МАДОУ
общеразвивающего вида по познавательно-речевому направлению «Детский сад №114
«Челнинская мозаика»
План-конспект
занятия
по
лепке на
тему: «Куянга күчтәнәч»
для первой младшей группы № 3
выполнила
воспитатель Ибрагимова Э.Р.
г.
Набережные Челны
Муниципальное
автономное
дошкольное образовательное учреждение
"Детский
сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением
деятельности
познавательно-речевого направления развития воспитанников
№ 114
"Челнинская мозаика"
Конспект
«Куянга
күчтәнәч»
Максат:
Балаларны урман җәнлеге – куян белән
таныштыру, аның турында күзаллауларын һәм белгәннәрен киңәйтү ( нәрсә белән
туклана, ни өчен төсен үзгәртә);
Яшелчәләрне тану һәм исемнәрен дөрес әйтү
күнекмәләрен үстерү, алар арасыннан куян ашый торганнарын аерып ала белүләренә
ирешү;
Пластилин кисәкләреннән кәбестә формасындагы
әвәләү күнекмәләре бирү;
Балаларда хайваннарга карата сакчыл караш,
миһербанлык тәрбияләү; күмәк эшкә тарту.
Кирәкле материал: уенчык куян, яшелчә муляжлары , пластилин.
Дәрес
барышы
Т: -Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. Балалар, ә
бездә бүген кунак бар, кем икәнен беләсегез киләме? (Сюрприз тартмадан уенчык куян чыга,
балалар аны карыйлар, аның белән танышалар, исәнләшәләр) .
Беседа:
-Куян кайда яши? (урманда)
-Куян нәрсә белән туклана? (үлән ашый, кишер,
кәбестә ярата)
-Куян кыш көне һәм җәй көне нинди төстә була? (
ак һәм соры)
Балалар, нишләптер безнең куяныбыз бик күңелсезләнеп
тора икән ул? Әйдәгез без аңа кәбестә ясап бүләк итәбез.Сезнен алдыгызда
пластелин бар, шул пластелиндан кәбестә ясыйбыз. Ә хәзер физминутка ясыйбыз.
Соңнан дәвам итәбез.
Физминутка
Ак куянкай утыра, колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай , колакларын селкетә
Куян туңа башлады, аякларын җылыта.
Менә шулай, менә шулай , аякларын җылыта.
Куян һаман да туңа, сикергәләп тә куя
Менә шулай, менә шулай , сикергәләп тә куя.
Т: Балалар, менә бу кәбестә, ул тугәрәк формасында
. Кәбестәне әвәләгәндә моны истә тотарга кирәк. ( Тәрбияче кәбестәне әвәләп
күрсәтә һәм өйрәтә.) Тәрбияче күрсәтүе буенча балалар түгәрәк әвәлиләр.
( Балалар әвәлиләр, тәрбияче авырсынган
балаларга ярдәм итә)
Т: Молодцы, балалар, сез бик булдырдыгыз, карагыз,
әле, безнең куяныбыз да көлә түгелме сон (көлгән тавыш килә). Аңа сез ясаган кәбестәләр
бик ошаган. Ул сезгә рәхмәт әйтә. Ә хәзер әйдәгез үзебезгә кул чабып алыйк, без
бик булдырдык. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Инде дәресебез ахырында тагын бер
уйнап алыйк.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.