Тема:
Йомры икмәк
Максат:
- балаларны рус халык әкияте белән
таныштыру, әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү. Түгәрәк әвәләү күнекмәләрен
ныгыту. Бармак очлары белән йомшартып, түгәрәкләп тәгәрәтеп әвәләү ысулларын
ныгыту, үстерү.
- әкият геройлары белән кызыксындыру,
кабул итү сәләтен, игътибарны үстерү.
- чиста, пөхтә итеп эшләүләренә
ирешү, әвәләгән әзер эшләрен күреп шатлану хисләре алулары.
Җиһазлау: экран, проектор, ноутбук, пластилин, такта, салфетка, күргәзмә
икмәк.
Эшчәнлекнең барышы:
- Кәефләрегез ничек?
- Әйбәт.
- Кунаклар белән барыбыз бергә
исәнләшик әле, балалар.
- Исәнмесез!
- Балалар, сез әкиятләр яратасызмы?
- Без әкиятләрене бик яратабыз.
- Бүген мин сезне рус халык әкияте
“Йомры икмәк” белән таныштырып үтәрмен, һәм без үз кулларыбыз белән “Йомры
икмәк” әкиятендәге “Йомры икмәкне” пластилиннан әвәләрбез.
- Матур итеп утырдык, балалар,
тыңлыйбыз.( сөйлим, экранда әкиятнең геройлары чыга
бара)
- Балалар, сезгә әкият ошадымы?
- Ошады.
- Әкияттә “Йомры икмәккә” нинди
хайваннар очрады.(куян,бүре,аю,төлке.)
-Балалар йомры икмәкне кем
ашады?(төлке)
-Балалар төлке нинди ул? (хәйләкәр,
алдакчы)
-Әйдәгез әле, балалар, әби белән
бабайга йомры икмәкне без әвәләп бирик әле)
- “Йомры икмәк” нинди формада?(йомры
икмәкне күрсәтәм)
-Түгәрәк формада
-Дөрес, балалар.
- Игътибар белән миңа карагыз әле,
балалар, мин сезгә “Йомры икмәкне” ничек әвәләргә кирәклеген күрсәтермен,
аңлатырмын.
- Пластилинны бармак очларыбыз белән
йомшартып, ике уч арасында түгәрәкләндереп тәгәрәтеп “Йомры икмәкне” әвәлибез.
Чиста пөхтә эш итәбез. “Йомры икмәкне” әвәләп бетергәч куларыбызны дымлы
салфека белән сөртәбез.(Һавада эшләп карау).
-Балалар, әйдәгез, бераз ял итеп
алыйк.
Физкультминутка
Аюның өе бик зур,
Куянныкы кечкенә.
Аю йөри алпан тилпән
Ә куяннар сикерә.
- Балалар, әйдәгез өстәл янына
килегез, урындыкларга утырыгыз.
- Балалар, карагыз әле, сезнең
алдыгызга куелган тәлинкәләргә нәрсә салынган икән?
- Пластилин.
-Башта без тагын бер кат исебезгә
әвәләү алымнарын һавада кулларыбыз белән әвәләп төшереп үтик әле. Ә хәзер без
сезнең белән “Йомры икмәкне” әвәлибез. Эшли башладык (музыка куела).(Кыенсынган
балаларга булышу, индивидуаль эш).
-Эшләп бетергәч дымлы салфеткага
куллар сөртелә.
(Эшләр табага куела).
-Балалар,менә карагыз әле без әби
белән бабайга йомры икмәкне ничек күп итеп әвәләдек.Әби белән бабай сөенерләр
инде. Сез миңа бик ошадыгыз.Ничек тырышып шөгылләндегез. Рәхмәт сезгә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.