Бурычлар:
-
Сәламәт
булыр өчен гигиенаны хтәргә һәм сакларга;
-
Балаларның
хәтер, кешеләр белән итәгәтле булырга өйрәтү өстендә эш;
-
Чиста,
пөхтә булырга теләк уяту.
Эшчәнлек:
Балалар урындыкларда утыралар. Безгә бүген кунакка бик
күп апалар килделәр, әйдәгез әле алар белән исәнләшик .
-
Исәнмесез!
Безгә бүген тагын бер кунак килергә тиеш иде, ләкин
нишләптер күренми , килмәскә булды микәнне?! Кем микән ул, беләсегез киләме?
Ул, Алсу. Әйдәгез без үзебез аның янына барабыз.
Ә тизрәк барып җитәр өчен безгә паровозга утырырга
кирә. Бастык, паровозга утырдык , кулларны әзерләдек һәм минем арттан киттек,
артта калмагыз. (Балалар бер-бер артлы басып тәрбияче артыннан китәләр,
авызлары белән паровоз тавышына охшатып әйтәләр.
-Чух, чух,чух,чух......
Килеп тә җиттек, паровозны туктатыйк, тс., төшәбез.
Бишек көе яңгырый.
Нинди көй бу, кем монда йоклый?
-Алсу тор, тор.(Алсу тормый).
-Әйдәгез аны уятабыз. Аяклар топ-топ итәбез (идәнгә
тибәләр), куллар белән шоп-шоп чабабыз (кул чабалар).
-Балалар Алсу белән исәнләшек.
-Исәнме Алсу.
-Алсу тор инде без синең яныңа кунака килдек.
-Юк минем торасым килми. Минем аяларымның да,
кулларымның да торасы килми.
-Иртән йокыдан тиз уяныр өйчен нәрсә ясарга кирәк?
Сезнең белән бакчага килгәч, Гөльназ апа белән нәрсә эшлибез ? Раз, два
итәбез.
Әйдәгез, Алсуга да өйрәтик.
Атлыйбыз: раз, два, раз, два;
Йөгерәбез, йөгерәбез, йөгерәбез;
Туктадык: кулларны өскә күтәрәбез һәм як-якка
селкенәбез. Әфәрин.
Алсу, ничек хәлләрең, йокыдан уяндың мы?
-Әйе.
-Балалар карагыз әле Алсуның бите нәрсә эшләгән ?
-Пычырак.
-Нәрсә эшләргә кирәк?
-Юындырга.(тәрбияче балалар белән Алсуның битен,
кулларын юалар)
-Хәзер нәрсә эшлибез?
-Сөлгегә сөртәбез.
Юындык, сөрттек, ә хәзер Алсу тагында матур булсын
өчен, аның чәчен тарага кирәк.(чәч тарыйлар)
Балалар Алсуның хәлен белдек, безгә кайтырга кирәк,
паровозга утырыбыз.
Тема:”Балаларны пөхтә
йөрергә күнектерү өстендә эш”
Муниципаль мәктәпкәчә белем
бирү учреждениясе Сарман
бистәсенең №2 нче балалар
бакчасы тәрбиячесе
Ихсанова Р.М кызы
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.