп күрсәтелә).

4.     Сорауларга җавап бирү.

 III.            Йомгаклау.

1.     Тавыкны ярма белән сыйлау.

2.     Фикер алышу.

 

 

Эшчәнлекнең барышы.

Тәрбияче. Балалар, мин сезне бүген бер әкияткә кунакка алып барасым килә. Игътибар белән тыңлагыз әле, нинди тавыш ишетәсез? (Тавык кытаклаган тавыш ишетелә. Балалар тавык тавышын таныйлар) Әйе, бу тавык кытаклаган тавыш. Ә тавык үзе кайда икән соң?

 

Дидактик уен “Тавыкны табыйк”

 

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, монда ниндидер эзләр бар (балалар бу эзләрнең тавык тәпиенеке икәнлеген әйтәләр) Әйдәгез, шул эз буенча барып карыйк (Балалар эз буенча барып йомырка салып утыручы тавыкны табалар). Менә кайда утыра икән ул тавык!

Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул, мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки йомырка салган.

“Әби килеп алсын – ди, –

Балалар куансын”, – ди.

 

Балалар, карагыз әле, тавык бит йомырка салган. Йомырка нинди төстә? (Сары) Бу йомырка гади түгел, алтын икән. Бу алтын йомырканы шушы Чуар тавык салган. Әйдәгез, бу алтын йомырканы әби белән бабайга илтеп бирик. (Балалар йомырканы әби белән бабайга илтәләр)

Балалар, димәк без бүген “Чуар тавык” әкиятендә кунакта. Мин сезне шушы әкият белән таныштырып китәм, ә сез матур итеп утырыгыз да мине игътибар белән тыңлагыз.

 

“Чуар тавык” әкияте сөйләнә.

(Әкият өстәл театры итеп күрсәтелә).

.

Әкиятне сөйләп бетергәч, эчтәлеге буенча сораулар бирелә.

1. Чуар тавык нинди йомырка салган һәм ул нинди төстә?

2. Әби белән бабай йомырканы нишләтеп карадылар?

3. Йомырканы нәрсә ваткан?

4. Әби белән бабай нишләгәннәр?

5. Тавык аларга нәрсә дип әйткән?

6. Чуар тавык ничек итеп кытаклады? (Кыт-кыт-кыт)

7. Әби йомырканы ничек итеп ватып карады? (Тук-тук-тук)

8. Бабай йомырканы ничек итеп ватып карады? (Тук-тук-тук)

9. Тычкан ничек итеп чыелдады? (Чи-чи-чи)

10. Әби белән бабай ничек итеп еладылар? (И-и-и-и)

 

Безнең тавык – молодец! Ул әби белән бабайга бик күп йомырка салып бирәчәк әле. Әйдәгез, аны сарайга озатабыз. Тавык йомырка салган арада без дә тавыкларга әйләнәбез. (Тавык маскалары кияләр)

 

Физ. минутка “Тавыклар”

(Балалар чүгәләп утыралар)

.

Тавыклар уяндылар                       (Балалар торып басалар)

Канатларын кактылар                   (Канат кагу хәрәкәте ясыйлар)

Як-якка карандылар                      (Як-якка карап алалар)

Җим чүпләргә булдылар.             (Иелеп алалар)

Тиз генә йөгерешеп                       (Йөгерү хәрәкәте)

Чүпли дә башладылар.                  (Утырып идәнгә шакыйлар)

Тук-тук-тук, ә җим юк.                  (Кулларын җәеп күрсәтәләр)

 

Тәрбияче. Балалар, тавыкны без нәрсә белән сыйлый алабыз? Ул нәрсәләр ярата? (Ярма).

 

Тәрбияче. Карагыз әле, ярма нинди формада (Түгәрәк) Нинди төстә? (Сары)

Алар зурмы әллә кечкенәме? (Кечкенә). Балалар ярманы куллары белән тотып, капшап карыйлар)

Әйдәгез, әби белән бабайны шатландырыйк, ә тавыкны шушы ярма белән сыйлыйк (Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар: “Аша тавык, аша”

Балалар, әби белән бабай да, тавык та сезгә рәхмәт әйтәләр.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект занятия "Чуар тавык" в средней группе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Помощник руководителя отдела библиотеки

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 281 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.11.2015 660
    • DOCX 18.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Макашова Миляуша Басировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Макашова Миляуша Басировна
    Макашова Миляуша Басировна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 75926
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности по воспитательной работе с группой обучающихся в условиях общежития

Воспитатель

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 129 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 680 человек

Курс повышения квалификации

Деятельность руководителя в управлении дошкольной образовательной организацией

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 130 человек

Курс повышения квалификации

Развитие мышления и речи детей старшего дошкольного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 56 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 451 человек

Мини-курс

Политическое проектирование и международные отношения"

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Родительство

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 12 регионов

Мини-курс

Фитнес: особенности построения смешанных групповых тренировок

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 18 человек