Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Конспект занятия на татарском языке " Кукла в национальной одежде"

Конспект занятия на татарском языке " Кукла в национальной одежде"



  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башкарма комитеты

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджетлы

мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Дюймовочка” балалар бакчасы









Зурлар төркемендә

«МИЛЛИ КИЕМ КИГӘН КЫЗ» темасына шөгыль

конспекты











I квалификацион категорияле тәрбияче:

Галеева А. М













Буа-2016






Максат: балаларның татар халкының киемнәре, бизәнү әйберләре белән кызыксынуына ирешү,бу өлкәдә белемнәрне гомумиләштерү.




Бурычлар: *Укучыларны татар халкына хас булган милли

киемнәрнең үзенчәлеге белән таныштыру;

*Милли традицияләр нигезендә ятучы

кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны

саклау, үстерү

* акварель буяулары белән эшләү күнекмәләрен ныгыту

Җиһазлар: рәсемнәр, ТСО, көмеш бизәнү әйберләре, татар милли киемнәре кигән курчак

Материал:, кәгазь битләре, акварель буяулары, пумала


Шөгыльгә алдан әзерлек:балалар белән “Бииләр итек- читекләр “ җырын тыңлау,


Сүзлек эше: милли кием- (национальная одежда), читек- сапожки, калфак- головной убор, алъяпкыч -фартук.бизәк- узор






Шөгыль барышы

Оештыру моменты


ТӘРБИЯЧЕ: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар, без сезнең белән исәнләшеп, бер-беребезгә исәнлек, иминлек теләдек. Бүген безнең балалар бакчасына бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик

Балалар Хәерле иртә!

Хәерле көн!

Исән-сау гына килеп җиттегезме?

Әссәләмегаләйкем!

Йортыгызга бәрәкәт телим!

Имин булыгыз


ТӘРБИЯЧЕ: Әйдәгез,бер җыр тыңлыйк.


(“Итек- читекләр “җыры)


ТӘРБИЯЧЕ: Балалар, сезгә җыр ошадымы?

Балалар : Әйе.

ТӘРБИЯЧЕ: Нәрсә турында бу җыр?

Балалар: гармун , читекләр турында

ТӘРБИЯЧЕ: Дөрес. Ә кайсыгыз белә нәрсә ул читек? Аның белән нишлиләр?

Балалар: Аяк киеме


ТӘРБИЯЧЕ: Әйе, читек милли аяк киеме. Аны йомшак күннән тегәләр. Читек турында кайсыгыз шигырь белә?


Балалар: Бизәк төшкән итекләрне

Читек дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.


ТӘРБИЯЧЕ: бик яхшы. Менә безгә бүген Айсылу исемле курчак кунакка килгән. Ул нинди киемнәр кигән.?

Балалар: Калфак

Балалар: Күлмәк

Балалар: Алъяпкыч

Балалар: Читек


Балалар: Алъяпкыч


Алъяпкычымның бизәге

Ерактан да күренә.

Аллы – гөлле чәчәк төшкән

Килешәдер үзенә.

ТӘРБИЯЧЕ : Алъяпкыч авыл костюмының төп өлешен тәшкил итә, балалар. Аны тамбур җебе белән чигәләр. Чәчәкле – яфраклы бизәкләр алъяпкычның күкрәк турысында, итәк читләренә төшерелә. Бәби итәкләр, воланнар белән бизәп тегелгән "канатлы алъяпкычлар” да була.


Ә менә бу нәрсә, балалар ?( калфак күрсәтә)


Милана :Дәү әнием энҗе калфак


Бүләк итте үземә


Энҗе калфак, үзе ап-ак


Бик килешә йөземә.

ТӘРБИЯЧЕ: Тыңлагыз әле, мин сезгә калфак турында менә ниләр әйтәм:. Калфакларны диңгез энҗеләре белән чиккәннәр. Энҗе билгеле чирләрдән сакласа, калфак башта явыз уй – ният юклыгын белдергән. Сәламәтлектән тыш әле, йөзгә ул күркәмлелек тә биргән. Киемнәрне ниннди бизәкләр, орнаментлар бизи?


Балалар: чәчәк тюльпан,канәфер, яфрак

ТӘРБИЯЧЕ: Алар нинди төскә буялган?

Балалар: сары, кызыл,яшел, шәмәхә.

ТӘРБИЯЧЕ: Матур киемле, нәфис гәүдәле сылу буйлы кыйгач кашлы озын толымлы татар кызлары пөхтәлекләре, тыйнаклыклары белән аерылып торганнар. Сездә балалар тыйнак, ягымлы булыгыз. Өлкәннәрне хөрмәт итегез, юашларны кыерсытмагыз. Әдәпле балалар булып усегез, яме?!

Балалар: Ярый

ТӘРБИЯЧЕ: Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк ( физкултминутка)


Чәчләрне тарап үрдек

Матур калфаклар кидек

Аяктагы читекләрнең

Чигүле чит-чит ләре

Малайларның- кызларның да

Янып тора битләре

Биергә яратабыз

1-2-3 ( чүгәләү)

Күңелле хәрәкәтләр

1-2-3 (чүгәләү)

Файдалы хәрәкәтләр

1-2-3 (чүгәләү)


Йомгак уены

-


ТӘРБИЯЧЕ: Энҗе- мәрҗәнле ап-ак-ул була , дуслар...



Балалар: -Калфак


ТӘРБИЯЧЕ: Чигүле чит- читләре- бик матур...

Балалар: Читекләре


ТӘРБИЯЧЕ: Дәү әнием бүләге- ак чәчәкле


Балалар: күлмәгем

ТӘРБИЯЧЕ: Чәчәкле- бизәкле- искиткеч...

Балалар: Алъяпкыч

ТӘРБИЯЧЕ: Булдырдыгыз ,балалар.Ә үзегез менә шушы матур бизәкләрне рәсемгә төшерәсегез киләме?

Балалар: Әйе.

Рәсемгә әзерләнү

ТӘРБИЯЧЕ: Хәзер мин сезгә алъяпкыч трафареты төшерелгән ак битләр һәм бизәк шаблоннары таратам.Сез узегез теләгәнчә бизәгез

(Балалар эшли -тәрбияче төсләр куллануда аларга киңәшләр бирә)


ТӘРБИЯЧЕ: Бизәкләрне нинди буяуга буйыйсыз?

Балалар: сары, кызыл,яшел, шәмәхә...


ТӘРБИЯЧЕ: ( әзер эшләрне күрсәтә) Бик матур. Молодцы!


Йомгаклау

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар, буген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

Балалар: Милли киемнәр, читек камзул, аляпкыч, күлмәк, калфак турында



Автор
Дата добавления 17.09.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров49
Номер материала ДБ-198962
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх